Борынгы рус мәдәнияте
методическая разработка по истории (6 класс) на тему

Каримова Кадрия Фаиловна

укучыларны борынгы рус мәдәнияте һәм үзенчәлекләре белән таныштыру

- рус мәдәниятенә,әсәрләренә кызыксыну тәрбияләү,

- тарихи мирасларга кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү

- рус әдәбияты, рәсем сәнгате, музыка сәнгате белән фәнара бәйләнешкә басым ясау

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rus_mdniyate.docx36.78 КБ

Предварительный просмотр:

Россия тарихы

6 класс

Тема: Борынгы Рус  мәдәнияте

Дәрес төре: рольләргә бүленгән дәрес

Дәрес тибы: яңа теманы үзләштерү

Максат: -укучыларны борынгы рус мәдәнияте һәм үзенчәлекләре белән таныштыру

- рус мәдәниятенә,әсәрләренә кызыксыну тәрбияләү,

- тарихи мирасларга кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү

- рус әдәбияты, рәсем сәнгате, музыка сәнгате белән фәнара бәйләнешкә басым ясау

Җиһазлау: дәреслек 97 -106 битләр, “ Рус кенәзләренең шәҗәрәсе”,блиц – сораулар, презентация “ Киев кенәзләре”, презентация “ Борынгы рус мәдәнияте”,  “ Князь Владимир” мултьфильмыннан музыкалар ,тестлар,  проектор, экран, ноутбук

Эпиграф: Изгедән изге  туган җир,

Гүзәлдән гүзәл туган ил!

Гасырлар авазы синдә

Син бөексең бүген дә!

Дәрес барышы

Оештыру.  Дежур укучының рапорты.

Башлыйбыз дәресне

Урамда бик салкын

Ә класста бик җылы

Ачык дәрес бу юлы

Өйрәнәбез тарихны

Һәммәбез дә класста

Уңышлар юлдаш булсын

Тел ачкычлары бирсен.

Ходай ачык дәрестә.

Укытучының кереш сөйләме

    Хәерле көн укучылар !   Бүген без сезнең белән илебез тарихын өйрәнүне дәвам итәрбез. Үз иленең тарихын белмәгәннәр чын патриотлар була алмый.            Тарих безнең белән һәр адымда. Дәресебез үзенчәлекле – без бу дәрестә борынгы рус мәдәниятен өйрәнербез, үзләштергән белемнәребезне тикшереп китәрбез. Дөньяви  һәм тарихи күзаллауны баету йөзеннән  презентацияләр карарбыз. Шулай итеп дәресебезне башлыйбыз.

3. Узган материалны ныгыту.

Борынгы рус кенәзләренең шәҗәрәләре

Рюрик    - 862 -879

Олег - 879 -912

Игорь -  912 -945

Ольга  -945 -964

Святослав  - 964 - 972

Ярополк - 972 -980

Владимир - 980 -1015

Святополк - 1015 – 1019

Ярослав Мудрый - 1019 -1054

4. Блиц – сораулар “ Киев кенәзләре”

1. Славяннар чакыруы буенча рус җиренә килгән беренче варяг?

2. Киев шәһәренә нигез салучылар?

3. Олег 907 елда нинди шәһәргә поход ясый?

4.Игорьның атасы?

5. Ни өчен древляннар Игорьны үтерәләр?

6. Христиан динен кабул иткән княгиня?

7.Княгиня Ольга ясак җыю тәртибенә  нинди үзгәрешләр кертә ?

8.Святослав кайсы славян кабиләләрен буйсындыра?

9. Святославны кемнәр үтерә ?

10. Владимир ничәнче елларны идарә итә?

11.Христиан дине кайчан һәм кайдан  кабул ителә ?

12. Ярослав иң беренче идарә иткән шәһәр ?

13. Ярославның кушаматы? Ни өчен?

14. Ярослав Мудрыйның кабул иткән законының тулы исеме ?

15. Ярославның уллары ?

5.  Яңа тема - Борынгы Рус мәдәнияте

Яңа теманың планы

1.Борынгы Рус мәдәниятенең үзенчәлекләре

2.Язу һәм әдәбият

3. Төзелеш һәм рәсем сәнгате

4.Һөнәрчелек.

Борынгы Рус мәдәниятенең үзенчәлекләре: ( дәфтәрдә эш)

-катнаш мәдәният (  көнчыгыш славяннарның мәдәни казанышлары,халык иҗаты, кыпчак, бәҗәнәкләрнең мәдәни мирасы)

-дини характер ( Византия йогынтысы христиан мәдәниятен тудыра)

-анонимлылык ( күп әсәрләрнең авторлары билгесез)

Физкультминутка ( фолоу за лидер). Музыка “ Масленица”

( һәр укучы нинди дә булса бию хәрәкәтләре күрсәтә, калганнар кабатлый)

Укучыларга рольләр бүлеп бирелә, һәр укучы алдан үзенең чыгышын, костюмнар  әзерли.

Елъязмачы

“ Вот повести минувших лет откуда пошла русская земля, кто в Киеве стал первым княжить и как возникла Русская земля»

Так начнем повесть сию……..

Хәерле көн укучылар! Якыннан танышып китик. Мин Киев – Печера монастырының монахы Нестор. Әйе-әйе дөрес уйлыйсыз, гасырлардан –гасырларга күчеп килә минем исем. Монах кына булсам да, мин һәрчак күп белергә омтылдым. Чиркәү китаплары, изгеләр турында әсәрләр белән таныштым. Грек телен өйрәндем. Иң яраткан әсәрем - “ Александрия”. Ул әсәрдә бөек грек полководецы Александр Македонскийның гомер юлы, батырлыклары тасвирлана иде. Бөек грек тарихчысы Геродот минем кумирым булды. Аның поэмалары, кешелек тарихын яхшы белүе мине гаҗәпләндерде. IX гасырда яшәгән Византиянең монахлары, бертуган Кирилл һәм Мефодий славяннарның үз алфабитын төзеделәр. Халкыбыз бу язуны үзенә кабул итте. 1113 елда Рус дәүләтенең беренче елъязмасы иҗат ителде. Аны мин яздым, дистә еллар буена яздым.  Ул “ Замана еллары турында повесть”дип аталды. Мин бу әсәрем белән үз халкымның тарихын күп буыннарга, гасырларга күчерәсем, җиткерәсем килде. Әсәремдә ничек дәүләт төзелүне, беренче кенәзләрне, аларның бөек эшләрен тасвирладым. Халкымны бердәмлеккә чакырдым. Бердәмлектә генә көч, балалар. Юкка гына аерылганнарны аю ашар, бүленгәннәрне бүре ашар дип әйтмәгәннәр.  Миннән соң да елъязмалар күп язылыр, минем эшемне күпләр дәвам итәр.

Укытучы : Чыннан да Несторның бу әсәрен без бүген дә өйрәнәбез. Аннан соң да рус әдәбиятендә күп жанрлар барлыкка килә. Изгеләр тормышы турында житиеләр, үгет –нәсыйхәтләр, сәяхәтнамәләр.

“ Замана еллары турында повесть” – сез нинди икенче исемнәр белән атар идегез?

Музыка яңгырый

Археолог.

Исәнмесез балалар. Мин археолог. Минем һөнәрем бик кызыклы. Без күп кенә борынгы шәһәрләрдә казу эшләре алып барабыз. Кызыклы экспонатлар табабыз һәм алар аша кешелек тарихын өйрәнәбез. Миңа  20 гасыр башында, Бөек Новгород шәһәрендә эзләнү – тикшеренү эшләре алып барырга туры килде. Менә шунда без искитмәле табылдыкларга дучар булдык. Ул язулы каен тузлары. Алар шулхәтле яхшы сакланганнар. Алардан сүзләрне, сүрәтләрне ачык күреп була. Бу каен тузларына очлы металл таякчыклар яки сөяк таякчыклар белән язганнар. Каен тузларына борынгы славян алфабиты белән язылган. Без Нефим дигән малайның хатын рәхәтләнеп укый алдык.  Чөнки славян алфабитының күп хәрефләре безнең хәзерге алфабит белән охшаш. Белмим, ничек шулай сакланганнардыр, бәлки Новгородның сазлыклы җиргә урнашуы, дымлы һавасы ярдәм иткәндер. Минем  яңадан беркайчан да мондый экспонатларга юлыкканым булмады. Халкыбызда кызыклы гына әйтем бар: “ Тузга язмаганны сөйләмә !” Бу әйтемнең ни өчен шулай аталганын мин шунда анык аңладым. Сак булыгыз! Тузга язмаганны сөйләмәгез!

Халкыбызда тагын нинди шушыңа ошаш әйтемнәр бар ?

Музыка яңгырый

Төзүче.

Ә мин ерак гасырлардан килгән зодчий булам. “Кем ул зодчий ?” - дип уйлыйсыз инде, күзләрегездән укып була. Мин төзүче – оста. Кулларым бик күп һөнәрләр белә. Таш, агач эшләрен яратам. Бизим, сырлыйм. 10 гасырда мин Рус дәүләтенә Константинопольдән килдем. Безне бирегә чиркәүләр, соборлар, храмнар төзергә чакырдылар. Ул вакытта Владимир кенәзлек итә иде. Аны халык бик яратты, Кояш белән тиңләде, Бөек дип зурлады. 986 елда ул үз милкенең уннан берен Киевтагы Богородица чиркәве төзергә бирде. Без аны искитмәле итеп төзедек, руслар карап сокландылар, чит ил кешеләре гаҗәпләнделәр. Владимирның изге эше хөрмәтенә аны Десятина ягъни Гошер  чиркәве дип атый башладылар. Аның улы Ярослав  Мудрый үзе идарә иткән чорда мине  Киевка София храмын төзергә дәште. Яшем олы булса да ризалаштым. Аңа рус дәүләтендә тиңнәр булмады.  Күз алдына китерегез, зур үзәк гөмбәз, аны уратып алган 4 гөмбәз, алар артында 8 кече гөмбәз. Алар кояш яктысында искитмәле булып ялтырыйлар. Византиянең бер гөмбәзле София соборы аның янында үз гүзәллеген югалтты. О, сез София соборының эчен күрсәгез икән, хәер ул турыда мин түгел, рәссам дустым җиткерер.

 Гошер (Десятина ) чиркәве рәсеме бирелә.

Чиркәү ничә гөмбәздән тора ?

Бу нинди стиль ?

Ни өчен гөмбәзләргә тәреләр куелган ?

Музыка яңгырый.

Рәссам.

Мин гап – гади рәссам.  Гади дисәң дә бу бик сирәк очрый торган һөнәр. Безнең төп хезмәт чиркәүләрнең, храмнарның эчләрен бизәү. Бизәү төрле юллар белән алып барылды. Иң киң таралганы фрескалар. Храмны штукатурлыйбыз, дымлы штукатурга суга изелгән буяулар белән сүрәтләр төшерәбез. Сүрәтләрнең ниндиләрен әле!  Алла Анасын, изгеләрне ясыйбыз. Бигрәк тә йөзләрен, тышкы кыяфәтләрен ошатып эшләргә кирәк. Штукатурка кипкәч юка катлам барлыкка килә һәм фрескаларны гасырлар буена саклый. Тагын бер юл – мозаикалар. Бу очракта төсле пыялалар кулланыла. Төсле пыяла, плиткалардан бизәкләрне юеш штукатуркага ябыштырып ясала. Алар үзләренең төсләре, яктылыгы белән аерылып тора. Мин үзем изгеләрне генә сүрәтләргә яратмадым. Гади кешеләрнең тормышыннан күренешләр: шамакайлар көрәшен, аю аулауны ясадым. Минем әсәрләр бик күп гасырлар буена храмнарны бизәп тордылар.

Собор рәсемен  буяу.

Һөнәрче.

Мин Киев шәһәрендә яшәүче һөнәрче. Ир –егетләргә хас булганча кулларым җитмеш төрле һөнәр белә. Без һөнәрчеләр, шәһәрдә бер бистә булып яшибез, төрлебез төрле –төрле әйберләр җитештерәбез . Минем күршем Анфим бик оста тимерче. Ул сугыш кораллары ясый. Аның кылычларын, калканнарын, көбә күлмәкләрен чит җирләрдән дә килеп алалар. Икенче  күршем Мстислав хатыны белән бергәләп балчык чүлмәкләр ясый. Ире ясый, ә хатыны аларны бизи. Киев ярминкәсенә алып барып саталар. Ә менә мин ювелир эшләнмәләре ясау белән шөгыльләнәм. Аларны мин көмештән, алтыннан ясыйм, кыйммәтле ташлар белән бизим. Минем бизәнү әйберләре бик  кыйммәт. Аларны кенәзләр үз хатыннары өчен ясаттыралар. Ни дисәгез дә, хатыннарга бизәнү әйберләре килешә һәм күз тиюдән саклый.  Шулай дусларым, мине кулларым туйдыра. Ә хәзер кайбер эшләнмәләремне сезгә дә күрсәтәм, кайсы нәрсә икәнен, нәрсәдән эшләнгәнен әйтеп китә алмассызмы ?

Бизәнү әйберләре күрсәтелә. ( серле тартма , һәрбер укучы бер эшләнмә ала һәм аңлата)

Музыка яңгырый.

6. Теманы ныгыту “ Нәрсә ул мәдәният?”

Модель Фрейера.( кәгазь, бөклибез, рәсемнәр ясыйбыз, аңлатабыз)

7. Дәресне йомгаклау.  Билгеләр кую.

Бүгенге теманы ничәлегә үзләштердегез?

8. Өй эше. П.10, 97 – 102  битләрне өйрәнергә.

Өй эше  өчен тестлар.

 1) IXгасырда Византия монахлары славян язуын уйлап табалар. Ул ничек атала?

А) латин

Б) глаголица

В) кириллица

2.Китапларны бизәүче зур булмаган рәсем сәнгате әсәрләре?

А)икона

Б)миниатюра

В) мозаика

3.“ Замана еллары турында  повесте”нең авторы?

А)Нестор

Б) Владимир Мономах

В) Ярослав Мудрый

4.Киевта төзелгән беренче православие храмы?

А)Гошер чиркәве

Б) София соборы

В) Җомга чиркәве


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватаныбыз борынгы заманнарда

6 класс өчен белемнәрен тикшерү...

Реферат на тему "Борынгы әдәбиятта әхлак һәм матурлык"

Реферат на тему "Борынгы әдәбиятта әхлак һәм матурлык"....

Дәрес эшкәртмәсе "Борынгы Рим империясе күршеләре"

5 нче сыйныфта "Борынгы заман тарихы" буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәрес электрон презентация, төркемнәрдә эшләү өчен биремнәр кулланып алып барыла....

9 нчы сыйныф. Борынгы әдәбият. ТЕСТ.

9 нчы сыйныф.  Борынгы әдәбият. ТЕСТ....

“Туган халкымның этник мәдәнияте” авторлык программасы

Бүгенге көн укучысында туган халкына, җиренә  хөрмәт, милли горурлык тәрбияләү  иң беренче урында торырга тиеш.Әлеге курсны үтеп, бала  үзенең кайсы милләттән  икәнен, бу милләтнең...

ИДЕЛ БУЕ ХАЛЫКЛАРЫ МӘДӘНИЯТЕ ҮРНӘГЕНДӘ ГОМУММИЛЛИ КЫЙММӘТЛӘР ҮСТЕРҮ

Статья участвовала в международной  НПК "Нигматовские чтения"...