Конспект урока по химии в 8 классе "Водород"
план-конспект урока по химии (8 класс) по теме

Латыпова Энзе Флюсовна

В данной работе представлен конспект открытого урока по химии в 8 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_otkrytogo_uroka_po_himii.docx21.4 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Водород. Аның табигатьтә очравы. Физик һәм химик үзлекләре. Табу һәм куллану.

Максат: 1. Водород, аны табу, куллану, физик һәм химик үзлекләрен өйрәнү өчен шартлар булдыру;

                      2. укучыларга, төрле информацион чыгынаклар кулланып,  белем алу, , иҗади сәләтләрен,  тиешле нәтиҗәләр ясау күнекмәләрен үстерү өчен мөмкинлекләр тудыру;

                      3.  актив һәм эшлекле шәхес тәрбияләүгә булышлык итү.

Укыту методлары : репродуктив, өлешчә-эзләнү, иҗади.

Формасы: дәрес-практикум

Тип: яңа материалны өйрәнү

 Җиһазлау һәм реактивлар: цинк, пробиркалар, хлорид  кислотасы,  Кипп аппараты, шырпы, штатив, укучыларның һәм укытучының презентациясе;

                               Дәрес барышы:

Хәерле көн, укучылар! Без сезнең белән Менделеевның периодик таблицасындагы элементлар белән танышуны дәвам итәбез. Шигъри юллардан сез нинди элемент турында сүз барганын белергә тиеш.

Мин - газ, җиңел һәм төссез

Зыянсыз һәм агусыз

Кислород белән кушылсам,

Эчәргә яраклы су булам.

(Водород)

-Дөрес, балалар. Димәк, без сезнең белән нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

 - (Икенче элемент була.) Аны ачу тарихы белән танышырбыз, гомуми характеристика бирербез, табигатьтә кайдаочравын тасвирларбыз, лабораториядә һәм промышленностьта табу ысулларын өйрәнербез, физик һәм химик үзлекләрен ачыкларбыз, куллану  өлкәләрен характерларбыз (схема буенча).

- Водородны ачу тарихы белән безне Саликов  Рамиль таныштырыр. Чыгыш барышында аның кем тарафыннан ачылуына, табу ысулына игътибар итегез.

- Димәк балалар, водород кем беренче булып ачкан? Галим нинди ысул кулланган?

Ә хәзер, таблицаларга карап, водородка гомуми характеристика бирербез. Барыбыз да схемаларны алабыз,һәм шуңа  бөтен мәгълүматларны тутырабыз. Эшне төгәлләгән укучылар  карточкаларын күтәрә.

Әйдәгез хәзер үз-үзегезне тикшерегез һәм эшегезгә бәя куегыз.

Кем таблицаны аңлатып бирер? Бу фикерләр белән килешәсезме?

Табигатьтә водород нинди урын алып тора? Сүзне  Ямалиева Элинага бирәбез. (презентация белән чыгышы) Рәхмәт, Элина, минем өстәп шуны әйтәсем килә, сез беләсезме? Атмосфераның түбәнге катлауларында водород бик аз. Ә 50 км биеклектә ул 3%, 100 км биеклектә 95%. Уйлагыз әле, бу ни өчен шулай икән? (Төрле фикерләр тыңлау)

Водородны ничек табалар соң?

  1. Кипп аппараты белән таныштыру;

-газ табу приборы белән табу ысулын аңлату.

-Тәҗрибә күрсәтү.

Реакция тигезләмәсен дәфтәрләргә язу.

Реакция тигезләмәсен  тактага язып аңлату.(укучы)

Нәтиҗә ясау:  металлар белән кислоталар тәэсир итешкәндә водород бүленеп чыга.

Искәрмә: НNO3  кислотасы, һәм  H тан соң торган металлар.

Водород табуның тагын нинди ысуллары бар икән? Дәреслекнең 71-73 нче битләрен укып, шул хакта аңлатыгыз әле .

Мөстәкыйль  эшләү.

Аңлату(тактага язып барырга)

Физкультминут ( кислород һәм водород табу ысуллары) Кислород табу ысулын күрсәткәндә балалар басалар, водород табу ысулын күрсәткәндә кул чабалар.

Алда сөйләп үтелгәннәрдән һәм үзегезнең белгәннәрдән чыгып, сез водородның физик үзлекләре турында нәрсә әйтә аласыз.

Дәреслек белән эшләү – өстәмә мәгълүматлар туплау.

Исегезгә төшерегез әле, сез химик реакцияләрдә кислород ул  оксидлаштыручы яки  кайтаручымы?

Оксидлаштыручы.  Бу терминга аңлатма бирү.

Водород кислородтан аермалы буларак химик реакцияләрдә кайтаручы үзлегенә дә ия.

Кайтаручы терминына аңлатма бирү

Күп кенә неметаллар һәм металл оксидлары белән реагирлашканда водород кайтаручы була Мәсәлән O2 ,N2, Cl2, S, CuO.

Ә актив металлар белән реакциягә кергәндә ул кислород кебек оксидлаштыручы була Мәсәлән: Na,K,Li,Ca.

1в. Н кайтаручы                              2в. Н оксидлаштыручы

( реакция тигезләмәләрен язарга).

Мөстәкыйль эш. Үзара тикшерү.

Сүз бирү.

Төркемләп эшләү:

1 төркемгә бирем: Өч пробиркада газлар бирелгән. Беренчесендә СО2,  икенчесендә O2, өченчесендә Н2. Ничек танып белергә, берничә ысулын күрсәтегез.

2 төркемгә бирем: Ни өчен водород элементларның периодик  системасы таблицасында ике урын алып тора?

3 төркемгә бирем: Металлар бирелгән: Cu, Zn, Ag, Al, Fe, Au, Na. Шул металларның кайсылары хлорид кислотасы белән тәэсир итешкәндә водород бүленеп чыга.

Тикшерү.

Водородны кайда кулланалар соң?  Схема буенча водородны куллану өлкәләрен аңлатыгыз. (презентация буенча)

Еш кына водородны “Водород – киләчәк элементы” диләр. Шушы темага  төркемнәргә проект   эшләргә тәкъдим ителгән иде. Хәзер сүзне беренче төркемгә бирәбез.

(чыгышлар тыңлау)

Йомгаклау. Укучыларбез сезнең белән водород турында шактый гына мәгълүматлар тупладык, әйдәгез әле дәреккә нәтиҗә ясыйк.

  1. Водород-  иң җиңел газ;
  2. Водород галәмдә иң киң таралган элемент
  3. Водородны  таблицада водородка кадәр торучы металларны  (нитрат кислотасыннан кала) кислоталар белән реакциягә кертеп табалар.
  4. Шулай ук водородны башка ысуллар белән дә табып була.
  5. Водород  -кайтаручы да, оксидлаштыручы да .
  6. Водород  - киләчәк элементы.

Билгеләр кую

Өй эше:  1гр. -№  9, 2гр. -карточкалар буенча биремнәр

                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по химии "Расчеты по химическим уравнениям реакций"

Конспект урока по химии в 8 классе по учебнику И. И. Новошинский, Н.С. Новошинская...

Конспект урока по химии

Среда водных растворов электролитов...

Конспект урока по химии в 8 классе. Тема урока : «Приготовление растворов солей заданной концентрации»

Конспект урока по химии в 8 классе.Тема урока : «Приготовление растворов  солей заданной концентрации»...

План-конспект урока по химии 8 класс. Тема: «Предмет химии. Вещества и их физические свойства»

Создать условия для формирования у учащихся понятий «химия», «тело»,               «вещество»,  «свойства веществ»; научить р...

Конспект урока по химии для 8 класса Тема урока:: Химические свойства воды.

Тема  урока: « Химические свойства воды.  Этот урок разработан по ФГОС для 8 класса. Урок  изучения и закрепления новых знаний.  На уроке учащиеся закрепляют знания о физических св...

Конспект урока по химии для 8 класса Тема урока:: Химические свойства воды.

Тема  урока: « Химические свойства воды.  Этот урок разработан по ФГОС для 8 класса. Урок  изучения и закрепления новых знаний.  На уроке учащиеся закрепляют знания о физических св...