Идел буе Болгар дәүләтендә рухи культура. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф.
план-конспект урока (5 класс) по теме

Кол Гали Идел буе Болгарының язучысы булган.Ул 1183 елда болгар җирендә Зөя якларында туган.Чын исеме-Гали, «Кол» сүзе аның кушаматы (псевдонимы) гына. Бу сүз алла колы (раб божий) дигән мәгънәне аңлата.

    Татар халкының үлемсез ядкяре булган»Кыйссаи Йосыф» әсәрендә халкыбызның әхлакый идеаллары чагылыш тапкан.

    Поэманың үзәгендә кеше, аның язмышы, бәхеткә хокукы мәсьәләсе тора.Автор Йосыфны образында  идеал кешенең нинди булырга тиешлеген күрсәтә.

     Аңа тугрылык, гаделлек, намус, сабырлык, кебек сыйфатлар хас. Шуңа күрә ул бөтен авырлыкларны җиңеп чыгып, үзенең максатына ирешә.

    Поэмада яхшылыкның яманлыктан өстен булуы раслана.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok_istorii_i_tatarskogo_yazyka.doc44.5 КБ
Office presentation icon volzhskaya_bulgariya.ppt202 КБ

Предварительный просмотр:

Урок истории и татарского языка

Тема. Духовная Культура Волжской Булгарии. Кул Гали. Сказание о Йусуфе.

          Идел буе Болгар дәүләтендә рухи культура. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф.

Тип урока: комбинированный.

Форма урока: бинарный урок с элементами творчества.

Цели и задачи.

          Позновательная: изучение культуры Волжской Булгарии, знакомство с творчеством основоположника татарской письменной литературы Кул Гали и его главным произведением « Сказание о Йусуфе».

          Развивающая: развитие творческих способностей, мышления, памяти.

         Коммуникативная: общение на русском и татарском языках.

         Воспитательная: воспитание толерантности, умения жить в многонациональном, многоконфессиональном мире, нравственное и эстетическое воспитание учащихся.

Условия проведения бинарного урока:

       - работа учителей в данном классе;

       - общая тема для изучения;

       - единство образовательных, воспитательных, развивающих и коммуникативных целей и задач урока;

       - общие подходы к обучению, использование технологий, методов, приемов обучения;

       - психологическая совместимость учителей.

Оборудование. Кол Галинең » Кыйссаи Йосыф» китабы.(төрле елларда чыккан басмалары)

Ι Организационный момент.

       -Здравствуйте.

       - Исәнмесез.

Актуализация.

  Проверка домашнего задания.

Работа в тетрадях.

(Тема урока записана на доске)

-Открыли тетради по истории и записали тему.

О чем пойдет речь на уроке? Определяем место нашего урока в огромном разделе Волжская Булгария.

                                                 

                                                     Волжская Булгария

Образование государства                                                             Культурное развитие

                             

                                     Экономическое                    Политическое

                                           развитие                               развитие

- Какого человека мы называем культурным?

(предположения записываются на доске с выделение ключевых слов на двух языках)

 

                  воспитанность                                     тәрбиялелек

                  вежливость                                          әдәплелек

                  знание языков                                     телләр белү

                  знание истории                                   тарихны белү

 

Волжская Булгария (презентация)

ΙΙ Яӊа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

- Балалар, сез Идел буе Болгар дәүләтендәге тарихны өйрәнәсез, ә тарихны өйрәнү культураны өйрәнүдән башка мөмкин түгел. Әйтегез әле, сезнең Кол Гали турында ишеткәнегез бармы? Аның турында нәрсә әйтә аласыз?

                                    Кол Галинең биографиясе (презентация)

Укытучы сөйләве.

     Кол Гали Идел буе Болгарының язучысы булган.Ул 1183 елда болгар җирендә Зөя якларында туган.Чын исеме-Гали, «Кол» сүзе аның кушаматы (псевдонимы) гына. Бу сүз алла колы (раб божий) дигән мәгънәне аңлата.

    Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы борынгы әсәрләрнең берсе булып санала.Ул 1223 елны язылган. Бу поэма болгар- татар язма әдәбиятының беренче үрнәкләреннән исәпләнә. Ул берничә йөз еллар дәвамында халкыбызның рухи дөньясын баетып килгән, сөендергән, моңландырган,елаткан, өметләндергән, яшәргә көч биргән. Әсәр көйләп укылган һәм шуның нәтиҗәсендә ул кешеләргә тирән тәэсир иткән, күңелләрен юаткан. Вакытында аны мәдрәсәдә уку китабы итеп тә файдаланганнар.

    Китап безне начарлык эшләмәскә, мәрхәмәтле, игелекле,яхшы күңелле булырга өйрәтә.

(укучыларның игътибарын төрле елларда чыккан «Кыйссаи Йосыф» поэмасына юнәлтү)

Узган гасырда да, аннан алдагы гасырда да бу китап безнең әби-бабаларыбызның китап киштәләреннән төшмәгән.

Укучылар, хәтерлисезме, без сезнең белән сыйныфтан тыш уку дәресендә «Кыйссаи Йосыф» поэмасы белән танышкан идек.Өйдә сезгә әсәрдән өзекләрне укып килергә әйтелгән иде. Әйдәгез әле,хәзер шул поэманың эчтәлеген искә төшереп үтик.Әсәр нинди вакыйга белән башланып китә соң?

(укучылар чылбыр буенча поэманың эчтәлеген сөйлиләр)

ΙΙΙ Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Поэма эчтәлеге буенча әңгәмә.

  1. Ә хәзер миңа әйтегез әле, автор әсәрдә Йосыфны ничек итеп сурәтләгән?

(Гади, саф күңелле, тыйнак,гадел, кешелекле, шәфкатьле, көч-куәте 40 ирдән артык, батыр, 72 телне белә, зифа буйлы, сылу, йөзе күркәм һәм нурлы, теле саф, сүзе тугры)

  1. Ә хәзер шул юлларны поэмадан укып күрсәтегез әле.
  2. Йосыф бик авыр хәлләрдә кала, туганнары аны рәнҗетәләр. Автор аның хисләрен ничек сурәтли?

      (Абыйлары йосыфны коега салганда, ул әле бер абыйсына, әле икенче абыйсына ялвара, үксеп елый, газап кичерә.Кол итеп сатылу аны хәсрәткә батыра)

  1. Йосыфка кеше буларак нинди яхшы сыйфатлар хас?

(Кешелекле, шәфкатьле, игелекле, миһербанлы, яхшы күңелле, намуслы, ярдәмчел, түземле)

  1. Ә патша буларак ул әсәрдә ничек сурәтләнә?

(Акыллы, алдан күрә белүче, кешелекле патша,үзенә явызлык кылган абыйларын гафу итә)

  1. Шагыйрь Йосыф образы аша нинди кешене күрергә теләгән?

(Кешелекле, шәфкатьле, игелекле, миһербанлы, яхшы күңелле, намуслы, ярдәмчел, түземле, игътибарлы, ихтирамлы)

     Менә шушы сыйфатларга ия булган кеше- гуманлы кеше була.Гуманизм- ул кешегә, кешелек сыйфатларына ихтирам белән сугарылган дөньяга караш.

     Гуманизмның нигезендә кешеләргә яхшылык теләү. Кешеләр тормышының яхшыруы өчен көрәш, теләктәшлек ята.

     Кешегә алдан нинди язмыш билгеләнсә, кеше шул юлдан чыга алмый дигән караш уздырыла поэмада.

  1. Бу әсәр безне нәрсәгә өйрәтә?

(Кеше күңеле һәрвакыт саф булырга тиеш. Кешегә явызлык эшләгән бөтен Кеше дә бу поэмада җәзасын ала. Яхшылык һәрвакыт яманлыктан өстен тора)

ΙV Йомгаклау

    Татар халкының үлемсез ядкяре булган»Кыйссаи Йосыф» әсәрендә халкыбызның әхлакый идеаллары чагылыш тапкан.

    Поэманың үзәгендә кеше, аның язмышы, бәхеткә хокукы мәсьәләсе тора.Автор Йосыфны символ буларак сурәтли һәм шуның белән идеал кешенең нинди булырга тиешлеген күрсәтә.

     Аңа тугрылык, гаделлек, намус, сабырлык, кебек сыйфатлар хас. Шуңа күрә ул бөтен авырлыкларны җиңеп чыгып, үзенең максатына ирешә.

    Поэмада яхшылыкның яманлыктан өстен булуы раслана.

V Өй эше.

  1. Бәлки сезнең тирәгездә; дусларыгыз, туганнарыгыз арасында без укып үткән әсәр герое Йосыф кебек әхлакый сыйфатларга ия булган кешеләр яшидер.Шундый кешеләрнең берсе турында хикәя язып килегез.

   2. Үзегез теләгән берәр эпизодка рәсем ясап килергә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Волжская Булгария Волжские булгары. Образование их государства. Города и селения. Хозяйство, ремесло и военное дело. Общественно – политический строй. Культура и просвещение. Волжская Булгария в составе Золотой орды – Улуса - Джучи

Слайд 2

Татар язма әдәбиятының мең еллык тарихы бар.Кол Галинең “ Кыйссаи Йосыф” поэмасы – борынгы әсәрләрнең берсе.Ул 1212-1233 еллар арасында иҗат ителгән. Кол Гали үз заманының бик укымышлы кешесе булган. Ул 1183 елда болгар җирендә, Зөя якларында туган. Әдипнең чын исеме- Гали, “кол” сүзе аның кушаматы (псевдонимы) гына. Бу сүз алла колы (раб божий) дигән мәгънәне аңлата. Кол Гали Халкыбыз күңелен сигез гасырга якын дулкынландырып килгән “Кыйссаи Йосыф” (“Йосыф китабы”) поэмасы болгар-татар язма әдәбиятының беренче үрнәкләреннән исәпләнә.Ул берничә йөз еллар дәвамында халкыбызның рухи дөньясын баетып килгән, сөендергән, моңландырган, елаткан, өметләндергән, яшәргә көч биргән.Әсәр көйләп укылган, һәм шуның нәтиҗәсендә ул кешеләргә тирән тәэсир иткән,күңелләрен юаткан. Вакытында аны мәдрәсәдә уку китабы итеп тә файдаланганнар. Күпчелек әсәрләрдә фәрештәләр, пәйгамбәрләр, һәм ”теге дөнья” гына сурәтләнгән заманда гади кеше образын да тудырган “Кыйссаи Йосыф” поэмасы укучыны (яки тыңлаучыны) үзенә җәлеп иткән. Автор геройларының төрлечә газаплануларын, хәсрәтләрен, күңел борчуларын, икеләнүләрен, бәхетле булу өчен көрәшүләрен тормышчан вакыйгалар, детальләр аша сурәтли. Кешегә начарлык эшләмә, мәрхәмәтле, игелекле, яхшы күңелле бул.Әсәрнең төп идеясе шуннан гыйбарәт.

Слайд 3

Пророки и святые. Ветхий завет Библии Коран Написан на языке иврит Написан на арабском языке с VII по III в. до нашей эры в VI в. нашей эры арабами древними евреями Моисей Муса Иосиф Й үсүф Мария Марьям Иисус(Ешуа) Иса Яков Йак үб Гавриил Джабраил

Слайд 4

Выводы: Мировые религии христианства и ислам имеют одни исторические корни.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час к 1 сентября «Болгары. Волжская Болгария »

Классный час в 9 классе посвящён  истории основания города Болгары, расположенном на левом берегу Волги. Родословная каждого человека начинается с истории своего народа. Без знания свое...

Хочу рассказать Вам о празднике первое марта в Болгарии - одном из древних обычаев болгар

Здравствуйте, дорогие друзья!  Хочу рассказать Вам о празднике первое марта в Болгарии  - одном из древних обычаев болгар, румын и молдаван . В этот праздник принято дарить амулет...

9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре

Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....

“Кол Гали “Кыйссаи Йосыф” әсәренең идея-проблематикасы”

ТР Фән һәм мәгариф Министрлыгы, укытучыларның белемен күтәрү Институты үткәргән Республика семинарында күрсәткән ачык дәрес....

"Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәрендәге төп геройлар"

quot;Кыйссаи Йосыф" әсәренең төп геройлары" темасына эссе...

Школа ГАУ МЦДСО в СОК «Камчия» (Болгария) - центр распространения русского языка, изучения и сохранения традиций культуры славянских народов.

Опыт работы русской школы за рубежом как центра изучения русского языка  в регионе. Развитие гуманистической воспитательной системы школы  ГАУ МЦДСО в СОК «Камчия» (Болгария) как центра...

Сценарий проведения гала-концерта Фестиваля мировых национальных культур

Представлен материал для создания сценария отчетного конферта Фестиваля мировых культур (Ко Дню народного единства)...