Внеклассное мероприятие по теме “Бүген белем бәйрәме”
методическая разработка (11 класс) по теме

Белем бәйрәменә багышланган класстан тыш чара эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_beyreme_2014.docx25.76 КБ

Предварительный просмотр:

“Бүген белем бәйрәме”

Шәйдуллина Гөлназ Фәрит кызы,

Апас районы Морзалар урта мәктәбенең химия укытучысы.

 ( Зал бәйрәмчә бизәлә, музыка яңгырый. “Бәйрәм бүген” җыры җырлана. Сәхнәгә алып баручы чыга)

Регина .1. Һава салкыная бара,

Аяк басабыз көзгә.

     Сары төстә яфраклар да

     Чалына инде күзгә.

     Хушлаштык ямьле җәй белән,

     Үтте дә каникуллар.

     Бүген бәйрәм – белем көне,

     Мәктәпкә илтә юллар.

Азат. 2. Гөжләгәндәй бал кортлары

Гөр килә мәктәп алды.

Шат тавышлар: кемнәр, кайда,

Ничек үткәргән ялны?

Кыңгырау да сагынгандыр,

Моң сарылган теленә,

Парта артына чакыра,

Әйдәп белем иленә.

Регина. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр! Без Сезне белем бэйрэме белэн котлыйбыз. Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара.

Азат. Шушы минутта меңәрләгән укучылар безнең кебек үк мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз һәм һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез.

Регина.  Азат белэсенме, 1 сентябрь  - Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа  Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыбыз тик үзебездән генә тора. Мэктэбебезнен унышлары, Республикабызның, илебезнең киләчәге - безнең кулда.

Азат.  Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән “Беренче кыңгырау” тантанасын ачык дип белдерер өчен сүзне  мәктәбебез директоры  Бәдертдинов Рифат Әкраметдин улына бирәм.

Килгән кунакларга сүз.

Регина.

Апас районында бар шэп бер мэктэп.

Аны кочле мэктэп,Морзалар мэктэбе , диләр.

Ул мәктәпнең, гаҗәеп дәресләрен, бәйрәмнәрен

Укып чыккан укучылар, мактап сойлилэр.

 

Зурмы? – дисәң, кечкенэ  түгелдер, бу мәктәп

Укытучылары да белемле, биктә шэп.

Монда белем ала тырыш балалар.

Белемнәрен арттырып алга үрләп баралар.

 

Мәктәп бик салкын

 Вә бик эссе түгел, рәхәт анда,

Мәгърифәт кояшы балкый

 һәр көн саен бу бинада.

 

 Азат.

Бүгенге тантаналы көндә, әйдәгез бергәләп үткән мәктәп елларын  искә төшерик.  Мәктәп һәрбер кеше өчен иң изге, иң кадерле урын, һәркем аңа теләп кайта, ә туган мәктәп һәркемне сөенеп, көтеп каршы ала.

Ранис. 1. Бүген, мәктәп, сиңа кайттык, сагынып, сөеп,

“Бар фәннәрдән “биш”кә генә укыйк”, - диеп,

Шаулап торган җәйнең ямьле кочагыннан

Яшь тәннәргә яңа куәт – көчләр җыеп.

Рамил. 2. Без атлаган юлларга

Алтын яфрак сибелә.

Чыңлый көмеш кыңгырау,

Дәшеп белем иленә.

Диләрә.3. И кояшлы, якты, көләч иртә!

Кыңгыраулы, җырлы сентябрь!

Өметләре көннең синдәдер лә,

Өметләрем минем синдәдер,

Элвина. 4. И мәктәбем!

Шул хыяллар белән,

Кыңгыраулар белән дәшәсең.

Мең кат сагынып,

Мең кат сагындырып,

Каршы ала безне бу мәктәп –

Укытучының елмаюы белән,

Уку елы белән бүләкләп.

Илзия. 5. Сентябрь һәр елгы сабыйга

Сөенеч-шатлыклар китерә

Мәктәпнең ишеген ачканда

Ләззәтле хыяллар кичерә.

Ранис. 6. Беренче сентябрь – минем

Бәхет – шатлыклы көнем

Сагынып белем учагын

Соңгы кат сиңа килдем.

111.7. Кеше гомере мәктәп юлы аша,

Моңлы бер җыр кебек сузыла.

Белем сукмакларын яра-яра

Киләчәккә юлы сызыла.

1111. 8. Олы юлга сукмак башы,

Зур тормыш баскычы син.

Серле белем дөньясының

Бердәнбер ачкычы син.

111. 9. Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

Белем ишекләрен ачтың син.

Юлыбызны гүзәл итәр өчен

Якты маяк булып балкыйсың.

Җыр: “Әй,  мәктәбем!”

Диләрә. Укытучы, мәктәп – бу ике суз

Кунелемдә яши янәшә,

Мәктәбем, дип әйткән чакта

Укытучым, дип, йөрәк эндәшә.

Наилә. Укытучым! Туземлегең синең кыя сыман,

Кунелең изге, алда нур гына.

Гадисең дә, бөексең дә узен,

Сиңа тиң  мактау-жыр гына.

Элвина. Укытучы, яктя кояш кебек,

Куңелемне назлап жылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сузе белән юата.

Рамил. Кайгы килгәндә дә "Егет бул”, - дип,

Шул остазлар безне өйрәткән.

"Укытучы” белән "Әнкәй” сузе

Бергә саркып чыга йөрәктән.

Рамил. Чәчкә тотып чыктым бүген

Укытучым, синең каршыңа.

Чын күңелдән сине тәбрик итәм

Яңа уку елы башында.

Ранис. Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар

Ялкын алган Сезнең күңелдән.

Бер-бер артлы якты йолдыз булып

Кабына алар илем күгендә...

Регина. Хезмәтнең данлыларын,

Таңнарның гел алларын,

Мәрхәмәтле җаннарыбыз,

Яраткан укытучыларыбыз!

(җыр: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”)

Регина. Беренчеләр гел алар

      Иң беренче булалар

      Быел мәктәбебездә

      Беренчеләр – балалар!

Күрегезче менә алар - бәйрәмебезнең иң нәниләре һәм иң кадерлеләре – 1 нче сыйныфка укырга килүче кызлар һәм малайлар. Сөенеп, шатланып, зур өметләр белән быел 1 класска 3 укучы укырга керде. Аларга һәрвакыт киңәшче, таяныч булып – беренче укытучылары Бәдертдинова Талия Каюм кызы торыр. Үзе тырыш, таләпчән булганга күрә, ул укыткан балалар да тырыш, актив булып үсәләр. Без Талия Каюмовнага сәламәтлек, сабырлык, әти-әниләр терәге булуын, эшендә яңа уңышларга ирешүен телибез. Ягез әле, хәзер 1 сыйныф укучыларын тыңлап карыйк.

.

Азат.  Бүген сез мавыктыргыч, маҗаралы, ә кайчакта бик кыен да булган сәяхәткә чыгасыз. Бу сәяхәт – Белем иленә илтә. Киңәшебез шул, Сезнең арада ялкаулык белән эшсезлек урын алмаска тиеш. Чөнки ялкау кеше белем туплый алмый.

Ранис. Иренмичә, ялкаулашмый

Укыгыз фән илендә.

Китапларны ачыр өчен

Ачкыч бирәбез сезгә.

Нәни дусларыбыз! Сезгә үзебездән мирас итеп “Белем йорты” ачкычын тапшырабыз. Әлеге ачкыч сезгә белем иленә юл күрсәтүче, киңәш бирүче булсын!

Регина. Хәерле юл, мәктәп иленә !

Төкле аяк белән керегез.

Алда сезне күп мөгжизә көтә,

Сау – сәләмәт укып бетегез.

РЕГИНА. Бервакыт чыңлый кыңгырау дәресләргә чакырып,

Коридорлар бушап кала, мәктәп тә кала тынып.

Без бик күңелле яшибез, бәйрәмнәр яратабыз.

Мәктәбебезнен данын еракларга таратабыз

Элвина белэн Илузә бии.

Регина.Әйдә, дуслар, бергә хәбәр итик,

Башлануын уку елының.

Күреп соклансыннар сихри көчен

Җиз кыңгырау чыңының.

     Азат.     Яңгырый бүген һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим  ит, әйдә,

Яңа уку елы.

(11  һәм 1 сыйныф укучылары бергә кыңгырау шалтырата)

Регина. Әйдәгез, көмеш кыңгырау чыңы астында нәниләребезне 1 нче дәрескә озатыйк.

Йә, дустым, чылтырат,

Бүгеннән – мәктәпкә,

Бүгеннән – зур юлга!

Хәерле сәгатьтә!

     Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Белем бәйрәмен дәвам итергә классларга чакырабыз. Уңышлар сезгә!

     Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга.

Бүгеннән – Белем көненнән

Уку елы башлана!  

  АЗат.   Кадерле кунаклар, шуның белән “Белем бәйрәме” тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий внеклассного мероприятия на тему: "Эти удивительные растения".

Сценарий мнтеллектуально-творческой игры по природоведению 1 класс...

Внеклассное мероприятие по теме "Ostern"

Работа представляет собой разработку внеклассного мероприятия по теме « Ostern » для начальных и средних классов....

Внеклассное мероприятие по теме "Погода" Для учащихся 3-4 классов.

Данный материал можно использовать на заключительных уроках темы, а также в качестве контроля знания лексики по теме и навыков аудирования. Включает разнообразные задания....

Методическая разработка уроков и внеклассного мероприятия «Проектная деятельность учащихся на уроках развития речи и внеклассном мероприятии по теме «Русские народные промыслы»

Проектная деятельность – один из лучших способов для совмещения современных информационных технологий, личностно-ориентированного обучения и самостоятельной работы учащихся. Главное – продумать ...

Методическая разработка внеклассного мероприятия на тему «Творчество Л.В.Попова. К 140-летию художника…» в рамках общешкольных мероприятий «Оренбург юбилейный»

Методическая разработка внеклассного мероприятия на тему «Творчество Л.В.Попова. К 140-летию художника…» поможет педагогу познакомить учащихся с творчеством оренбургского художника Луки...

Сценарий внеклассного мероприятия в 8-9 классах Внеклассное мероприятие на тему: « Прекрасное - рядом с нами»

Цели внеклассного мероприятия: решить проблему досуга воспитанников; ознакомить с различными видами искусства, историей их возникновения....