Сыйныф сәгате - "Без яңа гаилә, яңа коллектив!"
классный час (10 класс) на тему

Вагизова Фарида Гибадулловна

10 ыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен  беренче танышу сыйныф сәгате.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 10_syynyfta_berenche_syynyf_sgate.docx141.71 КБ

Предварительный просмотр:

Зирекле лицее

Яңа Чишмә районы

Сыйныф  сәгате:

http://4.bp.blogspot.com/-JXmTfURZMT0/VeU7smFPwHI/AAAAAAAATC0/N6zG3zvIc-M/s1600/27039_i_gallerybig.jpg

                                                                                                       1 – нче сентябрь

                                                                      2016-2017 уку елы

                                                                  10-нчы  сыйныф

Максаты: 10 сыйныфка килүче төрле мәктәп укучыларыннан җыелган коллективны туплау, алар белән, аларның ата-аналары белән беренче очрашу-танышу минутларын күңелле, файдалы итеп уздыру.

  1. Хәерле көн укучылар, әти-әниләр. Бүгенге якты,  матур иртәдә сезне үзебезнең  сыйныф бүлмәсендә  күрүемә мин бик шатмын. Бүгенге 1-нче сентябрь көне гадәти түгел, чөнки менә шушы көндә, шушы сәгатьтә, минутта  олы тарихи вакыйга – өр-яңа сыйныф – 10 сыйныф формалашачак. Һәм мин сезне шушы тарихи вакыйганың катнашучылары булуыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Чөнки кайчан гына әле, безнең 9-нчы сыйныф укучыларыбыз алдында гаять катлаулы, җаваплы сынаулар тора иде – бу  БДИ яки ОГЭ. Күпме борчылулар, купме тырышлыклар таләп итте бу сынау – монысын инде һәрберегез үзе генә белә дә, әти-әниләрегез, якыннарыгыз белә.

 Ә менә бүген монда җиңүчеләр утыра, шушы сынауларда  сыналып та сынатмыйча, җиңү яулаган 10-нынчы сыйныфка үтәргә юллама алган укучыларыбыз утыра.  Әйдәгез әле бергәләп җиңүчеләребезне котлыйк әле.

Белгәнегезчә 10-нынчы сыйныфка бары тик үзләренең көчләре, дәрт-дәрманнарына ышанганнар, үзләренә югары максат куйганнар, иң-иңнәр генә аяк баса. Киләсе уку елларында бергәләшеп, иңгә-иң куеп, бер-берләренә терәк булып, дус булып, бердәм коллектив булып яшәргә теләгән укучыларыбыз белән якыннанрак танышыйк әле, чөнки барыгыз да белгәнчә,  бүгеннән бу колектив  төрле мәктәпләрдә белем, чыныгу  алган иң тырыш укчылардан тупланачак бит.

(һәр укучы үзе һәм үзенең әти-әниләре белән танышыра)

Рәхмәт барыгызга да. Менә таныштык, киләчәктә дуслашып- татулашып та яшәргә туры килер әле безгә, безне бит бүгеннән уртак максатлар, уртак теләкләр берләштерә.

Укучылар,  хәзер мин сезне аз гына тынычлыкта калдырам һәм бер-аз сезнең әти-әниләрегез белән фикерләшеп алам, ә сезгә менә шушы анкеталар белән таныша, тутыра башларга тәгъдим итәм.

  1. Хөрмәтле әти-әниләр мин сезне кабаттан сәламлим, сезне монда күрүемә бик шатмын. Киләсе ике уку елы дәвамында безгә сезнең белән бергәләшеп кулга-кул тотынып эшләргә туры килер дип ышанып калам.
  •           - Смайликлар тапшыру.
  • Быел безнең лицеебыз “Гаилә елы” дигән тема астында эшләячәк. Димәк хөрмәтле әти-әниләр без дә күпмедер дәрәҗәдә бер гаилә, һич югы бер үк максатларга ирешергә теләүче компаньоннар, партнерлар булырбыз диеп ышанам.  Бергәләшеп , бер-беребезне аңлап, аралашып,  хөрмәт итешеп яшәгәндә генә ниндидер күркәм нәтиҗәләргә ирешә алачагыбызны һәрберебез яхшы аңлыйдыр диеп уйлыйм.
  • Анкеталар тутыру.

Гадәттә төрле рәсем картиналарда  сентябрь аен сыйфатлаганда сары өрәңге яфрагын кулланалар. Бүген без дә шул яфраклада үзебезнең балаларыбызга булган “иң-иң” теләкләребезне җиткерик әле.

  • Балаларга теләкләр язу һәм аларны балаларга әйтү.

Хөрмәтле әти-әниләребез бүгенге шатлыклы көнебездә безнең белән бергә булуыгыз өчен рәхмәт. Һәрвакыт аралашып, дус-тату яшәргә насыйп булсын. Сау булыгыз.

  • Чәй эчәргә озату.

  1. Укучылар белән әңгәмә.

Дуслар, менә ниһаять, әти-әниләребезнең фатихалары белән,  без үзебез генә калдык.

- Сәламләшү.

Бүгеннән безгә бер коллектив , бер сыйныф булып яшәргә кирәк булачак. Ниндиерәк коллектив булырбыз икән без? Нинди үзенчәлекләребез булыр икән безнең? Хәзер тиз генә менә шушы сорауларга җавап бирик тә , классыбызның үзенчәлекләрен белик әле.

 

1.Син яраткан эстрада  группасы?

2. Син яраткан эчемлек?

3.Син яратып укыган китап?

4.Иң яраткан ел фасылы?

5.Иң  яраткан  ризыгың?

6.Иң яраткан киноң?

7.Яраткан музыкаль юнәлешең?

8.Нинди токымлы этләр яратасың?

9. Яраткан аяк киемең?

10.Кайсы спорт  төрен үз итәсең?

11.Иң зур хыялың?

12.Телевизордан яратып  карый торган передачаң?

13.Иң яраткан фәнең?

14.Табигатьтә иң яраткан урының?

15. Иң яраткан бәйрәмең?

16. Син яраткан төс?

17. Каникулларда, ял көннәрендә тора торган вакытың?

18. Синең хобби?

Шулай укбезнең арада кемнәр, ниндиерәк кешеләрбулуын белү дә кызык булыр диеп ышанам.

Сезнең каршыда ак битләр ята. Шуңа зуррак итеп түгәрәк сызылган. Аларның беренә “телим”, ә икенчесенә “бар” дигән сүзләр язылган.  Икесе эчендә дә берничә түгәрәк ясагыз, һәм шул түгәрәкләрнең эченә нинди дә булса тамга куегыз.

Нәтиҗәне ачыклау: Әгәр укучы тамганы түгәрәкнең үзәгенә якын итеп урнаштырса – ул лидер булырга омтыла, читкәрәк куйса нәтиҗә киреенчә була.

Үзегез өчен генә, 1дән алып 11гә кадәр булган ике санны билгеләгез. Ә хәзер кемнәр кайсы санны сайлады шулар белән танышып алыйк.

1. - это будущие знаменитости – киләчәктә атаклы кешеләр булып җитешүчеләр;

2. – это лентяи - ә менә болар “без ялкау”лар диючеләр;

3. – это гении – болар генийлар;

4. – это трудяги – хезмәт сөючеләр;

5. – это зубрилки – бөтен нәрсәня гел ятлап өйрәнүчеләр;

6. – это гордость нашей школы лиөеебызның горурлыгы булучылар;

7. – это наши глаза и уши –болар безнең “күзләребез һәм колакларыбыз” ролен үтәүчеләр;

8. – это лучшие спортсмены - спортсменнарыбыз;

9. – это сони” - йокы чүлмәкләре”;

10.– это мечтатели и фантазёры - хыялыйлар;

11.– это спорщики и скандалисты – ә бу төркем үзләренең гел хаклы булуларын дәлилләргә яратучылар .

 Менә никадәр яңалыклар белдек без үзебез турында, сезгә дә ошагандыр диеп уйлыйм....

Зирекле лицеенда быелгы уку елы – “Гаилә елы” буларак игълан ителде. Димәк без дә сезнең белән бер коллектив, бер гаилә. Гаиләдә кемнәр бар?

Безнең дә гаиләбез тулы гаилә : әтиебез – ул директорыбыз – Айрат  Минвәлиевич,

 Әниегез - ул мин – Фәидә Гибадулловна - “классная мамаша” булырга тырышырмын.

Ә сез барыгыз да минем “КЛАССНЫЕ ДЕТИ” булырсыз диеп ышанам.

Ә әби-бабайлар ролен сезнең әти-әниләрегез уйнар диеп ышаныйк. Аларның киңәшләре, ярдәмнәре белән тату, дус булып яши алырбыз диеп уйлыйм.

Очрашуыбыз алдыннан мин бүген өр-яңа коллектив, гаилә туа дигән идем, димәк бүген бездә дә бәйрәм  - туган көн бәйрәме дә. Теләсә кайсы бәйрәмдә матур теләкләр теләү гадәте бар. Без дә шул гадәтне тормышка ашырыйк әле. Хәзер менә шушы “шар”ларга үзебездән  үзебезгә матур, оригиналь  теләкләр языйк әле.

Теләкләрен укыйлар, ә үземнең теләгемдә “юл кагыйдәләре таләпләре” турындарак эчтәлектә сөйлим.

Бәйрәм көн тагын нинди үзенчәлеккә ия соң әле?  (тәмлүшкәләр)Бездә дә бәйрәм, димәк без дә сыйлана алабыз.

  • Чәй табыны.

Вакыт калса менә шундый теләк-хат та яздырырга мөмкин. Буш юллар урынына укучылардан сорап төрле шаян сыйфатлар язарга. Укыганда бик күңелле килеп чыга.

_____________________________сыйныфташлар!

Без  ____ көн(ел) элек _________________,  __________________,

____________________ сыйныфыбыз барлыкка килүенә бик шатбыз.

Форсаттан файдаланып  ______________, ___________________,

_________________ булган үзебезне  шул дата белән котлыйбыз. Бөтенесе

каршында да  ________________ мәхәббәтебезне аңлатырга оялмыйбыз.

Киләсе  _________, _____________________, _________________ уку елы

безнең өчен бик күп _____________________, __________________,

______________________ яңалыклар алып килер диеп ышанабыз.

Гадәттәгечә без үзебезгә ______________ исәнлек, ___________________

бәхет, ________________________ өмет-хыяллар телибез.

Безнең _______________--, ____________, _________________ сыйныфыбыз.

......................................................................................................................


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Сыйныф сәгате. Гаилә ул -...

Сыйныф җитәкчеләренә ярдәмлек...

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате. 8 сыйныф

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате...