Баһаветдиновлар гаиләсе һәм аның безнең республика тормышына керткэн роле
творческая работа учащихся по краеведению на тему

Сагьдиева Танзила Хатиповна

Бахаветдиновлар гаилэсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bahavetdinovlar_gailse_hm_anyn_beznen_respublika.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

        Баһаветдиновлар гаиләсе һәм аның  безнең республика

                                     тормышына керткән өлеше.

Туган – тумачаңны, нәсел – нәсәбеңне белмичә, туган җиреңнең, туган илеңнең үткәнен, туган халкыңның тарихын белеп булмый. Шәҗәрәләр безгә халкыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. Шәҗәрәләрне язма рәвештә яки телдән – телгә күчереп саклау урыны гаилә. Безнең гаиләдә дә борынгы бабайларның исемнәрен, аларның кем булуларын яхшы беләләр, алар турындагы истәлекләрне буыннан – буынга кадерләп саклыйлар. Безнең гаиләдә нәсел шәҗәрәсе иң кадерле әйбер булып санала.

Нәсел шәҗәрәбез 12 буынны үз эченә ала. Элеккеге Тәтеш өязе Җәмәки авылыннан чыккан Баһаветдиновлар шәҗәрәсен дәү әтиемнең әтисе Баһаветдинов Борһанетдин (1894 – 1971) үзе белгәннәрдән чыгып һәм архив материалларыннан файдаланып төзегән. Соңрак аны Борһанетдин бабамның кызы, Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең тел һәм әдәбият институты фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кондидаты Наҗия Борһанова тулыландыра һәм төзәтмәләр кертә.

1981 нче елда бу шәҗәрә, дәвам итү максаты белән, Баһаветдинов Бәдретдин бабайның улы Фәриткә бирелә һәм 2000нче елда төзелеп бетә.

Баһаветдинов фамилиясе әтием ягыннан 5нче буын бабам Баһаветдин исеменнән килеп чыккан.

Безнең нәсел бик зур һәм көчле нәсел. Кемнәр генә юк безнең нәсел кешеләре арасында: күренекле дәүләт эшлеклеләре, җитәкчеләр, метеорологлар, атказанган укытучылар, врачлар, төзүчеләр, экономистлар, фәнни хезмәткәрләр, танылган спортчылар, механизаторлар һ.б. Аларның хезмәтләре Ватаныбыз тарафыннан бик югары бәяләнгән: Баһаветдиновлар арсеналында 12 орден, шул исәптән 1 Ленин ордены, алты Хезмәт Кызыл байрагы ордены, ике “Почет билгесе” ордены, Кызыл Йолдыз ордены, Бөек Ватан сугышы ордены, 1Халыклар дуслыгы ордены һәм 20 дән артык медаль бар. Баһаветдиновлар Татарстан АССР югары советының тугыз чакрылышына депутат итеп сайланганнар.

Безнең нәсел кешеләре арасында республикабызга, илебезгә танылган кешеләр бик күп: Баһаветдинов Бәдретдин, Баһаветдинов Әнвәр, Баһаветдинов Фәрит, Баһаветдинова Дания, Борһанова Наҗия, Рауза Бәдретдиновна, Эльбрус Баянов, Илдар Рахматуллин һәм башкалар. Аларның кайберләре турында китаплар да басылып чыккан. Мәсәлән, Баһаветдинов Бәдретдин бабай язып калдырган истәлекләр буенча аның улы Фәрит Баһаветдинов 2001нче елда татар һәм рус телләрендә 114 битле , 1000 данәле “Ровесник века” дигән китап чыгара. Анда мин яшәгән Кама Тамагы районы тарихының да бер өлеше хатирәләрдә һәм фоторәсемнәрдә чагылыш таба.

Икенче китап Әнвәр Баһаветдинов турында, “О времени и о себе” дип атала. Аны тәкъдир итү авторның үзеннән башка гына Татарстан Милли китапханәсендә 2005нче елда уза. 160 биттә, 1000 данәдә чыккан бу китап XX гасыр башындагы Җәмәки авылы күренеше белән ачыла. Монда, Әнвәр Баһаветдинов кичергән хәлләр аша, төбәк, республика, ил елъязмасы чагылыш таба. Шулай итеп, җитәкче, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтченең уй – фикерләре, теге яки бу вакыйгаларга карата бәяләнмәләре, вакыт агымындагы яшәеш хатирәсе булып, татар тарихында теркәлеп кала.

Өченче китап “Кылычлар чыңы” дип атала. 4 басма табаклы, 112 битле бу китапны Эльбрус абый Баянов 1980 нче елда Казанда 8000 данәдә бастыра. Халыкара класслы спорт остасы, яшүсмерләр арасында дөнья чемпионы (1978, Италия), Бөтендөнья универсиадасы җиңүчесе (1979, Мексика), дөньяның вице – чемпионы (1981, Франция), өч мәртәбә - СССР, тугыз тапкыр Россия чемпионы булган кешенең, әлбәттә, әйтер сүзләре күптер.

Гомер буе туган авылы өчен җан атып яшәгән, шунда рәислек иткән Борһан бабам (ул минем дәү әтиемнең әтисе була) үзе турында китап язмый, ләкин әдәби әсәрдә тасвирлана – ул “Төлке тоту кыен түгел” повестенең төп герое. Хәзерге вакытта җир йөзеннән бөтенләй юкка чыккан Җәмәки авылы әдәбиятка, китапка кереп калган авыл. Тау ягының әдәбиятка үз исеме белән кертелеп, тәвсилле тасвирланыш тапкан бердәнбер авылы ул. Повестьны безнең нәселнең кияве, күренекле шагыйрь һәм прозаик, Тукай бүләге лауреаты Әхсән Баянов иҗат иткән. Шигъри бер моңсулык белән өртелгән, лирик җылылык белән сугарылган, гаҗәеп матур әсәр ул.

35ел дәвамында Татарстанның гидрометеоралогия хезмәтендә эшләүче Рауза Бәдрединова, Казанда һава торышы өйрәнү бюросы оешуның 70 еллыгы уңаеннан “Гидрометслужба Татарстана: пути становления и развития” дигән белешмә бастырып чыгара, 2001 елда фидакарь эшчәнлегенә Россия Федерациясенең атказанган метеорологы дигән бәя ала.

Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1986) Дания Борһанетдин кызы Баһаветдинова татар әдәбияты музеенда озак еллар фәнни хезмәткәр булып эшли, бик күп кешеләр белән очраша, әлеге әңгәмәләрне матбугатта бастырып чыгара һәм аларны аерым китап итеп бастырып чыгарырга уйлый. Әмма күңелендәге матур уйларын чын барлыкка әйләндереп өлгерә алмый, вафат була.

Филология фәннәре кандидаты, СССР фәннәр академиясенең Казандагы филиалы булган тел, әдәбият һәм тарих институтында диалектология, тарихи грамматика, тел тарихы һәм терминалогия өлкәләрендә яратып эшләгән Наҗия Борһанетдин кызы Борһанованың да фәнни хезмәтләре бик күп.

Шулай итеп, безнең нәсел кешеләренең республикабыз һәм илебез тормышына керткән өлеше чынлапта бик зур. Культура ягыннан бик нык артта калган Җәмәки авылы чишмә башы булган Баһаветдиновлар нәселеннән җәмгыять өчен файдалы булган, үлемсез эшләре белән тарихка кереп калган кешеләрнең күп булуы – безнең нәселдән чыккан кешеләр өчен генә түгел, ә безнең якташларыбыз өчен дә зур горурлык ул. Мин дә үземнең шушы нәсел дәвамчысы булуым белән чиксез горурланам.

Мин дә үзебезнең нәсел традицияләрен дәвам итәрмен, аның елъязмаларын үземнең матур эш – гамәлләрем белән баетырмын. Минем ялкауланып артка карарга, битарафланып, вакыйгаларга күз йомарга хакым юк. Мин үз нәселемнең лаеклы дәвамчысы булу өчен барысында эшләрмен. Бәдретдин бабамның үлемсез сүзләре безнең нәселнең һәр кешесе өчен девиз булып яңгырый: “Намуслы, илгәтугрылыклы, халык эшенә бирелгән булыгыз, фамилиягезне горур йөртегез. Ил белән әҗәл дә татлы, илдә чыпчык та үлми! Безнең бүләкне – яңа матур тормышны саклагыз!”            

 

  1. Госман (1650) – 17 гасыр.
  2. Мөэмин (1675)
  3. Зәбир (1700)
  4. Әмир(1725)
  5. Әлмөхәммәт(1750)
  6. Таҗетдин (1800)
  7. Гыймазетдин (1830)
  8. Баһаветдин
  9. Борһанетдин(1894)

10)Солтанхамис

11)Зөфәр

12)Ранис

Җәмәки авылына 17 гасыр башында нигез салына (Көрмәкәй Емикеев)

Баһаветдин Бәдретдин – Бондюг (хәзерге Менделеевск) райком секретаре.

 Баһаветдинов Әнвәр Бәдретдин улы – Югары Совет рәисе.

 Баһаветдинов Фәрит Бәдретдин улы – ТАССР сәүдә министры, бәяләр буенча дәүләт комитеты рәисе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөйләм телен үстерү. ("Безнең гаилә" темасы буенча)

Презентаөия ярдәмендә "Безнең гаилә" темасы буенча сөйләм телен үстерү...

Безнең гаиләдә Г.Тукай

Внекассное мероприятие по произведению Г.Тукая " в нашей семье"....

Безнең гаиләдә Г.Тукай

Внекассное мероприятие по произведению Г.Тукая " в нашей семье"....

Г. Тукай "Безнең гаилә" 6 нчы сыйныф

Әдәби укудан дәрес конспекты, 6 сыйныф...

Презентация Г.Тукай "Безнең гаилә"

әдәби уку, 6 нчы сыйныф,презентация...

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....