Нигезләр
методическая разработка по химии (8 класс) по теме

Мухамадиева Равиля Валиевна

1

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nigezlr.doc70 КБ

Предварительный просмотр:

  Тема:   Нигезләр.

Максат:   Укучыларның  мөстәкыйль фикерләү  дәрәҗәсен  үстерүгә, иҗади эшли  белү сәләт-

              ләрен камилләштерүгә булышлык итү; үз мөмкинлекләренә ышаныч хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:   Укучыларда нигезләрнең составы, классификациясе, үзлекләре, табу юллары һәм  

                   куллану өлкәләре турында белемнәр формалаштыруга булышлык итү.

                       Мөстәкыйль эшләү, логик фикерләү, чагыштыру, нәтиҗә ясый, алган белемнәрен

                   төрле ситуацияләрдә куллана белү осталыкларын камилләштерү буенча  эшне дәвам

                   итү.

                       Химия фәненә карата кызыксынучанлыкларын арттыру.

Дәрес тибы:  яңа тема өйрәнү

Дәрес төре:  дәрес-проект.

Эш формасы: төркемнәрдә эшләү, фронталь.

Җиһазлау: химик реактивлар, лаборатор җиһазлар, инструктив карточкалар, ак битләр (А3),  

                    фломастерлар.

Дәрес барышы: 

      Дәресне үткәрү өчен класс 3-4 кешедән торган төркемнәргә бүленә. Һәр төркемгә үзләште-рү дәрәҗәләре һәм оештыру сәләтләре төрлечә булган укучылар берләшергә тиеш. Бер укучы тәгъдим ителгән биремнең үтәлеше өчен җаваплы җитәкче-консультант итеп билгеләнә.

     Һәр төркем үзенә бирелгән инструктив карточкалар буенча  биремне үти, таблица тутыра һәм калган укучылар алдында чыгыш ясый.

План

Тезис

     

     Таблица дәрес дәвамында тутырылып бетә.

     Укытучы: Исәнмесез, кадерле укучылар! Бүгенге дәрестә безнең бурычыбыз - нигезләр ту-рында белемнәрне гомумиләштерү, аларга гомуми характеристика бирү. Сез беләсез, нинди дә булса оешманың зур уңышларга ирешүе аның һәр бүлегенең  килешенеп һәм нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Бүгенге дәресебездә без үзебезне бер оешма дип хис итәрбез. Аны бүлекләргә бүлербез, һәр бүлек алдына билгеле бер бурычлар куярбыз.

     (Класс 3-4 укучыдан торган төркемнәргә бүленә, һәр төркемдә җаваплы кеше билгеләнә. Биремнәр язылган  иструктив карточкалар тапшырыла. Әзерлек өчен 5-7 минут вакыт бирелә. Аннары соң җаваплар буенча фикер алышу үткәрелә. Җаваплар укытучы тарафыннан тулы-ландырыла.  Таблица тутырыла.)

      Класста шартлы рәвештә барлыкка килгән бүлекләр: мәгълүмат, системалаштыру,  тәҗрибә (3), технологик, сату-алу, тышкы бәйләнешләр бүлекләре.

      Инструктив карточка  №1.

      Мәгълүмат бүлегенә биремнәр:

  1. Нәрсә ул нигезләр? Аларның гомуми формуласын языгыз.
  2. Нигезләргә мисаллар китерегез, халыкара номенклатура буенча аларга исем бирегез.

      Инструктив карточка  №2.

      Системалаштыру бүлегенә биремнәр:

      Дәреслекне һәм өстәмә чыганаклар файдаланып, нигезләрнең классификациясен бирегез.

      Инструктив карточка  №3а.

      Тәҗрибә бүлегенә биремнәр:

      Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре буенча инструктаж.

      Биремне башкару өчен кирәкле реактивлар, җиһазлар: NaOH, Ca(OH)2, Cu(OH)2, Fe(OH)3, cу, индикаторлар,пробиркалар, фильтр кәгазе.

       Түбәндәге тәҗрибәләрне башкарыгыз,таблицаны тутырыгыз. Нигезләрнең физик үзлекләре буенча нәтиҗә ясагыз:

  1. Сезгә бирелгән нигезләрне 4 пробиркага салыгыз. Аларны игътибар белән карагыз, нәтиҗә ясагыз.
  2. Пробиркаларның һәркайсына су өстәгез, яхшылап болгатыгыз. Нәрсә күзәттегез?
  3. Болганчык сыеклыкларны фильтр аша уздырыгыз, өч өлешкә бүлегез һәм индикаторларга ничек тәэсир итүен тикшерегез.

Нигезнең формуласы

Төсе

Агрегат хәле

Суда эрүчәнлеге

Инди-катор төсе

фенолфталеин

метилоранж

лакмус

     

       Инструктив карточка  №3б.

       Тәҗрибә бүлегенә биремнәр:

       Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре буенча инструктаж.

       Биремне башкару өчен кирәкле реактивлар,  җиһазлар: KOH, HCl, Fe2(SO4)3, CO2, пробирка-лар, спиртовка.

       Түбәндәге тәҗрибәләрне башкарыгыз, реакция тигезләмәләрен языгыз.  Тәҗрибәләргә нигез-ләнеп, дәреслектәге материалга таянып, суда эри торган нигезләрнең химик үзлекләре буенча нәтиҗә ясагыз:

  1. Нигезләрне кислоталар белән реакциягә кертегез.
  2. Нигезләрне җылытыгыз.
  3. Нигезләрне тоз эремәләре белән реакциягә кертегез.
  4. Нигезләрне кислота оксидлары белән реакциягә кертегез.

      Инструктив карточка  №3в.

      Тәҗрибә бүлегенә биремнәр:

      Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре буенча инструктаж.

      Биремне башкару өчен кирәкле реактивлар, җиһазлар:  HCl, Fe(OH)3, CuSO4, CO2, пробирка-

лар, спиртовка.

      Түбәндәге тәҗрибәләрне башкарыгыз, реакция тигезләмәләрен языгыз.  Тәҗрибәләргә нигез-ләнеп, дәреслектәге материалга таянып, суда эреми торган нигезләрнең химик үзлекләре буенча нәтиҗә ясагыз:

  1. Нигезләрне кислоталар белән реакциягә кертегез.
  2. Нигезләрне җылытыгыз.
  3. Нигезләрне тоз эремәләре белән реакциягә кертегез.
  4. Нигезләрне кислота оксидлары белән реакциягә кертегез.

      Инструктив карточка  №4.

      Технологик бүлеккә биремнәр:

      Дәреслекне һәм өстәмә чыганаклар файдаланып,  нигезләрне нинди юллар белән табып булуын ачыклагыз. Реакция тигезләмәләрен языгыз.  

      Инструктив карточка  №5.

      Тышкы бәйләнешләр бүлегенә биремнәр:

      Дәреслекне һәм өстәмә чыганаклар файдаланып,  нигезләр белән башка матдәләр арасындагы

бәйләнешне  чагылдыручы схема төзегез.

       Инструктив карточка  №6.

       Сату-алу бүлегенә биремнәр:

       Дәреслекне һәм өстәмә чыганаклар файдаланып,  нигезләрне көнкүрештә, сәнәгатьтә куллануга мисаллар китерегез.

       Укытучы белән әлеге тема буенча алдан әзерләнгән укучылар (экспертлар) һәр төркемдә биремнәрнең үтәлешен  контрольдә тоталар: җавапларны тыңлыйлар, анализлыйлар, төзәтәләр,

гомумиләштерәләр һәм бәя бирәләр.

       Дәрес ахырына таблица түбәндәгечә тутырылырга тиеш.

План

Тезислар

Нигезләргә билгеләмә, гомуми формуласы.

    Составына бер яки берничә -ОН атомнар төркеме белән тоташкан металл атомнары кергән катлаулы неорганик матдәләр.

  -ОН (гидроксотөркем) – корылмасы -1гә тигез булган катлаулы ион.

    Гомуми  формуласы: М(ОН)n,

кайда М – металл, n – гидроксотөркем саны, металлның валентлыгы.

    Металл ионы һәм гидроксотөркем арасында ионлы бәйләнеш.


     Номенклатурасы: нигезнең исеме = металл + оксидлашу дәрәҗәсе (рим цифрлары белән) + гидроксиды.

     Мәсәлән, NaOH – натрий гидроксиды (техник атамасы – зәһәр  натр), Ba(OH)2 – барий гидроксиды (зәһәр барит). Металлга үзгәрүчән валентлык хас булган очракта: Fe(OH)2 -  тимер (II) гидроксиды,  Fe(OH)3 -  тимер (I I I) гидроксиды.

Классификациясе

     Суда эрүчәнлек буенча                     Электролитик диссоциация  

                                                                              дәрәҗәсе буенча                                                                                        

                                   

суда эри торган       cуда эреми  

    (селтеләр)                торган                           көчле              көчсез

     NaOH, KOH           Ca(OH)2, Cu(OH)2                 электролит      электролит

                                                                         (α → 1)              (α → 0)  

                                                                        селтеләр     суда эреми тор-

                                                                                               ган нигезләр,

                                                                                               аммиакның  

                 Кислоталылык                                                 судагы әремәсе

     (гидроксотөркем саны) буенча:

                     

беркислоталы      ике-, (өчкислоталы)

    NaOH, KOH                 Cu(OH)2, Fe(OH)3

Физик үзлекләре

    Каты матдәләр ( чыгарылма – аммиакның судагы эремәсе).

    Кайберләре суда яхшы эри.  Мәсәлән,  NaOH, KOH, Ba(OH)2.  Күпчелеге суда эреми. Мәсәлән, Cu(OH)2, Fe(OH)3.

    Зәһәр матдәләр, тирене һәм тукымаларны ашыйлар.

    Селтеләр индикаторларның төсен үзгәртәләр: төссез фенолфталеин – кура җиләге, шәмәхә лакмус – зәңгәр, метилоранж сары төскә керә.

Химик үзлекләре

   Суда эри торган нигезләр (селтеләр):

  1. 2KOH + H2SO4 → K2SO4 + H2O  (нейтральләшү реакциясе).
  2. KOH + Fe2(SO4)3  2Fe(OH)3↓ + K2SO4 (әгәр эреми торган

   матдә барлыкка килсә яки газ бүленеп чыкса).

  1. 2KOH + CO2  → K2CO3 + H2O    (металл оксидлары белән

    реакциягә кермиләр).

  1. Уртача җылытканда таркалмыйлар, ә эриләр.
  2. Күп органик матдәләрне ашыйлар.

   Суда эреми торган нигезләр:

     1. 2Fe(OH)3 + 3 H2SO4→ Fe2(SO4)3 + 6H2O  

     2. Тоз эремәләре белән реакциягә кермиләр.

     3. Кислота оксидлары белән реакция хас түгел.

         4. Җылытканда таркалалар: 2Fe(OH)3 → Fe2O3 + 3H2O

       5. Күпчелек органик матдәләргә тәэсир итмиләр.

Табу

   Суда эри торган нигезләр (селтеләр):

  1. Актив металл + су  →
  2. Актив металл оксиды + су  →
  3. Актив металл хлоридлары эрәмәләренә электролиз ясау.


    Суда эреми торган нигезләр:

     Тоз эремәсе + селте → эреми торган нигез + яңа тоз

Неорганик матдәләр-нең башка класслары белән бәйләнеше

Металл→ нигез оксиды →  нигез →  тоз


Металл →  нигез оксиды →  тоз→  нигез →  нигез оксиды →  металл

Көнкүрештә,сәнәгатьтә кулланылышы

    NaOH нефть чистартуда, сабын җитештерүдә, текстиль һәм фармацевтика промышленностендә.

    Ca(OH)2  - төзелеш измәсе, бордо катнашмасы (үсемлек авырулары һәм корткычлары белән  көрәштә), шикәр, сода җитештерүдә, дезинфекция чарасы.

    КOH,  LiOH аккумуляторларда файдаланалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

10 класста МКТ нигезләре темасына дәрес

10 класста МКТ нигезләре темасына дәрес...

11 класста "Эволюция теориясе нигезләре" темасын гомумиләштерү

Бу дәрес эшкәртмәсе "Эволюция теориясе" темасын гомумиләштергәндә кулланыла ала. Дәрес өчен презентация әзерләнде. Өстәмә чыганаклардан материал кулланылды....

ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 126 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә

              1.Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп             ...

ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 125 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә.

Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп   кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу,   практикада куллану...

6 сыйныфның рус төркеме өчен, Р.З. Хәйдарова дәреслеге буенча, коммуникатив технологиягә нигезләнгән дәрес конспекты.

Татар әдәбиятына кертелгән "Татарстан - мөстәкыйль дәүләт" темасы буенча дәрес үткәргәндә бүлек буенча инде йөрәнелгән материал кабатлап ныгытыла. Яңа материал өйрәттерелми, ә тәкъдим ителә, чөнки тек...

Милли әдәбият һәм халык педагогикасына нигезләнеп, әхлаклы шәхес тәрбиялик"

Җәмгыятебез үзгәрешләр чоры кичерә. Икътисадта, тормышыбызның башка бик күп кенә өлкәләрендә югары технологияләр кулланыла. Бигрәк тә яшь буынның рухи-әхлакый хәле борчый. Ә бит халкыбызның алдагы көн...