Открытый урок по рассказу А. Еники "Бала"
план-конспект урока (9 класс)

Открытый урок по рассказу А. Еники "Бала"

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Бала» хикәясендә бурыч һәм хис каршылыгы                                                                 (IX сыйныфта әдәбият дәресе)

Мәсгудә Юнысова, Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге

 гимназиянең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максатлар:

Белем бирү максаты: әсәрнең эчтәлеге буенча анализ ясый, нәтиҗә чыгара, геройга характеристика бирә  белү; текстны тормышчан мисаллар белән бәйли белергә өйрәнү.

Фикерләү сәләтен үстерү максаты: укучыларның логик фикерләү сәләтен, аралашу күнекмәләрен камилләштерү; иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү.

Тәрбияви максат: укучыларга ир-егетнең бурычы -  Ватанны саклау, якыннарының иминлеген тәэмин итү икәнлегенә төшендерү.

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре: әдәби әсәрнең эчтәлеген үзләштерү, төп фикерне билгеләү; хикәядә урын алган бурыч һәм хис каршылыгын аңлау.

Метапредмет нәтиҗәләр:

регулятив гамәлләр: дәреснең темасын, максатын мөстәкыйль таба белү; әсәргә карата үз фикереңне мөстәкыйль дәлилләү; үзеңнең һәм иптәшеңнең фикерен дәрес бәяли алу.

танып-белү гамәлләре: әдәби әсәрне аңлап уку һәм анализлау; сугыш вакыйгаларын тасвирлау үзенчәлеген анализлап, нәтиҗә чыгарырга өйрәнү.

коммуникатив гамәлләр: иптәшең белән хезмәттәшлек итә, төрле карашларны өйрәнеп, дөрес юлны сайлый белү; үз фикереңне башкалар фикере белән чагыштыру; бер фикергә килә белү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: дәрестә алган белемнәрне тормышта кулланырга өйрәнү; кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары булдыру.

Предметара бәйләнеш: әдәбият, тарих.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, эзләнү-тикшеренү, әдәби әсәрне анализлау алымы.

Эшне оештыру төрләре. Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү.

Ресурслар: Әдәбият. 9 сыйныф : татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 2 кисәктә. 1 кисәк / Ә.М. Закирҗанов, Г. М. Фәхретдинова. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2016; компьютер; проектор; тема буенча мультимедиа презентациясе.

Дәрес барышы

I.Оештыру, мотивлаштыру.                                                                                                            

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле көн, исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез яхшымы? Яхшы икән, дәресебезне башлап та җибәрик. (Укучыларга үзбәя кую өчен таблица таратыла.)

-Укучылар, слайдтагы рәсемгә игътибар белән карагыз әле. Сез аның турында ниләр әйтерсез? Төркемнәрдә сөйләшегез.

- Сугышчы кем соң ул? Сугыш кырында аңа нинди эш йөкләнгән?

- Бу  сугышчыны нинди сыйфатларга ия дип уйлыйсыз? Ул нинди халәттә бирелгән?

-Баланы ярату, юату, тынычландыру, җаваплылык.  Бу төшенчәләрне бер сүз белән ничек атарбыз?

-Димәк, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сүз алып барырбыз?

-Сугыш темасына язылган кайсы әсәрләрне укыган  идек?

-Слайдта сез караган рәсем Ә. Еникинең кайсы әсәре белән аваздаш?

(Презентациядәге рәсемне өйрәнәләр; төркемнәрдә сөйләшәләр).

- Рәсем Бөек Ватан сугышы чорына карый. Сугышчы  баланы коткара. Аны сугыш кырыннан тыныч урынга алып чыгарга тели.

- Сугышчы - Ватан алдындагы бурычын үтәүче. Ул, илен дошманнан саклар өчен, сугыш кырына килгән.

- Сугышчының баланы яратуы күренеп тора.

Ул аны тынычландыра, юата, жәлли. Аның алдында үзен җаваплы итеп хис итә.

-Хис. Сугышчыда балага карата  ярату хисе, җаваплылык хисе барлыкка килә.

- Кеше күңелендә  туган хисләр турында.

- Сугышчының Ватан алдындагы бурычы турында сөйләшербез.

- Г. Кутуйның “Сагыну” нәсерен, М. Җәлилнең “Җырларым”, “Ышанма” шигырьләрен, Ә. Еникинең “Кем җырлады?” хикәясен  укыдык. М. Җәлилнең фаҗигале язмышы белән таныштык.

- Ә. Еникинең “Бала” хикәясендә дә солдат баланы коткара. Рәсем шул әсәрдәге вакыйганы хәтерләтә.

II. Актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, сез өйдә Ә. Еникинең “Бала” хикәясен укырга тиеш   идегез. Хикәя турында ниләр әйтә аласыз? Әсәр сезгә ошадымы? Ниләр белеп калдыгыз? Төркемнәрдә сөйләшегез.

(Төркемнәрдә укучылар әсәрнең эчтәлеген бер-берсенә сөйлиләр.)

-Бер ротаның  кызылармеецы Зариф урман буенда 3- 4  яшьлек кызны күреп ала. Кызның йөзе моңсу, кулында 1-2 бөртек җир җиләге бар. Әнисеннән адашып калган. Зариф баланы күтәреп ала. Ләкин аңа ротадан да аерылып калырга ярамый. Баланы да калдырып китә алмый. Ул икенче юлны сайлый. Баланы станциягә илтә, әнисе шунда була. Командиры Зарифны  аңлый, рәхмәт белдерә.

III. Уку мәсьәләсен кую.

-Алдан караган рәсем белән хикәянең охшашлыгы нидә дип уйлыйсыз?

-Укучылар, бу вакытта Зариф күңелендә нәрсә барлыкка килә? Ул нинди халәттә бирелә?

-Димәк, бүгенге дәресебездә нәрсә турында сүз алып барырбыз?

-Бу хикәядә  төп герой – Зариф. Ул  сугышчы буларак Ватан алдындагы бурычын үтәргә бара. Кечкенә кызны очраткач, аны жәлли.  

-Зариф аптырап кала. Күңелендә  Ватан алдындагы бурычны үтәү һәм кызны кызгану хисе каршылыгы туа.

-“Бала” хикәясендәге бурыч һәм хис каршылыгы турында сөйләшербез.

IV. Уку мәсьәләсен  чишү.

-Укучылар, Ә. Еники Зариф образын ачу өчен,  хикәядә нинди образлар, детальләр куллана?

-Бу образлар әсәрдә нинди вазифа башкара? 1 нче төркем- юл, 2 төркем – урман, 3 нче төркем бала образы белән таныштырып китегез. Әсәрдән мисаллар алып, моделен дә төзегез. (Эш  башта төркемнәрдә башкарыла. Әзер модельләр тактага беркетелә.)

-Димәк, бу урыннан (юлдан) төрле вакытта төрле кеше үткән. Ә урын һәм вакыт бердәмлеген без нәрсә дип атадык?

-Юл нинди образ итеп бирелгән?

 

- Рәхмәт, килешәм. Укучылар, урман образы турында ниләр әйтерсез? 2 нче төркемгә сүз бирик.

-Юл хронотобының урман образы белән янәшә бирелүе нәрсә турында сөйли? Зарифның юлы нинди булыр дип уйлыйсыз?

- 3 нче төркем бала образы хакында сөйләр. Автор ни өчен Зарифны бала белән очраштыра икән?

-Димәк, Зариф алдында каршылык килеп туа. Аның төп бурычы нәрсә? Ул аны ничек хәл итә?

-Бала Зарифта нинди хисләрне кузгатып җибәрә? Зарифның үткәне турында ниләр беләбез?

- Укучылар, хикәядә бала образы ни өчен бирелгән дип уйлыйсыз?Аның вазифасы нидән гыйбарәт? 

- Укучылар, Зарифны нинди кеше итеп күз алдына китердегез? Баланы очраткач, Зарифта нинди сыйфатлар барлыкка килә?

-Әсәргә игътибар итик әле. Баланы әнисенә тапшырганнан соң, Зариф күңелендә нинди хисләр туа?

 

-Рәхмәт, укучылар.  Зариф, чыннан да, кыю адым ясый.  Ул йөрәге кушканча эшли. 

-Укучылар, бурыч һәм хис сүзләренең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

-Бурычның нинди төрләрен беләсез?

Нинди хисләр булырга мөмкин? Хикәядә нинди бурыч һәм хис турында әйтелә?

- Укучылар,  балага карата эшләгән изгелек Зарифка  күңел тынычлыгы бирә. Әсәр ахырында автор  геройның бу адымын ничек бәяли? Ул аны нәрсә белән чагыштыра? Шул өзекне укыйк әле.

- Өзекнең мәгънәсен ничек аңлатырсыз? Төркемнәрдә уйлагыз әле.

 -Кеше образлары, табигать образлары бар.

-Юл, урман, бала образлары белән очрашабыз.

1 нче төркем

-Автор юл образын куллана. Аны  : “Бу юл – бүгенге мәхшәрнең бердәнбер телсез шаһиты”, -дип атый. Юлда ат, арба, машина эзләре  күп. Кемнең үткәнен бары юл гына белә.

 

-Урын һәм вакыт бердәмлеге хронотоп дип атала. Юл хронотопик образ итеп бирелгән.

-Юл Зарифны бала белән очраша. Юл – очраштыручы образ.

2 нче төркем.

Хикәядә урман образы да бар. Ул бик тын. “Зариф нишләр?” -  дип күзәтүче образ. Үзен-үзе тыңлаган кебек хәрәкәтсез. Наратлар да шылт та итмичә тик торалар.

-Автор безгә алдан ук кызылармеец Зарифның юлы авыр булачагын сиздерә. Ул  туган авылы, гаиләсе, өе турында уйланып барганда, һава тревогасы була. Рота урман юлына сибелә. Зариф урыныннан торгач, 3 – 4 яшьлек кызны күрә һәм  күтәреп ала.

3 нче төркем.

-Зариф баланы күргәч аптырап кала. Балага булышыргамы, әллә рота артыннан китәргәме?

-Зарифка ротасыннан аерылып калырга ярамый. Аның бурычы – илне саклау. Шулай ук баланы да урман эчендә ялгыз калдыра алмый. Тимер юл станциясенә алып бара. Баланы анасының кулына тапшыра.

-Зариф – әти кеше. Ул баланы жәлли. Кызы Фәридәне исенә төшерә. Үзен бала алдында җаваплы хис итә. Ахырдан командиры да: “Сез зур изгелек эшләгәнсез!” – дип, аны мактый.

-Бала - Зарифны сынау өчен бирелгән образ.  Баланы коткарганда, без Зарифның кешелеклелек сыйфатын, ата буларак җаваплы булуын күрдек.

-Зариф сугышка беренче генә керә. Шуңа күрә  югалып та калырга мөмкин. Баланы очрату аңа ышаныч, көч, дәрт бирә. Ни өчен сугышканын аңлый.

-Сугыш вакытында да Зариф кешелеклелек сыйфатларын югалтмый. Ул эшләгән эшеннән канәгать. Иле алдында торган бурычын да кыю үтәр.

-Бурыч- вазифа; үтәлергә тиешле эш.

-Хис – кешенең халәте,  күңел дөньясы.

-Ватан, халык, әти-әни алдындагы бурыч.

-Ярату, сагыну, шатлану,  җаваплылык хисе.

-Зарифның Ватан алдындагы бурычы,  бала өчен җаваплылык хисе.

-“Бу чын сугыш кыры иде. Биредә үлем никадәр әрсез, рәхимсез булса, тереклек шулкадәр үз-үзенә ышанучан, бирешмәс, мәгърур була белә. Биредә кеше бер алмаз бөртегенә әйләнә.”

 1 нче төркем

- Сугышта яшәү һәм үлем янәшә йөри. Зариф рәхимсез үлем алдында көчсез түгел. Баланы коткару аның үзендә ышаныч тудыра.                            2 нче төркем

–Зариф та - әти кеше. Ул үзенең баласы, гаиләсе, якыннары алдында җаваплы.

3 нче төркем

- Баланы коткару аңа илен саклау бурычын аңларга ярдәм итә. Автор Зарифны “бер алмаз бөртеге” белән чагыштыра.

V. Рефлексия

-Укучылар, бүген дәрестә нәрсә белеп калдык? Зариф күңелендә туган бурыч һәм хис каршылыгы кешеләргә хас күренешме?

-Бу дәрестә алган белемнәр бүгенге тормышта кирәкле булырмы?

Үзбәя.

Үзбәя карточкалары җыеп алына.

Йомгаклау.

-Укучылар, безнең сыйныфта да егетләребез бар. Мин аларның да Ә. Еникинең “Бала” хикәясендәге  Зариф кебек Туган илебезне, тынычлыгыбызны саклаучы кыю, ышанычлы булып үсүләрен телим. Солдат хезмәте һәрвакыт мактаулы хезмәт булган һәм шулай булып кала да!

-Зариф солдат бурычын да, кешелек бурычын да җиренә җиткереп үтәде. Аның урынында һәркем шулай эшләр иде.

 -Ир-егетнең бурычы -  Ватанны саклау, якыннарының иминлеген тәэмин итү. Шуның өчен ул армия сафларында хезмәт итәргә тиеш.

Үзбәя

“5”

“4”

“3”

1. Хикәянең эчтәлеген белү

2. Теманы табу

3.Образларга характеристика бирү

4. Модель төзү

5. Дәреслек белән эшләү

V I. Өйгә эш бирү

1. Ә. Еникинең “Ана һәм кыз” хикәясен укырга.

2. Ватанны саклаган бабаңа, әтиеңә хат язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентации к открытому уроку по рассказу К.Кудажы "Дуруяалар-эжеш куштар" ("Журавли - парные птицы")

Презентация к открытому уроку по рассказу К.Кудажы "Дуруяалар-эжеш куштар" содержит название темы урока, цели к уроку, эпиграф, рисунки, содержание заданий для учащихся. Урок посвящен рассказу тувинск...

Разработка открытого урока по рассказу И.А. Бунина "Красавица"

Данная разработка позволит учителю, работающему в 11-х  классах, провести лингвостилистический анализ художественного прозаического текста на примере рассказа Бунина.Цель работы:  убедить детей в необ...

Открытый урок по рассказу М.Шолохова "Судьба человека" 10кл

Открытый урок по рассказу М.Шолохова "Судьба человека" 10кл...

Открытый урок по рассказу Чехова "Ионыч"

Предлагаю технологическую карту урока для 10 класса по рассказу Чехова "Ионыч". Урок с использованием средств ИКТ, есть презентация....

Открытый урок по рассказу Альфонса Доде "Маленький шпион" (межпредметные связи - литература, история, математика, психология, ОБЖ).

Открытый урок по рассказу Альфонса Доде "Маленький шпион". Автор - Борисова Н.В. Межпредметные связи - история. математика, литература, ОБЖ. Можно использовать и на классных часах (после изучения прои...

Открытый урок по рассказу Д.Булякова "Раненая книга"

Рассказ Д.Булякова "Раненая книга" посвящена героизму баширского народа в годы Великой Отечественной войне. Воспитывает патриотизм, любовь и уважение к Родине. Наряду с мужчинами из 35-го дома ушла на...

Открытый урок по рассказу Л.Н. Толстого "После бала"

Открытый урок проведён в рамках "Недели русского языка"...