Идел буе халыклары дуслыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә сценариясе
материал

Вәлиева Гөлназ Хәбибрахмановна

Идел буе халыклары дуслыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә сценариясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл idel-ural_arasy_-_bezg_duslar_tabasy.docx668.25 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Идел белән Урал  арасы - безгә дуслар табасы...
 (Идел буе халыклары дуслыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә сценариясе)

        Вәлиева Гөлназ Хәбибрахмановна,  Рахманкулова Рушания Мингалиевна – Казан шәһәренең 113 нче татар-рус мәктәбенең 1 нче категорияле туган теле һәм әдәбияты укытучылары.

Укучылар хоры башкаруында «Росиночка Россия» җыры яңгырый.

Милли киемдәге укучылар чыгып, үз телләрендә исәнләшәләр:

             -  Исәнмесез! –татарлар

-Здравствуйте! – руслар

-Хаумыхыгыз! – башкортлар

     -Шумбратада! – мордвалар

-Чырткемесь! Умоясь! –удмуртлар

-Саламлалтмаш! –марилар

-Авани! - чувашлар

      1 нче алып баручы:

Каких народов только нет

В стране великой нашей:

Как пестрый солнечный букет,

Калмыки и чуваши,

Татары, коми и мордва,

Башкиры и буряты —

Всем скажем добрые слова,

Любому будем рады.

     2 нче алып баручы:

  Без – бер илнең балалары,

  Барыбыз да дуслар без.

  Татарлар, удмурт, марилар,

  Украиннар, руслар без.


  Җырларга, биергә
  Җыелдык без бергә.
  Шатланышып, гөрләшеп
  Яшик гомергә!

Малайлар башкаруында татар, рус, удмурт телләрендә  “Эх сез, матур кызлар” җыры башкарыла.

      2 нче алып баручы:

Карап тормый ара еракка.
Дуслар килә безгә кунакка.
Дуслык- безнең тормыш үзәге,
Дуслык- безнең тормыш бизәге!

Чуваш халык биюе.  

  1 нче алып баручы:

         В России красивых мест много, но Татарстан - всех милей.Здесь много национальностей  живут дружно и в согласии.Татарстан является одной из самых толерантных республик.


   
2 нче алып баручы:

          Республикабызда төрле милләт халыклары үзара дус яшиләр: белем алалар, хезмәт    итәләр, бер- берсенә кунакка йөрешәләр, бергәләп күңел ачалар. Бу дуслыкка чит ил кунаклары да соклана. Татарстан, чыннан да, бөтендөнья өчен толерантлык үрнәге булып тора.
                     

                           Татар кызы

                Без – татарлар! Шушы исем белән

                Жирдә яшәү үзе зур бәхет,

                Яшибез без бу җирдә

                Бар халыклар белән берләшеп.

                           Рус кызы

                Наш Татарстан

Дружбой славится,

Нам жить в Татарстане

Очень нравится.

         Башкорт кызы

Ут күршеләр булып яшик гөрләп,

Охшаш безнең телләр, гадәтләр.

Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын,

Уртак безнең җирдә теләкләр.

         Удмурт кызы

Төрле костюмнар киеп,

Йөрибез җырлап-биеп

Атадык без бу бәйрәмне

Дуслык Күпере диеп.

         Мари кызы

Кайсы якта яшәсәк тә

Чикләр юктыр дуслыкка.

Дуслык булса янәшәдә

Дошманлык чыгар юкка.

        2 нче алып баручы:

Дөньяда ин матур ил

Ул – минем туган илем.

Дөньяда ин матур тел

Ул – минем туган телем.

 Г.Тукайның “Туган тел”  шигырен татар, рус, инглиз, башкорт телләрендә укытучылар сөйли.

1 нче алып баручы:

Наш Татарстан
Дружбой славится,
Нам жить в Татарстане
Очень нравится!

“Мин яратам сине,Татарстан!” җыры .

1 нче алып баручы:

Много народов в России живет,

К новым вершинам Отчизну ведет.

В единстве народов сила страны.

Дети России дружбой сильны!

2 нче алып баручы:

Торсак та без төрле җирләрдә,
Без яшибез Рәсәй илендә.
Сөйләшәбез төрле телләрдә,
Аңлашабыз дуслык телендә.

Рус телендә “Я,ты,он, она  вместе целая страна!» дигән җыр яңгырый.

1 нче алып баручы:

Язык порой разный и разная вера.

Мы стали для всех образцом и примером.

Дети России дружны с детских лет,

В этом, пожалуй, наш главный секрет.

2 нче алып баручы:

Телләребез, көйләребез төрле булса да, без барыбыз да бик кунакчыл халык.

Без әзерлибез табын

Китереп бөтен ягын.

Өстәлгә куйдык чәчәк,

Чәчәк янына чәкчәк.

Җитешегез, кунаклар!

Кыстатмагыз, кунаклар,

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз, кунаклар!

Һәр халык үзенең милли ризыгын тәкъдим итә.

              Татар кызы.

             Безнең татар апалары

             Пешерә баллы чәкчәк,

             Авызга кабуга эри –

             Телең йотмыйсың чак-чак.                                  

 

             Рус кызы

        Ох, какие вкусные

        Блинчики у нас,

        От чистого сердца

        Испекли мы для вас.

               

            Удмурт кызы.

       Тантаналы мәҗлесләрдә

        Бәлешнең урыны түрдә,

        Көн саен ашап торсак та,

        Кире какмабыз бер дә.

                Башкорт кызы.

        Алып килдем сезгә, дуслар,

        Күчтәнәчкә башкорт балы,

        Салкын тиеп китсә әгәр,

        Безнең бал ул бик шифалы.

                Мари кызы.

   Нарат җиләге согын

   Һәркем яратып эчә,

   Файдасы бар бал кушкач,

   Әгәр дә салкын тисә.

Башкорт халык җыры

  1. нче алып баручы:

   Национальная одежда – это достояние народа, воплощение его культуры и традиций, отображение мировоззрения и способа жизни.

  1. нче алып баручы:

       Милли кием халыкның байлыгын, аның мәдәниятын, гореф –гадәтләрен, дөньяга карашын һәм яшәү рәвешен чагылдыра.

(Укучылар татар , рус, башкорт, чуаш, мари, мордва, удмурт киемендәге курчакларны тәкъдим итәләр.)

     2 нче алып баручы:

Үстергән дә безне чын дуслык.
Көч биргән дә безгә чын дуслык.
Дуслык булса яшәр гомергә
Бөтен җир шарында тынычлык.


1 нче алып баручы:

Пусть танцует вся планета,

Пусть уйдут печаль и грусть,

Верю я, что мы с тобою

Встретимся когда-нибудь!


2 нче алып баручы:
Әйдәгез, дус яшик!
Әйдәгез, дуслашыйк!
Таралсак та, чын дуслар

 Булып хушлашыйк!

Кичә укучылар хоры башкаруында «Яратыгыз» җыры белән тәмамлана.

Кушымта

Кичәдән күңелле мизгелләр.

C:\Users\т\AppData\Local\Microsoft\Windows\INetCache\Content.Word\WhatsApp Image 2021-03-17 at 01.23.55 (2).jpeg C:\Users\т\AppData\Local\Microsoft\Windows\INetCache\Content.Word\WhatsApp Image 2021-03-17 at 01.23.55 (1).jpeg

C:\Users\т\AppData\Local\Microsoft\Windows\INetCache\Content.Word\WhatsApp Image 2021-03-17 at 01.23.55 (5).jpeg

C:\Users\т\AppData\Local\Microsoft\Windows\INetCache\Content.Word\WhatsApp Image 2021-03-17 at 01.23.55.jpeg

C:\Users\т\AppData\Local\Microsoft\Windows\INetCache\Content.Word\WhatsApp Image 2021-03-17 at 01.23.55 (4).jpeg

C:\Users\т\AppData\Local\Microsoft\Windows\INetCache\Content.Word\WhatsApp Image 2021-03-17 at 01.23.55 (3).jpeg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак мәктәбе      Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә...

Идел буе халыклары музыкасы

Максат: 1. Идел буе халыкларының музыкасы белән таныштыруны дәвам итү( рус, татар,башкорт,мари,чуваш, мордва); укучыларның музыкаль белемнәрен киңәйтү;Аларны яңа әсәрләр һәм композиторлар  белән ...

Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты

Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес              сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...

Иң кадерле әнием (Әниләр көненә багышланган әдәби- музыкаль кичә)

Һәркем өчен иң кадерле кеше- ул әни. Мәктәпләрдә, әниләр көненә багышлап, күп чаралар үткәрелә.Мин дә бу бәйрәмгә багышланган әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итәм....

Х. Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә “Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигырьләрдә минем йөрәгем”.

     Максат: 1.Х. Туфанның тормыш юлы, ачы язмыш сынавының шигъриятендә, җырларында чагылышын, һәр чорны иңләгән, тематикасы буенча гаять лирик эчтәлекле шигырьләрендәге төп...

ИДЕЛ БУЕ ХАЛЫКЛАРЫ МӘДӘНИЯТЕ ҮРНӘГЕНДӘ ГОМУММИЛЛИ КЫЙММӘТЛӘР ҮСТЕРҮ

Статья участвовала в международной  НПК "Нигматовские чтения"...