Гаиләдә ана тәрбиясенең роле
классный час (10 класс) по теме

Хамидуллина Алсу Фаритовна

- Тормыштан алынган  мисалларда тәрбиясез хатынның бәхетле гаилә төзеп, тәүфыйклы бала үстерә алмавын дәлилләп күрсәтү;

- авыр ситуацияләрдән чыгу юлларын өйрәтү;

- “Оясында ни күрсә...” концепциясен аңлату .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-analar_zhyelyshy.docx20.68 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  “Гаиләдә ана тәрбиясенең роле ”

Җыелышның максаты: бала тәрбияләүдә ананың иң хәлиткеч урын алып торуын аңлату

Җыелышның  бурычлары:

- Тормыштан алынган  мисалларда тәрбиясез хатынның бәхетле гаилә төзеп, тәүфыйклы бала үстерә алмавын дәлилләп күрсәтү;

- авыр ситуацияләрдән чыгу юлларын өйрәтү;

- “Оясында ни күрсә...” концепциясен аңлату .

Җиһазлау: ИКТ, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле хатын”, Тәрбияле кыз бала” кагыйдәләр җыелмасы,.

-        Хәерле көн, хөрмәтле әниләр! Мин  Хәмидуллина Алсу Фәрит кызы кызы, Кайбыч муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе ”Олы Кайбыч  урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә татар теле һәм әдәбиятын укытам. Сезне “Гаиләдә ана тәрбиясенең роле”  исеме астында  үтәчәк җыелышка чакырам.  Шушы чарага кадәр әниләр арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре турында әйтеп үтәсем килә.

әйе

юк

1

Телевизор карарга  вакыт таба аласызмы?

7

3

2

Балагызның сыйныф җитәкчесенә еш шалтыратасызмы?

1

9

3

Балагыз белән серләр уртаклашасызмы?

5

5

4

Мөмкин булса, бала тәрбияләү белән генә шөгыльләнер идегезме?

7

3

5

Балагызның начар билгеләре өчен әрлисезме?

4

6

6.

Сезнең балагыз белән уртак шөгыльләрегез һәм мавыгуларыгыз бармы?

2

8

7.

Балагыз сезне тыңлыймы?

7

3

8.

Балагызга сезнең тарафтан игътибар җитәрлек дәрәҗәдә дип саныйсызмы?

5

5

9.

Хуҗалык эшләрен башкарганда, балагыз сезгә булышамы?

7

3

Дөньядабашкабернибеләндәчагыштырыпбулмыйторганберярату бар. Аңатиңдәшмәхәббәтюк. Әйе, балагамәхәббәтбу. Аларныүзеңнәндәартыкяратыргаярамыйдисәләрдә, бигрәктәанайөрәгебуочрактаберниндиканунга, берниндичикләүгәдәбуйсынмыйшул.Ләкин шунысын онытмыйк, Макаренко әйткәнчә, “балаларыбыз – алар безнең картлыгыбыз . Дөрес тәрбия бирү – ул безнең  бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү - ул безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшьләребез, безнең башка кешеләр, бөтен ил алдында кылган гаебебез”.

Барыбызга да мәгълүм, күреп торабыз: мәктәптә кайбер балалар бөтен күңелләре белән укуга, сәнгатькә, спортка, культурага биреләләр, ә икенчеләренең уе исә модалы кием, дискотека, кәеф-сафада.Соңгылары бик еш кына төркемнәргә(группировкаларга) берләшә башлыйлар.Менә мондый хәлләрне булдырмый калуда ана тәрбиясенең никадәр зур әһәмияткә ия икәнлеген исбатлап торасы юк.Үсмерләрнең бозык булуы өчен тәрбиягә вакыт җитмәү, эштәге күңелсезлекләр, укытучыларның гаделсезлеге берничек тә сылтау була алмый. Ата-ананың, дәү әнинең, дәү әтинең шәхси үрнәге, гаилә традицияләре- боларның һәммәсеннән дә зуррак көчкә ия.

«Мәктәп-тәрбия учагы» дип күпме генә кабатласалар да, бала тәрбияләүдә төп көч-гаилә.Гаиләдә бала шәхесенең нигезе формалаша.

Галимнәр раславынча бала 6 яшькә кадәр бөтен гомер буена аласы тәрбиянең 70 процентын алып бетерә икән.Аннары бөтен гомере буена шуны тулыландыра гына.Балага тәрбия бирү бала туганчы ук, ана карынында ук башлана. Әйе, баланың аңы, хисе, аның мие, йөрәге белән бергә үсә, кендек җебе Аша ул әнисе сулаган һаваны сулап кына калмый, әнисе әйткән сүзләрне ишетә, әнисе тыңлаган һәм ул көйләгән җыр-моңнарны тыңлый. Әгәр әнисе көне-төне телевизор карап, әллә нинди шау-шулы тамашалар белән мавыгып утырса, яисә теләсә нинди телдә теләсә нинди сүзләр сөйләсә, карынындагы баласын ата-баба көе белән иркәләмәсә, баланың күзәнәкләре нинди рухи азык белән тукланырга тиеш соң? Юкка гына иң алдынгы илләрнең берсе Япониядә бала тәрбияләүгә шулкадәр әһәмият ббирмиләр. Анда 5 яшькә кадәр беркайчан баланы анасыннан аермыйлар. Аңа барысы да рөхсәт ителә. Бу илнең төп кагыйдәсе шундый: 5 яшькә кадәр –ул король, 5-10 яшьтә – ул кол, 15тән соң синең белән бер дәрәҗәдәге кеше.

«Бала күңеле ак кәгазь, ни язсаң, шуны укырсың» дип юкка гына әйтмәгәннәр.Ни чәчсәң, шуны урырсың» ,- ди халык. Һәм бик дөрес әйтә. Безнең балаларыбыз игелекле, намуслы кешеләр булып үссеннәр өчен башта үзебез аларга үрнәк булырлык шәхес булырга тиешбез. Балалар безнең көзгебез.

Безнең очрашуның максаты — тәрбия барышында туган сорауларга бергәләп җавап эзләү, белгечлэр киңәшен тыңлау, узара фикер алышу.

Ничек баланың йөрәгенә үтеп керергә?

Ничек итеп яхшы булырга өйрәтергә, дөрес тәрбия бирергә?

Һәрбер кешене гомере буена саклап, яклап һәм әйдәп баручы көч — эни мәхәббәте. Ул нинди булырга тиеш? Көчле ана- көчсез ул яисә Көчсез ана һәм көчле ул

Гаиләдә җылы мөнәсәбәт, тынычлык булдыру — хатын-кызның әни кешенең изге бурычы. Дөнья мәшәкатьләренә күмелеп, балаларны онытырга, икенче урынга куярга һич ярамый. Бала әни белән аралашуга, ана назына мохтаҗ. Бу турыда бер вакытта да истән чыгармаска кирәк.

– Что же делать матери, чтобы обойти эту опасность взаимозависимости с сыном, воспитать его сильным, самостоятельным и взрослым?

– В некоторых семьях встречаются отношения матери и дочери, которые строятся по принципу «подружек». Хорошо это или плохо?

Ә хәзер, хөрмәтле әти-әниләр, мин сезгә гадәти булмаган бирем тәкъдим итәм. Үзегезнең гаилә кичләрен искә төшерегез һәм түбәндәге тәртиптә бәяләгез.

I бирем.

1. Гаилә кичләре сезгә җылы мөнәсәбәт урнаштырырга ярдәм иттеләр

2. Һәрвакытта да уңай нәтиҗә булмый

3. Мондый кичләрнең беркайчан да булганы юк .

1. Бала белән әңгәмәгә һәр көнне вакыт табам, үземнеү бала чагым турында сөйлим.

2. Балага мактау сүзләре әйтәм.

3. Бергәләп тапшырулар, кинофильмнар карыйбыз, фикер алышабыз.

4. Балага 18+ булган телевизион тапшыруларны карарга рөхсәт итмибез.

5. Йокы алдыннан балалар белән саф һавада йөрибез.    

6. Төнгә каршы куркыныч хәллэр турында сөйләмибез

7. Бала кәефсез килеш йокларга ятмый.

8. Олылар арасындагы мөнәсәбәтләрне балалар янында ачыкламыйбыз.

9. Баланы көн саен бервакытта, кичке сәгать 9 да йокларга яткырабыз.

Бала тәрбияләү — авыр һәм җаваплы хезмәт. Сезнең йокысыз төннәрегез, борчу-мәшәкатьләрегез балаларыгызның мэхәббәте, ихтирамы булып кайтсын. Сезнең һәрберегезгә ана бәхете телибез.        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Әхлаклы җәмгыять төзүдә ана тәрбиясенең роле ”

БСҮ “Әхлаклы җәмгыять төзүдә ана тәрбиясенең роле ” (эссе язарга өйрәтү дәресе)...

Балада сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруда мәктәп һәм гаиләнең роле

“Бала аң эшчәнлегенә һәм тирән фикерләү сәләтенә ия булсын өчен, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк: ул йөгерсен, сикерсен, көч түксен-һәрвакыт  хәрәкәттә булсын”...

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясенең роле (доклад)

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясенең роле (доклад)...

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясенең роле (доклад)

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясенең роле (доклад)...

Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле

Баланың  акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары, тирә- юньгә мөнәсәбәте, барыннан да элек, гаиләдә формалаша....

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...