1нче сыйныф "Гаилә" ("Сәлам")
план-конспект урока

Шарапова Лилия Мансуровна

Конспект урока по учебно-методическому комплексу "Сәлам" в 1 классе, на тему "Семья" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail_1_klass.docx19.57 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Шәрәпова Лилия Мансур кызы

Дата: 21.11.2017 ел

Тема: Гаилә
1 нче сыйныфның рус төркемендә дәрес 
Максатлар:

  1. Гаилә әгъзаларын белдергән сүзләре белән таныштыру;
  2. Аларны сөйләмдә кулланырга күнектерү.
  3. Укучыларның фикерләү сәләтен, сүзлек запасын үстерү;

Яңа лексика: гаилә, әни, әти,әби,бабай,апа,абый,эне,сеңел,яшь,карт. Җиһазлау: Дәреслек, интерактив такта, компьютер, рәсемле карточкалар, уенчыклар.

Дәреслек: Сәлам! 1 нче сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар телен өйрәнүче укучылар өчен уку әсбабы. / Р.Ф.Бәхтиев һ.б. – Казан: “Мәгариф-Вакыт”нәшрияты, 2017.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Метапредмет: гаилә әгъзаларын белдергән сүзләрне сөйләмдә куллана белү.

Предмет: гаилә әгъзаларын белдергән сүзләрне дөрес әйтә белү; аралаша белү сәләтенә ия булу.

Шәхси: гаиләңә карата ихтирамлы булу.

Дәрес тибы:  яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

-Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

-Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

-Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре.

-Дәреслек белән эш итә белү.

-Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү,

-Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре.

-Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

-Укытучының, сыйныфташларның сорауларына җавап бирү;

-Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

Дәрес планы:

I. Оештыру этабы.

Исәнләшү. (Уңай психологик халәт тудыру)

-        Хәерле иртә, балалар!

Хәлләрегез ничек?  

  • Рәхмәт, яхшы.

II   Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Уен формасында төсләрне искә төшерү.

 - Ребята, сегодня к нам в гости пришел Петушок-золотой гребешок. И пришел он не с пустыми руками, а с мешочком! А  мешочек-то не простой, волшебный. Полный сюрпризами. Чтобы открыть мешочек, нам придется выполнить некоторые задания. Итак,

1.Прослушайте и укажите слова, обозначающие цвета.

Әти, кара, сары, сеңел, шәмәхә, абый, зәңгәр, апа.

2.Прослушайте и укажите предложения, в которых выражен вопрос.

Бу күбәләк сары төстәме? Әйе, сары. Бу алма кызылмы? Бу күлмәк кызыл.

III. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

- Молодцы, ребята! Вы справились с заданиями. Можно и открывать мешочек.

Укытучы капчыкны ачып, андагы рәсемнәрне берәмләп чыгара, исемнәрен татарча әйтә (Яңа лексика белән таныштыру: гаилә, әни, әти, әби,бабай,апа,абый,эне,сеңел,яшь,карт)

- Сколько картинок нам принес петушок! Скажем ему спасибо? Как мы это скажем?

-Укучылар, хәзер без сезнең белән «Кайтаваз » уенын уйнап алырбыз. Укытучы , кулын колагына куеп, гаилә әгъзаларын белдергән сүзләрне әйтә, ә укучылар аның артыннан аларны кабатлыйлар. Укытучы кулын колагына куймаса, укучылар сүзләрне кабатларга тиеш түгел. Шулай итеп, уен форматында гаилә әгъзаларын белдергән сүзләре үзләштерелә.

Физкультминутка!

Минем бар маэмаем,

Караборын Акбаем

Күп йөгерә, күп күрә,

Күп ишетә, күп өрә һау-һау

(балалар сөлиләрдә хәрәкәтләрне күрсәтәләр 3 тапкыр кабатлыйлар)

IV. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

“Дөрес әйт”. Укучылар үзләре, такта янына чыгып, рәсемгә күрсәтәләр һәм сорау бирәләр. Укытучы сорауның дөрес бирелешенә игътибар итә.

-Бу әбиме?

-Бу бабаймы?

“Тыңла һәм кабатла”. Укытучы күнегүдә гаилә әгъзаларының яшьме, картмы булуларына укучыларының игътибарын юнәлтә. Яңа лексиеаны берничә тапкыр укучылардан кабатлата, тәрҗемәсен аңлата.

  • Бабай нинди?
  • Бабай карт.
  • Әни нинди?
  • Әни яшь.

V. Яңа белемнәрне ныгыту.

“Әңгәмә кор” Укучылар дәрестә өйрәнгән лексикаларны куллана.

-Бу кем?

-Бу-апа.

-Апа нинди?

-Апа яшь.

-Апа картмы?

- Юк, апа карт түгел, апа яшь.

VI. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).
-Без дәрестә нәрсә өйрәндек? 
- Гаиләдә кем бар?



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче сыйныф өчен татар теле һәм укудан белем бирү программасы

И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова “Татар теле.Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  1 нче сыйныфы өчен дәреслек”. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010...

3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест. 1нче чирек.

3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест. 1нче чирек....

1нче сыйныф, рус төркеме,татар теле

1нче сыйныф, рус төркеме,татар теле.Тема: Кемне? Нәрсәне? Кемгә? сораулары....

1нче сыйныф өчен эш программасы

1нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы (Р.З Хәйдәрова дәреслеге)...

1нче сыйныфлар өчен эш программасы (рус төркеме)

Югары Акташның укыту планында 1 нче сыйныфта татар теленә атнага 2 сәгать  вакыт бирелә. Эш программасы нигезләнгән (Рус телендә урта (тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын ...

1нче сыйныфлар өчен дәрес план-конспекты

1нче сыйныфлар өчен дәрес план-конспекты...

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе...