Кем кубрәк белә? уены
материал по химии (8 класс) по теме

Ганиева Лейсан Фаргатовна

Укучыларның химиядән алган белем һәм күнекмәләрне кабатлау һәм гомумиләштерү өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл himiyadn_didaktik_uen.docx20.61 КБ

Предварительный просмотр:

Химиядән дидактик уен «Кем күбрәк белә?»

Максат: химия фәненә кызыксыну тәрбияләү; химиядән 8 класс курсы буенча алган белемнәрне ныгыту һәм кабатлау .

Җиһазлар : мультимедия  проекторы, химик элементларның Д. И. Менделеев периодик системасы,  эрүчәнлек таблицасы.

Уен кагыйдәләре.

  1. Һәр дөрес җавапка - 1 балл;
  2. Дөрес җавап бирмәүче укучы уеннан чыга;
  3. 12 балл җыйган укучыга «5»ле билгесе куела;
  4. Уенда катнашучының 3 подсказка куллану мөмкинлеге бар (класстан ярдәм сорау, 50х50, 30 секунд дәреслектән материалны карау мөмкинлеге.

Уен барышы

Сайлап алу туры.

Бирелгән химик элементларны  тәртип номеры кимү тәртибендә күрсәтергә:

А – кислород              

В – гелий

С – водород

D - хлор

        1 сорау

Тимер атомындагы электроннар саны:

А – 56                            

В – 26

С – 30                          

D - 55

         2 сорау

Натрий металлы нинди элемент:

А – s элемент

В – p элемент

С –d элемент

D – f элемент

         3сорау

 Cl2  молекуласында атомнар арасында нинди  химик бәйләнеш:

A – ковалент поляр

В – ковалент  поляр булмаган

С – ионлы

D – металлик

          4 сорау

  Галлий атомының соңгы сүрүендә ничә электрон бар?

А – бер                                    С – өч

В – ике                                     D - дүрт

                                         

      5 сорау

Кайсы ике матдәдә  аллотропик модификация күзәтелми?  

А – ак һәм кызыл фосфор

В – кислород һәм озон

С – кремнезём һәм кварц

D – алмаз  һәм графит

    6сорау

 Al(OH)3, формуласына туры килгән матдә ул:

А – селте

В –  амфотер гидроксид

С –  алюминий оксиды

D – эче тоз

    7сорау

Реакция тибын билгеләргә
CuSO
4 + Fe = Cu + FeSO4

А – таркалу

В – алмаштыру

С – кушылу

D - алмашу

     8 сорау

Химик күренеш:

А – утын яну

В – электр лампочкасы яну

С – пыяла ватылу

D –  ис таралу

   9 сорау

Кислота һәм нигез кушылып барлыкка килә:

А – тоз һәм водород

В – тоз һәм су

С – яңа кислота һәм су

D – яңа кислота һәм яңа тоз

   10 сорау

Кайсы металл белән хлорид кислотасы реагирлашмый?

А –   цинк белән

В –   бакыр белән

С –   кальций белән

D –  тимер белән

   

11 сорау

Селтеле тирәлектә фенолфталеин нинди төсне күрсәтә?

А – кызыл

В – шәмәхә

С – сары

D – кура җиләге төсе

12 сорау

Кайсы үзлек металларга хас түгел?

А –   электр тогы үткәрә

В –   электр изоляторы

С –   каты

D –  чүкелүчән

 

Әтнә муниципаль районы

Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

Химия укытучысы Ганиева Ләйсән Фәргать кызы.

GLF_72@mail.ru

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көчсез буын" уены-"Тереклекнең килеп чыгышы" темасын гомумиләштерү

1. Укучыларның “Тереклекнең килеп чыгышы”темасы буенча ...

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...

"Бәхетле очрак" уены

Игра "Счастливый случай" для учащихся 5-ого класса....

"Зәлидә" уены

Урок - игра Зәлидә" в русскоязычной группе. Может проводится в начальном и среденем звене. Формы проведения разнообразны. Здесь учащимся прививается интерес  к татарским народным играм, повторени...

Күңелле стартлар уены.

Укучылар мәктәпнең спорт залына җыела. Мәктәп директоры, әлеге чараны уздыруда җаваплы физкультура укытучысы котлау сүзе белән чыгыш ясый. Спорт киемнәре кигән 2 егет 2  ...

ЭТНОГРАФИЗМ БУЛАРАК ХАЛЫК УЕНЫ АТРИБУТИКАСЫ (“12 таяк” уены мисалында).

Кеше  бәләкәй чактан ук  төрле хәрәкәтле, сүзле, җырлы, биюле уеннар белән тыгыз бәйләнештә яши. Алар күңел ачу, ял итү, танышу-кавышу кебек функцияләрне үтәү максатыннан уйналырга мөмкин. У...