«Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы»
материал по географии (7 класс)
- Белем бирү: «Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы» темасы буенча 8 нче сыйныф укучыларына тарих, география, әдәбият, биология фәннәреннән мәгълүмат бирү.
-Үстерүче: укучыларның текст белән эшли белүләренә, мәгълүматны структуралаштыруга, үзара контроль һәм үз-үзеңне контрольдә тоту күнекмәләренә ярдәм итү.
-Тәрбияви: укучылар тарафыннан өйрәнелә торган материалны аңларга ярдәм итү;
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 72 КБ |
Предварительный просмотр:
2020 нче елның 13 нче апрелендә Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгына 60 ел тулу хисабыннан әзерләнгән квест уен.
Чараның максатлары һәм бурычлары:
- Белем бирү: «Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы» темасы буенча 8 нче сыйныф укучыларына тарих, география, әдәбият, биология фәннәреннән мәгълүмат бирү.
-Үстерүче: укучыларның текст белән эшли белүләренә, мәгълүматны структуралаштыруга, үзара контроль һәм үз-үзеңне контрольдә тоту күнекмәләренә ярдәм итү.
-Тәрбияви: укучылар тарафыннан өйрәнелә торган материалны аңларга ярдәм итү;
Кичәнең барышы:
Укытучы: Исәнмесез, кадерле балалар! Бүген без «Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы» буенча поезд белән сәяхәткә кузгалачакбыз. 2020 нче елның 13 нче апрелендә бу тыюлыкка 60 ел була. Безнең чарада ике “Җитезләр” һәм “Тапкырлар” командалары катнаша. Һәр команданын капитаны билгеле. Беренче тукталышта ике командагада маршрут картасы бирелә. Сәяхәтебездә, һәр тукталышта төшеп, көтеп алучылар әзерләгән төрле биремнәргә, сорауларга җаваплар бирәчәкбез. Безне бик күп кызыклы һәм гадәти булмаган очрашулар көтә. Барлык биремнәрне үтәү өчен бездән тырышлык, белем сорала. Иң сонгы тукталышта сезне тәмле сюрпризлар көтәчәк. Сәяхәтебез бик кызыклы һәм уңышлы утәр. Алга, дуслар!
1 нче тукталыш “Кем тизрәк”:
Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы бердәнбер булган тыюлык. 1960 елның 13 апрелендә Идел аръягының табигать комплексларын саклау һәм өйрәнү максатында оештырылган. Тыюлыкның саклау зонасы эчендә XVII гасыр тарихи-архитектура һәйкәле булган Раифа Богородица ирләр монастыры урнашкан. 2005 нче елдан башлап тыюлык Бөтендөнья биосфера резерватлары челтәренә кертелгән. Ул Татарстан Рсепубликасының көнчыгыш өлкәсендә урнашкан һәм ике өлештән тора: беренче өлеше Раифа участогы Татарстанның Яшел Үзән районында. Икенче өлеше Куйбышев сусаклагычы акваториясен үз эченә алган Саралан участогы Лаеш районында урнашкан. Тыюлыкның гомуми мәйданы ун мең гектарны тәшкил итә.
“Идел-Кама дәүләт тыюлыгы” җөмләсеннән бер минут эчендә сүзләр язарга. Кайсы команда күбрәк сузләр яза, шул команда бу тукталышта җинүче булып исәпләнә.
Көтелгән җаваплар: Дәүли, тыю, юл, үләт, юк, тык, кат, так, үт, тәүлек, ак, дэү..........
2 нче тукталыш “Кем зирәгрәк”:
Саралан участогы киң яфраклы урманнар зонасына керә. Биредә, хайваннарны табигый шартларда күзәтүе уңайлы. Саралан участогының төп истәлеге — Халыкара Кызыл китапка кертелгән елга каракошы (аккойрык бөркет). Күзәтү өчен елга каракошын күрерлек, акчарлаклар, тилгәннәр һәм башка кошлар очышыннан сокланырлык, ермак аша йөзеп чыгучы поши, кондыз, хәтта янутсыман этне күрерлек урын ясалган.
Тыюлык турында фактлар кертеп биш җөмлә язарга. (дөрес фактлар китерү тикшерелә) .
Көтелгән җаваплар: (Мәсәлән) 1. Идел-Кама тыюлыгы 1960 елның 13 апрелендә төзелә.
2. Беренче өлеше Раифа, икенче өлеше Саралан.
3. Раифа участогы Татарстанның Яшел Үзән районында.
4. Саралан участогы Лаеш районында урнашкан.
5. Саралан участогының төп истәлеге —
Халыкара Кызыл китапка кертелгән елга каракошы
(аккойрык бөркет).
3 нче тукталыш “Кем тапкыррак”:
Раифа участогы табигать бергәлекләренең күптөрлелеге белән билгеле: биредә чагыштырмача зур булмаган мәйданда тайга, ылыслы-киң яфраклы һәм киң яфраклы табигый кече зоналарының барлык төп урман экосистемалары очрый. Биредә урманнар киселмәде диярлек, урман утыртмаларының яше ике йөз – өч йөз елны тәшкил итә. Участокта карст процессларының үсеш үрнәге булган күлләр, шулай ук сфагнум мүкле сазлыклар, бозлы дәвер реликтларының резерватлары бар.
Татарстанның көнчыгышындагы тыюлык ике зонадан тора. Алар ничек аталалар? Бер минут эчендә бирелгән иҗекләрдән шушы сүзләрне табарга.
һәм, | са- | ө- | фа, | лан, | и- | ра- | ле- | ра- | ше, |
Көтелгән җавап: Раифа һәм Саралан өлеше
4 нче тукталыш:
Раифа участогы территориясендә мәйданы 3,5 гектарлык искиткеч матур дендрарий очратырга мөмкинсез. Биредә биш йөздән артык төр усемлек үсә, ул Идел буендагы иң зур коллекциясе. Килүчеләр өчен Раифа табигать музее ачылган, биредә тыюлыкның илледән артык үзенчәлекле яшәүчесен күреп була. Музей, шулай ук биредә лекцияләр үткәрергә һәм видеофильмнар күрсәтергә мөмкинлек биргән мультимедия техникасы белән җиһазландырылган.
“Түбән Кама”милли паркының табигатен, мәһабәт имәннәрен, изге чишмәләрен бер рәссам үзенең картиналарында тасвирлый. Бирелгән ребустан чыгып рәссамның исем фамилиясен атагыз?
1 в 1 2 3 2 3 2 2
2 6 10 5 7 5 2 10
Көтелгән җавап: Иван Шишкин
5 нче тукталышта капитаннар ярышы “Татарстанны беләсезме?”
1нче бирем:
Татарстан ничә регион белән чикләнә? Белемнәрне җигеп саннар арасыннан дөрес җавапны табарга
8; 13;
9; 7.
Көтелгән җавап: 8
2нче бирем:
Регионнарны санап чыгыгыз һәм бирелгән картадан күрсәтегез:
Көтелгән җавап: Киров өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Башкортстан Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Самара өлкәсе , Мари Эль
Республикасы, Оренбург өлкәсе, Чувашия Республикасы).
6нчы тукталышта командалар эшли “Татарстанны беләсезме?”
Бирелгән хәрефләр җыелмасыннан Татарстанның иң биек ноктасы табарга
а | ы | т | ч | т | у | р | а |
Көтелгән җавап: Чатыр тау
7 нче тукталыш: Торган төбәгеңне беләсеңме
Әй Апасым, Апасым
Синдә күнелгә рәхәт,
Бик матур да, бик батыр да
Булганың өчен рәхмәт!
- Апас районы нинди районнар белән чикләнә?
Көтелгән җавап: БУА, ТӘТЕШ, КАЙБЫЧ
- Бу сүзләрнен беренче хәрефен дәвам итеп нинди дә булса биологик атама язарга.
Көтелгән җаваплар: Мәсәлән:
Б ронх; У лотрикс; А тавизм.
Т онус; Ә рем; Т аллом; Е лан; Ш ампиньон
К үксагыз; А лма; Й омырка; Б аш мие; Ы лыс; Ч әчәк.
8 нче тукталыш:
Катнашучыларның һәрберсенә кул формасындагы яшел төстәге кәгазь бирелә. Шул кәгазьгә алар Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгындагы булган үсемлекләрнең исемнәрен язарга тиеш (1 кәгазьдә 1 сүз). Сүзләр кабатланырга тиеш түгел, кәгазьләрне конуска ябыштырып, чыршы китереп чыгырга.
Без, ниһаять, максатка ирешеп, сонгы тукталышка килеп җиттек! Күргәнегезчә, бу тукталышта урманнан килгән кышнын иң ямьле кунагы, чыршы утыра. Шушы чыршы төбендә сезне тәмле сюрпризлар көтә.
Бугенге квест уенында катнашкан һәрбер укучыга рәхмәтемне белдерәм һәм зиһен сандыгыгызны күп мәгълүматлар белән баеткансыз дип ышынып калам (талгын мызыка).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Африканың табигый зоналары
Укучыларны Африканың табигый зоналары белән таныштыру; аларның үзенчәлекләрен ачу; укучыларның Африка турында булган белемнәрен актуальләштерү; укучыларның Җир табиг...
"Африканың табигый зоналары"
"Африканың эчке сулары" темасын кабатлау һәм яңа теманы өйрәнү дәрес...

Урок Механизмы устойчивости биосферы. Человек как житель биосферы. 10 класс
Урок подготовлен для 10 класса. Цель: выяснить за счет каких механизмов биосфера поддерживает свою структуру и характер связей, определить роль человека в биосфере. В урок входит тестовая работа ...

Разработка урока "Общая характеристика биосферы. Учение В.И. Вернадского о биосфере."
Разработка урока "Общая характеристика биосферы. Учение В.И. Вернадского о биосфере."...

Что такое биосфера и как она устроена. Роль биосферы в природе
География, 6 класс, раздел "Биосфера"...

Тема урока В 6 КЛАССЕ: «Биосфера – земная оболочка. Разнообразие живых организмов на Земле. Границы биосферы».
Цель: создать условия для формирования представлений о биосфере, как оболочке Земли, населенной живыми организмами, ее границах....

Тест по теме «Биосфера – глобальная экосистема. Биосфера и человек»
Тест по теме «Биосфера – глобальная экосистема. Биосфера и человек»...
