Реферат на тему "Борынгы әдәбиятта әхлак һәм матурлык"
творческая работа учащихся (9 класс) по теме

Ямалеева Гузалия Нуретдиновна

Реферат на тему "Борынгы әдәбиятта әхлак һәм матурлык".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл referat.docx33.25 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                        План.

I.Кереш.

а) Әхлак турында төшенчә.

ә) Нәрсә ул матурлык?

II. Төп өлеш.

а ) Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы кешеләргә рухи азык, көч биргән.

ә) Йосыф Баласагунлының «Котадгу белек» поэмасы – тормыш дәреслеге.

б ) С.Сараи иҗатында чагылыш тапкан әхлакый-этик таләпләр.

в ) «Кисекбаш» гаделлек, кешеләр иминлеге өчен көрәш рухы белән сугарылган.

г ) Мәхәммәдьярның «Төхфәи мәрдан», «Нуры содур» поэмаларында әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләр.

III. Йомгаклау.

Әхлак проблемасы – хәзерге вакытта иң актуаль мәсьәләләрнең берсе.

                                                               

                                                           Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар,                                                                                    

                                                           Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә            

                                                           булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.

                                                                                            Р.Фәхретдинов.            

       Кешене әхлакый яктан тәрбияләүдә әдәбият һәм фольклор чын мәгънә-сендә остаз, юкка гына аны “тормыш дәреслеге” дип йөртмиләр. Әдәби яд-карләр безне башкаларның кайгы-шатлыкларын, рухи халәтләрен аңларга, игелекле, шәфкатьле, гадел булырга өйрәтәләр. Бу сыйфатларны безнең бо-рынгы бабаларыбыз да иң күркәм сыйфатлар дип бәяләгәннәр. Әхлаклы кеше матур да булган, шуңа аларны хөрмәт иткәннәр.

      Әхлак  -  тормышны чишмә суыдай сугарып,сафландырып торучы зур көч ул. Күренекле галим С.Ожеговның “Словарь русского языка” китабын-да әхлак сүзенә мондый билгеләмә бирелә: “Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, кешегә җәмгыятьтә кирәкле рухи һәм эчке сыйфатлар, аларның гамәлдәге үтәлеше.” Әхлак – иң әүвәл аерым бер кешегә, шәхескә кагылышлы тө-шенчә. Ләкин тамчыдан күл ясалган шикелле, һәрберебезнең әхлагыннан, яшәү рәвешеннән җәмгыятьнең тулаем әхлагы барлыкка килә. Аның асы-лын исә әдәплелек, шәфкатьлелек, аралашу матурлыгы, тыйнаклык кебек сыйфатлар тәшкил итә.                                                                                      

            Кешелек җәмгыяте, хәтта кеп-кечкенә, гап-гади кабиләләр дә, кеше-ләрнең үз-үзләренең  тотышларын һәм иҗтимагый багланышларын җайга салу өчен, кагыйдәләрен эшләгәннәр. Еш кына үз-үзеңне    ничек тотарга кирәклеге турында әти кеше баласына күрсәтмәләр дә язган. Һәр халык, нигездә, үз кагыйдәләрен һәм нормаларын тоткан.

         20 нче гасыр башында (921-922 елларда) Болгар дәүләтендә яшәгән борынгы бабаларыбыз Ислам динен кабул итә. Ислам дине кануннары кешенең эчке һәм тышкы халәтен камилләштерүгә юнәлдерелгән.”Кешегә бары яхшылык кына эшлә, яманлык турында уйлама” дигән фикер бу дин-нең асылын тәшкил итә. Шулай ук якыннарыңа, тирә-юньдәгеләргә, таби-гатькә мәрхәмәтлелек, чисталык, сафлык һ.б. изге сыйфатлар тәрбияләүне максат итеп куя. Ис-лам әдәбенең төп нигезләреннән берсе – әхлаклылык – милләт көченең нигезе. Тыйнаклык, гадилек һәм гаделлек – тәрбияле мө-селман кешесе өчен мөһим сыйфатлар.

          Мөселман барлык эшләрдә дә изгелекле һәм йомшак күңелле булырга тиеш.Һәрвакыт матурлыкка,нәфислеккә һәм пөхтәлеккә омтылу хәерле. Ә матурлык ике төрле була. Кешенең тышкы матулыгы һәм күңел матурлы-гы. Кеше физик яктан бик матур булырга мөмкин, ә күңеле ямьсез.Шул ук вакытта киресенчә дә була.      

     

  I.1Алда әйтелгән фикерләрне дәлилләү максатыннан, Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” ын алырга була. Автор Йосыфка илаһи матурлык бирә. Аның һәр сыйфатын могҗиза дәрәҗәсенә җиткереп арттыра. Ләкин Йо-сыфның тышкы матурлыгы – эчке матурлыгының чагылышы гына. Аның йөзендәге нурлардан һәм күз карашыннан Аллага тугрылыгы да, зирәк акылы да, җитмеш ике тел белүе дә сизелеп тора. Бу әсәрне татар халкы бик яхшы белгән. Кешеләр Йосыфның матурлыгына һәм зирәклегенә сок-ланганнар. Аның кебек тугрылыклы,сабыр, инсафлы, шәфкатьле булырга омтылганнар. Коръән дә кешеләрне Йосыф кебек шәфкатьле булырга өнди, шәфкатьлелек, тугрылык, сабырлык кешене бәхетле итә, ди. Ләкин аның матурлыгын нибары Зөләйха сабырлыгын сынау чарасы итеп кенә файда-лана. Бу гүзәллек әле дөньяның үз гүзәллеге түгел – Алла иҗат иткән сән-гать. Бу хакта Кол Гали ачык яза. Унике мең гаскәр Йосыф матурлыгын күреп һуштан язгач, Җәбраил күктән төшә дә Йосыфка: “Син үзеңнең матурлыгың белән мактанасың”, - ди һәм:

  1. Әйа Йосыф, син нинди сүз әйттең, -диде, -

Горурландың, Хакъ сәнгатен син күр имди! -  

дип өсти. Йосыфның матурлыгы җирдән аерыла, берьюлы идеал да, мәһаб-әт тә була.Күркәм әхлакый сыйфатлары Йосыфны – идеал, илаһи матурлы-гы мәһабәт итә.

      Кыйсада тагын ике матурлык бар. Автор Йосыфка Зөләйха салдырган сарай матурлыгын әкиятләрдәге сарайларга, ә Зөләйханы патша кызы гү-зәллегенә охшатып сурәтли. Ләкин Кол Гали сурәтләгән гүзәллекләрнең аеруча әһәмиятлесе – мәхәббәт гүзәллеге. Персонажларының мәхәббәт дәрәҗәләрен автор аларның хәсрәтләре аша тасвирлый. Зөләйха, Йа-гъкуб,Ибне-Йәмин,Йосыф поэманың башыннан ахырына кадәр яшь  түгә-ләр, һушларыннан язалар – кавыша алмаганга кайгыралар. Шулай итеп, хәсрәт – кеше кичереше – гүзәллек дәрәҗәсенә күтәрелә.

      Кол Гали фикеренчә, ил  белән Йосыф кебек һәр яктан камил затлар идарә итәргә тиеш. Бары шунда гына халык төрле авырлыкларны исән-имин кичерә ала. Бу бигрәк тә ачлык елларындагы күренешләрдә ачык күренә. Хөкемдар буларак, аның кан түккәне әсәрдә телгә алынмый. Бу – әхлакый яктан бик мөһим момент.

     Дастандагы төп каһарманның олылыгы, киң күңеллелеге, гаделлеге шунда: ул үз гаебен таныган кешеләрне кичерә, гафу итә белә. Мәсәлән, агаларының гаделсезлеге.  

  I.2. Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек” поэмасы да үзенең табигате, эчтәлеге белән тормыш дәреслеге кебек. Поэмада кешене тасвирлауга, ке-шелеклелек төшенчәләрен җырлауга гаять зур урын бирелгән. Белемле, укымышлы, гадел, киң күңелле, сабыр, тәрбияле, әхлаклы кеше – авторның идеалы. Әмма бу сыйфатлар һәрберсе аерым гына яшәмиләр. Алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә, ә үзара ялгаучы төп үзәк – кеше, аның эш гамәле, рухи дөньясы. Шагыйрь: “Кеше булу өчен киң күңеллелек һәм кешелеклелек кирәк”, дип яза.

    Ул еш кына уңай һәм тискәре сыйфатларны капма-каршы куеп тасвир-лый.Мәсәлән,

                  Белемнең нәрсә икәнен белемле белер,

                  Надан ничек белсен белемнең кадерен?!  

“Котадгу белек” тә без илче, шагыйрь, галим, игенче һәм җәмгыятьтәге кайбер башка һөнәр ияләренә куелган әхлакый таләпләр белән дә очра-шабыз. “Игенчеләр, - ди автор, - иң кирәкле, иң файдалы кешеләр. Чөнки алар бөтен җан иясен туендыралар. Шуңа күрә аларга хөрмәт белән карар-га кирәк.” Поэманың идея-мотивлары,  поэтикасы, теле татар әдәбиятының нигезендә ята, әдипләребез тарафыннан иркен файдаланыла, үстерелә.

     Йосыф Баласагунлы эчүчелек, икейөзлелек, ялганчылык, комсызлык, әрсезлек, ялкаулык һәм башка шундый сыйфатларны аеруча кискен тән-кыйтьли, аларның “кешелеккә” дошман икәнлеген күрсәтә. “Кем шәраб эчә, - ди ул, - акылын җуеп ахмакка әверелә. Андый кешедән бәхет тә, игелек тә кача” (“Ничә килмәгү эш исерсә килер...”).

I.3 С.Сараиның “Гөлестан бит-төрки” әсәре шигърияте белән бөтен дөньяга дан тоткан Сәгъдинең “Гөлестан” ына нигезләнгән. Фарсы телендәге яд-карь дә, “Төркичә Гөлестан” да мәктәп-мәдрәсәләрдә хрестоматия рәве-шендә кулланылган, аны шигъри тел белән язылган педагогик хезмәт дип тә санаганнар. Каюм баба Насыйриның “Тәрбия китабы” на ни өчен әлеге әсәрдән хикәятләр кертүе аңла-шыла булса кирәк.

     “Гөлестан” – шигырь һәм прозаны аралаштырып язган әсәр. Китапка тупланган хикәятләр тематик яктан бик киң, шунлыктан алардан чыккан гыйбрәтле нәтиҗәләр дә күп. Кешенең җәмгыятьтә үз-үзен тотышына ка-гылышлыларын бергә тупласаң, әхлак кагыйдәләре җыелмасы килеп чыгар иде.  

    Солтаннарга, изгеләргә кагылышлы бер хикәятне искә төшерик. С.Са-раи, ике кеше – патшалыкның һәм диннең дошманыдыр, ди. Аның берсе – гадел булмаган солтан, чөнки патшалыгын таратыр. Икенчесе – надан за-һит, аңа ияргәннәр диннән язар.

    Шагыйрь иҗат иткән хикәятләр арасында барлык кешеләргә дә аталган нәсыйхәтләр, хикмәтләр күбрәк, минемчә. Шуларның берсендә менә мон-дый юллар бар:

    “Ул эш кем күңелләрне рәнҗетер, син аны эшләмә, башкалар эшләсен.

Әйа килгән җиһанга,игелек ит,

Яман эшләрне яманнарга куеп кит.”

    Әйе, кешеләргә, кем булуларына карамастан, ниндидер уңай һәм кимче-лекле сыйфатлар хас. Алар дөрес, җиңел яшәргә, авырлыкларны җиңеп чы-гарга, булышырга яисә комачауларга мөмкин. С. Сараи әнә шуларны да истән чыгармый, аерым бер хикәят-ләр аркылы укучыга гыйбрәт бирә, әсәрләрен тематик яктан бергә туплый. Мин кайвакыт хәтта эндәшми тору-ның файдасы барлыгына аның хикәятләре аша ышандым.  

    Дөньялыкта эшләнми калдырган изгелекләр кешене мәңгелеккә киткән-дә үкенечле итә. Китаптагы иң соңгы хикмәт, минемчә, иң гыйбрәтлесе:  

    “Ике кеше дөньядан хәсрәт һәм үкенеч белән китә.Берсе – җыеп та аша-маган, икенчесе – белеп тә кылмаган”.

    Бу хикәятне һәркем үзенчәрәк аңлыйдыр. Кемдер сүз файдасызга җыел-ган мал һәм тиеш урында эшләнмәгән игелек турында дип уйларга мөм-кин. Икенче берәү саранлык һәм дини гамәлләр кылмауны тәнкыйть итү дип карар. Хикәяттән башка мәгънәләр чыга, һәм аларның һәрберсе хак.

     Хикәяттән соң китерелгән шигырь аның мәгънәсен үзенчәлекле ачып җибәрә:

                 Нигъмәте күп саран изгене

                 Ил даим шелтә утына алыр.

                 Мең гаепле сәхи ирнең

                 Бер гаебен дә күрмәс.

   С.Сараи әсәрләрендәге бик күп хикмәтле сүзләр, мәкаль-әйтемнәр рәвешендә бүгенге көндә дә кулланыла.

    I.4.“Кисекбаш” татарлар арасында киң таралыш тапкан.Ул эчтәлеге һәм поэтикасы белән әкият-легендага тартым. Бервакыт Мөхәммәт пәйгамбәр үзенең якыннары белән әңгәмә корып утыра. Шул вакыт алар янына бер Кисекбаш тәгәрәп килә. Ул елый-елый үзенең моң-зарын сөйли: “Бер дию,- ди ул,- гәүдәм белән улымны ашады, хатынымны алып китте”. Мөхәммәт пәйгамбәрнең якыны – Гали батыр Кисекбашка ярдәм итәргә алына. “Зөлфәкар” кылычын алып “Дөлдел” исемле атына атланып, Гали Кисек-баш белән берлектә, бер кое янына килә. Аркан бәйләп, коега “җиде төн” һәм “җиде көн” төшкәч, бер капканы ачып, җир асты патшалыгына керә. Диюләр патшасын үтерә, “500 кеше”, шул исәптән кисекбашның хатынын да, Җәбраил фәрештә ярдәмендә, җир өстенә алып чыга. Кисекбаш, аның улы, пәйгамбәрнең ходайдан үтенече белән, элеккеге хәлләренә кайтары-лалар.Явыз көчнең матур хатын-кызны урлап китүе, бәхетсезлеккә тарыган бу затны батыр ир-атның  коткаруы фольклорда еш очрый торган хәл. Җир асты патшалыгы, Дию белән сугыш, кешеләрнең кабат терелүе һ.б. – болар барда әкият-легендаларга хас күренешләр.Автор шулар ярдәмендә Мөхәм-мәт пәйгам бәрнең изгелеген, Гали батырның көч-куәтен, кешелекле эш-гамәлләрен күрсәтүгә ирешкән.  

     Поэмадагы бөтен вакыйга -хәлләр гаделлек, кешеләр иминлеге өчен көрәш рухы белән сугарылган. Явызлык җиңелә, тоткыннар коткарыла, гаилә торгызыла, кеше гомере саклап калына. Әсәрдә Гали батырның барлык тырышлыгы хатын-кызны коткаруга, аны, гаиләсе белән кавыш-тырып, бәхетле итүгә юнәлтелгән. Поэманың халык тарафыннан яратып укылуына,әлбәттә, аның гуманистик  рухта булуы зур йогынты ясаган.

   Сүзебезне тәгаенләштереп, шулардан «Кисекбаш» әсәрендәге Гали образына бәйле рәвештә уздырылган кайбер карашларны әйтеп узасы килә. Бихисап диюләрнең башын өзеп, адәми затларны тыныч тормыш белән бүләкли героебыз. Мифик затларның малын тоткынлыктан азат ителгән халыкка өләшә. Дога укып, коега төшерелгән кешеләрне җир йөзенә күтәрә. Галидә юмартлык,олуглык,вәлилеккә чикләр юк сыман. Аның белән хәтта Тәңре үзе горурлана, анны «Арысланым»дип атый. Димәк,геройның сыйфатлары әхлаклылык,бөеклек билгесе итеп карала.

    Галинең ярдәме тигән кисекбашның да әхлак сыйфатлары  үрнәккә куярлык. Ул Алла турында уйлап кына яши, илле тапкыр хаҗга барган, ятим-ялгангачка хәер өләшеп яшәгән.Хатынын,улын яраткан. Бераздан ул кабат кеше кыяфәтенә керә, хатыны,улы белән очраша.Күрәсез, бу чор әсәрләрендә диндар,ярдәмчел затлар әхлакый үрнәк буларак бәяләнгән, аларга Аллаһе Тәгалә үзе рәхим-шәфкать күрсәткән,төрле авырлыклардан чыгарга булышкан.

   XIX йөзнең икенче яртысында, мәгърифәтчелек хәрәкәте формалашу шартларында иҗат иткән Мифтахетдин Акмулла язганнарны барлап чыгыйк. Аның иҗатының үзеннән элгәреләрнекеннән аермасы шунда: күтәрелгән мәсьәләләре мәгърифәтчелек идеяләре белән тыгыз бәйләнештә чишелгән. Ул кешенең әхлаклылыгын да аның мәгърифәтлелеге белән бәйләп караган. Бер шигырендә бик ачык рәвештә бу хакта әйтелгән  түбәндәге юл бар:

             Аң-гыйлем адәм эчен керсез итә.

   I.5.Мөхәммәдьяр, дәүләтнең бөтенлеген, имнлеген саклау хакында уйлана,үз иҗаты белән тормышның зарури ихтыяҗларына җавап бирергә омтыла. Бөек остазлары Йосыф Баласагунлы, Кол Гали, Котб кебек, Мөхәммәдьяр да илнең имин, бәхетле тормышын мәгърифәтле, гадел хөкемдарга бәйләп карый. Аның фикеренчә, «падишах бердәм (мизгел)гадел кыйлса», «ил-улус»ка ирек, рәхәтлек килер, хәтта «Бүре берлә куй бергә су эчәр, үрдәк берлә карчыга бергә очар».Мөхәммәдьяр идеал хөкемдар образын аеруча Нәүширван турындагы хикәятендә гәүдәләндерә. Ни өчен бу патша вакытында ил төзек («мәгъмур»), бай,бәхетле була ? Чөнки Нәүширван-укымышлы, гадел патша. Өстәвенә ул һәр эшен акыллы 70 вәзире белән киңәшеп башкара.

     Шагыйрь  фикеренчә, илне, җәмгыятьне төзек, имин, бәхетле итүнең мөһим бер шарты  - кешеләр арасында табигый, гуманистик мөнәсәбәтләр булу. Автор узара ызгыш-талашларны, гаугаларны, көнчелек, икейөзлелек, ялганчылык кебек сыйфатларны кискен гаепли. Әдип, зирәк һәм тәҗрибәле остаз кебек, гаделлек, рәхим-шәфкать, юмартлык, сабырлык, тугрылык кебек күркәм  сыйфатларның асылын турыдан-туры да, төрле сюжетлар мисалында да безгә җиткерергә омтыла, шулар ярдәмендә җәмгыятьне эчке яктан пакьләргә, камилләштерергә тели.  

                    Үзенә ни теләсәң, үзгәгә  аны сакын (телә.-Х.М.),                  

                    Йыглатып йийма үксезнең хакын.

                    Яманлык кыйлгучыга кыйлма яман,

                    Яхшылык кыйл, гәр булдырсаң, һәр заман…

                    Богдайдыр тиб илгә сатмагыл салам:

                    Яманлыкка яманлык килер һаман.

                    Кем егылганда кулын тот моңлының,

                    Ул тәкый тоткай кулың Бер көн сәнең һ. б.

Гуманистик эчтәлекле, кешегә хөрмәт белән сугарылган бу төр афористик юлларны Мөхәммәдьяр иҗатыннан күпләп китерергә мөмкин. Шагыйрь фикеренчә,бу тормыш  - игелек, хезмәт күрсәтү урыны. («Ингам вә ихсан йиредер бу җиһан».) Шуңа да кешеләр үз гомерләрен бу дөньяда бары изгелек һәм яхшылык кылып кына уздырырга бурычлылар.  

Йомгаклау.

К. Насыйриның татар халык педагогикасында алтын фонд булып әверелгән вәгазь-нәсыйхәтләре кешене әдәп-әхлаклылыкка өнди., тәрбияле булырга өйрәтә, җәмгыять өчен куркынычка әверелгән рухи-мәдәни-әхлакый таркалуны кисәтә. Бу уңайдан Йөз уникенче тәрбия белән танышыйк.

 Дәхи дүрт нәрсә бардыр ки, адәм аны ифрат вә чиктән тыш күп кыйлса, һәлак буладыр:әүвәл хатын белән маташса,адәм һәлак буладыр. Янә явызлык артыннан күп йөри торгач, адәм һәлак буладыр. Дәхи күп отыш уйнаса, адәмнең һәлакәте андадыр. Дәхи дә күп хәмер эчсә, һәлак булмый калмыйдыр.

  Безнең әби-бабайларыбызның рухы никадәр бай булган! Нинди сабыр, тапкыр акыл ияләре булган алар! Әнә шул сыйфатлар тәрбиядә уңышны тәэмин иткән дә инде. Шуңа күрә алар үстергән балалар да үзләре кебек әдәпле, мәгънәле, тәрбияле булганнар.

    Инде күп еллар элек язылып, хәзерге көндә дә әһәмиятен югалтмаган бу әсәрләр мәңгелек булып калыр дип ышанам,яхшылык эшләргә, игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтә. Һәр әсәр матурлык, әхлак үрнәге. Безгә күбрәк шушы әсәрләрне укырга кирәк. Аларны укып, күпме тәҗрибә, акыл алырга мөмкин бит.  

     Бәлки оятсызларның намусы уяныр, тупасларның күңеле нечкәрер иде. Рухи яктан бай кешеләр никадәр күбрәк булса, тормыш шулкадәр яхшырак, матуррак ,яшәве шулкадәр күңеллерәк булыр иде. Рефератымны якташ язучыбыз Фәнис абый Яруллинның шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:

Ә бит дөнья шундый матур үзе,

Каш җыерып кына карасаң…

Һәрберебез өчен кояш чыга,

Һәрберебез өчен ата таң.

Һәрберебез зур бәхеткә лаек,

Һәрберебез кеше ләбаса

Яшәү шундый җиңел булыр иде

Һәркем әгәр башка берәүнең дә

Кеше икәнлеген аңласа.

Кулланылган әдәбият.

  1. Рифә Рахман «Һәр сыйныфта – сочинение» Казан. «Раннур» нәшрияты, 2003 ел,87-98 битләр.

2. Ш.Ш. Җәләлиев «Татар халык педагогикасы» Казан. «Мәгариф» нәш-рияты, 1997 ел, 86-97 битләр.

3. Х.Миңнегулов, Ш. Садретдинов «Урта гасыр һәм XIX  йөз әдәби-яты.» Казан. «Мәгариф» нәшрияты, 1998 ел, 138-139 битләр.

4. А.Г.Яхин. 9 нчы сыйныф өчен дәреслек.Казан. «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел, 54-55 битләр.

Әзерләде: Яңа Чүте урта

гомумбелем мәктәбенең

9 нчы сыйныф укучысы

Җамалиев Илвир

2009нчы ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Антонимнар. Аларның тормышта һәм әдәбиятта кулланылышы.

Укучыларның антонимнар турында белемнәрен тирәнәйтү....

Матурлык- бер көнлек, Игелек- мәңгелек.

Классный час для 9 класса...

Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы (Ә.Еники “Матурлык” )

Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы(Ә.Еники “Матурлык” ) Максат:     1. Укучыларны әсәрнең  эчтәлеге буенча дөрес  фикер йөртеп аңларга, шулай ук бала белән ...

Ә. Еники "Матурлык" хикәясе

8 класста татар әдәбиятыннан Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрен укыганнан соң,"Матурлык" хикәясен дә укыдым. Бу әсәрләр икесе дә бүгенге тормышта яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә бик актуаль булып ...

БСҮ. Г.Тукай образының әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә чагылышы.10 нчы сыйныф

Ата-аналар өчен күрсәтелгән ачык дәрес план-конспекты...

Әдәбиятта экология проблемасы

Әдәбиятта экология проблемасы...

Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Ана образы

Әдәбияттан класстан тыш чара...