ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 125 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә.
методическая разработка (7 класс) по теме

Файзиева Алсу Вазиховна

 

Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп   кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу,  

 практикада куллану

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tindsh_kisk_achyk_dres.doc115 КБ

Предварительный просмотр:

                 

         

                   Фәйзиева Алсу Вазыйх кызы

          Арча районы Апаз урта мәтәбенең 1 категорияле татар  

                            теле һәм  әдәбияты  укытучысы.

      ТУКАЙ  ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР

                                (Г.Тукайның  тууына 125 ел )            

               Дәрес-презентация  милли-региональ компонентларга нигезләнеп

                                                        үткәрелә.

  Максат :1.Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп  

                   кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу,  

                   практикада куллану.                          

                2. Иҗади фикерләү  сәләтен ,язма һәм сөйләм телен үстерү.

                 3  Тукай иҗатына  кызысыну  уяту , горур хисләре тәрбияләү.

   Материал: Б.М.Мифтахов,Г.М.Сөнгатов ”Татар теле-7” дәреслеге(109-117б.),  

                      газета-журнал материаллары, “Габдулла Тукай” папкасы      

                      материаллары.

    Җиһаз:       интерактив такта, слайдлар ,магнитофон, төрле  биремле    

                     карточкалар , терәк-схема, сигнал карточкалар,  Г.Тукай  

                     китапларыннан күргәзмә.

                                      Дәрес барышы.

   1.Оештыру өлеше.

     Классны туплау, укучыларга уңай психологик халәт тудыру.

Дәреснең максатын аңлату.

         

         И минем җандай кадерле,

          И җылы, тере телем.

          Кайгылар теле түгел син,

          Шатлыклар теле бүген.

          Тик синең ярдәм белән мин,

          Тик синең сүзләр белән.

           Уйларым , хыялларымны

           Дөньяга әйтә беләм.

   Хәерле көн, укучылар! Бүген безнең туган тел,ана теле,татар теле дәресе. Без алдагы дәресләрдә  тиңдәш кисәкләр турында өйрәндек.Бүген гомумиләштереп өйрәнүне дәвам итәрбез, алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгытырбыз,камилләштерербез.

   

                 Өй эшен тикшерү.(Өч төрле авырлыктагы бирем)

        Узган дәрестә бирелгән өй эшен карап китик. Һәр бирем буенча бер

   укучыны тыңлау.

         1 нче төркем.  Дәреслектәге    күнегүдәге тиңдәш кисәкләрне табарга.

          2 нче төркем.   “Сабантуй” газетасыннан тиңдәш кисәкләр кергән 5 җөмлә

           язып алырга.

          3 нче җөмлә.  Тиңдәш кисәкләр кулланып миниатюр сочинение язарга .

       “Чын дустым”

   

                          Нәтиҗә ясау.

   II. Актуальләштерү.

          Ә хәзер экрандагы шигъри юлларны дәфтәрләргә матур язу күнегүе итеп язып алыгыз, тиңдәш кисәкләрне табыгыз,тыныш билгесен куегыз.

             И туган тел  и  матур тел

             Әткәм-әнкәмнең теле.

     

   Дөрес вариантын экранда күрсәтү, дөреслеген тикшерү.

     Укучылар нәтиҗә ясый.

      Экранда күрсәтү.

     

  - Тиңдәш кисәкләр бер үк сорауга җавап бирә һәм бер үк сүзгә

    карый.

   

     Кагыйдәләр дәфтәренә терәк-схема төзи башлау, беренче нәтиҗәне язып    

      кую.

 

          -Укучылар игътибар иттегезме, кемнең шигъри юллары иде бу?

      -Әйе, укучылар ,бу яраткан шагыйребез, татар әдәбиятының йөзек кашы, татар шигъриятен үстерүгә зур өлеш керткән якташыбыз Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыреннән өзек иде.Укучылар , 2011 нче ел  Тукай елы дип игълан ителде. (Слайд . Габдулла Тукай портреты)   Апрель ае ул-“Тукай ае”, “Туган тел” ае.Туган тел, милләт турында Тукай кебек үтемле, уңышлы шигырьләр иҗат итүче - гасырга бер генә туа торгандыр. Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел яшәгән, нибары 8 генә ел иҗат иткән, шулай да гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган.  Безнең телебез Тукай шигырьләре ,әкиятләре белән ачыла. Еллар үткән саен аның бөеклеге арта гына бара.

           

    III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

      Бүген тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп кабатлау дәресен без Тукай иҗаты белән бәйләп алып барырбыз.

    Хәзер һәркемгә  карточкалар өләшәм. Тиңдәш кисәкләрне табып, нинди җөмлә кисәге икәнен ачыкларга һәм тактага куелган таблицадагы кесәләргә  салырга кирәк. Чылбыр рәвешендә эшләнә.

                   

  1. Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер

                                                              ямь бүген.

             Нәрсәдән бу?-мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм                            

                                                                      бүген !

                                                          (“Бәйрәм бүген”)    

                 

         2.   Йөгерешәләр сөртенә дә абына

                Барча мөэминнәр “Көфер почмагы”на.

                           (“ Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”)  

                               3.     Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәресене,

              Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны-                    

                                                                 барысыны.

                                                    (“Эш беткәч уйнарга ярый”)          

                        4.Театр- яктылыкка, нурга илтә,

               Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

                                                (“Театр”)

Укучылардан нәтиҗә ясатыла,терәк-схемага языла.     

                    Экранда күрсәтелә.

                 - Барлык җөмлә кисәкләре дә тиңдәшләнә ала.

       

 

       Укучылар, әйдәгез , Габдулла Тукайның балачак елларын искә төшерик әле...Әни назы тоймыйча, ничә гаиләдә тәрбияләнеп, үзе язганча:”Азмы какканны вә сукканны күтәргән “ул. Дөньяда бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп үз гомерендә өч-дүрт хатынга «әни» дип дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә. Шуңа да без аны халыкның үз баласы дибез, безгә аның һәр шигыре якын.. Без дә бит , ул язганча, Казан артында туганбыз. Туган авылыбыз , нәкъ Тукай язганча, матур табигать кочагында урнашкан. Һәркемнең дә  туган авылы үзенә бик кадерле.”Сөям җаным, тәнем белән” дип язган сүзләрендә, шагыйрьнең туган авылына булган мәхәббәте ни дәрәҗәдә югары икәнлеге күренә.

                        Кая барсам, кая торсам, нишләсәм дә,

                             Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем,- ди ул. Балачагы никадәр  

    авыр булса да,  туган авылы аның хәтерендә матур, кадерле булып сакланган.

       “Туган авыл” шигырен 1 укучы сәнгатьле сөйли.Укучылар шигырьне исләренә төшереп (хәтер диктанты) тиңдәш кисәкләрне ияртүче сүзләре белән язалар.

     (Укучылар язганда Татарстан Дәүләт Филармониясенең  симфоник оркестры башкаруында “Кырлай” симфоник поэмасы уйный.)

       

              Укыту,  нәтиҗә чыгару.

                   

                     Экранда күрсәтелә.

  •   Тиңдәш кисәкләр сөйләмне матур, яңгырашлы итә.

     

      Укычылар, һәрбер шагыйрьнең иҗатында туган як , туган авылына багышланган шигырьләре бар.  Әйдәгез, бергәләп искә төшерик әле.

   Өзекләр сөйләү.    

      С.Рәмиевнең “Авыл”

      Ф.Яруллин “Туган ягы кирәк кешегә” һ.б.

       Н.Исәнбәт “Туган ил”

         Ә менә сезнең авылдашыгыз Рифат Җамалның “Мирҗәмем- җир ямем” исемле китабында  шул ук исемдәге бик матур шигырь бар. Күпләрегез өчен таныштыр да ул.Тыңлап китегез әле һәм игътибар итегез ,ничек матур итеп сурәтли ул туган ягын.

                     Безнең авыл әллә ни зур түгел,

                     Урамы да аның өч кенә.

                     Халкы да аз. Ләкин өч геройны

                     Биргән авыл булмый кечкенә.

                     Янында юк аның урманы да,

                     Күле дә юк, акмый зур елга.

                     Ник сагынам икән авылымны

                     Эштә чакта, өйдә һәм юлда?

                     Авылымның тузанына кадәр

                     Якын миңа элек-электән.

                     Сагыну хисе олыгайган саен

                     Арта бара икән нилектән?

                     Бу сорауга җавап таба алмас

                     Хәтта 70 яшьлек бабай да.

                     Авылыма кайтсам эйләнәм мин

                     Ялан тәпиле бер малайга...

      Ә хәзер ,укучылар, мин сезгә шушы шигырьдән өзекләр язылган сигнал карточкалар өләшәм.Бу безгә белемне тиз генә тикшерү өчен ярдәм итәчәк.

Асларына сызылган сүзләрнең нинди җөмлә кисәге икәнен билгеләргә.

     Тикшерү ,хаталарны анализлау.

        Дәресебезне дәвам итәбез .Экрандагы шигъри юлларга буенча дәтәрләрдә эшлибез.Тик биремнәр төрле катлаулылыкта.

        1).”Су анасы”, “Шүрәле” шигырьләреннән алынган өзекләргә төшеп калган сүзләрне куярга,тиңдәш кисәкләрне табарга.

  1. Тиңдәш кисәкләрнең нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләргә.

                     

               

                   1.Җәй көне. Эссе һавада мин суда ..., ...;

Чәчрәтәм, ..., ..., башым белән суны ... .

Шул рәвешле бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,

Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм дип ...,

Йөгереп чыктым судан, тиз – тиз ... өс – башым;

Куркам үзем әллә нидән, юк янымда .... .

                      2.Анда бик салкын вә бик ... түгел, ... һава

... дә вакытында исеп, ... да вакытында ...

Урманында кып – кызыл кура җиләк тә ... ....

Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

Бик хозур, рәт – рәт тора, гаскәр кеби, ..., нарат;

Төпләрендә ятканым бар, хәл ..., күккә ... .

   

         Укучылар , тиңдәш кисәкләр нәрсә ярдәмендә бәйләнде?

          Нәтиҗә ясау.

                          Экранда күрсәтү

       

 Тиңдәш кисәкләр санау интонациясе һәм теркәгечләр

                              ярдәмендә  бәйләнә.  

                           

Тукай аз гомер юлы үтсә дә, бик күп мирас калдырган. Аның  иҗатын инде гасырга якын өйрәнәләр. Ләкин  әле һаман ул тиешле югарылыкта түгел. Тукайның яңа шигырьләре, иҗатының яңа сәхифәләре гел ачылып тора. Тукай үз халкына һәрвакыт ышанган: “Халык зур ул, көчле ул,әдип ул,шагыйрь ул ” дигән. Үләренә 18 көн кала язган бер мәкаләсендә “Сабыр кирәк, килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле,”-дип әйтеп калдырган. Соңлап булса да, Тукай әйткән заман килде. Бөек шагыйрьнең халкына биргән бәясен кадерләп сакларга кирәк.

      1966 елдан башлап, 26 апрель - Г.Тукай туган көн -Республикабызда шигырь бәйрәме, Тукай бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Тукай бәйрәме безнең Арча җирлегеннән башлана. Ел саен  республикабызның язучылары, сәнгать кешеләре Тукай туган көнне Кырлай авылына киләләр , бу көн зур бәйрәм төсен ала.(Слайд) Өй эшен дә , шушы тема белән бәйләп, иҗади итеп бирәм. “Рәхмәт сиңа, Тукай абыйґ” темасына кечкенә инша язарга (юнәлеш бирү)   Тиңдәш кисәкләрнең астына сызарга.

 

    IV. Йомгаклау

               Терәк-схема ярдәмендә дәрескә нәтиҗә ясау.

                       Экранда күрсәтү

 

                         

                       

         Тиңдәш кисәкләр:

  • бер үк сорауга җавап булып килә,
  • бер үк сүзгә карый,
  • санау интонациясе, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә,
  • бөтен җөмлә кисәкләре булып килә ала,
  • сөйләмне матур, яңгырашлы итә.

      Дәресебез ахырына якынлашты.  Сезне киләчәктә үз ягыбызның мактанычы, горурлыгы булуыгызны телим , ышанып калам. Без бит Тукай якташлары.

     

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

10 класста МКТ нигезләре темасына дәрес

10 класста МКТ нигезләре темасына дәрес...

11 класста "Эволюция теориясе нигезләре" темасын гомумиләштерү

Бу дәрес эшкәртмәсе "Эволюция теориясе" темасын гомумиләштергәндә кулланыла ала. Дәрес өчен презентация әзерләнде. Өстәмә чыганаклардан материал кулланылды....

ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 126 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә

              1.Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп             ...

ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ТУУЫНА 125 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ

ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢТУУЫНА 125 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ...

2021 нче ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Габдулла Тукайның тууына 135 ел!

2021 нче  ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Габдулла Тукайның тууына  135 ел уңаенан,шагыйрь тормышыһәм иҗаты  буенча тест сораулары...