ИДЕЛ БУЕ ХАЛЫКЛАРЫ МӘДӘНИЯТЕ ҮРНӘГЕНДӘ ГОМУММИЛЛИ КЫЙММӘТЛӘР ҮСТЕРҮ
статья

Статья участвовала в международной  НПК "Нигматовские чтения"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nauchnaya_statya.docx26.74 КБ

Предварительный просмотр:

ИДЕЛ БУЕ ХАЛЫКЛАРЫ МӘДӘНИЯТЕ ҮРНӘГЕНДӘ

ГОМУММИЛЛИ КЫЙММӘТЛӘР ҮСТЕРҮ

Җәмгыятьнең төп бурычы – милләтнең киләчәге өчен җаваплы булган балалар  тәрбияләү. Ә моңа гомумкешелек кыйммәтләре үстергәндә генә ирешергә мөмкин. Хәзерге заман педагогикасы белем һәм тәрбия бирүнең бик күп вариантларын тәкъдим итә. Гадилектә хикмәт дигәндәй, билгеле бер идеяләр һәм алымнар өчен халык педагогикасына, ягъни этнопедагогикага мөрәҗәгать итү үз җимешләрен бирә. 1972 елда профессор Г.Н.Волков тарафыннан кертелгән әлеге термин төрле этносларда элек-электән барлыкка килгән тәрбия һәм белем бирүнең традицион практикасын өйрәнә торган фәнгә әверелде.

Әлеге проблеманың актуальлеге шунда ки, яшь буынны этнопедагогик аспект кулланып тәрбияләү проблемасы турында күп сөйләсәк тә, аны гамәли куллану кимеде. Моңа, бәлки, заман фәненең күбрәк мәгълүмати-коммуникатив чараларга, яңа технологияләргә таба борылуы да сәбәпчедер. Әмма шәхеснең тарихи-мәдәни яктан формалашуын, социаль нормаларны, рухи кыйммәтләрне үзләштерүен теләсәк гасырлар буена системага салынып килгән халык акылына, гореф-гадәтләргә, фольклорга таянмыйча булмый (Волков, 1999).  Әлеге максатны тормышка ашыру өчен халыкларның милли мәдәнияте үзенчәлекләрен ачыкларга, халык педагогикасының алымнарын, чыганакларын эффектив куллануның педагогик шартларын анализларга, халык традицияләренең һәм җәмәгатьчелек аңының өлеше буларак рухи мәдәниятнең тәрбияви көчен билгеләргә кирәк.

Безнең Татарстаныбыз – полимәдәниятле республика. Биредә Урта гасырлардан башлап фин-угор һәм славян төркеменә караган татар, чуаш, мари, башкорт, мордва, удмурт, рус халыклары яши. Табигый-географик яшәү шартлары, тарихи язмыш һәм шушы Идел буе халыкларының тыгыз хуҗалык алып бару һәм мәдәни багланышлары нәтиҗәсендә матди һәм рухи мәдәнияттә уртак сыйфатлар формалашкан (Павлова, 2012). Нәкъ менә башка халыкның мәдәниятен һәм традицияләрен аңлау мәдәниятара диалог һәм конструктив аралашу чыганагын барлыкка китерә дә инде.  

Халыклар үз баларында һәрвакыт социаль-этник сыйфатлар булдырырга тырышкан: намуслы хезмәткә омтылыш, саф акыл, үзара ярдәмләшү, өлкәннәргә хөрмәт. Ә алар барысы да тәрбия факторы булган вербаль элементларга: мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, җырлар, әкиятләргә салынган (Кукушкин, 2002). Этнопедагогиканы белем һәм тәрбия бирү системасында уңышлы куллану өчен мәктәп укытучыларына укучыларының гаиләләре белән эш системасын төзергә, уңай караш барлыкка китерә торган гореф-гадәтләрне торгызырга, әти-әниләренең, әби-бабайларының педагогик мөмкинлекләрен кулланып, практик күнекмәләрне үстерергә генә кирәк. Туган тел дәресләрендә, этнопедагогиканы кулланып, бер үк материалны берничә тел һәм мәдәният үрнәгендә бирү балаларның тел байлыгын арттырырга, тел һәм аң культурасын үстерергә дә ярдәм итә.

Алдагы буын тәҗрибәсен тапшыру нәтиҗәсе булган мәкальләр һәм әйтемнәр – үзләре күптән тормыш рәвешенә кергән белем һәм тәрбия бирү нормалары һәм алымнары. Аларның бер өлеше хезмәт тәрбиясенә багышлана. Нинди генә халыкныкы булмасын, нигезләрендә хезмәт – имин тормыш һәм бәхет чыганагы буларак карала. Татар, башкорт, рус телләре үрнәгендә карыйк: Эш сөйгән сөенгән, рәхәтенә төенгән. Хеҙмәте ҡаты — емеше татлы. Пот на спине — так и хлеб на столе.

Икенче тема – гаилә тәрбиясе. Идел буе халыкларында баланың холкы иң беренче чиратта гаиләдә яралганлыгы ассызыклана. Шунда ук ана кадере, ир-атка, хатын-кызга булган тиешле караш күренә: Атаң данын онытма, дан яшәүдән курыкма. Ата-инәңә ни ҡылһаң, алдыңа шул килер. Кто родителей почитает, тот вовек не погибает.

Туган якка, үз халкыңа мәхәббәт, ягъни патриотик тәрбия – өченче тема. Халыклар һәрвакыт батырлык, тугърылыкка дан җырлаган: Илнең яме иле белән, Ватан яме җире белән. Тыуған ер — яҡын, тыуған ил - алтын. Кто Родину любит, тому она в долгу не будет.

Дүртенче тема – әхлак тәрбиясе. Халыкларда намуслылык, вөҗданлылык, кыюлык, тыйнаклылык, әдәплелек, тугърылык югары бәяләнә. Шуның белән беррәттән көнчелек, комсызлык, куркаклык, ялкаулык, мактанчыклык тәнкыйтьләнә: Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык. Намыҫ аҡсанан ҡиммәт. Добро сеять — добро и пожинать.

Экологик тәрбия, бишенче тема буларак, кеше һәм аны әйләндереп алган табигать арасындагы бәйләнешне чагылдыра. Бүгенге көндә экологик тәрбия табигатькә карата дөрес һәм сакчыл карашны үз эченә алган педагогик эшчәнлек дәрәҗәсенә куелды. Чөнки, кеше тормышы үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән бер булганда гына тулы була ала. Табигать – агачлар, кошлар гына түгел. Кояш, җир, ай, су кебек җансыз предметлар да бар. “Кояш гомере”, “җир байлыгы”, “су сафлыгы” төшенчәләрен кешеләр бер-берсенә теләк теләгәндә дә әйтәләр: Суның кадере кое кипкәч беленер. Урман үҫтергән аслыҡ күрмәҫ. Дерево водой живёт, дерево и воду бережёт.  

Алтынчы тема – акыл тәрбиясе. Аның беренче адымнары бишектә ятучы бәбигә багышланган җырдан башлана. Тапкырлык, хәйләкәрлек сыйфатлары хуплана: Алтының белән мактанма, акылың белән мактан. Аҡыллы кеше алдамаҫ та, алдатмаҫ та. С людьми советуйся, а своего ума не теряй.  

Җиденчесе – физик тәрбия. Яшәү өчен мөһим булган бу фактор көч, чыдамлылык, тизлек, сәламәт яшәү рәвеше белән тиңләштерелә: Ашаганда колагың селкенеп торсын, эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын. Һаулыҡ күрке - эш, эш күрке - аҡыл, аҡыл күрке - йөҙ, йөҙ күрке - күңел. От лежанья да сиденья хвори прибавляются.

Халыкның бәяләп бетергесез тәрбия тәҗрибәсе педагогик җәмәгатьчелеккә милли үзаң, халык идеалларына, гореф-гадәтләргә, туган як табигатенә мәхәббәт хисе кичергән шәхес формалаштыруда ярдәм итеп кенә калмый, баланың хәтерен, фикерләвен үстерә, иҗади потенциалын формалаштыра. Димәк, халык педагогикасын системалы рәвештә куллану укучының киңкырлы шәхес буларак үсүенә китерә.

Әдәбият исемлеге

  1. Башкирское народное творчество. — 7 т.: Пословицы, поговорки. Приметы. Загадки. — Уфа: Башкир. Изд-во «КИТАП», 1993. – 7-122 с.
  2. Волков Г.Н. Этнопедагогика. – Москва: Академия, 1999. – 45 с.
  3. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр быелмасы: 3 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. – 10-628 с.
  4. Кукушин В. С. Этнопедагогика: учеб. Пособие. – Моск. психол.-соц. ин-т. — Москва: МПСИ, 2002. – 23-25 с.
  5. Павлова И.Ю. Этнокультура тюркских и финно-угорских народов Татарстана. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2012. – 3-5 с.
  6. Фелицина В.П., Прохоров Ю.Е. Русские пословицы, поговорки и крылатые выражения. – Москва: “Русский язык”, 1979. – 119-144 с.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гариф Ахуновның "Идел кызы" романы буенча дәрес диспут

Якташ язучыбыз Гариф Ахуновның "Идел кызы" әсәрендәге образлар белән танышу ,халкыбызның үткәненә ,тарихына хөрмәт тәрбияләү,идея-эчтәлеген ачыклау; темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен һәм и...

Идел буе халыклары музыкасы

Максат: 1. Идел буе халыкларының музыкасы белән таныштыруны дәвам итү( рус, татар,башкорт,мари,чуваш, мордва); укучыларның музыкаль белемнәрен киңәйтү;Аларны яңа әсәрләр һәм композиторлар  белән ...

“Туган халкымның этник мәдәнияте” авторлык программасы

Бүгенге көн укучысында туган халкына, җиренә  хөрмәт, милли горурлык тәрбияләү  иң беренче урында торырга тиеш.Әлеге курсны үтеп, бала  үзенең кайсы милләттән  икәнен, бу милләтнең...

Борынгы рус мәдәнияте

укучыларны борынгы рус мәдәнияте һәм үзенчәлекләре белән таныштыру- рус мәдәниятенә,әсәрләренә кызыксыну тәрбияләү,- тарихи мирасларга кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү- рус әдәбияты, рәсем сәнгате, музыка ...

"Гадәти әйберләрнең яшерен кыйммәтләре". (Ценности обыденных вещей) Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре я сыйныф сәгате өчен эшкәртмә

quot;Гадәти әйберләрнең яшерен кыйммәтләре".Бөек Җиңүгә карата бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе. Сыйныф сәгатьләре өчен дә кулланырга мөмкин....

Идел буе халыклары дуслыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә сценариясе

Идел буе халыклары дуслыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә сценариясе...