День химии .
материал по химии (8 класс) на тему

День химии по теме : Химия -это чудо. КВН для 8 класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Конспект110 КБ

Предварительный просмотр:

Химия – ул могжиза! (Химия – это чудо)

Кереш сүз. Хөрмәтле укучылар! Без бүген КВН га җыйналдык. Залда кызыклы да, авыр да булган фәнне – химияне әкренләп  үзләштерүче  8- 9 нчы сыйныф укучылары. Күбегезне мөгаен алда химия белән бәйле тормыш көтә, кайсыгыздыр табиб, кайсыгыздыр фармацевт, кайсыгыздыр авыл хуҗалыгы белгече, лаборант, парфюмер булырга җыенадыр. Химия – искиткеч фән. Дидро мондый сүзләр әйткән: “ Әгәр кешелеккә фәннәр арасыннан өчесен сайларга туры килсә, алар механика, тарих һәм химияне сайлаган булырлар иде”. Нинди генә һөнәр сайласаң да химиядән алган белемнәр сезгә һичшиксез кирәк булачак. Сез бүген “Химия фәне кызыклымы?” дигән сорауга   җавап бирә  аласыз. Бүгенге уенда 2 команда : 8 сыйныф hәм 9 сыйныф командалары ярыша , команда башында  капитан.

Сез- катнашучы, ә анда жюри

Ни генә әйтсәң дә, җиңү җиңел килми.

Сезнең алда 10 сыйныф укучыларыннан җюри:таныш булыгыз Хабибуллина Гөлназ, Галиахметов Инсаф, Бариева Алинә,Рахматуллина Айсылу.

1а.Конкус “ Визит карточкасы”. Уенны командаларның сәламләшүеннән башлыйбыз. Капитаннар командаларыгыз белән таныштырып үтсәгез иде. (Командалар сәламләшә, эмблемага бәя бирелә)

2.а.Конкурсларны башлаганчы болай итик: мин командаларга сорау бирәм, кем беренче һәм дөрес җавап бирә, шул команда конкурсны башлый. Сез нинди матдә турында сүз барганын белергә тиеш. “ Ул могҗизалы илдә - химик лабораториядә туган. Аның әтисе- азот оксиды усал булган һәм “Төлке койрыгы” дигән кушамат йөрткән, ә әнисе гади, тыныч, аны Су дип йөрткәннәр. Балалары дөньяга бәләкәй, төссез булып килгән. Аңа лакмус эремәсе өстәгәч, кыз туганын белгәннәр. Әлеге кушылманың исеме?” ( Нитрат кислотасы , русчасы  - азотная кислота )

2б. Конкурс  “Кем күбрәк “? Тактада  төрле билгеләр белән карточкалар беркетелгән , бу билгеләрне кулланып  кайсыгыз күбрәк химик формулалар төзи , аларга исем бирә.( карточкалар өстәмәдә)

3а. Россиядә эшләгән Швед  инженер –химигы  төтенсез дары ( бездымный порох)  составын эшләүче, динамит уйлап табучы.Ул  үз гомере буе туплаган 33 миллион швед кроннын “Халыкара премия фондына “ тапшыра.Бу фондтан  премия химия , физика, физиология, әдәбият,  медицина, тынычлык өлкәләрендә уңышка ирешүчеләргә  хәзерге көнгәчә тапшырылып барыла. Химикның исеме яки Фамилиясе.( Альфред Бернард Нобель)

3б. Конкурс “Химик - галимнәр” .Экранда галимнәрнең  фамилияләре язылган ,  аның  астында  сүзнең баш хәрефе , ул нәрсәне аңлатыр  икән , фикерләрегезне тыңлыйбыз.( кайсы ил галиме икәнлеген аңлатыр, мәсьәлән: Швед галиме , рус галиме , италия галиме)

4а. Конкурс “Химик табышмаклар”.   Башта мин әйткән табышмакны кайсы  команда  җитезерәк  чишәр икән ?

Суында бер балыгы юк,

Агыйм дисә арыгы юк,

Авызында тешедә юк

Ә шулай да үзен аның

Белмәгән бер кеше дә юк.(Кое )

.Командалар каршы көндәшләренә  өчәр   химик табышмак әзерләп килергә тиешләр иде. Рәхим итегез.

5.Конкурс “Кем тизрәк”.Тактада химик элементлар боткасы,1-20 кадәр рәттән номерлап , табып язарга, исемен әйтергә.Башладык. Реклама тәнәфесе : слайдлар күрсәтү   ”О живательном резинке”

6а. Алдагы конкурска күчәбез. Традиция буенча сорауларга җавап бирегез. Кушылманы атарга кирәк. “Ашкайнату-эчәк авыруларын төгәл ачыклау өчен рентгеноскопиядә  кулланалар. Эзләнүләр алдыннан авыру “барий боткасы”  ашый. Эремәүчән тоз буларак, “ботка” организм белән үзләштерелми. Организм тукымаларында  бу тоз рентген нурларны күп күләмдә тоткарларга сәләтле. Бу рентгенологка куыш органнар “барий боткасы” белән тулганда, анда анатомик үзгәрешләр барлыгын белергә мөмкинлек бирә. Бу кушылманың исемен атагыз?” (Барий сульфаты)

6 б. Конкурс “Ящикта нәрсә?”.Сезнең алда ящик.Сез мине тыңлап, анда нинди матдә икәнлеген белергә тиеш.Беренче фрагментны укыгач та әйтсәгез 5 баллга  ия  булырсыз, икенче фрагментны  укыгач 3баллга, өченчене укыгач 1 баллга  ия булырсыз.

1нче командага.

  1. Минем семьям – иң беренче.Минем турында :мин иң актив, бик тормышчан диләр.
  2. Мин каты ,ләкин бик йомшак.
  3. Мине бик җиңел пычак белән кисеп була , мине керосин астында саклыйлар.

(ящикта склянкада металик натрий )

2  нче командага.

1.Минем характерым үзенчәлекле.Мин үземнең  җәмгыйятемнең кагыйдәләренә буйсынмыйм.Беренче карашка мин төссез генә.

2.Мин булмасам тормыш та булмас иде.

3. Мин бик кызыксынучан: кайда кирәк, мин шунда.Мин сезнең hәрберегездә ,hәр җирдә. (  ящикта  склянкада су)

7а. Конкурс. “Химик –төзүчеләр” .Сезнең алда пластилин  . Миндә   конвертлар , анда  бирем язылган кагәзь, 1 укучы  конвертны чыгып ала , ачып укый , биремне эшли башлыйлар.

Музыкаль тәнәфес.

. Сез беләсезме алмаларны кыш буе саклансын  өчен   берничә секундка  бер  төрле тоз эремәсенә төшереп алалар икән , бу нинди тоз эремәсе? ( 0,2%  лы, СаСL2 – кальций хлориды эремәсе).

8б.Конкурс “Яшен тизлеге” дип атала.Бу капитаннар конкурсы ,сорауларга      бик  тиз   җавап бирәсе була.

1 нче команда капитаны.(8 сыйныф өчен)

- иң җиңел газ (водород)

- яну һәм сулышны тәэмин итүче матдә (кислород)

-диңгез кәбестәсендә нинди матдә мул (йод)

- нинди металл бактерицид үзлеккә ия (көмеш)

-нинди металларны салкын су белән яндырып була (калий, натрий)

-иң киң таралган сыек оксид (су)

-сыеклык күләмен үлчәү өчен пыяла савыт (мензурка)

2 нче команда капитаны (9 сыйныф өчен)

-суны комнан чистарту методы (тондыру, фильтрлау)

-нинди химик матдә белән Наполеон агуланган булган (мышьяк)

-  химик бүленмәүче  кисәкчек (атом)

- водородның кислородта янганда барлыкка килгән матдә(су)

-ил атамасына охшаган химик элемент атамасы(германий)

- нинди суны сулыш тоныкландыра(известьле)

-углерод кергән неорганик кислота (карбонат)

9а. .Алдагы конкурсны да башлаганчы сезгә сорауга җавап бирергә кирәк булыр. “Әгәр борынгы тарихчыга ышансак, А. Македонскийның Һиндстанга походы вакытында , аның офицерларының да солдатларының да ризыклары һәм эчемлекләре  бер-үк төрле булса да ашкайнату-эчәк авырулары белән офицерлар сирәгрәк авырганнар, ни өчен дип уйлыйсыз?” (чөнки офицерлар көмеш калактан ашаганнар ,ә көмеш бактриацид  ( зарарсызландыру) үзлекләренә ия. )

9б.Конкурс “Химик җиhазлар”  ( Командаларга алып баручы химик       җиhазлар 20 төрле җиhаз күрсәтә, укучылыр әйтә бара.)

10а .Аны 19 яшендә франсуз галиме Шарль Сориа уйлап таба, ул көндәлек тормышта  бик   киң кулланыла.( Шырпы)

10б.Конкурс. “Химик  эксперимент” (Тактада экперимент исеме язылган кагәзьләр эленгән  чыгып алабыз,экспериментны ясап күрсәтәбез; ) “Натрийның суда яну”, “Вулкан“ тәҗрибәләре.”

11.Конкурс “Дөньядагы кызыклы фактлар “ темасына ясалган күләмле газеталар .Аларны укыгач  сез, безне нинди кызыклы фактлар белән таныштырырсыз?(газеталарга жюри бәя бирә)

12.Рефлекция:Алда шарлар эленгән залда утыручылыр ,кем тели 1әр шарны ала, анда кагәзь бәйләнгән, ә кагәзьләрдә   сораулар , ләкин берсендә сюрприз.  Алып укый аласыз, жавап бирә,сюрпризны   үзегезгә ала аласыз.)

13.Жюри нәтиҗә ясый.Грамоталар тапшыра,бүләләр тапшыра.

II.”Химик лотория “уены.( 45 сорау алып баручы укый”)Өчәр сорауга җавап биргән укучылырга билгеләр куела.

Химия үзеннән ерак торган фәннәр белән тыгыз бәйләнгән. 1 нче конкурсыбыз “Химик –шагыйрьләр” дип атала. өй эше итеп химик темага шигырьләр өйрәнеп киләсе иде, рәхим итегез.

Химия илендә бүген зур бәйрәм

Бар да җыелган бердәм

Бар да тырыш, өлгерләр

Кемгә эләгер бүләкләр

4 нче конкурс. “Химик элементны  әйт”. Бу этапта һәр команда 1 баллдан 5 кә кадәр балл җыя ала. Беренче дөрес җавапка 5 балл, икенчесенә 4 балл.... куела.

1. 1) Кеше организмында аның массасы 3 г, ә канда 2 г.

2) Җир кабыгында таралуы буенча бары тик кислородтан, кремнийдан, алюминийдан калыша.

3) Бу элементның беренче табигый чыганагы – җиргә төшкән метеорит.

4) Сыегайтылган кислоталарда эри, дымлы тирәлектә тутыга.

5) Бу элемент хөрмәтенә кешелек тарихының бер чоры аталган.(тимер)

2. 1) Бик җиңел чүкелүчән металл.

2) Аның бакыр белән эретмәсе – кызыл, кадмий белән яшел төстә була.

3) Эретмәләрдә аның микъдарын пробаларда күрсәтәләр.

4) Иң көчле кислоталар да аны эретә алмый.

5) Металлар патшасы.(алтын)

1а.б. Нинди сыек металл суны катыра ала? (терекөмеш)

 (музыкаль пауза)

25 нчы конкурс. “Химик –экспериментаторлар”

тәҗрибә. Химик хамелеон.

Ул тирәлеккә бәйле рәвештә химик матдәләрнең төсе үзгәрүгә нигезләнгән. Чын хамелеон төсен үзгәрткән шикелле, бер стаканнан икенчесенә бушатканда сыеклык та төсен үзгәртә. Өстәлгә эремәләр салынган 5 стакан куела.

  1. нче стакан: тимер (III) хлоридының сыегайтылган эремәсе.
  2. нче стакан: 1 мл хлорид кислотасы, 1 мл :сары кан тозы.
  1. нче стакан: 3 мл зәһәр натрий (натрий гидроксиды) эремәсе.
  2. нче стакан: 2мл фенолфталеинның спиртлы эремәсе (индикаторны аптекаларда пурген ;дип атыйлар.)
  3. нче стакан: 3 — 4 мл куертылган хлорид кислотасы.

Беренче стакандагы эремәне икенчесенә алабыз, зәңгәр төстәге тимер (III) гексацианоферраты (берлин зәңгәре) хасил була

Реакция җиңелчә әче тирәлектә барсын өчен ислота кирәк.

Икенче стакандагы эремәне селте салынган өченче стаканга бушатабыз. Ул берлин зәңгәренә тәэсир итә һәм зәңгәр төс юкка чыга.

Өченче стаканга салынган матдәне фенолфталеин салынган дүртенче стаканга бушатабыз. Селте күп булганга, эремә кура җиләге төсенә керә.

Дүртенче стакандагы матдәне кислота салынган бишенче стаканга бушатабыз, кура җиләге төсе югала (нейтральләшү реакциясе бара), берлин зәңгәре хасил була һәм эремә яңадан зәңгәрләнә.

 а. 1) Химиянең атасы

2) Металарның этеп чыгару рәтен төзүче

3) Органик матдәләрнең химик төзелеше теориясен тудыручы

4) 6 ·1023

Йомгаклау. Жюри нәтиҗә ясый. Грамоталар тапшыра б. Нинди химик элементны тормыш һәм аң элементы дип атыйлар(фосфор)

Названия команд

Конкурсы

Общее количество баллов

Место

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

1 конкурс “Визит карточкасы”  (Саләмләшүгә 3 балл, эмблемага 3 балл.)

2 конкурс”Кем күбрәк”    (hәр дөрес  язылган  формулага  0,5 балл ,ә исемендә әйтсә 1 балл.)

3конкурс”Химик галимнәр”(hәр дөрес  җавапка 1балл) (барлыгы 6 балл)

4 конкурс”Химик табышмаклар”( hәр дөрес  җавапка 1 балл )  

5 конкурс”Кем тизрәк” (Элементның билгесен язса 0,5 балл, ә исемендә әйтсә 1 балл)

6 конкурс”Ящикта нәрсә” (1 җөмлә укыгач җавап бирсә 5 балл, 2 җөмлә укыгач җавап бирсә 3 балл, 3 җөмлә укыгач җавап бирсә 1 балл куела.)

7конкурс “Химик төзүчеләр “(hәр дөрес  җавапка 1 балл .)

8 конкурс “Яшен тизлеге “ (hәр дөрес  җавапка 1 балл .)

9 конкурс”Химик җиhазлар” (hәр дөрес  җавапка 1 балл .)

10 конкурс “Химик эксперимент “ (химик эксперимент өчен 3 балл)

11 -1конкурс” Дөньядагы кызыклы фактлар” газета (укучы hәр кызыклы факт  сөйләгән  өчен 1 балл  ала )

12.  Газета  өчен 5 балл

Названия команд

Конкурсы

Общее количество баллов

Место

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

1 конкурс “Визит карточкасы”  (Саләмләшүгә 3 балл, эмблемага 3 балл.)

2 конкурс”Кем күбрәк”    (hәр дөрес  язылган  формулага  0,5 балл ,ә исемендә әйтсә 1 балл.)

3конкурс”Химик галимнәр”(hәр дөрес  җавапка 1балл) (барлыгы 6 балл)

4 конкурс”Химик табышмаклар”( hәр дөрес  җавапка 1 балл )  

5 конкурс”Кем тизрәк” (Элементның билгесен язса 0,5 балл, ә исемендә әйтсә 1 балл)

6 конкурс”Ящикта нәрсә” (1 җөмлә укыгач җавап бирсә 5 балл, 2 җөмлә укыгач җавап бирсә 3 балл, 3 җөмлә укыгач җавап бирсә 1 балл куела.)

7конкурс “Химик төзүчеләр “(hәр дөрес  җавапка 1 балл .)

8 конкурс “Яшен тизлеге “ (hәр дөрес  җавапка 1 балл .)

9 конкурс”Химик җиhазлар” (hәр дөрес  җавапка 1 балл .)

10 конкурс “Химик эксперимент “ (химик эксперимент өчен 3 балл)

11 -1конкурс” Дөньядагы кызыклы фактлар” газета (укучы hәр кызыклы факт  сөйләгән  өчен 1 балл  ала )

12.  Газета  өчен 5 балл

                                       

Названия команд

Конкурсы

Общее количество баллов

Место

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

Для жюри

Названия команд

Конкурсы

Общее количество баллов

Место

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

Для жюри

Названия команд

Конкурсы

Общее количество баллов

Место

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

Названия команд

Конкурсы

Общее количество баллов

Место

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

1 конкурс “Визит карточкасы”  (Саләмләшүгә 3 балл, эмблемага 3 балл.)

2 конкурс”Кем күбрәк”    (hәр дөрес  язылган  формулага  0,5 балл ,ә исемендә әйтсә 1 балл.)

3конкурс”Химик галимнәр”(hәр дөрес  җавапка 1балл) (барлыгы 6 балл)

4 конкурс”Химик табышмаклар”( hәр дөрес  җавапка 1 балл )  

5 конкурс”Кем тизрәк” (Элементның билгесен язса 0,5 балл, ә исемендә әйтсә 1 балл)

6 конкурс”Ящикта нәрсә” (1 җөмлә укыгач җавап бирсә 5 балл, 2 җөмлә укыгач җавап бирсә 3 балл, 3 җөмлә укыгач җавап бирсә 1 балл куела.)

7конкурс “Химик төзүчеләр “(hәр дөрес  җавапка 1 балл .)

8 конкурс “Яшен тизлеге “ (hәр дөрес  җавапка 1 балл .)

9 конкурс”Химик җиhазлар” (hәр дөрес  җавапка 1 балл .)

10 конкурс “Химик эксперимент “ (химик эксперимент өчен 3 балл)

11 -1конкурс” Дөньядагы кызыклы фактлар” газета (укучы hәр кызыклы факт  сөйләгән  өчен 1 балл  ала )

12.  Газета  өчен 5 балл


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

День открытых дверей в предметной лаборатории химии.

Каждый год в конце сентября в лицее, в котором я работаю, проходит «День открытых дверей» для учащихся общеобразовательных учреждений нашего города, планирующих поступление в наше учебное заведение. П...

День химии 15 апреля 2015 года

«Широко простирает химия руки свои в дела человеческие»...

Разработка урока по химии "День культуры"

Целью урока было показать взаимосвязь химии и профессии художника в рамках ежегодного школьного фестиваля "День культуры"...

Методическая разработка мероприятия социально-экологической направленности «День химии и биологии» в рамках Всероссийского экологического детского фестиваля

Номинация конкурса: «Образовательные мероприятия».Возрастная группа: 5-11 класс(19 человек)Автор проекта: учитель химии и биологии Серпак Надежда ИвановнаМуниципальное бюджетное общеобразо...

Открытый урок по химии на день открытых дверей

Открытый урок в 10 классе по теме «Явление изомерии, ее виды»....

Интегрированный урок-игра по биологии и химии в 6 классе на тему: «Химия и биология каждый день. А знаете ли вы?»

Данный урок позволяет объяснить значимость школьных предметов «химия» и «биология»; показать необходимость изучения химии и биологии для объяснения явлений, наблюдаемых в нашей...

Единый день химии в городе Ангарске, 2020г. (13 марта) (муниципальная интеллектуальная игра по химии КВЕСТ)

В 2020г 9 мая 2020 года исполнится 75 лет со Дня Победы советского народа в Великой Отечественной войне. День Победы —по праву является главным праздником России....