Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы (Ә.Еники “Матурлык” )
методическая разработка (7 класс) на тему

 

Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы

(Ә.Еники “Матурлык” )

 

Максат:     1. Укучыларны әсәрнең  эчтәлеге буенча дөрес  фикер йөртеп аңларга, шулай ук бала белән ана мөнәсәбәтләре аша матурлыкны аңлый белергә өйрәтү.(өйрәтү максаты)

  2. Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру (камилләштерү) өстендә эшне дәвам итү. (үстерү максаты)

3. Укучыларда аналарга  карата хөрмәт, ярату хисе, миһербанлык тәрбияләү.

Җиһазлау: Ә.Еники портреты, компьютер, проектор,экран.

“Әниләргә булган бурычны Кеше булып кына түләп була”

(Т.Миңнуллин)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan_uroka.docx19.19 КБ
Файл test_k_uroku.docx14.7 КБ

Предварительный просмотр:

Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы

(Ә.Еники “Матурлык” )

Максат:     1. Укучыларны әсәрнең  эчтәлеге буенча дөрес  фикер йөртеп аңларга, шулай ук бала белән ана мөнәсәбәтләре аша матурлыкны аңлый белергә өйрәтү.(өйрәтү максаты)

        2. Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру (камилләштерү) өстендә эшне дәвам итү. (үстерү максаты)

3. Укучыларда аналарга  карата хөрмәт, ярату хисе, миһербанлык тәрбияләү.

Җиһазлау: Ә.Еники портреты, компьютер, проектор,экран.

“Әниләргә булган бурычны Кеше булып кына түләп була”

(Т.Миңнуллин)

Дәрес барышы.

Оештыру.

-Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар!Барыгызга да эшлекле кәеф теләп, бүгенге дәресебезне башлыйбыз.

-Шигырь укыйм.

Сиңа атап язган җырым гына

Аңлатаалмас минем сөюне.

Назлы җил дә, матур кояшкай да

Алыштырмас газиз әнине.

Йөрәгеннән өзеп миңа биргән

Яшәү тәмен, яшәү шатлыгын.

Гомерем буе онытмамын җирдә

Шундый даһи, бөек зат барын.(Г. Җәлилова)

-Укучылар, бу шигырьдә сүз кемнәр турында бара?

-Ә кемнәр соң алар,әниләр?

-Әйе, Ана- ул дөньяда иң бөек шәхес.

Ә сез үзегез әниләр турында нинди шигырьләр беләсез?

Белемнәрне актуальләштерү.

-Укучылар, сез алдагы дәрестә кайсы әсәр белән танышкан идегез әле?

-Ул әсәр сезгә ошаган  идеме?

Балалар, әсәр “Матурлык” дип атала.Нәрсә соң ул матурлык?Сез бу сүзне ничек аңлыйсыз?(табигать, кеше, күңел  матурлыгы һ.б)

-Рәхмәт.Дөрес.

-Әйдәгез әле,укучылар, безнең  татар  теленең аңлатмалы сүзлегендә “матурлык” сүзенең нинди мәгънәләре күрсәтелгән икән?

(слайдтан уку)

Әсәргә анализ.

-Укучылар, әйдәгез бу әсәрнең жанрын билгеләп үтик әле.

(Бу әдәби әсәр хикәя жанрына карый,чөнки сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, нинди дә булса бер вакыйганы сурәтләп биргән кечкенә күләмле әсәр.)

-Хикәянең формасына игътибар итик.Кем исеменнән сөйләнә?

(Карт әдип шәкерт чагын исенә төшереп, шул шәкерт чагындагы хисләренә үзенең өлкән кеше хисләрен өстәп сөйли.)

-Хикәянең темасын билгелик  ягъни без “Әсәр нәрсә турында?” дигән сорауга җавап эзлик.

-Әйе, әсәр матурлык турында.

(Тактадан укыйм):

Кешенең эчке матурлыгы

Бәдретдиннең күңел матурлыгы

Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы

Гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең матурлыгы

Шәкертләрнең матур мөгамәләсе

Табигать матурлыгы

-Укучылар, без сезнең белән  бүген  күбрәк “Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы” турында сөйләшербез.

1.Әсәрнең төп герое кем?(Бәдретдин)

2.Кем соң ул Бәдретдин? (Шәкерт буларак һәм аның холык-фигыльләре: сабыр, тырыш, тыйнак, горур, сәләтле, сакчыл, олылар кебек фикерли һ.б)

3.Бәдретдин өйләрендә үзен ничек тота?Туганнары белән нинди мөнәсәбәттә?Бабасын ихтирам итәме? Ул аңа ничек эндәшә?(Бабакай-зурлап, яратып)

-Әйе, безнең татар халкында өлкәннәргә карата хөрмәт белән карау гадәткә кергән.

4.Укучылар,Бәдретдинне кем шулай итеп тәрбияләде икән ?

-Укучылар,чәй өстәле әзерләнгәч ,Б.әнисен үзләре янына чакыра.Ләкин әнисенең чыгарга әллә ни теләге сизелми.Әтиең генә ясасын инде –ди...

5.Балалар,Б.ни өчен чакыра әнисен?(Ул әнисен сагынып кайткан.Әни ясаган чәй тәмле була.Чәй янында әни утырса рәхәт. Ул аны ярата һәм сагынган да.)

6. Әнине матур булган  өчен яраталармы? (Әйе, һәркемнең әнисе үзенә матур.Б. дә үз әнисеннән дә матур ана юк.Әни дөньяда бер генә, иң кадерле кеше.)

7.Ә хәзер ,укучылар, хикәядән Б. Скрипкада уйган вакытында аңа әнисенең   карап утырган вакытын искә төшереп, шул өзекне сәнгатьле итеп укып карыйк але, ләкин баштан искә төшерик әле сәнгатьле уку өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? (Җөмлә төрләренә, басым, пауза, тыныш билгеләренә Һәм өзекне укучылар тыныч тавыш белән, сеңдереп кенә укыйбыз.) (145 б.)

-Авторның күңелендә инде икеләнү, аптырау барлыкка килә.(беренче күргәндә әнисен нинди итеп күргән иде лирик герой? ямьсез, чирканчык булып тоелган ямьсезлек тора-бара матурлыкка әйләнә.)

8. Ә менә әнисенә багышланган “Салкын чишмә” көен уйнавын әсәрдән табып укыйк але. (146 б.)

Лирик геройның күңелендә нинди хисләр уяна?Аның күңелеңе аңлый башлый.( ямсез, чирканчык булып тоелган ямьсезлек тора-бара матурлыкка әйләнә.)

-Укучылар, әйдәгез, без укыган абзацтан әсәрнең төп идеясын ачып бирә торган юлларны яңадан сәнгатьле итеп укыйк але.(Автор Б. әнисен яратуын, бөтен матурлыгы белән  күрсәтү өчен нинди тел-сүрәтләү чаралары кулланган?)

9.Авторның  соңгы җөмләсен укып китик. 147 б.-сәнгатьле.

9.Бу җөмлә әсәрнең кульминациясе булып тора.(Хәтерлисезме,кульминация- әсәрнең иң югары ноктасы.)Ни өчен? (Чөнки автор аптырап, гаҗәпләнеп караган ямьсезлек матурлыкка әйләнде һәм ул шушы матурлыкка соклана.)

10.Шәкерт-лирик герой, матурлыкны нидә күрә соң? Матурлык кайда? Бәдретдиндәме? Әллә әтисендәме ,әллә әнисендәме? (Барсында да,ләкин бу матурлык аерым-аерым түгел. Ул бу өйдәге ямьсез, имгәнгән кешеләрнең үз-ара мөнәсәбәтләрендә, аларның яратышып, тату яшәүләрендә.Б. әнисенең ямьсезлегеннән дә, бабасының сукырлыгыннан да, әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый. Бу кимчелекләрне бөтенләй күрми.Өйдә бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп калалар.)

-Укучылар,Б. әнисе яраткан “Салкын чишмә” җырын З.Сәхабиева башкаруында тыңлап китик.

Балалар, Ә.Еникенең “Матурлык” хикәясе буенча тест эшләп алыйк.

Тест

Йомгаклау.

-Дәрестә нәрсәләр өйрәндек?

Язучы бу әсәре белән безгә нәрсә әйтергә теләгән? (Әдип бу хикәядә бала белән ана арасында булган мәхәббәтнең матурлыгын, бөеклеген билгели һәм шушы фикерне зур сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп раслый.)

Бәдретдинне без “чын Кеше” дип әйтә алабызмы?

Өй эше: Әниләр турында мәкәльлар язып килергә.



Предварительный просмотр:

Тест

1.Төп геройның исеме?

Садретдин

Исмәгыйль

Бәдретдин

2. Төп геройның гаиләсендә ничә кеше яши?

Ике

Дүрт

Биш

3.Бәдретдин яшәгән авылның исеме ничек?

Кушлавыч

Ишле

Чуар- күл

4.Шәкертләр авылга нәрсәгә утырып  кайталар?

Атка

Поездга

Машинага

5. Әсәрнең төп герое нинди уен коралында уйный?

Курай

Скрипка

Гармун

6. Хикәядә вакыйга кайсы чорда бара?

Революция алды

Хәзерге вакыт

Бөек Ватан сугышы

7. Бәдретдин әнисенә нинди көйне уйнап күрсәтә?

“Салкын чишмә”

“Җидегән чишмә”

“Салкын чәй”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ә. Еники "Матурлык" хикәясе

8 класста татар әдәбиятыннан Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрен укыганнан соң,"Матурлык" хикәясен дә укыдым. Бу әсәрләр икесе дә бүгенге тормышта яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә бик актуаль булып ...

Проектирование танцевального номера объединения народного танца "Русский сувенир" "Тень - тень над водою"

Проектирование танцевального номера  «Тень – тень над водою».Каждая эпоха как в зеркале отражается в танцевальной культуре народа.Фольклор наполняет душу каждого человека гордостью за свой народ,...

Урок по рассказу А. Еники Матурлык в 11 классе

Урок по рассказу А. Еники Матурлык в 11 классе...

Ә.Еники "Матурлык" хикәясе

Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясе...

Конспект урока по башкирскому языку и литературе на тему Ә. Еники” Матурлык” хикәясе.

          Дәреснең темасы:  Ә. Еники” Матурлык” хикәясе.  Максат :  1)  Укучыларга “Матурлык” әсәренең эчтәлеген төшенд...

Открытый урок по рассказу А. Еники "Бала"

Открытый урок по рассказу А. Еники "Бала"...

Открытый урок по рассказу А. Еники "Бала"

Открытый урок по рассказу А. Еники "Бала"...