классный час
план-конспект урока (5 класс) по теме

Гаилә елына багышланган әдәби кичә "Минем гаиләм"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының Мәгариф идарәсе

“Фәнни-методик үзәк”  муниципаль учреждениесе

Яр Чаллы шәһәренең “61 нче гимназия”

муниципаль автономияле белем учреждениесе

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика

күләмендә үткәрелә торган “Мастер-класс” бәйгесенең

шәһәр туры

“Минем гаиләм –                 минем төп терәгем”

(гаилә елына багышланган кичә)

                                                                   

                                                                    Төзүче:        Сафина Лилия Рәшит кызы

                                                                  II квалификацион категорияле

                                                                       татар теле һәм әдәбияты укытучысы

-2011-     

Тема:            Минем гаиләм – минем төп терәгем.

Максат:       1) Укучыларда әти-әни, әби-бабай, туганнарга карата олы ихтирам, хөрмәт,                         мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларның кадерен белү теләге уяту;

 2) Укучыларга үз нәселләренең тарихы белән кызыксынырга, аларны буыннан-буынга тапшырырга кирәклекне аңлату.

Материал:  “Мәгариф” журналлары, 2008 ел, “Көч һәм рух тамырлары” китабы, 14-22   битләр, татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

Җиһазлау:  компьютер, проектор, интерактив такта, интернет челтәре, “Минем гаиләм”, “Шәҗәрә - гаилә көзгесе” темаларына презентацияләр, “Рәсемнәрдә - минем гаиләм” күргәзмәсе, Гаилә елы эмблемасы.

Кичәнең барышы:

  1. Оештыру өлеше.

- Хәерле көн, укучылар!

Кичәбезне башлыйбыз.

 Тактадагы бу рәсем нәрсәне аңлата?

  1. Гаилә елы эмблемасы.
  2. Анда нәрсәләр ясалган?
  3. Йорт, әти, әни, малай, кыз, агач, кояш рәсемнәре.
  4. Бу эмблема нинди елга багышланган?
  5. 2008 ел – Гаилә елы.
  6. Бүгенге кичәбезнең дә темасын тактада күрәсез.
  7. Минем гаиләм – минем төп терәгем.

II   Төп өлеш.

  1. Укучылар, хәзер мин сезгә “Ике күрше” мәсәлен укыйм. Игътибар белән тыңлагыз һәм чагыштырыгыз.

Ике күрше.

  Якын урманда ике күрше карга яшәгән. Аларның берсе бик аралашучан булган. Үзенә бик матур карга кызын сайлап, аның белән тормыш корып җибәргән. Берсеннән-берсе матур балалар үстергәннәр. Балаларым тук булсын, дип әти карга көннәр буе эшләгән, соңрак, балаларын ияртеп, аларны азык табу һөнәренә өйрәткән. Шулай матур гына яши биргәннәр.

        Ә икенче карга исә берәү белән дә аралашмаган, үзен бик акыллыга санап, башкаларның иртә таңнан торып караңгы төшкәнче эшләүләреннән көлгән. Хәтта аның салкын җилдән, яңгырдан ышыкланыр,төн үткәрер оясы да булмаган. Көн артыннан көн үтә торган. Кинәт бу карга авырып киткән. Бик ябыккан, аның инде азык  табарлык та хәле калмаган. Шулай агач башында бөкшәеп утырганда, моны күрше карга күреп, янына очып килгән. Күршесен кызганган, тапкан азыгын аңа биргән. Азрак тамак ялгап алгач, каргага хәл кереп киткән. Ул күршесенә зур рәхмәт белдергән һәм: “Әй, күрше, бу урманда синнән дә бәхетле карга юктыр, мөгаен”, - дигән.

        - Укучылар, ике карганың тормышын чагыштырыгыз әле. Икенче карга ни өчен күршесенә: “Синнән дә бәхетле карга юктыр”, - дигән?

        - Беренче карганың гаиләсе булган, ә икенчесенең гаиләсе булмаган.

        - Димәк, укучылар, бүгенге кичәбездә сүз нәрсә турында барачак?

        - Гаилә турында.

        - Нәрсә ул гаилә?

        - Гаилә ул – безнең өебез, әби-бабай, әти, әни, мин, апа-абый, эне-сеңел.

        - Ә татар теленең аңлатмалы сүзлегенә мөрәҗәгать итсәк, аның беренче мәгънәсе болай икән:

        - Гаилә ул -  бергә яшәүче ир, хатын, балалар һәм якын туганнардан торган

                      кешеләр төркеме.

  1. Укучылар, тагын гаилә турында нәрсәләр әйтә алабыз?
  2. Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.                        
  3. Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни – йортның тоткасы, ә балалар – аның көзгесе.
  4. Сез бу кичәгә әзерләнгәндә, гаиләгез турында иншалар яздыгыз, гаиләгезнең шәҗәрәсен төзедегез, рәсемнәр дә ясадыгыз.
  5. Ә хәзер, Ләйсән, синең инша аша гаиләң белән танышып үтик әле.

(Ләйсән иншасын укый.)

  1. Гаиләдә иң якын кешеләребез кемнәр инде?
  2. Әти-әни.
  3. Әни турында кайсыгыз шигырь өйрәнде әле?
  4. Әнием, бәгърем, күз нурым,

Кояшым, аем һәм йолдызым.

Дөньялар кичеп тә тапмассыз

Әнидән нурлырак җир кызын.

  1. Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле –

Алар безнең әниләр.

  1. Әйе, әни кеше – гаиләнең йөрәге, әти кеше – гаиләнең терәге диләр бит. Әтиләр турында кайсыгыз сүз ала әле?
  2. Әти булса, хәвеф-хәтәр дә юк,

Бәлаләрдән калкан кебек каплый ул.

Безнең, әниләрнең тынычлыгын,

Саф, ягымлы елмаюын саклый ул.

  1. Әти – безнең күңелдә мәңгелек ышаныч.

Әти – көчле, әти – батыр, әти – безнең куаныч.

Әти – алтын багана, гаиләдә ул терәк.

Тынычлык, иминлек сагында ул кирәк.

  1. Гаиләләребездә иң олы, хөрмәтле кешеләр тагын кемнәр?
  2. Бабай белән әби.
  3. Аларга нинди сыйфатлар хас?
  4. Бабай белән әби гаиләдә иң өлкән, сабыр, йомшак күңелле, йомшак куллы, шәфкатьле кешеләр.

Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле

Ул – минем дәү әнием.

  1. Укучылар, “олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” мәкален сез ничек аңлыйсыз?
  2. Без олыларны - әби-бабайны, әти-әнине хөрмәт итсәк, аларның сүзләрен тыңласак, безнең балалар да безне шулай хөрмәт итәрләр.
  3. Тагын гаиләдә кемнәр бар әле сезнең?
  4. Туганнарыбыз: эне-сеңелләр, апа-абыйлар.
  5. Сез алар белән ничек яшәргә тиеш?
  6. Дус, тату, ярдәмләшеп.
  7. Тату туганнар таштан койма койганнар. Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
  8. Туганнар тату яшәсәләр, гаилә нык була, арага дошман, явыз кешеләр үтеп керә алмый.
  9. Өйдә имин булсын, диеп,

Туганлык хисен саклыйк.

Җаныбызны җылытучы

Гаилә исемен аклыйк.

  1. Ә хәзер, укучылар, “Шәҗәрә - гаилә көзгесе” слайдына игътибар итик. Нәрсә ул шәҗәрә? Бу сүз нәрсәне аңлата?
  2. Ул нәсел – ыру тарихы дигәнне аңлата. Икенче төрле – нәсел агачы дип тә йөртелә.
  3. Равил Фәйзуллин  “Онытма син” шигырендә болай дигән.
  4. Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

  1. Ә хәзер сүзне әти-әниләргә бирәбез. ( Ике гаиләнең үзара җырлы-биюле ярышы.)

Әти-әниләрнең балаларга әйтер сүзе.

-Балалар!

Юлларыгызга ак бәхетләр яусын.

Кайгы-хәсрәт сезне читләп үтсен.

Таң җилләре булып битләрегездән

Назлап кына бары шатлык үпсен.

(Кечкенә бүләкләр тапшырыла. Бүләкләрне балалар үзләре ясыйлар.)

. Нәтиҗә ясау.

  1. Без бу кичәдә нәрсә турында сөйләштек?
  2. Гаилә турында.
  3. Әйе, укучылар, әти йорты, гаилә - бу бөек байлык. Гаилә ул – кешенең үзара мөнәсәбәтләренең чын мәктәбе.
  4. Әти-әниләргә, өлкәннәргә һәм туганнарга карата нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк?
  5. Аларны хөрмәт итәргә, яратырга, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә, аларны сакларга кирәк.

Әйе, бүген сез аларга карата нинди мөнәсәбәттә булсагыз, киләчәктә сезнең балаларыгыз да сезгә карата шундый мөнәсәбәттә булырлар. Үз гаиләгезнең кадерен белегез. Мин сезгә һәрберегезнең өендә мәхәббәт һәм бәхет булуын телим. Гаилә - бәхет ачкычы. Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Бәхет фәкать гаилә аша гына килә.



Предварительный просмотр:

Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының Мәгариф идарәсе

“Фәнни-методик үзәк”  муниципаль учреждениесе

Яр Чаллы шәһәренең “61 нче гимназия”

муниципаль автономияле белем учреждениесе

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика

күләмендә үткәрелә торган “Мастер-класс” бәйгесенең

шәһәр туры

“Язмышларга

буйсынмас җаннар”

(класстан тыш чара)

                                                             

                                             Төзүче:        Сафина Лилия Рәшит кызы

                                                                  II квалификацион категорияле

                                                                       татар теле һәм әдәбияты укытучысы

-2011-

 “Язмышларга буйсынмас җаннар” темасына класстан тыш чара.

                                                                   

Максат: 1) Укучыларны Фәнис Яруллинның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыруны дәвам итү;

 2) Фәнис Яруллин язмышына дучар булганнар белән дә таныштыру;

 3) Алар иҗатының  әһәмиятен күрсәтү;

 4) ихтыяр көче, төшенкелеккә бирелмәү, кешеләргә файда китерергә омтылу хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: компьтер, проектор, Ф.Яруллин, Ф.Әмирхан портретларын слайдларда күрсәтү,  әсәрләре;  Г.Сәгыйров, К.Шәфыйкова, Р.Мөхәммәтдинов шигырьләренә презентация.

Кичәнең барышы:

  1. Укытучының кереш сүзе.

 

Хөрмәтле  укучылар.  Безнең бүгенге кичәбез “Язмышларга буйсынмас җаннар” дип атала.  Кулына каләм алып, бик матур әсәрләр тудыручылар татар әдәбиятында бик күп. Ләкин урын өстендә яткан хәлдә, язмышка бирешмичә, күңелнең иҗади мизгелен саклап калучылар да бар.  Белгәнебезчә,  2007 ел республикабызда Хәйрия елы дип игълан ителде. Бу елда гына түгел, һәрвакыт  миһербанлы, ярдәмчел, изге күңелле булсак иде.

  1. Сүзне, укучылар, сезгә  бирәбез.

1 укучы.    Сагышларны миңа язмыш бирде,

Ә моңнарым булган тумыштан.

Бәхет белән шатлыкларны гына

Гел көрәшеп алам тормыштан,-

дип яза шагыйрь Ф.Яруллин. Шулай дип язуы белән мең кат хаклы ул.

 2 укучы Ф.Яруллинның биографиясен сөйли.

 3 укучы дәвам итә.

    Укытучы. Поэзиядә Ф.Яруллинның төп жанры – лирика. Ә “Җилкәннәр җилдә сынала”  повесте – шагыйрьнең үз тормышы дип карарлык әсәр. Авыр, фаҗигале язмышлы шәхес. Ләкин ул ялгыз түгел. Аның янәшәсендә башта - әнисе, аннан соң хатыны Нурсөя ханым бар. Теләсә кайсы хатын-кыз Нурсөя урынында була аламы? Т. Миңнуллин әйткәнчә, “алларында тезләнерлек хатын-кыз ул”. Укучылар, сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз? Фикерләшеп алыйк әле.

4 укучы.    Эзли кеше, эзли һәм ышана

 Җаны көткән җырны табасына.

Юк, җыр түгел, дәва эзли кеше,

Сыркып яткан канлы ярасына.

Укытучы. 69 ел. Күпме ул, азмы? Тукай, Бабич гомерләре белән үлчәсәк, күп, бик күп. Х.Туфан, С.Хәким гомерләре белән үлчәсәк, аз.

Һәр мизгеле – көнгә, һәр көне елга торырлык Ф.Әмирхан, Ф.Яруллин, Г.Сәгыйров, К.Шәфыйкова, Р.Мөхәммәтдинов, Р.Шәриповларның иҗатка багышланган гомерләре М.Җәлил батырлыгына тиң.

5 укучы. Язмыш Г.Сәгыйровның да тормыш юлларын өзәргә уйлаган. Ләкин батыр егетнең күңел кылын берничек тә өзә алмаган.

Килер бер көн – үкенүдән янып,

Газапланып, ятып үләрмен.

Әмма мәңге хәтеремдә калыр

Матурлыгы тормыш-гүзәлнең.

Тормышка, иҗатка тешләре белән ябышкан Гакыйль, чынлап та,  шигырьләрен тешләренә каләм кабып иҗат итә, үзе язган шигырьләренә рәсем ясый.

6 укучы.  Уфа шәһәрендә татар телендә нәшер ителгән “Ике аккош” исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыккан. Авторлары К.Шафикова һәм Рафил Мөхәммәтдин. Алар икесе дә ачы язмышлы – урын-җиргә бәйләнгән каһарман һәм шигъри җаннар.

        1 укучы.      “Күз яше”. К.Шафикова.

Күрсәтмәдем  сине беркемгә дә,

Иреннәрем генә тешләдем.

Килгән кайгыларны борып салдым,

Көчле идем, әллә нишләдем!

Нишләдем мин бүген, җиңеләмме?

Юк, горурлык исән күңелдә.

Син, күз яшем, әйлән таң чыгына,

Үләннәргә сибелеп җемелдә.

        2 укучы.    “Яралы кош”, Рафил Мөхәммәтдин.

Яралы кош килеп кунды,

Кан тама ярасыннан.

Канатлы да бит, барыбер

Сызлана минем сыман.

Ярдәм кулларымны сузып,

Үрелдем, җитми буем.

Аңладым, бүген аңладым,

Язмышлар түгел уен.

Укытучы: “Тал икән” К.Шафикова.

     Үзендә  таудай  көч бар икән.

     Бөгелде, сынмады, тал икән.  

  Көчлене имәнгә тиңлиләр,

  Имәннәр нык була, диләр дә.

  Яр буе таллары булу да

  Бик җиткән авырлык килгәндә.

  Җил-давыл котыра, дулкыннар

  Үксиләр кочаклап ярларны.

  Мин күрдем коточкыч бу мәлдә

  Бирешми тибрәлгән талларны...

   Бөгелде, сынмады, тал икән.

Әйе, таллар кебек бөгелсәләр дә, сынмаган, имәнгә тиң кеше язмышлары һәм язмышларга буйсынмас җаннар турында бүгенге сөйләшү сезгә, хөрмәтле укучылар, авырлыклар килгәндә сыгылып төшмәскә ярдәм итсен иде. Онытмыйк: андыйлар бездән җылы караш һәм ягымлы  сүз көтә.



Предварительный просмотр:

Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының Мәгариф идарәсе

“Фәнни-методик үзәк”  муниципаль учреждениесе

Яр Чаллы шәһәренең “61 нче гимназия”

муниципаль автономияле белем учреждениесе

Җиңү кайтавазы мәңгелек

(Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган кичә)

                                                                   

                                                                Төзүче: Сафина Лилия Рәшит кызы

                                                                 II квалификацион категорияле

                                                                      татар теле һәм әдәбияты укытучысы

-2012-

 

Җиңү кайтавазы мәңгелек

(Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган кичә)

 Җәйге иртә. Кызлар кулларына ураклар тотып эшкә баралар.

1 кыз. И кызлар! Бүген көн кыздырачак.

2 кыз. Каян беләсең? Әле кояш та чыкмаган бит!

1 кыз.Беләм, бүген ничектер көн кызу булырга охшаган. Күңелем шулай сизә.

3 кыз. Сиңа гел шул инде. Бүген кояш кыздырганчы эшләп калыйк дигән фикер дә синеке бит. Бригадирын да әйтер идем.  Хы, көн кызу булыр , имеш. Йокы килә монда.

4 кыз. Ярар, ярар. Җитте, кызлар. Кызлар- кымызлар һавадагы йолдызлар диләрме әле. Чү, әнә өченче бригада кызлары  да әче таңнан чыккан бит. Киттек, йөгердек кызлар.

(“Өммегөлсем” көен көйли-көйли урак ура башлыйлар.)

4 кыз. Кызлар, бүген  кичке уенга чыгарбыз инде. Алайса бер дә күңел ачкан юк.

5 кыз. Юк, төшеп булмас әле. Бик арыйм. Картаям бугай.

6 кыз. И җүләр, шушы яшеңнән картаям дип торма әле (көләләр).

2 кыз. Урак беткәч төшәрбез. Кичләр утырырбыз, шәлләр бәйләрбез. Туйларга йөрербез.

(Шулвакыт туплар аткан тавышлар ишетелә. Сәхнәгә бер кыз йөгереп керә. “Сугыш башланган!” дип кычкырып чыгып китә)

Кызлар. И харап булдык, я Аллам!

1 кыз. Әйттем бит мин сезгә, Күңелем сизгән иде аны. (Елый)

Апа. Нишлим инде мин хәзер. Габдулламны да алсалар, 3 газиз баламны ничекләр тәрбиялим?!

4 кыз. Сәлим дә китәр микән. Урак беткәч туйлар уздырырга дип сөйләшкән идек бит. (Елый)

(Егетләрне озату күренеше күрсәтелә).

Сәхнәгә алып баручы укучылар чыга.

1 алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле тыл хезмәткәрләре, кадерле укучылар!  Без бүген олы тантана-- Бөек Җиңүнең 65 еллык бәйрәменә багышланган кичәгә җыелдык.

 2 а.б. Әйе, илебез күгенең 65 ел буена аяз булуы белән без сезгә,  ветераннарыбызга бурычлы. Барыбызга да  озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын!

                          “Изге сугыш” җыры җырлана.

1 алып баручы

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

                                        Исемнәрен тарих безгә үзе

                                        Саклап килә ерак еллардан!

Ирлэр китте, кызлар елап калды
Шаулап калды иген олгереп:
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше-карты барысы өзелеп.

2 алып баручы

Менә шулай башланып китте тарихта тиңе булмаган Боек Ватан сугышы. Бу 1941 елнын 22 июнь таңы иде. 1418 көнгә сузылачак дәhшәтле сугышның никадәр озак барасын да, миллионнарнын яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем дэ белми иде.

“Солдатлар” (Р.Әхмәтҗанов шигыре, Ф.Әхмәдиев көе)

1 алып баручы

Эх, апалар, сугыш елларында
Тенкәгә тиде авырлык.
Заман авырлыгын күтәрергә,
Зур кайгылар баштан уткәрергә,
Зур кайгылар баштан уткәрергә
Кайдан тылсымлы коч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!
Сезнең сабырлыкка, батырлыкка
Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

2 алып баручы

Ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр. Аларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң.

  (Экранда тыл батыры Шәймәрданова Зәйнәпбикә апаның сөйләгәннәре тыңлана)

“Әйләнеп кайтыгыз” (М.Шиһапов шигыре) җыры җырлана.

2 алып баручы

 Шушы сүздән хәтта алмагачлар

 Уйчанланып коелды ул төнне.

 Яшь бөреләр хәтта  чиркангандай,

 Калтыранып куйды ул көнне.

        Әлеге канкойгыч сугышка  күпме авылларыбыздан да, шәһәрләрдән дә  кешеләр  китә. Шуларның бары тик берникадәре генә исән-сау туган җирләренә кайту бәхетенә ирешә. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта аларның күбесе дә безнең арабызда юк. Ләкин без аларны онытмыйбыз. ”Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!” дигән бит халык.

Кадыйр Сибгатуллинның  “Без сугышта һаман” шигыре сөйләнә.

2 алып баручы:   Юксынулар алып килде сугыш,

                             Күпме ирләр кайтмый калдылар.

                             Шул ирләрнең йокыларын саклап,

                             Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Әлеге җырланасы җырларда сагыну, сагыш, әрнү саклана.

“Юксыну” җыры (С.Хәким шигыре, Ш.Мәҗитов көе);

Татар халык җыры “Сагыну”

1 алып баручы.

Сугышка киткәннәр арасында бөтенләй югалып калучылар да бар.

Хәбәрсез югалганнар! Вакытында һәркайсыгызны барлап, исемнәрегезне дан-шөһрәткә күмгән өчен, ялгыз карт аналарга, балаларга, тол калган хатыннарга вакытында ярдәм кулы сузмаган өчен кичерегез безне, хәбәрсез югалганнар!

“Хәбәрсез югалганнар” җыры тыңлана.

2 алып баручы.

Хөрмәтле ветераннарыбыз, укучылар! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган каһарманнарыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Бер минут тын калыйк. (Зал басып тын кала).

1 алып баручы. Сезне һәркем белә, башын ия –

                          Алдыгызга зурлап чәчәк сибә!

                          Сынаулары белән сылый Тормыш,

                          Моабитлар аша үткәрә...

                          Рух вә җаны көчле булганнарны

                          Йолдыз итеп күккә күтәрә!

                          Йолдыз итте сезне дә ул. Җәлил,

                          Алиш, Кормаш, Әхмәт, Баттал,

                          Фоот, Әхәт, Гариф, Сәлим,

                          Зиннәт! –

                           Йолдыз итте.

                           Күңел күкләрендә кабызып!...

                           Көрәшчеләр рухы көч-дәрт бирә-

                           Без яшибез сезгә табынып!

(Экранда Җәлилчеләрнең рәсемнәре күрсәтелә барыла)

Укучылар М.Җәлилнең “Бүреләр”, “Вәхшәт” шигырьләрен укыйлар.

 “Яраннар чәчәк аткан” җыры тыңлана.

2 алып баручы.

          Шулай ук авылларыбыз урталарында  Ватан сугышы батырларына салынган бик матур һәйкәлләр  бар. Без аларны кадерләп сакларга тиешбез. Шушы батыр солдатларыбыз истәлегенә карата хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булган мәңгелек ут янына  бәйрәм саен тере чәчәкләр, веноклар куябыз.

1 алып баручы.                Сугыш һәйкәлләре һәр урында:

Ишетәсезме, шәһәрдәшләр!

                                           Безне беркайчан да

Начар яктан искә алмагыз,

                                           Һәр ел Җиңү бәйрәмендә

           Һәйкәлгә чәчәк куймый калмагыз!

“Кайту” (Л.Батыр-Болгари көе) җыры тыңлана.

2 алып баручы.

Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып.

Исемең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.

1 алып баручы.

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел! дип юкка гына әйтмиләрдер. Әйе, аларның исемнәре тарихка алтын хәрефләр белән  мәңгегә уелып калды.

 “Син кайтмадың” җыры тыңлана.

2 алып баручы.

 Сугыш фаҗигаләрен онытырга мөмкин түгел. Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Бу сугышта 4 ел эчендә 27 млн кеше сугыш кырларында ятып калды. Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның , балаларның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмады, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәлмәде. Ләкин халкым Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде. Озак көттергән ул Җиңү көне килде. Аны 1945 елның  чәчәкле язы алып килде.

( Театральләштерелгән күренеш тасвирлана. Егет сугыштан кайта. Кыз каршы ала. Күңелле музыка уйный)

1 алып баручы.

Жиңү  көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка,
Жир чәчәкләр тезеп күкрәгенә
Йөз балкытып карый кояш та

2 алып баручы.

Батырлыгын совет солдатының
Рәхмәт белән искә алабыз.
Жиңүләрдән аның, хөрмәтенә
Мәңге яшәр hәйкәл салабыз.

1 алып баручы.

 Хөрмәтле тыл батырлары, укучылар!  Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган кичәбез ахырына якынлашты.Тагын бер тапкыр Жиңү көне белән котлыйбыз сезне! Күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч булсын!

“Һәрвакыт булсын кояш!” җыры белән  кичәбез тәмамлана. Тыл батырларына чәчәкләр бирелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий конкурса классных воспитателей "Мой классный самый классный"

В нашей школе существует институт классных воспитателей. Поэтому в своей деятельности стараюсь тесно взаимодействовать с ними. Зачастую ребята видят только одну из сторон личности классного воспитател...

Материал в помощь классному руководителю для подготовки классного часа, для оформления классного уголка на тему "Верь в себя"

Материал в помощь классному руководителю для подготовки классного часа, для оформления классного уголка на тему "Верь в себя"...

Сценарий выступления на районном конкурсе классных руководителей "Самый классный классный"

Презентация классного руководителя, включающая в себя самопрезентацию и выступление учащихся класса, поставлена в форме литературно-музыкального шоу....

Описание опыта работы классного руководителя на конкурс "Самый классный классный"

Описание опыта работы классного руководителя на конкурс "Самый классный классный" на тему:  « Духовно-нравственное воспитание учащихся класса казачьей направленности на основе отечественного...

Сценарий классного часа на конкурс "Самый классный классный"

Сценарий классного часа на конкурс "Самый классный классный" на тему: "Заходите до нашей хаты"...

Визитка на участие в городском конкурсе классных руководителей и классных коллективов обучающихся "Самый классный класс".

Визитка на участие в городском конкурсе классных руководителей и классных коллективов обучающихся "Самый классный класс"....

Сценарий финала районного конкурса для классных руководителей "Самый классный классный".

Есть особая категория педагогов, которые о своих учениках и воспитанниках говорят "это мои дети". Эти педагоги - классные руководители!...