Укучылар өчен кагыйдәләр
учебно-методическое пособие (7 класс) на тему

Садриева Алия Габдулловна

Укучылар өчен кагыйдәләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukuchylar_ochen_kagyydlr.doc59 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ  ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ  БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

 «КҮӘМ УРТА ГОМУМИ  БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ»

“Каралды”

ТЭБДУ__________  

Садриева А.Г.Беркетмә №  1,  

“ 28  ” август , 2014 ел.

“Килешенде”

УЭБДУ___________

Ганиева Л.Ф

“28”  август,  2014 ел.

“Раслыйм”

Директор:_________

Хәкимҗанов Х.Г.

Боерык №  65, §4

 “29”август, 2014ел.

       .

УКУЧЫЛАР  ӨЧЕН  ГОМУМИ  КАГЫЙДӘЛӘР

Күәм

2014 ел

УКУЧЫЛАР  ӨЧЕН  ГОМУМИ  КАГЫЙДӘЛӘР

  1. Программада күрсәтелгән белемнәрне тулысы белән үзләштерү.
  2. Дежур укучыларның бурычларын тулысы белән үтәү.
  3. Укытучыларның, сыйныф җитәкчеләренең, сыйныф коллективының үтенечләрен төгәл үтәү.
  4. Мәктәптә чисталыкны саклау һәм башка кагыйдәләрне үтәү.
  5. Дәрес вакытында тыныч булу, дәрестән тыш вакытта кычкырмау, кирәк булмаганда кычкырып сөйләшмәү.
  6. Сәбәпсез дәрес калдырмау. Укытучы, дежур укытучы, сыйныф җитәкчесе рөхсәтеннән башка дәрестән китмәү.
  7. Сыйныф бүлмәләрндә, коридорда һәм баскычларда йөгермәү, кискен хәрәкәтләр ясамау, баскыч буйлап йөргәндә бигрәк тә сак булу.
  8. Ишекләрне каты итеп япмау, бер-берең белән этешмәү, бер-береңә әйберләр ыргытмау, физик көч кулланмау.
  9. Кирәк булганда классташларыңа ярдәм итү.
  10. Мәктәп, сыйныф һәм иптәшләреңнең милкен саклау.
  11. Мәктәп күләмендә үткәрелә торган һәртөрле эшләрдә, өмәләрдә актив катнашу.

МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНА ТҮБӘНДӘГЕЛӘР ТЫЕЛА:

  1. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм наркотик матдәләр куллану.
  2. Ялган сөйләшү һәм башкаларны алдау.
  3. Башкаларның  ялгышларыннан көлү.
  4. Иптәшеңнең җитешсезлеген үзе югында башкаларга сөйләү.
  5. Коридорга, баскычка, сыйныф бүлмәләренә чүп ташлау.
  6. Партага, стеналарга, башка урыннарга язу һәм рәсем ясау.

  МӘКТӘПКӘ  КИЛҮ  ҺӘМ  ЧИШЕНҮ

  1. Мәктәпкә чиста һәм үтүкләнгән киемнәрдән килү.
  2. Дәрес һәм түгәрәкләр өчен кирәкле әйберләрне, икенче аяк киемнәрен чиста сумкада яки пакетта йөртү.
  3. Ишектән кергәндә һәм чыкканда төрткәләшмичә, ашыкмыйча, башкаларга комачауламыйча йөрү.
  4. Ишектән кергәч аяк киемнәрен алыштыру, киемнәрне чишенү бүлмәсенә урнаштыру.
  5. Дәрес буласы бүлмәгә тыныч кына бару, ачык булса, кереп утыру. Ачык булмаса, укытучы килгәнне көтү.
  6. Сыйныф бүлмәсенә кергәч, башта укытучы белән, аннары классташлар белән исәнләшү.

ТӘНӘФЕС  ВАКЫТЫ  ТҮБӘНДӘГЕЛӘР  ӨЧЕН  ФАЙДАЛАНЫЛА:

  • Бер бүлмәдән икенчесенә күчү;
  • кирәк булса, табибка күренү;
  • ирәк булса, башка укучылар һәм укытучылар белән очрашу; - -- сыйныфташлар белән сөйләшеп, фикер алышу;
  • китапханәгә кереп чыгу;
  • төшке аш ашау;
  • дәрескә әзерләнү;
  • ял итү, бәдрәфкә бару.

АШХАНӘДӘ

  1. Кулларыгызны сабын белән юып киптерегез.
  2. Ашханәгә йөгермичә, тыныч кына керегез.
  3. Азыкны ашыкмыйча, яхшылап чәйнәгез.
  4. Ашаганда игътибарыгызны читкә юнәлтмәгез, сөйләшмәгез.
  5. Ашагач, савыт-сабаны билгеләнгән урынга илтеп куегыз.
  6. Ашханәдән тыныч кына чыгыгыз.
  7. Авызыгызны чайкагыз, яки сөртегез, кулларыгызны юыгыз.

ДӘРЕСТӘН СОҢ

  1. Расписание буенча дәресләр тәмамлангач, мәктәптә башка эшең булмаса, туры өеңә кайт.
  2. Түгәрәктә шөгыльләнү, өстәмә дәрес, фән укытучылары һәм сыйныф җитәкчеләре белән эш, нинди дә булса чара һәм аңа әзерлек булса, күрсәтелгән урынга тиешле вакытында бар.
  3. Эшең беткәч, мәктәптә тоткарлану, вакытны бушка уздырып эшсез йөрү һәм файдасызга сөйләшеп утыру рөхсәт ителми.
  4. Киемеңне үзеңә аерым гына алырга туры килсә, техник хезмәткәргә мөрәҗәгать ит. Киенү бүлмәсендә тоткарланма, башкаларның киемнәренә кагылма.
  5. Дәрестән соң коридорларда, баскычларда, сыйныф бүлмәләрендә, киенү бүлмәсендә чит кешеләр күрсәң, бу турыда дежур укытучыга яки техник хезмәткәргә хәбәр ит.

МӘКТӘП АВТОБУСЫНДА ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ТОТУ  КАГЫЙДӘЛӘРЕ

  • Автобусны бары тик тукталыш мәйданчыгында гына көт, юлның хәрәкәт итә торган өлешенә чыкма.
  • Автобус тулысынча туктагач кына аның ишекләре янына кил.
  • Автобус кузгала һәм ишекләр ябыла башлаганда баскычка басма.
  • Автобуска утырганда этешү-төртешү булмасын! Үзеңнән кечкенәләрне алдан уздыр. Баскычтан менгәндә, төшкәндә кечкенәләргә һәм кызларга ярдәм ит.
  • Махсус утыргычка утырганнан соң саклык каешын беркетергә онытма! Салонда кулың белән яхшылап тотын, сәбәпсез кнопкага басма!
  • Шаулама, чүпләмә, үзеңнән кечкенәләргә урнашырга ярдәм ит. Салондагы тәртипне, чисталыкны сакла; утыргычларга, стена һәм тәрәзәләргә сызма, язма, буявын кырма, ертма!
  • Автобус йөртүчегә бары тик тукталыш вакытында гына мөрәҗәгать ит.
  • Автобус йөртүченең һәм озатып йөрүче җитәкченең таләпләрен үтә.
  • Алдан ук чыгарга әзерлән, ләкин вакытыннан алда саклык каешын ычкындырма, ашыгып баскычка ук төшмә.
  • Тәрәзәдән башыңны яки кулларыңны чыгарып барма.
  • Әгәр автобус йөртүче ишекне яба башласа, чыгарга омтылма.
  • Туктаган транспортны алдан да, арттан да әйләнеп узарга ярамый! Юл аркылы махсус билгеләнгән урыннан гына чык!

ДЕЖУР  ТОРУ

Сыйныф бүлмәсендә һәм коридорларда дежурлык вазыйфаларын үтәү һәрбер укучының  җаваплы бурычы.

СЫЙНЫФ  БҮЛМӘСЕНДӘ ДЕЖУР  ТОРУЧЫ

УКУЧЫЛАРНЫҢ  БУРЫЧЛАРЫ:

  1. Элеккеге  дежурлардан сыйныф бүлмәсен кабул итеп алалар.
  2. Дәрескә йөрешне исәпкә алалар.
  3. Сыйныф бүлмәсендәге гөлләрне, язу тактасын, күрсәтмә материалларны тәртиптә тоталар.
  4. Чисталыкны саклыйлар.
  5. Тәнәфестә сыйныф бүлмәсен җилләтәләр.
  6. Укытучыга дәрескә әзерләнергә ярдәм итәләр.
  7. Сыйныф  бүлмәсен җыештыралар һәм булачак дежурларга тапшыралар.

МӘКТӘП  БУЕНЧА  ДЕЖУР  ТОРУЧЫЛАРНЫҢ  БУРЫЧЛАРЫ:

  1. Дежур укытучы җитәкчелегендә дежурлык вазыйфаларын үтиләр.
  2. Мәктәп буенча тәртип һәм чисталыкны саклыйлар.
  3. Укучыларның мәктәпнең  эчке тәртип кагыйдәләрен үтәүләрен күзәтәләр һәм тәэмин итәләр.
  4. Укучыларның икенче аяк киеме булуын таләп итәләр.
  5. Чишенү бүлмәсендәге тәртипне саклыйлар.
  6. Ашханәдә  туклануны оештыруда ярдәм итәләр.

МӘКТӘПТӘ  КАТГЫЙ  ТЫЕЛГАН  ГАМӘЛЛӘР:

  1.  Чит кешеләрне мәктәпкә чакыру һәм алар белән очрашу  катгый тыела!
  2.  Кычкыру, кычкырып сөйләшү, сүгенү, бер-береңә кушамат белән эндәшү, башкаларга карата көч куллану  катгый тыела! Мәктәпнең эчке кагыйдәләрен  белмәү җаваплылыктан коткармый,  кагыйдәләрне  үтәмәү катгый тыела!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Татар теле кагыйдәләре

Татар телен өйрәнү өчен татар теле кагыйдәләре....

Булыйм дисәң исән-имин, өйрән юл кагыйдәсен!

Юл өйрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча дәрестән тыш чара эшкәртмәсе...

Яшел светофор (юл йөрү кагыйдәләре буенча класстан тыш чара)

Башлангыч класс укучылары өчен. Максат: Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне тикшерү. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәм аларны куллану кирәклеген аңлату.Җиһазландыру. Юл чаты схемасы төшерелгән плак...

Кагыйдәләр

Татар теле дәресендә куллану өчен рус телле укучыларга ярдәмлек....

Телне өйрәнүче укучылар өчен кагыйдәләр һәм тестлар

Туган тел укытучылары өчен ярдәмлек...