Коррупция - катлаулы сәяси күренеш
методическая разработка по истории (9 класс) на тему

Валиахметова Альфина Хуснулловна

Материал класс сәгатьләр үткәргәндә файдалану  өчен тәкъдим ителә. Шулай ук дәрестә дә кулланырга мөмкин.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема:              Коррупция – катлаулы социаль – сәяси күренеш.

Максат:  

          1.”Коррупция” сүзенә аңлатма бирү, барлыкка килүенең сәбәпләрен ачыклау.

          2.Укучыларның күзаллауларын , фикерләү , иҗади сәләтләрен үстерү, дөньяга карашларын формалаштыру.

          3.Гражданлык хисе, әхлаклылык тәрбияләү, канунны сакларга, тәртип бозмаска , бары тик закон кушканча яшәргә чакыру.

                                         Дәрес планы.

1.”Коррупция” төшенчәсенә аңлатма бирү.

2.Коррупциянең төрләре.

3. Коррупциянең сәбәпләре.

4. Коррупция нәтиҗәләре.

5.Аның белән көрәш юллары.

Тактага түбәндәгеләр  языла:

Тема:  Коррупция – катлаулы социаль – сәяси күренеш.

Дәреснең төп соравы: ”Коррупциянең сәбәбе нидә?”

Укучыларга сорау: ”Коррупцияне нәрсә белән чагыштырыр идегез?”

                                       Дәрес барышы.

Укытучы сөйли:

  • Коррупция элек-электән җәмгытьтә төп проблема булып торган. Иң беренче тапкыр бу мәсьәлә  б.э.к. 24 гасырда  ук шумер ханы тарафыннан телгә алына. Шулай ук Һинд хөкемдарларының да язмалары очрый. Икесе дә бу проблеманы бетереп булмавын, бары тик вак-төяк җинаятьләрне кисәтергә ярдәм итүләрен ассызыклап үтәләр. Барлык дини чыганакларда да коррупцияне җәмгыятьне артка өстерәүче көч белән чагыштыралар. Россиядә дә бу проблема белән көрәшкәннәр. Мәсәлән, Иван III, Иван IV һәм Петр I заманнарында бу патшаларның  мондый җинаять өчен төрле җәзалар кертүләре мәгълүм. Без бүген дәрестә  коррупция, төрләре, сәбәпләре белән танышырбыз. Аны бетерү юлларын ачыкларга тырышырбыз. Бүген һәрберегез бу проблема буенча фикерләрегезне  әйтерсез дип  ышанып  калам.
  • Әйтегез әле, коррупцияне сез ни белән чагыштырыр идегез?

Укучыларның фикерләре тыңлана:

                                                  ...

Ул җеп йомгагына охшаган. Сүткән саен буталып кына бетәсең...

                                                              ...

            Мин аны пәрәвезгә охшатам, чөнки аның тырнагына эләксәң, тиз генә ычкынам димә...

                                                             ...

           Ул бөтен суны пычратучы  күгәргән торбага охшаган...

                                                             ...

           Аны диңгездәге сигезаякка да охшатырга мөмкин.

                                                             ...

    Ул шулай ук лабиринтка охшаган, аннан тиз генә чыгу юлын табып булмый.

                                                             ...

        Мин аны сазлыкка охшатам, керсәң , батасын да батасың.

                                                             ...

       Аны тимер тутыгына да охшатырга мөмкин: тутык  тимерне ашаган кебек, коррупция дә җәмгыятьне җимерә.

       Укытучы:

  • Без хәзер “коррупция”  нәрсә ул дигән сорауга бергәләшеп җавап  эзләрбез. Моның өчен укучылар 3 төркемгә бүленә.

                                                1 нче бирем        

1 нче төркем – бу сүзнең мәгънәсен сүзлек ярдәмендә ачыклый.

2 нче төркем – бу сүзгә юристлар, икътисадчылар күзлегеннән аңлатма бирә.

3 нче төркем – лингвистик яктан башка телләр белән уртак яки аермалы якларын ачыклый.

  Укытучы балаларның җавапларын гомумиләштерә, кирәк булса, төзәтмәләр кертә,  нәтиҗә ясый.

                                        2 нче бирем.

1 нче төркем – коррупциягә русча  әдәби  әсәрләрдән мисал китерергә.

2 нче төркем – коррупциягә  кагылышлы мәкаль   һәм әйтемнәр уйларга.

 ( русча яки татарча)

3 нче төркем – коррупциягә татар әдәби әсәрләреннән мисал китерергә.  

                                           3 нче бирем        

1 нче төркем - коррупциянең сәбәпләрен ачыклый һәм бергәләшеп таблица тутыралар.

                                          Коррупциянең сәбәпләре

Социаль-икътисади

      сәяси

Оештыру ягыннан

   хокукый

Башка сәбәпләр

          2 нче төркем – коррупциянең нинди нәтиҗәләргә китерүен санап чыга.

         3 нче төркем -   коррупцияне бетерү юлларын ачыкларга.

Укытучы нәтиҗә ясый:

  • Хөрмәтле укучылар,  без  бүген  “коррупциянең”  җәмгыять  өчен никадәр куркыныч  күренеш  икәнен  белдек. Чыннан  да, аның  нәтиҗәләре  аяныч, хәтта  кеше  гомере  дә куркыныч  астына куелырга мөмкин. Чөнки,  күп күләмдә ришвәт биреп, кулларына  диплом, машина йөртү  таныклыгы  алган  студентлардан  ни көтәргә була?! Без  бу җинаять  белән  бергәләшеп  көрәшергә  тиеш. Шуны да белеп китәргә кирәк: ришвәт алучы гына  түгел, аны бирүче  дә закон  тарафыннан   административ җаваплылыкка  тартыла :  зур күләмдә штраф салына  яки  1-3 елга ирегеннән мәхрүм итү каралган. Мондый  хурлыкны булдырмас өчен  , тырышып  укырга  , әхлаклы, бары тик  намус  белән  генә  яшәргә кирәк.   Барыгызга да уңышлар гына юлдаш булсын!  

 

 Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  “ТҮБӘН  ЯКЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ  МӘКТӘБЕ”

Тема. Коррупция - катлаулы социаль – сәяси күренеш.

( 9 нчы сыйныфлар өчен түгәрәк өстәл артында сөйләшү)

                                                                   

Эшләде : тарих   укытучысы

 Валиахметова  Әлфинә  

Хоснулла кызы.

                                                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)...

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә

8нче сыйныфта берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнү өчен мисаллар тәкъдим итәм....

Катлаулы кушма җөмлә

Катлаулы кушма җөмлә  һәм аның төрләре белән таныштыру дәресе өчен презентация....

“Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне кабатлау ” ( 8 нче сыйныф )

“Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне кабатлау ” дигән темага дәрес эшкәртмәсе үрнәге ( 8 нче сыйныф )...

Тема: Марина - - диңгезне сурәтләүче күренеш .

Дәреснең темасы - марина. Марина   -  диңгезне сурәтләүче күренеш дигәнне аңлата. Диңгез пейзажын ясаучы  рәссам маринист дип атала. Россиянең иң танылган рәссам-маринисты - И.К. Айвазо...

Аулак өй күренеше

Аулак өй күренеше         Сәхнә авыл өенчә бизәлгән. Кызлар төрле кул эшләре эшләп утыралар, ике (яисә бер) бала курчак уйнап утыра. Түр башында әбиләре җеп эрл...