сценарий ко дню учителя
методическая разработка (6 класс) по теме

Альмухаметова Венера Рафгатовна

внеклассное мероприятие ко дню учителя

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukytuchy_kone.doc89.5 КБ

Предварительный просмотр:

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Әкрен генә көй яңгырый. Укучылар тезелешеп чыгып басалар.

Шигырь «Сайладым, ялгышмадым»

 

Альберт         Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Ольга             Сынарга үземдә сабырлык көчен!

Альберт         Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Ольга             Исән –сау үссен дип һәр сабый кешем!

Руслан           Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Алена             Һәр бала күрсен дип хезмәт җимешен!

Руслан           Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Алена             Күрмәсен дип беркем ана рәнҗешен!

Дима              Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Ольга             Гыйлем наданның ексын дип бишен!

Дима              Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Ольга             Намуслы явыздан булсын дип өстен!

Руслан           Мин нигә сайладым укытучы эшен?

Алена            Булмасын дип көнче, көндәшем!

Руслан           Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Алена            Киңәшкә керсен дип миңа бар күршем!

Альберт        Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Ольга            Һәрбер җирдә хаклык җиңсен өчен!

Альберт        Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Ольга            Яшәргә, эшләргә, яшьнәтеп яшен!

Руслан           Сорыйм олыгая барган саен

Ольга            “Бир тагын ходай, сабырлык көчен!”

Алып баручы.

Бүген бәйрәм – Укытучылар көне.

Без бүген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык. Безнең каршыбызда мәктәбебезнең фундаментын тотып торучы акыллы һәм матур, шәфкатьле һәм таләпчән, талантлы һәм эш сөючән укытучылар утыра. Алар барысы да бөек исем – Укытучы исеме йөртә. Һәм мондый укытучылар эшләгәндә мәктәпнең үткәне, хәзергесе һәм матур киләчәге бар!

Сүз котлау өчен мәктәп директоры Утяшов Валерий Михайловичка бирелә.

Дима      Безнең өчен иң кадерле булган укытучыларыбыз!

Нинди матур сүзләр табыйк

Сезне котлап бүген кичәдә.

Иң зурысы сәламәтлек кирәк

Тормыш күперләрен кичәргә.

Җәлләмисез һич тә хезмәтегезне

Эшләгәннән кеше үлми бит

Бу дөньяда кеше рәхмәт алып яшәмәсә

Кеше үзе рәхәт күрми бит.

Бәйрәм белән сезне, укытучым!

Йөрәгемнең якын кешесе

Дөнья серен миңа өйрәтүче

Яшь җаннарга ходай илчесе!

Ольга      Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне профессиона бәйрәмегез    белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, ләкин мактаулы һәм җаваплы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, озын гомер телибез. Барлык Борды урта мәктәбе укучылары исеменнән сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Альберт        Бөтен гомерен балаларга биреп,

                      Таңнан төнгә янып көюче,

                      Күктә янган якты кояш сыман

                      Тирә юньне нурга күмүче – укытучым.

Руслан           Һәрберсүзе, җылы күз карашы,

                       Сабый күңеленең түренә үтүче,

                       Авырлыклар килсә уртаклашып,

                       Сиздермичә ярдәм итүче – укытучым.

Алена            Кирәк чакта бераз кырыс булып,

                       Тыныч кына җавап бирүче,

                       Белем дөньясының баскычларын

                       Синең белән бергә үтүче – укытучым.

Барысы бергә :”Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!”

Җыр: “Укытучыма Э.Мөэминова сүз., И.Хисамов көе.

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем.

Иң беренче булып килим, диеп,
Өскә матур яңа күлмәк киеп,
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.

Ләкин миннән бик күп алдан килеп,
Хуш киләсең, әйдә, әйдә, диеп,
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Укытучы апам көткәнен.

Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмады үзенең бөтен көчен.
Безне сөйде, безгә белем бирде,
Рәхмәт аңа изге эше өчен!

Дима       Укытучым! Гүзәл бәйрәмеңә

                Телим шигырь бүләк итәргә.

                Күңелемдәге олы рәхмәтемне

                Изге теләгемне әйтергә.

Алена      Укытучы, сердәш, киңәшчем Сез,

                 Һәрвакытта гадел, түзем дә.

                 Иң хөрмәтле матур кеше булып

                 Каласыз Сез күңел түремдә.

Альберт   Укытучы, өмет һәм мәхәббәт

                  Саласыз Сез безнең йөрәккә.

                  Һәр сүзегез, акыл-киңәшегез

                  Зур ышаныч безгә, терәк тә. 

Костя        Вы душою - всегда молодые,
                 Труд и радости с нами деля.
                 Наши строгие, наши родные,
                 Терпеливые учителя!

Ольга        Укытучы –тынгы белмәс кеше,

                  Җәй көне дә көзне сагына.

                   Балаларын уйлый иртә-кичен,

                   Һәркөн күзе мәктәп ягында.

Руслан       “Дәрес бирә” җиләк җыйганда да

                   Су сипкәндә кичен бакчада.

                 Табигатькә чыгып, сирәк-мирәк

                 Бераз яллар итеп кайтса да.

Дима        Укытучы өчен укуелы –

                 Урак өсте, уңыш үстерү.

                  Мәшәкатьләр, борчу – шатлык белән

                  Һәрбер уку көнен уздыру.

Алена       Хәерле юл сиңа, укытучы,

                  Изге булсын кылган гамәлең,

                  Булдыргансың, рәхмәт, молодец, дип,

                 Гел “бишлеләр” тезсен каләмең.

Альберт    Без беләбез сезгә җиңел түгел,

                  Күпме язмыш сезнең кулларда.

                  Ләкин, ышан һәрчак без булырбыз

                  Сез күрсәткән тугры юлларда.

Ольга         Еллар үтәр, очар кошлар сыман,

                   Без очарбыз туган төбәктән.

                   Кайда гына ләкин булсак та без

                  Без сакларбыз сезне йөрәктә.

Руслан      Башлыйсыз сез тәүге уку елын,

                  Теләкләргә, гөлгә күмелеп,

                  Китәр сукмакларда юлдаш булып

                  Саулык килсен сезгә иң элек. 

Костя         За ласку, доброту, заботу,
                  Хотим мы всех благодарить.
                  Собрать бы все цветы на свете
                  И вам сегодня подарить!

Ольга        Хәерле юл сезгә, хәерле юл,

                  Зур уңышлар – шушы юлларда.

                  Онытмагыз:

                  Илнең генә түгел, хәтта Җирнең

                  Киләчәге сезнең кулларда.

Номер  җыр “Желаем от души»

В наших подмосковных городках,

Где к друзьям дорога коротка,

Много разных есть домов –

Малых и больших,

Но средь них один заветный дом,

Что своею школой мы зовем.

Всем, кто ходит в этот дом,

Желаем от души:

Припев:

Мы желаем счастья вам,

Счастья в нашем доме большом!

Как солнце по утрам,

Пусть оно приходит в дом.

Мы желаем счастья вам,

И оно должно быть таким,

Когда ты счастлив сам,

Счастьем поделись с другим.

В этом доме возраст ваш не в счет,

Время здесь бежит, а не течет,

Некогда года считать – молоды всегда!

Вечно длится юности пора,

Потому что рядом детвора,

И она состариться не даст вам никогда!

Припев:

Мы желаем счастья вам,

Счастья в нашем доме большом!

Как солнце по утрам,

Пусть оно приходит в дом.

Мы желаем счастья вам,

И оно должно быть таким,

Когда ты счастлив сам,

Счастьем поделись с другим.

Алып баручы.  

Мәктәп ул – белем диңгезеннән йөзүче зур кораб. Ә аны тәҗрибәле диңгезчеләр – укытучылар алып бара. Белсәгез иде, бу четерекле заманда корабны йөртүе ничек читен аларга?!

Әйе, аларга зарплатаны евроларда бирмиләр, отпускларын Канарларда үткәрмиләр, иномаркаларда...ну почти йөрмиләр, швейцарский банкларда ачылган счетлары юк, “новый” укытучылар була алмыйлар. Аллага шөкер, укытучыларның тормышы яхшы!!!

Мин укытучыларга берничә сорау бирергә телим. Әлеге сорауларны күп илләрдә эшкә алганда бирәләр. Сораулар кандидатның зирәклеген, отып алучанлыгын билгеләргә ярдәм итә.

  1. Жирафны ничек итеп суыткычка тыгарга? (суыткычны ачарга, жирафны тыгарга, сыуткычны ябарга)

Бу сорау сезнең җиңел мәсәләгә авыр җавап эзләмәвегезне тикшерә.

  1. Ничек итеп суыткычка филне тыгарга? (суыткычны ачарга, жирафны алырга, филне тыгарга, суыткычны ябарга)

Бу сорау сезнең  алдагы эшләрегезнең нәтиҗәләрен ни дәрәҗәдә уйлап эш итүегезне ачыкларга ярдәм итә.

  1. Юлбарыс барлык хайваннарны җыелышка җыйган.Ә берсе килмәгән. ( фил, чөнки ул суыткычта)

Бу сорау хәтерегезне тикшерә.

  1. Сезгә крокодиллар мыжлап торган елга аша чыгарга кирәк. Нәрсә эшлисез? ( йөзеп чыгабыз, крокодиллар җыелышта)

Васильева Вика һәм Викентьева Даша башкаруында җыр “Чудо-школа”

Как мы дружно, весело живем,
Учим ноты, песенки поем.
Школа наша – наш родимый дом,
И без школы мы не проживем.
Припев.
Наша школа – это чудо,
В ней так весело всем людям,
В ней так здорово всем людям,
Пусть так будет?
(Припев повторить два раза.)
Знает точно каждый ученик,
Что без школы мир тускнеет вмиг.
Любит школу наша детвора.
Школа, школа – лучшая пора.
Припев.
Пусть учитель с нами очень строг,
Постараюсь выучить урок.
Я не буду у доски молчать,
Пусть поставит мне оценку «пять»!
Припев.

Алып баручы.

Укытучыларны котлар өчен җир йөзенең иң данлыклы шеф – повары килде. Аны каршы алыйк.

Исәнмесез, хәерле көн, дип башлыйсым килә үземнең чыгышымны. Сезнең белән “Смак” программасы һәм мин – Ольга.

Без бүген бәйрәм табынына “ Мәктәп хезмәткәрләре” десертын әзерлибез.

Бу ризыкны әзерләү өчен түбәндәге компонентлар кирәк булачак:

Валерий Михайловичның 2 кг гаделлеген, Гаяз Зариповичның 3 кг спорт эшчәнлеген һәм Вера Николаевнаның 2 аш калагы шат күңеллеге салына.

Энҗе Азгатовнаның пычак очына гына элеп, җиренә җиткереп эшләүчәнлеген һәм тәлапчәнлеген, Флера Ханифовна һәм Тамара Егоровнаның 1 аш калагы хезмәттәге осталыгын, 1 уч Елена Николаевнаның эчкерсез көлүе , 1 чәй калагы Елена Петровнаның русча сүзлек запасы белән болгатыла. Боларның барысына Гөлнур Мирзануровнаның төпле, уйлап эш итүчәнлеге өстәлә. Сюрприз өчен Венера Рафгатовнаның тиз үзгәрүчәнлеген өстәп, ризыкның тәмен үзгәртеп җибәрәбез.

Земфира Марсовнаның шәфкатьлелеген һәм мөлаемлелеген тәменчә генә салабыз. Юля Анатольевнаның энергиясендә җылытып алабыз да, Юля Николаевнаның кайгыртучанлыгында пешереп чыгарабыз.

Боларның барысын да Нурия Ришатовнаның нәфислеге белән бизибез дә Елена Андреевнаның моңын чәчәбез.

Ә Любовь Петровнаның талантлылыгын өстәп җибәрсәк, десерттан аерып булмас.

Ә инде табынга бу ризыкны нинди эшне дә булдыра торган Валентина Николаевна куллары белән чыгарабыз.

Десертыгыз тәмле булсын!!!

Алып баручы           Каршы алды мине анам кебек

                                    Укытучым, сузып кулларын.

                                    Искә төшә иң беренче тапкыр

                                    Шигырь сөйләп торганым.

                                    Җылы караш, назлы сүзләрегездән

                                     Тойды сезнең йөрәк җылыгызны

                                     Укытучым, иң кадерле кешем,

                                     Бүләк итеп алыгыз сез бу җырны.

Хөрмәтле укытучылар сезнең хөрмәткә Мансурова Алина башкаруында җыр

Номер шигырь К.Булатова “Укытучы көндәлегеннән”

Өченче кат шушы төшне күрәм

Сәбәпләрен белмим,баш ватам.

Классымда, имеш, дәрес бирәм,

Такташ шигырләрен ятлатам.

Шул дәрескә кирәк булмаганга

Завуч кергән, тыңлап утыра.

Ә мин бичараның төзелмәгән,

Имеш, планнары да

Телләрем дә имеш тотлыга...

Тикшерелмәгән дәфтәрләрем дә...

Өскә килә өелеп- чишелеп...

Үч иткәндәй тагын шул дәрескә

Балалар да килгән кичегеп.

Соңга калып килгән, ә үзләре

 Класс буйлап чаба, шуыша.

Футбол тибеп йөри ике Рәис,

Илдар белән Сәет сугыша.

Бу ни дәрес түгел, ни тәнәфес,

Ник бирмиләр һаман звонок?

Кинәт шунда стенадан

Такташ дәшә көлеп,

Әллә көлеп, әллә кызганып:

“Нигә, сеңлем, коелып төштең әле

Тел байлыгың кая югалды?

Беләсең ич минем шигырьләрне

Укып җибәр яттан шуларны.

Мин ишеткән идем, синең хәтер

Магнитофон кебек, янәсе.

Магнитофон тасмаларын хәзер,

Әйләндер дә, менә һәммәсе

Кинәт тынып, йотылып шигырь тыңлар

Шигырьләрдә - тылсым, сер көче,

Завучың да кырыслыгын җуяр

Ул үзе дә татар кешесе,

Ул үзе дә яшрәк чакта,

Әдәбият укыды,

Әле бераз калынайгач кына

Тарих укытырга тотынды,

Дәфтәр тикшерүдән котылды.

Инкяр итмәс ул да бу чынлыкны”.

Такташ көлеп шулай өйрәтә,

Ә завучым, әллә инде шунда

Юкка  чыкты, әллә керде бүтән сүрәткә...

Балаларым бар да тып-тын тора,

Үтә тыныч, нинди хикмәттер.

...Дәрес башлыйм дигәч, шул урында

Мин уянып киттем нишләптер.

Үз алдыма үзем көлеп ятам:

Мәктәбеңдә нәрсә, эшеңдә -

Шулар кергән инде төшеңә.

“Тавык  төшенә тары керә”, -диләр

Кандалыйга кадәр әйткәннәр.

Безнең төштә үзебезнең тары-

Дәрес, завуч,план, дәфтәрләр.

Кунакларны сәламләү.

Җыр Бурганова Фатима “Туган якка”

Алып баручы     Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

                               Сәлам сезгә безнең буыннан!

                               Бар дөньяны бүләк итәр идем

                               Әгәр килсә минем кулымнан!

Сезнең өчен 1 нче класс укучылары җыр бүләк итә “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

Алып баручы          Укытучым! Гүзәл бәйрәмеңә

                                   Телим шигырь бүләк итәргә.

                                   Күңелемдәге олы рәхмәтемне

                                   Изге теләгемне әйтергә.

Валиахметова Регина шигырь “Укытучыма”

5 класс кызлары башкаруында бию “Сөлге чигәм”

Алып баручы  Бәйрәм белән котлап, хөрмәтләп,

                           Килә сезгә башым иясем.

                           Җанда туган шатлык, зур сөенеч

                            Юлдаш булсын көн дә диясем.

Кочак – кочак алсу гөлчәчкәне

Рәхмәт сүзенә килә төрәсем.

Кылдан нечкә, нәфис күңелеңә

Бер җыр булып килә керәсем.

 Яраткан укытучыларыбыз өчен Корнилова Настя җыр башкара

Мансурова Алина бию

Алып баручы      Кем уйный мәктәп ягыннан

                               Яңгырый сихри моңнар.

                               Укытучылар хөрмәтенә

                               Башкара укытучылар.

Гармунчылар триосы  чыгышы: Чернов Г., Утяшова Н., Утяшов Г.

Руслан      Сезгә карап сокланабыз һәрчак,

                   Күңелләрдә туа горурлык.

                   Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

                   Безгә үрнәк булып торырлык.

Ольга       Туган якның ал таңнары сезгә

                   Бүләк иткән күңел аклыгын.

                 Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән

                 Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Альберт    Кайгырганда юатучы,

                  Безнең өчен ут йотучы,

                  Гаделлеккә өйрәтүче,

                  Рәхмәт сиңа, Укытучы!

Дима        Нинди генә теләк теләсәк тә,

                 Бик аз булыр кебек тоела.

                 Күпме игелекләр эшләдегез

                 Кешеләргә гомер буена.

Алена      Артта калган якты эзегезгә,

                Кылган эшегезгә таң калып

                Алгы көнегезгә дә хөрмәт тоеп,

                Яшәгез сез җирдә шатланып. 

Костя       Пусть в этом зале, в этот час
                Огни горят светлей
                И вновь мы поздравляем вас,
                Своих учителей!

Руслан      Дөнья тыныч, еллар имин булсын,

                  Йортыбызда булсын бәрәкәт.

                 Җан җылыгыз, саф күңелегез өчен

                 Барыбыздан сезгә мең рәхмәт!

Алып баручы   Укытучыларны тагын бер кат һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш , акыллы укучылар телибез.

Җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсезФ.Яруллин сүз., Ә. Хәйретдинов көе.

Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч я сабырлык,

Сиздермичә ярдәм иткәнсез –

Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле – кыңгырау,

Гел чыңгылдый, ява мең сорау.

Барысына да җавап биргәнсез –

Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Укып чыгып дөнья тануны,

Бәхетебезне эзләп табуны

Зур ышаныч белән көткәнсез –

Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында,

Яклагансыз тиеш урында.

Безнең өчен сез тир түккәнсез –

Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Укытучылар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә

Әзерләүче:

Альмухаметова В.Р.

6 нчы класс җитәкчесе

5 октябрь

2012 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий ко Дню Учителя - «Ученики – учителям. Всегда мы благодарны вам».

Праздник посвященный "Дню Учителя" проводимый в коррекционной школе VIII вида...

Сценарий на День Учителя "Всегда нужны учителя"

Методическая разработка сценария прадничного концерта "Всегда нужны учителя". Сценарий содержит поздравления учителям , некоторые номера художественной самодеятельности....

Сценарий на День Учителя "Всегда нужны учителя"

Методическая разработка праздничного концерта к Дню Учителя. собраны поздравления, сценки для проведения праздника...

Сценарий группы поддержки учителя музыки на конкурс "Учитель года"

Простой интересный сценарий, созданный по произведению "Сказка о потерянном времени". Проиграйте это на сцене, будет  весело!...

Сценарий проведения Дня Учителя . Вручение премии “ Звезда по имени Учитель»

Мероприятие представленно в виде награждения учителей , победивших в различных номинациях....

"С большой буквы Учитель!" - сценарий праздника день учителя

В сценарий праздника входит - поздравление учителей, посвящение в первоклассники, итоги школьного конкурса "Открытка ко дню учителя"...