Балада сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруда мәктәп һәм гаиләнең роле
учебно-методический материал на тему

 

“Бала аң эшчәнлегенә һәм тирән фикерләү сәләтенә ия булсын өчен, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк: ул йөгерсен, сикерсен, көч түксен-һәрвакыт  хәрәкәттә булсын”

                                                                                                               Ж.Ж.Руссо.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon pedsovet_doklad_osnovn.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Бала аң эшчәнлегенә һәм тирән фикерләү сәләтенә ия булсын өчен, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк: ул йөгерсен, сикерсен, көч түксен-һәрвакыт  хәрәкәттә булсын”

                                                                                                               Ж.Ж.Руссо.

  Укучыларның сәламәтлеген ныгыту турында кайгырту-мәктәпнең укучының, барлык педагогик коллективның,  ата-ананың һәм баланың үзенең иң мөһим бурычы. Мәктәптә белем бирүнең төп максаты-баланы җәмгыятьтә мөстәкыйль тормышка әзерләү һәм моның өчен кирәкле культура дәрәҗәсе булдыру. Моны нәрсәдән башларга соң? Билгеле, бернинди вәгазь укулар да, кагыйдәләр системасы да яшь буынның сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итмәячәк. Сәламәт булу якыннары, җәмгыять алдындагы бурычы икәнен аңламаса, шуңа төшенмәсә, бала бу мәсьәләгә игътибар итми. Үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга өйрәнмәгән яки кайгырта белмәгән кеше психологик яктан зыянлы һәм чын тормышка яраклашмаган була. Мондый кеше үзенең авыруы белән туганнарына һәм якыннарына борчу тудыруы, үзенең эшен бөтен көчен биреп башкару турында, уйланмый. Кыскасы, сәламәт тормыш рәвеше булдырырга омтылырга-сау булырга теләргә, эшне шуннан башларга кирәк.

  Сәламәт булырга теләү-кешенең табигый омтылышы. Сәламәтлек-кешенең иң мөһим байлыгы.

  Сәламәт тормыш рәвеше факторлары арасыннан төп ярдәмче факторларны аерып күрсәтү кыен, чөнки алар бары тик бергә генә без теләгән сәламәтләндерү нәтиҗәсенә ирешергә ярдәм итәргә, кешедә сәламәтлек булдырырга һәм аны үсте-рергә мөмкин.

  Сәламәтлеккә нык игътибар итү, уңай максатларга юнәлтелгән тәртипне мотивлаштыра. Сәламәтлекне саклауга авырудан котылуга караганда да зуррак әһәмият бирү өчен, укучы үзенең тормышына, хезмәтенә, яңа сәламәт тормыш рәвеше фәлсәфәсе булдырырга омтылырга  тиеш.

  Сәламәтлек-шәхесне формалаштыру, аның рухи, интеллектуаль сыйфатларын формалаштыру нигезе. Һәм шуның белән бәйләнешле рәвештә, күренекле педагог В.А.Сухомлинскийның мондый сүзләрен китерү урынлы булыр: “Безгә тәҗрибә шуны күрсәтте: өлгермәүче укучылырның якынча 85% укуда артта калуының төп сәбәбе-аның сәламәтлеге начар булуы, нинди дә булса чир белән чирләве”. Баланы сәламәтләндерү эшен укучыдан, аның гаиләсеннән, уку йортыннан башларга кирәк.

  “Балалар сәламәтлеге турында кайгырту-һәр тәрбияченең иң төп бурычларыннан берсе”,-дигән В.А.Сухомлинский. Мәгълүм ки, баланың сәламәтлеге аның акыл үсешенә,  укуына, рухи халәтенә зур йогынты ясый. Сәламәтлек яхшы булсын өчен, дөрес тукланырга, көндәлек режимны үтәргә яман гадәтләргә бирешмәскә, гел хәрәкәттә булырга кирәклен дә беләбез.

  Сәламәтлек саклау технологияләре-педагогик технологияләрнең бер төре. Фәнни-методик әдәбиятта “педагогик технология” терминына    “алдан проектланган укыту – тәрбия эше барышын системалы һәм эзлекле гамәлгә кертү” дип аңлатма бирелә. Педагогик технологиянең нигезен нәкъ менә система тәшкил итә. Система дигәндә, без балаларны шәхес буларак формалаштыруда югары нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә торган һәм оешкан төстә, максатчан, эзлекле алып барыла торган укыту методлары, алымнары, тәрбия чаралары җыелмасын күзаллыйбыз.

    Укучылар сәламәтлеген саклау һәм ныгытуда мондый чаралар нәтиҗәле дип санала:

-ел саен сәламәтлек саклау учрежденияләре аша укучыларның сәламәтлеген тикшереп, күзәтеп тору;

-дәресләр һәм класстан тыш чаралар расписаниесен төзегәндә, санитария- гигиена таләпләрен искә алу;

-дәресләрдә даими рәвештә физ.минутлар үткәрү;

-уку- укыту нагрузкасын нормада тоту;

-белем бирүдә сәламәтлеккә зыян китерми торган технологияләр куллану.

     Психологлар һәм педагог-галимнәр әйтүенчә, файдалы гадәтләр булдыру өчен иң кулай вакыт – мәктәпкәчә тәрбия һәм башлангыч мәктәптә уку чоры. Бала күп вакытын өйдә, гаиләдә, әти – әнисе, туганнары янында үткәрә. Аларның үз-үзләрен ничек тотуы балага үрнәк булып тора.

    Укытучы, ата-аналар белән бергәләп, укучыларның сәламәтлекләрен кайгыртырга, һәр укучысының физик хәле белән таныш булырга тиеш. Укытучы врачлардан үз укучыларының сәламәтлеге турында даими белешмә алып торырга тиеш. Үсүдә, авырлыкта, күкрәк читлегенең үсешендә артка калу булганда һәм баланың төрле органнарында җитешсезлекләр килеп чыккан очракларда туклануны яхшырту, баланың саф һавада күбрәк булуын кайгырту, физик күнегүләр оештыру кебек чаралар күрергә кирәк.

    Балаларның сәламәтлеге - ул киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Ә сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга? Яшь буында сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре булдыру максатыннан мәктәбебездә әңгәмәләр, төрле чаралар үткәрелә. Яшүсмерләргә дөрес тәрбия бирү, аларны физкультурага, спортка, сәламәтләндерү чараларына тарту һәрберебезнең бурычы булып тора. Сәламәт булу өчен үзеңнең көчеңне кызганмаска кирәк, балаларның игътибарын менә шуңа юнәлткәндә генә нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Сәламәт тормыш рәвеше һәр укучының ихтыяҗына әверелергә тиеш. Бу бик мөһим мәсьәлә, чөнки кешеләрнең 50-55 процентының сәламәтлеге – тормыш рәвешенә,20-25 процентының нәселдәнлеккә, 10-15 проценты сәламәтлек саклау учрежденияләренә бәйле. Тирә-юньдәге пычранган һаваны сулау, аз хәрәкәтләнү һәм башка күренешләр балалар сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Монысын да яшь буында сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре формалаштырганда истә тоту зарури.

Башта әлеге төшенчәгә ачыклык кертик. Сәламәт яшәү рәвеше – сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга, озын-озак еллар дәвамында иҗади эшчәнлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән һәм аңлы рәвештә, үзеннән-үзе башкарыла торган,гадәткә кергән, күнегелгән яшәү рәвеше. Гамәлләрне “файдалы” яки “зыянлы”, “рөхсәт ителгән” яки “ярамый торган” дигән төркемнәргә бүлеп карау дөрес булмас. Кеше болай да гомеренең күп өлешен үз-үзе белән , “ярамаган” гадәтләре белән көрәшергә омтылып үткәрә. Мондый яшәү рәвеше рухи канәгатьсезлеккә, күңел борчуларына, нәтиҗәдә, сәламәтлек какшауга китерә.

Димәк, үзеңдә күркәм гадәтләрне яшьтән тәрбияләргә, аларны яшәү рәвешенең аерылгысыз бер өлеше, җан таләбе итеп канга сеңдерергә, үз-үзең белән килешеп яшәргә омтылырга кирәк. Яшьтән күнегелгән гадәтләр тотрыклы була, кеше аларга җайлаша, ияләшә.

Сәламәт яшәү рәвешен түбәндәге өлешләргә бүлеп карарга мөмкин:

  1. Дөрес туклану;
  2. Хәрәкәт активлыгы;
  3. Чыныгу;
  4. Көндәлек режимны саклау;
  5. Гигиена кагыйдәләрен үтәү;
  6. Зарарлы гадәтләрдән баш тарту;

     Кеше үзенең тәнен көчле, сәламәт итеп тәрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сәламәтлек, көч, чыдамлылык, яшәү өчен көч һәм энергия запасы, стрессларга һәм тормыштагы кыенлыкларга каршы көрәшү өчен төп корал булып тора. Үз-үзеңне саклау – яшәешнең беренче кануны.

     Билгеле булганча, яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный. Туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. Яшь үзгәрүгә карамастан, укучының көндәлек режимында туклану тәртибе үзгәрергә тиеш түгел. Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш.

Дөрес туклануга төп таләпләр:

  1. Көнлек энергия чыгымнарын тулыландыру;
  2. Аксым, май, углевод, витаминнарга бай ризыклар ашау;
  3. Үзең теләгән ризыклар белән туклану;
  4. Ризыкны көнгә 3-4 тапкыр, әз-әзләп кабул итәргә;
  5. Тиешенчә эшкәртеп, юып, бозылмаган, куллану вакыты чыкмаган ризыклар гына ашарга.

  Соңгы вакытта балаларыбыз сыйфатсыз, сәламәтлек өчен зыянлы ризыклар, аларның агрессив рекламасы белән еш очраша. Газлы эчемлекләр, ролтон, кириешки, чипсыларның беренче корбаннары - балалар. Әлеге уңайдан, укытучылар, сыйныф җитәкчеләре мәктәп укучыларына җентекләп дөрес туклану серләрен дә төшендерәләр. Кызганычка каршы, балаларның күпчелеге сәламәтлек өчен файдасыз чипсы, пицца кебек продуктларны хуп күрә. Ә бу исә үз чиратында бала организымының авыруларга каршы тору сәләтен киметә. Сыйфатсыз, зыянлы продуктлар белән туклану төрле чирләр китереп чыгара. Шуңа ата-анага балаларының туклануын мәктәптә генә түгел, өйдә дә ныклы контрольдә тоту зарур.

      Сәламәт яшәү рәвеше булдыруда тагын бер отышлы ысул – физик күнегүләр. Физкультура, физик күнегүләр белән шөгельләнү, үзеңнең организмыңны чыныктыру, зарядка ясау, күбрәк хәрәкәтләнүнең нинди зур әһәмияткә ия икәнен һәркем белә. Ә менә иртә белән йокыдан аз гына иртәрәк торып берничә күнегү ясарга  вакытыбыз юк, иренәбез.  Физкультура белән  шөгельләнүне без “аннары”га калдырырга яратабыз, ягъни иртәме-соңмы физик күнегүләр эшли башлармын әле дибез. Ә кайвакыт инде соң була. Шуңа күрә үзеңнең сәламәтлегеңә тиешле, ныклы караш тәрбияләүне кече яшьтән тәрбияләргә кирәк. Моның өчен әти-әниләр үзләре үрнәк күрсәтергә тиеш.

    Гаиләдә әти-әни еш кына “Аз ашасаң – авыртасың”, “Җылы итеп киенмәсәң- суык тидерәсең” дигән сүзләр әйтәләр. Ә “зарядка ясамасаң-көчле булмыйсың”, “Спорт белән шөгельләнмәсәң – уңышларга ирешү кыен булачак” кебек фикерләр бөтенләй әйтелми яки бик сирәк ишетелә. Шуңа күрә дә укучылар үз гамәлләрендә   беренче урынга   сәламәтлекне түгел,ә башка ихтыяҗларны куялар. 8-11 нче сыйныф укучылары арасында үткәрелгән сораштырулар күрсәткәнчә, алар фикеренчә сәламәтлек бары тугызынчы урында гына тора.

  Тагы бер мисал. Еш кына “Укучыларга хәрәкәтләнү өчен физкультура дәресләре җитә”диеп уйлыйбыз. Ә менә галимнәр әйтүенчә,  физкультура дәресләре физик активлык дефицитының бары тик 11% гына тулыландыра. Мәктәп расписаниесендәге 3 сәгать физкультура гына шәхси сәламәтлекне саклауга гадәт булдыра алмый.Шуңа күрә укучыга үзенең сәламәтлеген ныгытуга, сәламәтлек белән бәйле проблемаларын чишәргә ярдәм итүдә мәктәп һәм әти-әниләр бергәләшеп эшләргә тиешләр.

     Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруда хәл ителергә тиешле тагын бер мөһим мәсьәлә - укучыларда көндәлек режим булдыру.

      Укучының көндәлек режимы түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  1. Мәктәптә укулар;
  2. Өйдә дәрес хәзерләүләр;
  3. Йокы;
  4. Туклану;
  5. Физик күнегүләр белән шөгельләнү;
  6. Ял итү;
  7. Буш вакытны файдалы итеп үткәрү.

Көндәлек режимны үтәү укучыларның физик һәм психик тигешләнешен саклау өчен кирәк. Дәресләрдән соң ял итмичә дәрес хәзерләргә утыру дөрес түгел. Иң яхшысы ашап алганнан соң, саф һавада 1,5 – 2 сәгать булганнан соң дәресләргә утыру отышлы. Дәресләрдән соң “актив” ял укучыдагы киеренкелекне бетерү өчен менә дигән шарт.

  Россия галимнәре әйтүенчә, укучыларның 51% мәктәптән соң бөтенләй урамда булмый, ә 73% ы дәрес хәзерләү вакытында ял аралыклары оештырмый.

Хәзерге вакытта сәламәтлеккә зыян китерүче иң төп проблема – ул да булса, наркомания, эчкечелек, тәмәке тарту. Миңа калса, бу яман гадәтләр эшсезлектән, буш вакытыңны файдалы иттереп үткәрә белмәүдән барлыкка килә. Наркотикларга бәйле проблемалар килеп чыкмасын өчен аңа каршы пропаганда алып барырга кирәк. Яшьләргә аның никадәр куркыныч һәм үлемгә китерә торган чир икәнен аңлатырга кирәк. Наркоманлык күп кенә яшьләр өчен гадәти күренешкә әйләнергә мөмкин. Бу баткаклыкка чыга алмас дәрәҗәдә кереп баткач кына, аның никадәр куркыныч авыру икәнен аңлыйлар.

     Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә. Каюм Насыйриның түбәндәге сүзләре бар. “Балалар яшь таллар кебек, әгәр аз-маз кимчелекләре бар икән, аларны, яшь талны төрле якка бөгеп булган кебек, тиз арада төзәтеп була”. Шуны онытмыйк: безнең яхшы һәм зарарлы гадәтләребезне балаларыбыз теләгебезгә бәйсез рәвештә кабатлыйлар. Иң элек әти-әни укучыга үзенең сәламәт тормыш рәвеше алып баруы белән үрнәк күрсәтергә тиеш. Мондый гаиләдә үскән баланы, үсә төшкәч физкультура, спорт белән шөгельләнергә мәҗбүр итәргә кирәкми, ул канәгатьләнү хисе белән барысын да үзе башкарачак.

     Гаилә хәле, эштәге уңышы, милек казанышлары нинди генә булса да, һәр кешенең иң кадерле байлыгы – сәламәтлек. Югалткан сәламәтлекне кире кайтаруның бик авыр, еш кына уңышсыз эш икәнен балаларга кече яшьтән хәреф танырга өйрәткән кебек өйрәтергә кирәк. Бу катлаулы эшне намуслы иттереп башкару – гаиләнең һәм мәктәпнең уртак төп максаты.

Түбән Аты төп гомумибелем мәктәбе

(Педсоветка доклад).

                                                               Биология һәм химия

                                                                        укытучысы Шакиров Р.Н.

Түбән Аты – 2013.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кеше шәхесен формалаштыруда әдәбиятның роле

татар теле укытучылары өчен педагогик доклад...

гаилә бәхете-балада

Сценарий музыкального выступления, посвященный семье на татарском языке...

Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле

Баланың  акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары, тирә- юньгә мөнәсәбәте, барыннан да элек, гаиләдә формалаша....

Гаиләдә ана тәрбиясенең роле

- Тормыштан алынган  мисалларда тәрбиясез хатынның бәхетле гаилә төзеп, тәүфыйклы бала үстерә алмавын дәлилләп күрсәтү;- авыр ситуацияләрдән чыгу юлларын өйрәтү;- “Оясында ни күрсә...” концепцияс...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

Укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыруда фәнни-эзләнү эшенең роле.

Роль научно-исследовательской деятельности в формировании коммуникативной компетенции учащихся....

Гаиләдә сәламәт тормыш рәвеше алып бару – сэламәт балалар тәрбияләүнең нигезе

Гаиләдә сәламәт тормыш рәвеше алып бару – сэламәт балалар тәрбияләүнең нигезе(“Таяну ноктасы” телевизион тапшыруы урнэгендэ  ата- аналар белэн уткэру очен эшкэртмэ)...