“Кол Гали “Кыйссаи Йосыф” әсәренең идея-проблематикасы”
методическая разработка (10 класс) по теме

Валиуллина Раушания Мансуровна

 

ТР Фән һәм мәгариф Министрлыгы, укытучыларның белемен күтәрү Институты үткәргән Республика семинарында күрсәткән ачык дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_urok.docx35.2 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:   Кол Гали “Кыйссаи Йосыф” поэмасының идея-проблематикасы.

Максат: фәнни-тикшеренү эшләренә юнәлеш бирү;

               фикерләү сәләтен, сөйләм телләрен үстерү;

               кызыксынучанлык, гаделлек, тугрылык, сабырлык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: “Кыйссаи Йосыф” китабы, компьютер, экран.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.
  2. Актуальләштерү. Алдагы дәресләрдә өйрәнгән “Кыйссаи Йосыф” әсәре турында сөйләшүне бүгенге дәрестә дәвам итәбез. Әсәрнең авторы, сюжеты, төзелеше сезгә таныш. Автор кыйссаның сюжетына Коръәннең 12 сүрәсе булган "Йусуф" сүрәсен алган дидек. Өй эше итеп, сүрәдәге аятьләрне  әсәр белән чагыштырасы иде.

Өй эшен тикшерү. Бирем – аятьләрне Кол Гали әсәре белән чагыштырырга. “Йусуф” сүрәсеннән 4 нче аять: “Йусуф атасына әйтте: “Әй, атам, мин төшемдә күрдем: унбер йолдыз һәм ай белән кояш көлеп миңа сәҗдә кылдылар”. Кол Гали бу аятьне шигъри юл белән болай ди:

“Нурлы кояш, тулган ай һәм унбер йолдыз

Шул төшемдә сәҗдә кылды миңа төп-төз,

Бу төшемне шулай күрдем, һичбер шиксез,-

Йә, әткәем, шул төшемне юра имди”.

5 нче аять: “Әй, угылым, син төшеңне агаларыңа сөйләмә! Әгәр аларга сөйләсәң, хөсетләнеп сине һәлак итәр өчен хәйлә кылырлар, чөнки шайтан адәмнәргә ачык дошман, агаларыңны хәйләгә котыртыр”. Кол Галидә:

“Ләкин, угылым, әманәттер, яхшы тыңла,

Бу төшне син беркемгә дә мәгълүм кылма,

Саклан кеше кинәсеннән, шуны аңла:

Кешеләргә шайтан дошман булыр имди.

Кирәкмәскә бу серләрең мәгълүм булса,

Кардәшләрең бу төшеңнең аслын белсә,

Көнчелектән ачулары әгәр килсә,

Бу эш баштук безгә яман булыр имди”.

6 нчы аять: “Раббың сиңа яхшы төш күрсәткән кеби, сине пәйгамбәрлеккә дә сайлыйдыр вә сиңа төш юрауны өйрәтәдер вә сиңа һәм Ягькубның башка балаларына да нигъмәтен тәмам итеп бирер...” Әсәрдә бу сүзләр болай бәян ителә:       “Өмет бар ки, тәңре сиңа бирер мөлкәт,

Кодрәт белән насыйб итәр бик күп нигъмәт,

Барлык кардәшләрең кылыр сиңа хөрмәт,-

Унбере дә сиңа хезмәт итәр имди.

Синең исмең галәмара мәшһүр булыр

Мәшригъ-Мәгъриб олуглары сине белер,

Кыямәткә кадәр исмең мәңге калыр,-

Хәлил-Зәбихнең дәүләте күрнә имди”.

Укытучы:. 8 гасыр элек язылган әсәр һәркемнең күңеленә якын булган: олысы да, кечесе дә, егет һәм кызы да, укымышлысы да – һәркайсы үзенә аннан рухи азык, көч алган. Олылар сабыр булырга, карчыклар гайбәттән качарга тырышканнар, егетләр һәм кызлар мәхәббәттә тугрылыклы булырга ант эчкәннәр. Поэма һәркемдә киләчәккә ышаныч,  якты өметләр уяткан, ил-халык алдында ак йөзле, саф күңелле, намуслы булырга өйрәткән. Шунлыктан “Кыйссаи Йосыф” һәр өйдә булган. Ул татар яшәгән һәр урында укылган, мәктәп-мәдрәсәләрдә уку китабы итеп тотылган. Бик сирәк әсәрләр генә, халык күңелендә шулкадәр тирән урын алып, ихтирам ителүгә, үрнәк итеп куелырга мөмкин. Кол Гали үзе бу әсәрен “Кыйссалардан, хикмәтләрдән матуррагы, Ялыкмыйча тыңлау өчен татлырагы...” дип атый.  Нәтиҗә ясап, шуны әйтик: “Кыйссаи Йосыф” әсәре тулысынча Коръән аятьләре белән сугарылган. Менә ни өчен Йосыф турындагы сюжет меңәр еллар буе укучыларның, әдипләрнең игътибарын үзенә җәлеп итеп тора икән. Укучылар, ә тагын ни өчен дип уйлыйсыз? (укучыларның җаваплары тыңланыла һәм экранда җаваплар чыга).

  1. Бу сюжетның киң таралуына аның изге китапларга кертелүе зур йогынты ясаган.
  2. Йосыф вакыйгасы мифология, халык иҗаты белән тыгыз бәйләнешле.
  3. Йосыф темасы эчке каршылыкларга бай.  

4. Йосыф сюжеты билгеле бер чор, җирлек белән конкрет бәйләнмәгән.

Ш. Төп өлеш. Укытучы: Кол Гали әсәренең идея-проблематикасы хакында сүз барганда, менә шул дүрт факторны истә тоту кирәк.

Әсәрнең үзәгендә Кеше проблемасы тора. Кем ул?  (Укучылар Йосыф турында әйтәләр. Шуннан соң бу образны ачу башлана).

төрле сынаулар             пәйгамбәр

гадел хөкемдар                                                                                    сабырлык

Йосыф – камил инсан

масаючанлык                    тугрылык                                         тышкы кыяфәте

(Укучылар Йосыфның һәр сыйфаты турында сөйлиләр. Экранда сыйфатларга туры килә торган хәдисләр, Коръән аятьләре чыга).

Сабырлык турында. Хәдис: “Көрәштә иптәшләрен җиңгән кеше түгел, ә бәлки нык ачуланган хәлдә, сабыр итеп, үз ачуын җиңгән кеше генә көчле кеше дип санала”.

Тугрылык турында. Хәдис: “Аллаһка ышан вә һәр эшеңдә тугры бул”.

Масаючанлык. Ниса сүрәсе, аять 36: “Аллаһ мактана торган тәкәббер кешеләрне яратмас”.

Гадел хөкемдар. Ниса сүрәсе, аять 58: “Әгәр кешеләр арасында хөкем кылсагыз, гаделлек белән кылыгыз”. (Нәтиҗә ясала).

Укытучы: Әсәрдә нәрсә генә эшләсәң дә үзеңә кайтуын күрәбез. Шуны дәлилләргә кирәк. (Укучылар мисаллар китерәләр).

Экранда нәтиҗә чыга: Кеше, ул кем генә булмасын, үз гамәле өчен үзе җавап бирә, игелек игелек булып, яманлык яманлык рәвешендә, иртәме-соңмы, барыбер кабат үзеңә кайта.

Укытучы: Шулай итеп, Йосыф белән Зөлайха бәхетле тормышка ирешәләр. Ә бәхетле тормышның нигезе нәрсәдә соң?

(Укучылар үз фикерләрен әйтәләр. Мәсәлән, пакь вөҗдан, намус белән яшәү, тугрылык, сабырлык, татулык, иминлек, саф мәхәббәт).

Әсәр турында белгәннәребезне гомумиләштереп куябыз, тест сорауларына җаваплар язып, дәфтәрләрне җыеп алабыз. (Әсәр буенча тест эшләү).

Укучылар, 8 гасыр элек язылган булуына карамастан, әсәр онытылмый дидек. Төрле буын кешеләре өчен уртак хәзинә булган кыйссаны киләчәккә җиткерү өчен нәрсәләр эшләнә? (Яшь тамашачы театры спектакле турында укучы чыгышы).

IV.Йомгаклау.Укытучы: Без бүген  “Кыйссалардан, хикмәтләрдән матуррагы,  Ялыкмыйча тыңлау өчен татлырагы...” булган “Кыйссаи Йосыф” поэмасының идея-проблематикасы турында сөйләштек. Поэмада ата белән угылның кайнар мәхәббәте, туганнар ызгышын гаепләү, каһарманның саф, бөтен холкы, Зөләйханың гомер буена бер мәхәббәткә тугры булып калуы, көчле характеры, сабырлыгы һәм шулар нәтиҗәсендә Якуб, Йосыф, Зөләйханың бәхеткә ирешүе халыкны гасырлар дәвамында әхлакый тәрбияләп, аның якты өметенә юлдаш булып килгән. Язмышның барлык сынауларында, азатлык өчен һәм ватанны саклап көрәшкәндә татар халкының батыр улларына Йосыф-Йакуб тугрыллыгы таяныч булган. “Кыйссаи Йосыф” әсәре хәтта Пугачев хәрәкәтендә дә катнашкан. Архивта, мәсәлән, бер татар кешесенең конфискацияләнгән милке эчендә “Йосыф китабы” да телгә алына. Икенче бөтендөнья сугышында немец әсирлегендә булган татар сугышчылары үзләрен бәхетсез язмышка тарып, чит илгә эләккән Йосыф итеп күз алдына китерәләр, ә туган аталарын Якуб белән чагыштыралар. Шул рәвешчә, халык китабы “Кыйссаи Йосыф” татар егетләрен туган ил белән тоташтырган рухи күпергә, патриотизм юлдашына әйләнә.  Әсәр, гәрчә ул төп каһарманның үлеме белән төгәлләнсә дә, оптимистик, тормышчан рухлы. Йосыфның үлеме табигый күренеш буларак кабул ителә. Чөнки бу каһарман гомерен намус белән, кешеләргә файдалы, игелекле итеп үткәргән. Шуңа күрә ул халык хәтерендә мәңгелеккә уелган. Ә әсәрдәге сугышсыз, тыныч тормышны данлау республикабызның бүгенге эчке һәм тышкы сәясәтенә гаять аваздаш яңгырый.

Үз иҗатында мөселманча китап традицияләре белән җирле төрки  халыкларның фольклор мотивларын органик рәвештә бергә кушып җибәргән Урта гасырлар шагыйре Кол Галинең исеме менә инде сигезенче гасыр татар халкының күңел түрендә яши — халык характеры оешуда аның әсәре шифалы чишмә кебек чыганак булып тора.

V. Өй эше. “Кыйссаи Йосыф” поэмасының татар халкы рухи тормышындагы роле” дигән темага инша язарга әзерләнергә.

Татарстан Республикасы

Кукмара муниципаль районы

муниципаль белем бирү учреждениесе

Кукмара 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

ТР Фән һәм мәгариф Министрлыгы, укытучыларның белемен күтәрү Институты үткәргән Республика семинарында күрсәткән ачык дәрес:

“Кол Гали “Кыйссаи Йосыф” әсәренең идея-проблематикасы”

Югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Вәлиуллина Р.М.

2010 нчы ел, 22нче сентябрь


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре

Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....

Учебный фильм "Рыцарский турнир короля Рене" и "Виртуальный музей средневековой книги. Король Рене. Книга турниров"

Сноска на фильм - "Рыцарский турнир короля Рене"(Примечания - я монтировал фильм в моло распространенной программе Serif, как выяснилось в процессе монтажа, программа практически не работает с к...

"Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәрендәге төп геройлар"

quot;Кыйссаи Йосыф" әсәренең төп геройлары" темасына эссе...

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект.

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект....

Идел буе Болгар дәүләтендә рухи культура. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф.

Кол Гали Идел буе Болгарының язучысы булган.Ул 1183 елда болгар җирендә Зөя якларында туган.Чын исеме-Гали, «Кол» сүзе аның кушаматы (псевдонимы) гына. Бу сүз алла колы (раб божий) дигән мәгънәне аңла...

ГАЛИМҖАН ГЫЙЛьМАНОВНЫҢ “ОЧА ТОРГАН КЕШЕЛӘР” ӘСӘРЕНЕҢ ЯҢАЛЫГЫ ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ФӘЛСӘФӘСЕ (фәнни эзләнү эше)

Киләчәк укучысын бүген нәрсә белән кызыксындырып, укырга җәлеп итеп була да, киләчәккә алар үзләре белән нинди әсәрләрне алачаклар?.. XX гасыр классикларын беләбез, ә XXI гасырны кайсы язучылар, нинди...

Галимҗан Баруди-олы галим, фәлсәфәче, дин әһеле,күренек-ле педагог һәм рефарматор

Г.Баруди – үзбилгеләнү чорында татарларның аерым милләт икәнлеген раслаучы, милли мәгърифәт системасының яңача үзгәртеп корылуына нигез салучы, аларны Яңа чор Европа дәрәҗәсенә җиткерергә омтылу...