Идел буе халыклары музыкасы
методическая разработка по музыке по теме

Максат:

1. Идел буе халыкларының музыкасы белән таныштыруны дәвам итү( рус, татар,башкорт,мари,чуваш, мордва); укучыларның музыкаль белемнәрен киңәйтү;

Аларны яңа әсәрләр һәм композиторлар  белән таныштыру;

2. Җырларны башкарганда интонацион төгәллеккә, дикциягә, сәнгатьле башкаруга игътибар итү; бәрмә уен коралларында ритмны дөрес билгеләргә өйрәтү;

3. Балаларга эстетик, патриотик һәм интернациональ тәрбия бирү, үз халкыбызның һәм башка милләт халыклары музыкасының гүзәллеген аңларга, хөрмәт итәргә өйрәтү.

Җиһазлау: баян, магнитофон, бәрмә уен кораллары, композитор А.Ключарев портреты, Идел буе халыкларының милли киемнәре рәсеме, “Дуслык” рәсеме, ноталар, крассворд, Х.Туфан сүзләре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon idel_bue_halyklary_muzykasy_2.doc43 КБ
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Тема: Идел буе халыклары музыкасы

Максат:

1. Идел буе халыкларының музыкасы белән таныштыруны дәвам итү( рус, татар,башкорт,мари,чуваш, мордва); укучыларның музыкаль белемнәрен киңәйтү;

Аларны яңа әсәрләр һәм композиторлар  белән таныштыру;

2. Җырларны башкарганда интонацион төгәллеккә, дикциягә, сәнгатьле башкаруга игътибар итү; бәрмә уен коралларында ритмны дөрес билгеләргә өйрәтү;

3. Балаларга эстетик, патриотик һәм интернациональ тәрбия бирү, үз халкыбызның һәм башка милләт халыклары музыкасының гүзәллеген аңларга, хөрмәт итәргә өйрәтү.

Җиһазлау: баян, магнитофон, бәрмә уен кораллары, композитор А.Ключарев портреты, Идел буе халыкларының милли киемнәре рәсеме, “Дуслык” рәсеме, ноталар, крассворд, Х.Туфан сүзләре.

Дәреснең структурасы:

I.Кереш өлеш: Татар халык җыры.”Тәфтиләү”.

II .Төп өлеш:

1.а)җырлау күнегүләре.

б)Идел буе халыклары музыкасы турында кыскача әңгәмә.

2.Татар халык җыры.”Уфа-Чиләбе”-җырлау.

3.Рус халык җыры.”Вниз по-матушке,по Волге”.Татар халык җыры.”Су буйлап”(“Идел”)-тыңлау һәм анализлау.

4.Физминутка.”Во саду ли,в огороде”(рус халык җырына бию хәрәкәтләре ясау)

5.Рус халык җыры.”А я по лугу”-җырлау.

6. А.Ключарёв.Татар халык  көенә фантазия(“Сандугач-күгәрчен”)тыңлау.

7.Татар халык җыры ”Төймә”.Бәрмә уен коралларында уйнау.

8.Кроссворд чишү.

III.Йомгаклау өлеше: рус халык җыры.”Коробейники”.

Дәрес  барышы:

1.”Тәфтиләү”.Татар халык җыры. Укучылар класска керәләр. Музыкаль исәнләшү.

Уңай халәт тудыру.

Җырлау күнегүләрен башкару:

  1. До-мажор гаммасын төрле озынлыктагы ноталар белән җырлау: һәрбер нотаның озынлыгын бәрмә уен коралларында билгеләү;
  2. “Карга”, “ Тетка Арина” ңырлау күнегүләрен бәрмә уен коралларында ритмнарын билгеләп башкару.

Актуальләштерү.

-Узган дәрестә без Идел буе  халыклары музыкасы белән танышкан идек.Хәзер шуларны искә төшерик.

- Идел буенда нинди халыклар яши?

(рус, татар,башкорт,мари,чуваш, мордва һ.б.)

  1. Сез нинди халык җырларын беләсез?
  2. Бу кайсы халык көе? (“Во поле береза стояла”р.х.җ., “Бөрьян егетләре”, мари халык биюе, “Ай былбылым” т.х.җ., “Ак пороход” чуваш х.җ., “Ой высоко”- мордва х.җ.)

Һәркемнең

Үз теле, үз йөзе, үз төсе,

Бер җыр- аз, бер моң- аз,

Бер тел- аз,

Йөз телдә сөйләшеп үс кеше!

Бу сүзләрне безнең татар шагыйребез Хәсән Туфан язган.

Бүген без сезнең белән Идел буе халыклары музыкасы белән танышуны дәвам итәбез.

Һәр милләт теле,үзенә генә хас гореф-гадәтләре, киемнәре, дине белән аерылып тора. Һәркайсында үз халык авыз иҗаты, үз музыкасы,сәнгате, үз халык җырлары бар.

  1. Бу көй кайсы халыкныкы? (“Уфа-Чиләбе” көенең башы уйнала)
  2. Аның исеме ничек?
  3. Ул нинди характерда башкарылырга тиеш?( җитез, күңелле, җиңел)
  4. Әйдәгез бу җырны бергәләп башкарыйк.

“Уфа-Чиләбе” җырын кызлар һәм малайлар партиясенә бүленеп башкару. Кашыкларда ритмны билгеләү.

Күп шәһәр һәм авыллар, кагыйдә буларак, зур елга буйларында урнашканнар: эчәргә суы. Ашарга балыга, йөзәргә юлы булган.

Хәзер мин сезгә ике төрле халык җырын башкарам. Алар икесе дә безнең бөек елгабыз- Идел алгасы турында.

Рус халык җыры” Вниз по-матушке, по- Волге”

Тыңлау.

Бу җыр нинди характерда? ( тыныч, киң, иркен, моңлы, ягымлы).

Икенче җыр – т.х.җ. “ Су буйлап”

Тыңлау.

  1. Бу җыр характеры белән рус халык җыына охшаганмы?( әйе, икесе дә моңлы,киң, нәфис, туган якның гүзәллеген тасвирлый).
  2. Аермалары нәрсәдә?( 2 төрле халык җыры, көйләре белән аерылалар: татар халык җырларында пентатоника ишетелә)
  3. Хәзер бастык, әзрәк ял итеп алабыз.(Во саду ли, в огороде көенә)
  4. Узган дәрестә без рус халкының нинди җырын өйрәндек?( “А я по лугу)
  5. Ул нинди характерда? (шаян.күңелле)

Җырны сәнгатьле итеп җырлау.

-Күп композиторлар үз халык музыкасы белән генә түгел, башка милләт музыкасы белән дә кызыксынган һәм аны яраткан. Рус композиторы А.С.Ключарев бөтен гомерен татар һәм бошкорт музыкасына багышлый. Ул кечкенәдән үк Казан шәһәрендә татар балалары белән уйнап үсә. Ул бик тиз татарча сөйләшергә өйрәнәһәм татар халык көйләрен яратып тыңлый, соңыннан үзе дә музыка яза башлый. Хәзер без аның “ Сандугач – күгәрчен” дигән татар халык көенә фантазиясен тыңлыйбыз.( тыңлау)

- Бу әсәрне нинди уен кораллары башкара? (халык уен кораллары оркестры )

- Аның характеры нинди? (моңлы,күңелле,дәртле, бию сыман.)

-Әйдәгез без дә биеп алыйк.Физминутка.

- Музыка- ул төрле телдә сөйләүче халыкларга бер-берсен сүзсез аңлашу өчен иң беренче ярдәмчеләрнең берсе.

Үз халкының тарихын,телен, мәдәниятен белгән кеше генә башка халыклар мирасына юл ача ала.

Үз халкының гореф-гадәтләрен яраткан кеше генә башка  илләрнең иҗатын аңлый һәм ярата ала.”Төймә “- татар халкының яратып җырлый торган борынгы җырларның берсе.

-Бу җыр ничә өлештән тора.( ике)

-Алар бер-берсеннән аерылмы? (1 өлеше-салмак,тыныч,2 өлеш- дәртле, күңелле.

“Төймә” җырын бәрмә уен коралларында башкару.

Музыка телендә сөйләшү- ул дуслык телендә сөйләшү.Бу телдә барлык милләт кешеләре дә аңлаша алалар.Идел буенда, гомумән Татарстанда. Татарлар белән белән бергә руслар, башкортлар,чувашлар, марилар һәм башка милләт халыклары үзара дус һәм тату яшиләр.

Әйдәгез хәзер крассворд чишәбез.

  1. Тавыш рәтенең беренче нотасы.
  2. Башкортстанның башкаласы.
  3. Бу кайсы халык көе
  4. Татарстандагы иң озын елга исеме.
  5. Иң киң таралган җанр.
  6. Нинди өмәгә халык җырлары язылган.

   Д  О

                                                                     У  Ф  А

                                                            Р  У  С

                                                       И  Д  Е  Л

                                                                Җ  Ы  Р

                                                                      К  А  З

III. Рефлексия.

-Бүгенге дәрестә сез үзегезгә нинди файдалы әйберләр алдыгыз.?

-Үстергән дә безне чын дуслык,

Көч биргән дә безгә чын дуслык,

Бөтен җир шарында тынычлык.( Ә.Ерикәй)

Музыкаль саубуллашу.

Укучылар рус халык җыры “ Коробейники” га класстан чыгалар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гариф Ахуновның "Идел кызы" романы буенча дәрес диспут

Якташ язучыбыз Гариф Ахуновның "Идел кызы" әсәрендәге образлар белән танышу ,халкыбызның үткәненә ,тарихына хөрмәт тәрбияләү,идея-эчтәлеген ачыклау; темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен һәм и...

Идел буе Болгар дәүләтендә рухи культура. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф.

Кол Гали Идел буе Болгарының язучысы булган.Ул 1183 елда болгар җирендә Зөя якларында туган.Чын исеме-Гали, «Кол» сүзе аның кушаматы (псевдонимы) гына. Бу сүз алла колы (раб божий) дигән мәгънәне аңла...

"Идел" командасы.

"Идел" командасы....

Интегрированнай урок «Кизонь пинкне мордовскяй поэзияса,живописьса, музыкаса».

Интрегригрованный урок мордовского языка для 6 класса....

Идел буе халыклары дуслыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә сценариясе

Идел буе халыклары дуслыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә сценариясе...

«Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы»

- Белем бирү: «Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы» темасы буенча 8 нче сыйныф укучыларына тарих, география, әдәбият,  биология фәннәреннән мәгълүмат бирү.-Үстерүче: укучыларның...

Водные маршруты Южного Урала. ГОРНАЯ КРАСАВИЦА АК ИДЕЛЬ

Описание маршрута первой категории сложности в районе Южного Урала по реке Белой...