Новороссийск – батырлык үрнәге.
классный час по истории

Хайруллин Ринат Миннегаянович

Сценарий экскурсии 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл novorossiysk_magarifka_2.docx25.41 КБ

Предварительный просмотр:

Новороссийск – батырлык үрнәге.

(Читтән торып экскурсия)

Максат:

  • укучыларны Россиянең 12 Герой – шәһәренең берсе булган Новороссийск шәһәре буйлап читтән торып экскурсиягә алып бару, андагы тарихи һәйкәлләр аша шәһәрнең сугышчан батырлыгы белән таныштыру.

Бурычлар:

  • Новороссийск, андагы һәйкәлләр турында материал туплау;
  • презентация әзерләү;
  • Новороссийскида барган сугышлар картасын булдыру;
  • экскурсовод текстлары язып, экскурсоводлар әзерләү.

   Экскурсия теләсә кайсы яшьтәге мәктәп укучылары өчен.

 Кереш әңгәмә. (Элетрон яки стена картасы янында).

    Бөек Ватан сугышы чорындагы күрсәткән батырлыклары өчен Герой-шәһәр исеме алган, Россиянең көньяк чикләре башланып киткән урында балкып утыручы Новороссийск шәһәренең тарихы еракларга барып тоташа. 17 гасырда Россия Азов һәм Кара диңгезләргә чыгу хокукы өчен Төркия белән озакка сузылган сугыш полосасына керә. Кара диңгезнең төньяк ярларында ныграк урнашу өчен Төркия кыш көне дә туңмый торган тирән сулы Цемес бухтасы буенда 1722 нче елда Суҗук-Кала ныгытмасы корып куя. Ике ил арасында барган сугышлар нәтиҗәсендә ныгытма күп тапкырлар кулдан кулга күчә. 1829 нчы елда соңгы нокта куела: ныгытма  Россия составында кала. 1839 елда аңа Новороссийск исеме бирелә, тагын җиде елдан шәһәр статусы ала.

    Бөек Ватан сугышы чорында, 1942 нче елның җәендә гитлерчылар илебезнең көньяк чикләренә ыргылалар, максатлары – Иделгә чыгу, Кавказны алу. Үзенең 45 нче номерлы директивасында Гитлер Көньякка һөҗум итүче гаскәрләре алдына мондый бурыч куя: Кара диңгезнең бөтен Көнчыгыш яр буйларын басып алып, илне Кара диңгез портларыннан, Кара диңгез флотыннан мәһрүм итү. Новороссийскига үлем куркынычы яный.

  1942 нче елның 17 нче августына шәһәр дошманга каршы торырга әзер була. Шәһәрне 47 нче Армия, Кара һәм Азов диңгезе хәрби флотилиясе моряклары сакларга әзерләнә. 40 команда пункты, 150 ут ноктасы булдырыла, пехотага һәм танкка каршы 30 километрлы полоса әзерләнә. 19 нчы  августа көч ягыннан өстен булган дошман шәһәргә ташлана. Сугышлар көнен дә, төнен дә тынып тормый. Шәһәр өчен сугышлар 393 көн дәвам итә. Аннан да озаграк оборона тоткан шәһәр Ленинград кына була. Шәһәрне саклау бик авыр була, сентябрь башында инде сугышлар шәһәр урамнарында бара, дошман шәһәргә бәреп керә, тимер  юл вокзалы, порт, элеватор дошман кулында кала. 11нче сентябрьгә шәһәр тулысы белән диярлек дошман кулында була. Бары шул көнне генә дошманның 17 нче армиясен Кавказ артына, аннан Якын Көнчыгышка юл ачучы Сухуми шоссесының беренче километрларында оборонага күчәргә мәҗбүр итәләр. Дошманның Новороссийск аша Кавказ артына чыгу планы чәлпәрәмә килә. 1943 нче елның 4 февраленә Новороссийскины азат итү максатыннан 18 нче Армия көчләре белән диңгездән десант төшерү планлаштырыла.  Ләкин әзерлек начар булу сәбәпле, операция уңышсыз төгәлләнә. Кызыл Армия Мысхако районында 30 кв.километр территорияне генә үз кулына алуга ирешә. Шушы зур булмаган участокны совет солдатлары 225 көн кулларында тоталар. Ул тарихка “Кече җир ” исеме белән кереп калды. 1943 нче елның 17 сентябрендә дошман шәһәрдән алып ташлана.

   Новороссийск шәһәрен дошманнанан тулысынча азат итүнең 30 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, 1973 нче елның14 нче сентябрендә Новороссийскига Герой-шәһәр исеме бирелде.

Шәһәрлеләр үз шәһәрләрен саклаучыларны, изге сугышта шәһит киткәннәрне зур хөрмәт белән күңелләрендә саклыйлар. Бүгенге көндә шәһәрдә узган сугыш көннәрен искә төшереп, халык батырлыгына дан җырлаучы һәйкәлләр бик күп. Бүген сезне шул истәлекле урыннар буенча читтән торып сәяхәткә чакырам.

Экскурсиянең барышы.

   Беренче экскурсовод. 1 нче слайд.

     Сәяхәтебезне 1982 нче елда героик “Кече җир” дә ачылган шул исемдәге мемориал комплексыннан башларбыз. Әлеге мемориал Цемес бухтасы ярында ук урнашкан һәм 1943 нче елның 3 нче февраленнән 4 сенә каршы төндә майор Ц.Л.Куников командалыгында төшерелгән диңгез десантына багышланган. Ул бронза һәм мәрмәрдән эшләнгән десант корабленең борынын  гәүдәләндерә. Бер терәге  коры җирдә, икенчесе диңгезгә кереп торган  өчпочмак рәвешендәге авыш арка җир өстеннән 22 метр биеклектә тора. Аның сул бортына бозлы суга сикерергә әзерләнгән, тугыз фигурадан торучы “Десант” скульптур группасы урнаштырылган. Әлеге 9 метр биеклектәге бронзадан эшләнгән скульптур группа гадәти түгел. Алар - шул елларның геройлары – командир, пехотачы, моряклар, санинструктор кыз.  Әлеге яшь кыз образы - бу сугышның бөтен авырлыгын ирләр белән беррәттән үз иңнәрендә күтәргән илебезнең барча хатын кызларын гәүдәләндерә. Корабльнең уң бортында һөҗүмгә ташланучы сугышчылар барельефы. Һәйкәлнең эчендә Сугышчан Дан Галериясе. Биек, тантаналы баскыч башта корабльнең “борыны”на алып менсә, кабат аска. Ике яклап Новороссийск өчен барган сугышларда катнашкан Армияләрнең кызыл мәрмәрдән эшләнеп, бронза хәрефләр белән уеп язылган  символик байраклары урнаштырылган. Шунда ук шәһәр өчен барган сугышларда Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучыларның бронза барельефлары урын алган. Галериядә йөрүчеләрне ирләр капелласы башкаруында композитор Евгений Птичкин тарафыннан язылган тантаналы хорал озата бара. Композитор бу кырыс, тантаналы мелодиядә диңгез шавын да, пулялар сызгыруын да, сугыш авазларын да бирә алган. Гүя Ватан –Ана үзенең сугыш кырларында шәһит киткән улларын –кызларын барлый. Ана партиясен Л.Зыкина башкара. Композициядә биш йөрәк тибеше ишетелә. Алар – авыр сугышның биш елы символы. Һәйкәл тирәсендә мемориал зона калдырылган.  траншеялар, снаряд чокырларын күрергә була.

   Икенче экскурсовод. 2 нче слайд.

    Чираттагы һәйкәл – Кара диңгез моряклары батырлыгына. Шәһәр өчен барган аяусыз сугышларның 25 еллыгы уңаеннан – 1968 нче елда тантаналы рәвештә ачыла ул. Биек дулкын рәвешендә эшләнгән аслыкка ТКА -341 катеры урнаштырылган - гуя ул дошман өстенә ыргыла.

Өченче экскурсовод. 3 нче слайд.

  Мин сөйләячәк һәйкәлнең тарихы бигрәк үзенчәлекле. 1974 нче елның җәендә Ворошилов машина төзү институты студентлары Кара диңгез төбен кинога төшерү барышында ярдан ерак түгел 17 метр тирәнлектә ИЛ-2 самолеты калдыкларына юлыгалар. Самолет аккумуляторы капкачында түбәндәге сүзләр язылган була: “8 нче гвардея авиаполкы, 2 нче авиэскадрилья”. Винтта самолетның номеры да сакланган – 2440. Әлеге мәгълуматлар буенча Үзәк хәрби-диңгез архивы хезмәткәрләре очкыч белән кем идарә иткәнен дә, экипажның язмышын да ачыклый алдылар. Штурмовик 1943 елның 19 апрелендә дошман тарафыннан диңгезгә бәреп төшерелгән, экипаж үлгән. Новороссийскиның авария-коткару гуппасы тарафыннан диңгез төбеннән күтәрелгән очкычны кире үз хәленә кайтару турында карар кабул ителә. Тулысы белән үз хәленә кайтарылган штурмовик Кече җирдәге Ленин исемендәге проспектка биек бетон аслыкка урнаштырылгач, сугыш елларында Новороссийск күгендә  дошман белән сугышкан барлык летчиклар истәлегенә менә дигән һәйкәл килеп чыккан.

Дүртенче экскурсовод. 4 нче слайд.

Чираттагы мемориал комплекс “Оборона сызыгы” дип атала. 1942 нче елның 28 нче августында Новороссийск аша Туапсе һәм Кавказ аръягына үтәр өчен дошан гаскәре актив сугыш хәрәкәтләре башлый. Көчләр тигез булмый. Инде 7 нче сенябрьгә шәһәрнең күп өлеше дошман тарафыннан яулап алына. 11 нче сентябрьдә генә гитлер гаскәрләрен Новороссийскиның көньяк-көнчыгыш өлешендә туктатуга ирешәләр, оборонага күчәргә мәҗбүр итәләр. Нәкъ шушы урында 1978 нче елда “Оборона сызыгы” мемориал комплексы торгызыла. 40 метрлы стелла, шлагбаум рәвешендә,  дошманга юлны томалап юлга аркылы салынган. Стелла аркылы, көчле кулларына автоматлар тоткан дүрт кул бәреп чыккан. Совет солдатының көчле куллары ул. Әнә шулай дошманны тоткарлый алар. Мемориал комплекс составына шулай ук дошман гильзаларыннан теткәләнеп беткән тимер юл вагоны да куелган. Анда 10 меңнән артык ядрә эзе санарга  була. 1946 елда шушы урынга куелган ул.

  Бишенче экскурсовод. 5 нче слайд.

   Чираттагы тукталышыбыз – “Үлем үзәне” мемориал комплексы. Новороссийскидан 8-9 км ераклыкта гына урнашкан Мысхако авылы урнашкан урында ул. 1943 нче елда фашист басып алучылары белән кан коюлы сугышлар барган урын бу. Һәр почмагы Кара диңгез шәһәрен саклаучыларның батырлыгын искә төшереп тора. Мемориал урнашкан урын канлы бәрелешләрнең иң үзәге була. Бу плацдармга багышлап Л.И.Брежневның “Кече җир” исемле мемуарлары басылып чыга.  70 нче елларда КПСС Үзәк комитеты секретаре булган Л.И.Брежнев сугыш елларында 18 нче десант армиясенең политбүлеген җитәкли, үзе дә шунда канлы бәрелешләрдә катнаша, күпмедер вакыт Новороссийскида яши. Ни өчен бу урын “Үлем үзәне” дип аталган соң? Чөнки әлеге урын һәрдаим дошан күзәтүе астында була. Аңа һәрвакыт һөҗүм итәләр, ут астында тоталар, шуннан аңа шундый исем бирелгән дә инде. Хәзер Новороссийск тарихи музей – тыюлыгының бер өлеше булып тора ул. Мемориалга узганда безне 9 стелладан торган “Таш календарь” каршы ала. Аларның һәрберсендә  1943 нче елның 17 нче апреленнән 25 енә кадәр булган  иң рәхимсез сугышлар барышы турында язылган. Беренче стеллага “моннан Кеч җир гаскәрләренең сул флангасы тәэмин ителде” дип язылган. Сүз шушында урнашкан, Мысхаконың бердән бер су чыганагы булган, “Тормыш коесы” дигән исем алган легендар кое турында бара.  

     Үлем үзәнендә барган сугышларны тулырак күзалларга мемориалның чираттагы объекты – демонстрацион карта –схема мөмкинлек бирә. Әлеге җирлекнең рельефын зур төгәллек белән авыш макетка салып, зэңгәр һәм кызыл уклар белән ике якның да армияләре йөрешен күрсәтеп эшләнгән ул. Мемориалның үзәгендә – 1974 нче елда Л.И.Брежнев утырткан, инде маһабәт булып үскән платан агачы.

6 нчы слайд.

    “Үлем үзәне” мемориалының иң күренкле объекты – “Шартлау” манументыдыр. Ул 225  көн буе Новороссийскины саклаучы Совет гаскәрләре өстенә ташланган снаряд калдыкларын үзара ябыштырып эшләнгән.  Шәһәрне азат иткәч  сугыш кырыннан җыялар аларны. Авырлыгы 1250 кг. Әнә шуның кадәр шартлаткыч туры килгән  шәһәрне саклаучы һәрбер сугышчыга. Метал конструкцияләрдән нәфис образлар тудыручы скульптор  Г. Наджарян эшли аны. Манумент өслеге мәрмәр белән капланган, зурлыгы 3 м га 3 м булган, кырыйлары калын тимер чылбыр белән әйләндереп алынган мәйданчыкка урнаштырылган, биеклеге 2,5 м.

    7 нче слайд.  

Ә бу һәйкәл Новороссийск  шәһәрен азат итүчеләр хөрмәтенә1961 нче елда ук куела. Куелу урыны – шәһәр үзәгендәге Азатлык мәйданы. Иңгә-иң торучы  матрос, байрак күтәргән солдат, партизанка кыз образларын гүдәләндергән композиция шәһәрне саклаучыларның фидакрьлеген дә, батырлыгын да, туган ил өчен шәһит китәргә әзер булуларын да күрсәтә. Манументның аслыгы диориттан эшләнгән. Аңар десант төшерү вакытын күрсәткән барельев ясалган. 3 катлы йорт биеклегендәге әлеге манументаль һәйкәл җиңүнең ничек авыр яуланганын  күрсәтеп тора..

Укытучының йомгаклау сүзе.

Яндырылган, җимерелгән, кешесез калдырылган Новороссийск дошман алдында тез чүкмичә, фидакарьлек һәм батырлык үрнәге булып калды. Кавказны фашистлардан азат итүнең 30 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә – 1973 нче елның 14 нче сентябрендә СССР югары Советы Президиумы Указы белән аңа Герой-шәһәр дигән мактаулы исем бирелде. Новороссийскиның бүгенге халкы элеге мактаулы исемне горур йөртә, меңәрләгән кешеләр канын түгеп яуланган тынычлыкның кадерен белә.

       Төньяк Кавказның язмышы хәл ителгән әлеге шәһәрнең батырлыгын аңлау өчен аның урамнары буйлап узу, җансыз булып күренгән һәйкәлләренә орыну кирәктер. Кавказ таулары итәге белән Кара диңгез яры арасында җәелеп ятучы шәһәрдә инде сугыш эзләре калмаган да кебек. Ләкин... бу беренче карашка гына шулай. Туктаусыз шаулап  торган диңгез тавышына таулар ыңгырашканы кушыла кебек монда. Таулар ыңгырашмый, бу җирләрдә шәһит киткән  меңәрләгән солдатлар, атып үтерелгән биш меңнән шәһәр халкының сыкравыдыр ул.

    Бүген инде төзек, матур көньяк шәһәренең туры проспектлары буйлап йөргәндә әнә шул авазларны ишеткән кебек булдым мин. 2009-2010 нчы елларда десантчы улым  Айнур Новороссийск шәһәрендә Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәгәндә булдым мин анда. Шәһәр читендәге полигон күгендә сибелгән йөзәрләгән парашютлар арасында минем улымның да булуына горурланып карап торганым булды. Дөньяга батырлык үрнәге булган шәһәрдә хәрби бурычыңны үтәү үзе үк батырлык. Батырлык дәвамлы булып, илебез азатлыгы өчен кан коелган җирдә яңадан-яңа батырлар тәрбияләнергә тиеш.

    Хөрмәтле укучылар, Новороссийскиның трагедиясен аңлау өчен аны үз күзләрең белән күрү кирәк. Шуңа күрә ул якларга юлыгыз төшсә Герой –шәһәргә керми калмагыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Батырлык - нәрсә ул?

Батырлык - нәрсә ул?...

Ф Кәрим иҗатында батырлык темасы

"Ф Кәрим иҗатында батырлык темасы "дәрес үрнәге  тәкъдим итәм....

Батырлык дәресе

Бөек Җиңүнең  70  еллыгына багышланган сыйныф сәгате.  Сугыш  ветераннары,  тыл  ветераннары   истәлекләре һәм сугыштан  килгән  хатка  нигезләне...

Батырлык дәресе

Максат:1.     Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнтенрәк таныштыру.2.     Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү....

Батырлык.

Батырлык.Габдерахман Әпсалямов. Тормыш юлы һәм  иҗаты. “Миңа унтугыз яшь иде” повесте. Сугыш, батырлык  темасы. С.Хәкимнең “Батырлыкка чакырган кеше” язмасы белән тан...

Что такое патриотизм? (Нәрсә ул батырлык?)

открытый урок татарской литературы для 9 класса...