Г. Тукай "Безнең гаилә" 6 нчы сыйныф
план-конспект урока (6 класс) по теме

Фасхутдинова Гульшат Асхатовна

Әдәби укудан дәрес конспекты, 6 сыйныф

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_beznen_gail_tukay.docx28.68 КБ

Предварительный просмотр:

Тема

  Г.Тукай «Безнең гаилә”.

Дәреснең  максаты

Бурычлар

Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигыре  белән таныштыру.  

  1. Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигыре  белән таныштыру.   Дөрес, сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен камилләштерүгә җирлек булдыру.                                    
  2.  Сүз байлыкларын, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның активлыгын, логик фикерләү, анализлый белү сәләтләрен үстерү өстедә эшне алып бару. Диалогик  сөйләмгә чыгуга әзерлекне оештыру.
  3. Гаиләгә, аның әгъзаларына карата  хөрмәт, ихтирам  хисен тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Шәхси УУГ: -укуга карата кызыксыну хисе,укучы ролен үзләштерү, Гаиләгә, аның әгъзаларына карата  хөрмәт, ихтирам  хисен тәрбияләү.

 коммуникатив УУГ: -башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү,парларда эшли белү,үз фикерен тулы әйтә белү

регулятив (көйләгеч) УУГ: -укытучы тәкъдим иткән биремнәрне үтәү;

танып-белү УУГ: -укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә,тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Дәрес тибы:

Белем һәм осталыкларны  системалаштыру дәресе

Җиһазлау:

Дәреслек. (Р.З Хәйдарова,  Татар теле һәм уку китабы. 3 нче сыйныф (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан:   Мәгариф, 2009),Презентация,Проектор .

Дәрес барышы.

Дәрес этаплары

Максат

Укытучы эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге.

УУГ

I этап

Оештыру өлеше

укучыларны уку эшчәнле генә мотивлаш тыру

-Исəнмесез укучылар, утырыгыз.

2.Дежур укучы белән әңгәмә.(1 слайд)

  • Бүген сыйныфта кем дежур?
  • Дәрестә кем юк? Бүген ничәнче число? Атнаның көне нинди? Иртәгә нинди көн була ? Кичә нинди көн булды?
  • Укучылар, әйдәгез әле, бер-беребезгә карап елмаешыйк.  

Укытучыга игътибар итү

Дежур укучы отчеты.

Шәхси УУГ:укучы ролен үзләштерү

II этап

Актуальләш

терү

Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү, сорауларга җавап бирү

  1. Фонетик күнегү.(2 слайд)

 [һи-һи], [һә-һә], [һү-һү], [һө-һө], [һе-һе]

Юлга чыга. Бара, бара, чишмә тавышын ишетә: [шшшш]

Кошлар сайрый: [чут], [чут], [чут], [чут]

Җил исә: [жжжжж]

Бал кортлары тавышы ишетелә: [җҗҗҗҗ]

Чебеннәр кушыла: [беззззз]

Черкиләр оча: [тсссссс]

Алар Шүрәлене тешлиләр. Шүрәле елый: [әәәәәәә]

Әйдәгез, аларны куып җибәрик әле: [көөөөөөш]

Шүрәле сөенә: [үүүүүүүүүүү].

Булдырдыгыз, укучылар, бик яхшы

2. Аудиозапись. Г. Тукайның «Туган тел» җыры белән дәресне башлап җибәрәбез.

-Укучылар, бу җыр сезгә танышмы?

 -Сүзләрен кем язган?

-Әйе, Г. Тукай.

  • Укучылар, мин сезгә өй эшенә  Г.Тукай турында текст укырга , тәрҗемәсен белергә кушкан идем.(3 слайд)
  • Әйдәгез әле, бу текстны искә төшерик. (бер укучы текстны кычкырып укый).
  • Сораулар бирү: (4 слайд)

Габдулла Тукай кем ул?

Ул нәрсәләр  язган?

Ул ничә ел яшәгән?

Шагыйрьнең туган көне кайчан?

Шигырь бәйрәме нинди шәһәрдә була?

Шагыйрьнең гаиләсе булганмы?

Фонетик күнегүләр.

  1. Сорау җөмләсендәге ГАИЛӘ сүзенә игътибар иттерү.
  2. Әйтелеше өстендә эш.(5нче слайд).

 

Фонетик күнегүне үтәү, авазларны дөрес әйтү.

Бер укучы текстны кычырып  укый

Сорауларга җавап бирү.

Шәхси УУГ:Үз фикереңне әйтә белү.

Танып-белү УУГ: -укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә,тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

III этап

Яңа материал өстендә эш.

Күзләргә гимнастика

Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигыре  белән таныштыру.   Дөрес, сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен камилләштерүгә җирлек булдыру.                                    

игътибарлыкның коцентрациясен арттыру

.

  1.      Әти, әни, әби, абый, сеңел, эне, бабай, апа сүзләренең тәрҗемәсе өстендә эш. (6нчы слайд)
  2. Артык сүз тап уены.(7 слайд)
  3. Дәреснең максатына килеп чыгу. Укучылар үзләре текстның исемен әйтергә тиеш (8нче слайд).

-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә турында укырбыз икән?

  1. Укытучы текстны кычкырып укый.(9 слайд)
  2. Укучылар текстны пышылдап укыйлар.
  3. Укучылар таныш булмаган  сүзләрне әйтеп чыгалар.(Сүзлекләргә язу). (10 слайд)
  4. Берничә укучы текстны кычкырып укый.
  5. Текстның эчтәлеген рус телендә аңлаталар.

Күзләргә гимнастика (Слайд)

  1. Сорауларга җавап бирү. (11нче слайд).
  • “Безнең гаилә” шигырендә ничә кеше?
  • Алар кемнәр?
  • Песи ничәнче?
  • Песи нәрсә эшли?
  • Песинең эше нинди?

Сүзләрне дөрес уку.

Текстны уку.

Сайдларда күрсәтелгәнчә гимнастиканы үтәү.

сорауларга җавап бирү.

Регулятив УУГ:дәреснең максатын кабул итү,  иптәшеңне тыңлый белү.

Коммуникатив УУГ:коллектив әңгәмәдә катнашу.

IV этап

Алган белемнәрне  ныгыту, гомумиләш-терү.

Физминут

V этап

Йомгаклау.

Рефлексия.

Алган белемнәрне  ныгыту

Гаилә әгъзаларын кабатлату, сорауларга җавап бирү

эш вакытында арганлыкны киметү; киеренке халәтне стимуллаштыру;

Эшләнгән эшләргә йомгак  ясау

Өй эше бирү.

Диалогик сөйләмгә әзерлек.

– сез нинди гаилә  әгъзаларын беләсез.

-Дамир сезнең гаиләдә ничә кеше бар, кемнәр?

(Бер ничә укучыдан сорала)

Диалогны укып чыгу, русча мәгънәсен аңлату. (12нче слайд).

Диалогка фразалар өстәү.(дәреслек, 4 күнегү).

  • Оля синең гаиләдә ничә кеше бар?
  • -...
  • -Әниең кайда эшли?
  • -...

Ситуатив биремнәр өстендә эш.

- Узнай у соседа по парте, сколько человек у него в семье.

- Узнай у соседа по парте, где работает его мама.

“Әпипә”көенә бию.

       

  1. Бүген нинди текст укыдык?
  2. Шигырьнең исеме нинди ?
  3. Авторы кем?
  4. Г.Тукай кем ул?
  5. Г. Тукай тагын нинди әсәрләрен беләсез.( слайд) .

Өй эше Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигырен ятларга.

Рефлексия: уңыш  баскычы.

Саубуллашу.

Укылышка, мәгънәдәге аерымлыкка игътибар итү.

Диалогка фразалар өстәү

Өй эшен көндәлекләргә язу.

регулятив УУГ: -укытучы тәкъдим иткән биремнәрне үтәү;

коммуникатив УУГ: -башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү,парларда эшли белү,үз фикерен тулы әйтә белү

Регулятив УУГ: бәяләү

Үз-үзен бәяләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем гаиләм". Р.З.Хәйдәрова дәреслеге. 2нче сыйныф, рус төркеме

2нче сыйныф, рус төркеме өчен Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча интерактив такта, аудиоязма, компьютер кулланып эшләнгән катнаш дәрес....

"Минем гаиләм". Р.З.Хәйдәрова дәреслеге. 2нче сыйныф, рус төркеме

2нче сыйныф, рус төркеме өчен Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча интерактив такта, аудиоязма, компьютер кулланып эшләнгән катнаш дәрес....

Сыйныф сәгате - "Без яңа гаилә, яңа коллектив!"

10 ыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен  беренче танышу сыйныф сәгате....

1нче сыйныф "Гаилә" ("Сәлам")

Конспект урока по учебно-методическому комплексу "Сәлам" в 1 классе, на тему "Семья"...

1нче сыйныф "Минем гаиләм" ("Сәлам")

План-конспект урока для 1класса по УМК "Сәлам", на тему "Минем гаиләм"...

"Минем гаиләм: ни өчен мин аны яратам" темасына сыйныф сәгатенең план конспекты

Тема: Минем гаиләм: ни өчен мин аны яратам .Максат: укучыларда гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыру; аларга әти-әни, әби-бабай хакын хак­лау кирәклеген аңлату; балачактан үзеңне бәхетле гаилә тө...