XVIII гасырда икътисади сәясәт.
план-конспект урока по истории (8 класс)

Раимова Гульназ Нургалиевна

8 сыйныф укучылары өчен тарихтан дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tarihtan_dres_eshkrtmse.docx25.45 КБ

Предварительный просмотр:

           Питрәч районы Татар Тау Иле мәктәбе

8 сыйныф укучылары өчен тарихтан дәрес эшкәртмәсе.

Дәреснең темасы: XVIII гасырда икътисади сәясәт.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Раимова Гөлназ Нургали кызы.

Питрәч районы, Татар Тау Иле мәктәбе.

Электрон почта  Raimova76@list.ru

Телефон 89393484970

Дәреснең темасы: XVIII гасырда икътисади сәясәт.

 Дәреснең планлаштырыла торган нәтиҗәләре (ФГОС нигезендә):

     •  Предмет: укучылар Петр I икътисади сәясәтенең төп юнәлешләрен, чараларын һәм нәтиҗәләрен өйрәнү, реформаларның сәбәпләрен, максатларын һәм нәтиҗәләрен аңлату.

     • Предметара бәйләнеш:

 Танып белү УУГ: тарихи чыганакларны анализлау, таблицага мәгълүматны урнаштыру , сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен билгеләү.

 Коммуникатив УУГ: группада эшләү, уку-укыту диалогында катнашу, үз карашыңны дәлилләү.

Көйләүче УУГ: укыту бурычларын кую, үз эшчәнлегеңне планлаштыру, рефлексия формалаштыру.

      • Шәхескә бәйле: тарихи үткәнгә аңлы, ихтирамлы һәм бәяләүле мөнәсәбәт формалаштыру, тарихи вакыйгаларның катлаулылыгын һәм бербөтенлелеген аңлау.

      Дәрес тибы: катнаш

     Дәрестә өйрәнелә: икътисадта дәүләтнең роле; промышленность үсеше. Мануфактуралар; сәүдә, транспорт юллары һәм салым системасы үсеше; авыл хуҗалыгы үсеше; икътисадый үсеш нәтиҗәләре.

    Төп төшенчәләр: протекционизм, меркантилизм, мануфактура, җан башыннан салым, беркетелгән крестьяннар, посессион крестьяннар, читкә китеп эшләүчеләр, кумпанчылык, майорат.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту га-мәлләре(УУГ)

1. Оештыру моменты (1-2 минут

Сыйныфны сәламли, психологик уңай халәт тудыра.

Эшкә әзерләнәләр.

Көйләү: эш урынын оештыру.

2. Мотивлаштыру һәм максат кую (5-7 Мин.)

Проблемалы сорау:

Укучылар. Сезнең алдыгызда ике рәсем. Аның берсендә “XVII гасыр азагындагы рус укчысы” ә икенчесендә  “Петр беренче гвардиясе солдаты” сурәтләнгән.

Сорау:

"Мондый армияне киендерү, коралландыру һәм тоту өчен нәрсәләр кирәк? Россиянең элеккеге икътисады бу бурычны үти алыр идеме?"

• Укучыларны дәреснең темасын һәм максатларын формалаштыруга китерә. Сорауларга җавап бирәләр, фаразлар әйтәләр. Дәреснең темасын һәм төп соравын (проблеманы) формалаштыралар. Мәсәлән:

 "Петр I үткәргән икътисади үзгәрешләр Россияне бөек Европа державасына әйләндерергә ничек ярдәм итте?"

Танып белү: гипотеза чыгару.

Коммуникатив: тыңлый белү, диалогка керү.

Көйләү: максат кую.

3.Белемнәрне актуальләштерү

Блиц-сораштыру:

 Петр I гә кадәр Россия икътисадының төп үзенчәлекләре нинди булган? (натураль хуҗалык, мануфактураларның җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмавы,диңгезләргә чыгу юлы булмау). Петр I алдында нинди тышкы сәяси бурычлар торган? (Швеция белән сугыш, Балтыйк диңгезенә чыгу).

Элек өйрәнелгән материалны искә төшерәләр, сорауларга җавап бирәләр.

Танып белү: сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен ачыклау.

4. Яңа материалны өйрәнү (20-25 мин.)

Тарихи чыганаклар һәм дәреслек тексты буенча төркемнәрдә эшне оештыра. "Зигзаг" яки "Җыелма таблица"алымын куллана.

Төркемнәрдә эшлиләр, "Петр I икътисади сәясәте юнәлешләре"

таблицасын тутыралар.

Төркемнәрдә эшләп,  таблицаны тутырганнан соң, төркемнәрдән вәкилләр эшләгән эшләре буенча чыгыш ясыйлар. Калган укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр.

Танып белү: мәгълүмат эзләү, белемнәрне кулланып, таблицаны тутыру, анализ.

Коммуникатив: төркемдә хезмәттәшлек.

Көйләү: эшчәнлекне планлаштыру.

5.Беренчел беркетү (5-7 мин.)

Проблемалы сорау буенча фикер алышу.

“Петр I үткәргән реформалар Россияне бөек державага әйләндерергә ярдәм иттеме? Бу сәясәтнең плюслары һәм минуслары нинди иде?"

Фикер алышуда катнашалар, үз карашларын таблицага таянып дәлиллиләр. Нәтиҗәләр ясыйлар.

Нәтиҗә.

Плюслары: куәтле сәнәгать базасы төзелде, икътисади бәйсезлеккә ирешелде, сәүдә үсеше артты. Россия империягә әверелде.

Минуслар: крепостной хокукны ныгыту, авыр салым йөге, реформаларны көчләп үткәрү ысуллары.

6. Рефлексия (3-5 мин.)

Укучыларга җөмләләрне төгәлләргә тәкъдим итә:

• "Бүген дәрестә мин......... белдем(а)"

• "Минем өчен иң кызыгы ...булды"

• "Миңа .......авыр булды."

• "Петр I нең икътисадый реформаларын бер яклап кына бәяләп булмый, чөнки..."

Үз фикерләрен әйтәләр, үз эшчәнлекләренә анализ ясыйлар.

Көйләү: үз-үзеңне бәяләү, үз эшчәнлегең нәтиҗәләрен аңлау.

7. Өй эше (2 мин.)

Өй эше:

 сайлап алу мөмкинлеге белән.

1. Өстәмә чыганаклар кулланып 47 биттәге биремнәрнәр буенча эшләгез.

2. Өстәмә мәгълүмат чыганаклары ярдәмендә тикшеренү үткәрегез һәм «Россия флотын булдыруда Петр I роле»темасына кыскача эссе языгыз

Биремне язалар, аныклаучы сораулар бирәләр.

Шәхес формалаштыру: мөстәкыйль эш күнекмәләрен үстерү.

     Яңа материалны өйрәнү өчен таблица (төркемнәрдә эшләү)

Төркемнәр өчен бирем: материалны өйрәнегез һәм таблицаның үзегезгә кагылган өлешен тутырыгыз.

Юнәлеше

 Петр I кабул иткән чаралар

Максатлар һәм нәтиҗәләр

1.Сәнәгать (1 төркем)

Мануфактуралар төзү (200 гә якын).

 Чит ил белгечләрен җәлеп итү. Крепостной хезмәттән файдалану (приписный һәм посессион крестьяннар).

 Шәхси эшмәкәрлекне хуплау.

Максаты: армияне һәм флотны корал, кием, кирәк-яраклар белән тәэмин итү. Нәтиҗә: авыр (Уралда металлургия) һәм җиңел (Сукно, җилкәнле мануфактуралар) сәнәгать үсеше. Россия тимерне экспортлый башлый.

2.Авыл хуҗалыгы (2 төркем)

Яңа культуралар (тәмәке, виноград) үстерә башлау.

 Нәселле терлек үрчетү.

 Бердәм мирас турындагы Указ (1714 ел) – җир милкен бүлгәләүне тыю.

Максат: нәтиҗәлелекне күтәрү, ләкин тамырдан үзгәрешләр булмый. Нәтиҗә: төп авырлык крестьяннарга төшә. Авыл хуҗалыгы крепостной һәм экстенсив булып кала.

3.Сәүдә (3 төркем)

 Протекционизм сәясәте (импортка югары пошлиналар).

Каналлар төзү (Вышневолоцкий, Ладога).

 Яңа порт – Санкт-Петербург аша тышкы сәүдәне үстерү.

Максат: ил эчендәге җитештерүчеләрне стимуллаштыру һәм Европа базарларына керү мөмкинлеге алу.

Нәтиҗә: экспорт үсеше (икмәк, җитен, сүс, тимер). Актив сәүдә балансы.

4.Финанслар һәм салымнар (4 төркем)

 Хуҗалык салымы урынына җан башыннан салым кертү.

Вак алмаш акчалар сугу.

Дәүләт идарәсе органнарын (коллегияләрне) төзү.

 Күп санлы турыдан-туры булмаган салымнар кертү ("сакал", мунча, табут һ.б.).

Максат: сугыш һәм реформалар алып бару өчен казна керемнәрен арттыру.

Нәтиҗә: салым авырлыгының кискен артуы. Крепостной изүнең көчәюе. Беренче халык санын алу – ревизия үткәрелү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Икътисад белгечләре турниры»

10 класста экономика блогын уен формасында йомгаклау-кабатлау дәресе....

"Россиянең икътисади - географик урыны" тест

9 класста "Россиянең географик урыны" темасын өйрәнгәндә кулланырга мөмкин...

Өй тирәсе участогы икътисады

8 класста технологиядән "Өй тирәсе участогы икътисады" дигән темага презентация....

Ачык дәрес 6 кл."14- гасырда Мәскәүнең күтәрелүе "

2017 елда,  Россия тарихыннан 6 класста  Район күләмендә үткәрелгән ачык дәрес."14 гасырда Мәскәүнең күтәрелүе"...

Икътисади сфера бүлеген кабатлау

Икътисади сфера бүлеген кабатлау...

Татарстанның икътисади үсеше

Презентация по родному языку по теме "Татарстанның икътисади үсеше" ( 9 сыйныф)...