Ачык дәрес 6 кл."14- гасырда Мәскәүнең күтәрелүе "
план-конспект урока по истории (6 класс) по теме

Нуриев Магсум Бариевич

 2017 елда,  Россия тарихыннан 6 класста  Район күләмендә үткәрелгән ачык дәрес.

"14 гасырда Мәскәүнең күтәрелүе"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dresk_konspekt_6_kl.docx488.25 КБ
Файл achyk_dereske_prezentatsiya.pptx1.82 МБ

Предварительный просмотр:

Дәрескә конспект.13.04.2017.

Тема: Рус дәүләтләренең берләшүенең сәбәпләре.

 XIV гасыр да Мәскәү дәүләтенең көчәюе.

Педагогик максатлар:

  • Белем бирү : рус җирләренең бөтен дәүләткә берләшүенең сәбәпләре, XIV гасырдагы сәяси  системаны формалаштыру,Мәскәү дәүләте формалашуының  сәбәпләре һәм Мәскәү кенәзләренең  роле.
  • Тәрбияви : Укучыларда  тарихи- фәнни кузаллау барлыкка китерү,кешелек сыйфатларын уңай караш белән  тәрбияләнгән шәхес формалаштыру.
  • Белемне үстерү: укучыларда иҗади сәләт,фәнни күзаллау,игьтибар  тәрбияләү
  • УУД усеше өчен шартлар төзү: 
  • Шәхес: Укучыларда патриотизм ,үз Ватаныңны ярату хисләре тәрбияләү,үз халкыңның тарихын өйрәнү, мәдәният төрлелеге белән танышу ,башка милләт мәдәниятләрен хөрмәт итү.
  • Предметара:  укучыларның эшчәнлеген арттыру уку дәверендә һәм класстан тыш  чараларда тупланган белемне куллану .
  • Предмет:   төрле тарихи чыганаклардан алган белемнәрне чорлар һәм тематик блоклар белән системалаштыру.
  • тарихи  белемнәрне  илебезнең борынгы культурасын ачыклау һәм саклау өчен куллана белү.
  • Дәрес тибы: комбинацияләнгән.

Теманың эчтәлеге : Көньяк-Көнчыгыш Русьның социаль-экономик һәм сәяси үсеше. Рус дәүләтләренең берләшүенең сәбәпләре. Мәскәү һәм Тверь арасында сугыш.Иван Калитаның идарә итүе. Мәскәүнең күтәрелү сәбәпләре.

Материал: “ России тарихы” 6 класс.Гомуми белем мәктәпләре өчен дәреслек.Ике кисәктән тора,2 кис.( Н.М.Арсентьев ,А.А. Данилов,А.Я. Токарева) Мәгариф нәшрияты ,2016(ФГОС)

Тарих фәненнән  эш дәфтәрләре .

Җиһазлар:  компьютер, проектор,карта “ XIV-XV гасырның беренче яртысында Мәскәү кенәзлегенең җир биләмәләре үсүе һәм ныгуы”,иллюстрацияләр, дәреслек  картасы, презентация, видеоролик.

                        Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

Исәнмесез укучылар. Ә хәзер тирән итеп сулыш алабыз һәм чыгарабыз(2 тапкыр).Барыбызда тынычландык ,дәрес башланды. Көндәгечә,без дәресне уткән теманы кабатлаудан башлыйбыз. Кем әйтә, үткән дәрестә нәрсә өйрәндек?

  • Бөек Литва һәм Русь дәүләтләре турында өйрәндек
  • Бик дөрес. Ә хәзер ,бер укучы Литва дәүләте турында сөйләр. Шул ук вакытта 2 укучы тактада дата һәм шәхес язалар .Кул күтәреп чыгалар һәм Литва белән Русь проектын куеп сөйлиләр. Шуннан соң дата белән шәхес язучыларга игътибар итәбез,хаталарын төзәтәбез(билгеләр куела).
  • Шулай итеп ,Литва үзенең көчле  гаскәре белән XIII-XIV  гасырларда бер-бер артлы Русь җирләренең Көньяк һәм К. Кб. Кенәзлекләрен яулап алды . Димәк, Литва таркау Русь җирләрен җыючы була .Шуңа күрә  таркау рус кенәзлекләрен монголларда бер-бер артлы яулап алды. 

C:\Users\admin\Desktop\ачык дэрес 6 кл\ачык дарес фото\e4JuS6zGmaY.jpg

Мисал : Бер тал чыбыгын сындырыйк ,күрдегезме таркау рус кенәзлекләрен ничек ансат кына үзләренә буйсындыра алганнар .Ул Литва булсын яисә Монголлар монда аерма юк.

Бер бәйләм тал чыбыкларын без сындыра алмыйбыз,ник алай? Шулай итеп таркау рус җирләренә нишләргә кирәк? Берләшергә   Картага карыйк әле ,Литва янында нинди таркау Рус кенәзлекләрен күрәсез?....Мәскәү,Тверь , Новгород                                                                                             Бугенге көндә Россиянең башкаласы нинди шәһәр? Мәскәү

  • Шулай булгач ,бу кенәзлекләр арасында кайсысы көчәеп китәр? Мәскәү кенәзлегенең көчәюе.  Бу безнең бүгенге тема (слайд 1)
  • Дәфтәрләргә яңа теманы ,числоны язып куябыз.

Ә хәзер әйдәгез видеоролик карыйбыз.

II Яңа материалны үзләштерү.

Видео роликтан чыгып сораулар.

-Мәскәүнең берләшүнең алшартларын саныйбыз( укучылар бер, 3 не әйтә)

  • Мәскәүнең көндәше безнең Тверь.
  • C:\Users\admin\Desktop\ачык дэрес 6 кл\ачык дарес фото\xTDHim35iTc.jpg

Өйдә  эшләп килгән проект эшләрен тыңлап  бәялибез,сораулар бирелә(3-5 слайдлар белән ныгытып барыла)

Физкультминутка

Укучы сөйли .Мәскәүнең күтәрелү сәбәпләрен ачып бирә.

  1. Урда белән уңай мөнәсәбәт урнаштыра.
  2. Эчке ызгыш-талашларга юл куелмый.
  3. Мәскәү кенәзлегендә тынычлык.
  4. Митрополит резиденциясенең Мәскәүгә күчүе
  5. Хакимиятнең атадан олы улына күчүе.
  6. Урданың  башка рус шәһәрләреннән аермалы буларак Мәскәүне югарырак күтәрүе(8-9 слайдлар).

Укытучы яңа темага презентациягә таянып йомгак ясый(10 слайд).

Мәскәү кенәзләре Русьның бөек кенәзе дип санау хокукын алуга ирешәләр.Мәскәү кенәзлеге  рус җирләренең дини-рухани үзәгенә әверелә.

III Ныгыту өлеше.(сингапур методын куллану )

  1. Һәр укучыга карточкалар өләшелә,укучылар үзләренең пунктларына басалар.

2)Эш дәфтәрләре белән эш

C:\Users\admin\Desktop\ачык дэрес 6 кл\ачык дарес фото\HXFfSZ37J5A.jpg

1 бирем: Мәскәү һәм Тверь шәһәрләре билгеләнә

2 бирем:Мәскәү кенәзлегенең идарә тәртибе языла һәм даталар.

3 бирем: Мәскәүнең күтәрелү сәбәпләре:

  • Сәяси
  • икътисади
  • географ.

3)Тактада эш

        Шәхесләр        Даталар

        Төшенчәләр        Нәтиҗә

C:\Users\admin\Desktop\ачык дэрес 6 кл\ачык дарес фото\G1rfXkRKcyg.jpg

IV Йомгаклау

Шулай итеп, Мәскәү үзенең көндәшләрен җиңүе ,Иван Калитаның бик оста итеп идарә итүе ,Алтын Урданың  Мәскәү шәһәренә зур өстенлек бирүен күрдек .Бүгенге көндә Мәскәү кайсы илнең башкаласы? - Россия дөрес.

Дәрестә актив катнашучыларга билгеләр куела.

Өй эше.

  1. Эш дәфтәрендәге 20 параграф эшләп бетерелә
  2. 47 бит документ тикшерелә сорауларга җаваплар алына.
  3. Индивидуаль эш. Сергей Радонежский турында мәгълүмат алып килергә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Төньяк -К ө нчыгыш Русьның сәяси төзелеше . Бөек кенәзлек өчен көрәш . Ивана Калита идарәсе (1325-1340) Иван Калита чорында Мәскәү Мәскәүнең ү сешкә ирешү сәбәпләре ПЛАН Мәскәү кенәзлеге-нең көчәюе

Слайд 3

http://www.youtube.com/watch?v=yn8stIsK2pw Дмитрий Грозныйның Юрия Московскийны үтерүе . (. XIX г.икенче ярты еллыгы ) Михаил Тверский Узбәк хан каршында . В.П. Верещагина рәсеме 1890 ел 1317 елдагы сугыш у с. Бортенево . Кавгадәйгә Каршы Михаил Ярославович һәм Юрий Данилович. Рәссам Н.И. Белов Бөек кенәзлек өчен көрәш

Слайд 4

А) нәрсә ул Сәяси таркаулык? Б) Төньяк – көнчыгыш русьта иң көчле кенәзлекләр ? В)Бөек кенәзлек өчен көрәш кемнәр тарафыннан барды? Г)Баскаклар нинди вазыйфа башкарганнар?

Слайд 5

Шәһесләр (1276-1303) Александр Н евскийның кече улы Даниил Московский Юрий Даниилович (1303-1325)

Слайд 6

Иван Калита (1325-1340) 1.Алтын Урда белән мөнәсәбәтләр 2.Урда салымы 3.Башка кенәзләрне хөкем иттеләр . Уңдырышлы Владимир җирләреннән файдаланганнар Бөек Новгород җирләре белән идарә итү хокукы алганнар Удельные князья Московские, Тверские, Рязанские, Суздальско-Нижегородские Бояре и служилые князья Управляющие княжеским хозяйством Үз кенәзлекләрендә мөстәкыйль идарә хокукына ия булганнар Бөек Владимир кенәзенең тышкы сәясәте Һәр кенәзлектә уделный кенәзлекләр булган (улларына буленә торган )

Слайд 7

1.Калита сүзе нәрсәне аңлата? 2. Иван Калита Тверь белән мәс ь әләне ничек хәл итә? 1.Иван Калитаны ң сәясәте кайсы кенәзлекләргә дә тарала? 2.Бистәдә кемнәр яшәгән? Иван Калита чорында Мәскәү

Слайд 8

1326 митрополит резиденциясенең Мәскәүгә күчүе . 1325-1340 Ивана Калитаның идарә чоры 1327 Тверьдә урдалыларга каршы восстание Митрополит Петр Рус православие чиркәвенең үзәге Мәскәүгә күчә Даталар

Слайд 9

Мәскәүнең үсешкә ирешү сәбәпләре 1.Тверьдән аермалы буларак Мәскәү Урдалар каршында үзен ничек тоткан? 2.Ни өчен митрополит Петрны Мәскәүгә чакыралар? 3.Иван Калита хакимиятнең күчү тәртибен ничек үзгәртә?

Слайд 10

1 .Мәскәү кенәзлеге географик яктан уңай җирдә урнашкан. Мәскәү уңайлы сәүдә юлларының кисешендә урнашкан Мәскәү уз дошманнарыннан кара урманнар арасында урнашуы белән сакланылган 5.Мәскәү кенәзлегенең сыгылмалы сәясәте (Иван Калита һәм аның дәвамчылары ) 1326 елны митрополит резиденциясенең М әскәүгә күчүе белән Русның дини-рухани үзәгенә әверелә . Төн ьяк -Рус игенчелек үзәге 7.Алтын Урда ханнарының Мәскәүне яклавы , аны сәяси үзәккә әверелдерә . Мәскәүнең үсешкә ирешү сәбәпләре

Слайд 11

1. http :// www.youtube.com/watch?v=yn8stIsK2pw 2. http:// www.youtube.com/watch?v=3-lWsYjMQlU 3.Россия тарихы дәреслеге,авторлары:Н.М.Арсент ьев,А.А.Данилов һәм башкалар.2016 ел Кулланылган әдәбият Өй эше : Параграф 20-эчтәлек сөйләргә өйрәнәсе һәм сораулар- га җавап.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

Динамометрны градуирлау. 7 класста физикадан ачык дәрес

Динамометрны градуирлау темасына ачык дәрес эшкәртмәсе...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

Ачык дәрес "Планеталар буйлап сәяхәт"

Бу дәрес 5 класста "Галәм" темасын үтеп бетергәч, гомумиләштерүче дәрес буларак үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның "Галәм" темасы буенча белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү, табигать фәннәренә кыз...

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

Ачык орлыклылар

Укучыларны ачык орлыклыларның төзелеш үзенчәлекләре белән таныштыру, аларның күптөрлелек билгеләрен аңлату, ачык орлыклыларның әһәмиятен күрсәтү....