Урок по рассказу А. Еники Матурлык в 11 классе
план-конспект урока (11 класс) на тему

Урок по рассказу А. Еники Матурлык в 11 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok_po_rasskazu_a._eniki_maturlyk_v_11_klasse.docx23.12 КБ

Предварительный просмотр:

М. Вахитов исемендәге гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Юнысова Мәсгудә Мәсхут кызы

«Матурлык» хикәясенең матурлыгы нәрсәдә?

(11 а сыйныфында әдәбият дәресе)

Максат: 1.Сингапур методикасына нигезләнеп, Ә. Еникинең «Матурлык» хикәясенә анализ ясау. 2. Анда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү. 3.Образларга мөстәкыйль характеристика бирә белү. 4.Укучыларда ата-анага карата миһербанлылык тәрбияләү.

Җиһазлау. Ә.Еники портреты, дәрес темасы язылган слайд, КОНЭРС  структурасы буенча эшләү өчен таблицалар, «Салкын чишмә» көе язмасы.

Методлар: ТЭЙК ОФ - ТАЧ  ДАУН, КОНЭРС, ФО БОКС СИНЕКТИКС РЕВЬЮ, СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЕЙБЛ.

Дәрес барышы.

1. МЭНЭДЖ МЭТ  ярдәмендә укучылар, бер төркем булып, парта артында үз урыннарына утыралар.

2. ТЭЙК ОФ - ТАЧ  ДАУН – («встать – сесть») структурасы

- Ә. Еникинең сугыш темасына язылган әсәрләрен кемнәр укыды?

- Ә. Еникинең “Саз чәчәге”, “Рәшә” повестьлары белән кемнәр таныш?

- “Матурлык” хикәясен анализларга кемнәр әзер?

3. КОНЭРС – (“углы”) структурасын кулланып, “Матурлык” хикәясен анализлауга керешәбез.

1 төркем -- Бәдретдиннең күңел матурлыгы;

2 төркем - гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы;

3 төркем – шәкертләрнең матур мөгалләмәсе турында сөйләшер.

Хәзер дәфтәргә бүгенге числоны, теманы, үзегез сайлаган почмакның исемен языгыз.

-Үзегез сайлаган  почмак янына килегез.

-Ни өчен бу почмакны сайлавыгыз турында үз парыгыз белән сөйләшегез. Сөйләшүне кемнең буе озынрак, шул башлый.

Сөйләшү өчен 1 минут вакыт бирелә.

Рольләрне алмашабыз. Сезгә дә 1 минут вакыт бирелә. Хәзер башка почмактагы укучы белән алмашыгыз. 1 минут вакыт бирелә.

Сораулар: Бәдретдиннең күңел матурлыгы хакында парың ниләр сөйләде?

Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы хакында ниләр сөйләштегез?

Шәкертләрнең матур мөгалләмәсе турында ниләр сөйләнде?

4. Укучылар, димәк Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясе нәрсә турында? (кешенең күңел матурлыгы)

- Хикәядә нинди проблемалар күтәрелә?( Бәдретдиннең күңел матурлыгы;

гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы; шәкертләрнең матур мөгалләмәсе)

-Хикәядә каршылык бармы?

Матурлык

Ямьсезлек

Язгы табигать

Бәдретдиннең ярлылыгы

Бәдретдиннең тырышып укуы

Бәдретдиннең хәерче өе

Өйдәге кешеләрнең бер-берсенә хөрмәте, татулыгы

Өй эчендәге хәерчелек

Бәдретдиннең скрипкада уйнавы, әнисенә хөрмәте

Мескен әти

Матур баланың ямьсез анага булган мәхәббәте

Сукыр бабай

Әнисенең улы белән горурлануы

Чәчәк авыруыннан гарипләнгән ана

-Димәк, Ә. Еники әсәре аша безгә нәрсә әйтергә теләгән? (Язучы бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын зур сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә. Бу мәхәббәткә дан җырлый.)

5. ФО БОКС СИНЕКТИКС РЕВЬЮ (“составление аналогий”) структурасы буенча эшлибез.  2 минут вакыт бирелә.

  • Кәгазь битен икегә, тагын икегә бөкләгез. Килеп чыккан квадратның уртасын тагын бөкләп куегыз.
  • Килеп чыккан һәр дүрт квадратка берәр сүз языгыз (шуның берсе хәрәкәт итә алсын) һәм рәсемен ясагыз.
  • Уртадагы квадрат эченә “матурлык” сүзен язып куегыз.

6. СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЕЙБЛ  («ОДНОВРЕМЕННЫЙ РАУНД-ТЕЙБЛ») структурасын кулланып, бер үк вакытта төркемдәге 4 укучы да язма эш башкаралар. Ул түгәрәк буенча бер укучыдан икенчесенә бирелеп бара. 2 минут вакыт бирелә.

Матурлык   ...............охшаган, чөнки........................

Матурлык чәчәккә охшаган, чөнки чәчәк тә төрле матур төсләре белән җәй буе кешеләрнең күңелен күтәреп тора.

Дәрескә йомгак. Укучылар, бүген кайсы структураларны кулландык?

Ниләр белеп калдык? «Матурлык» хикәясенең матурлыгы нәрсәдә? Хәзер дәфтәргә бу сорауга җавапларыгызны язып куегыз. («Салкын чишмә» көе язмасы уйнала.)Укучылар үз фикерләрен укыйлар. Дәфтәрләр җыеп алына.

Өй эше. Г. Ахуновның тормышы, иҗаты, “Хәзинә” романының язылу тарихы белән танышып килегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы (Ә.Еники “Матурлык” )

Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы(Ә.Еники “Матурлык” ) Максат:     1. Укучыларны әсәрнең  эчтәлеге буенча дөрес  фикер йөртеп аңларга, шулай ук бала белән ...

Ә. Еники "Матурлык" хикәясе

8 класста татар әдәбиятыннан Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрен укыганнан соң,"Матурлык" хикәясен дә укыдым. Бу әсәрләр икесе дә бүгенге тормышта яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә бик актуаль булып ...

Авторская разработка урока по рассказу И. Тургенева "Муму" 5 класс

Материал представляет собой конспект урока, презентацию и раздаточный материал...

Ә.Еники "Матурлык" хикәясе

Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясе...

Конспект урока по башкирскому языку и литературе на тему Ә. Еники” Матурлык” хикәясе.

          Дәреснең темасы:  Ә. Еники” Матурлык” хикәясе.  Максат :  1)  Укучыларга “Матурлык” әсәренең эчтәлеген төшенд...

Урок по рассказу Е. Носова "Кукла" 7 класс

Урок по рассказу Е. Носова "Кукла" предназначен для учащихся 7 класса.Работа проводится в группах....