Гимназиядә милли бәйрәмнәр
статья на тему

Аширова Альфира Накиповна

       Бәләбәй шәһәренең татар гимназиясендә укучыларның милли үзаңы һәм  иҗади сәләтләрен үстерү өстендә нәтиҗәле эш алып барыла. Укытучылар коллективы, тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү педагоглары тырышлыгы белән милли белем бирү сыйфаты көннән-көн үсә. Гимназиядә укыту-тәрбия эше халык педагогикасына нигезләнеп алып барыла. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gimnaziyad_milli_byrmnr.doc32 КБ

Предварительный просмотр:


Гимназиядә милли бәйрәмнәр

       Бәләбәй шәһәренең татар гимназиясендә укучыларның милли үзаңы һәм  иҗади сәләтләрен үстерү өстендә нәтиҗәле эш алып барыла. Укытучылар коллективы, тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү педагоглары тырышлыгы белән милли белем бирү сыйфаты көннән-көн үсә. Гимназиядә укыту-тәрбия эше халык педагогикасына нигезләнеп алып барыла.

  Сыйныфтан тыш эшләр укучыларның иҗади сәләтләрен, милли үзаңнарын үстерергә этәргеч ясый. Бу катлаулы эш әти-әниләр, татар зыялылары һәм шәһәр җәмәгатьчелегенең уртак тырышлыгы белән башкарыла. Гимназистларның укудан тыш вакытын оешкан төстә үткәрүдә, күпъяклы тәрбия бирүдә коллективның роле бик зур. Мондый коллектив, укучы яшүсмерләрнең мөмкинлекләрен һәм теләкләрен исәпкә алып, аларның эшчәнлекләрен планлаштыруга һәм оештыруга да тарта.

Яңа уку елы башыннан безнең гимназия күләмендә зур чаралар үткәрелде: «Туристик сәяхәт», «Сөмбелә бәйрәме», «Аулак өй».

«Туристик сәяхәт» безнең гимназиядә   кызыклы, укучыларга файдалы итеп уздырыла һәр сыйныфның үз эмблемасы, туграсы, шигаре бар. Уенның барышын чагылдырган экран булдырыла. Уен-сәяхәт сыйныфлар арасында ярыш рәвешендә алып барыла. Ә инде укучыларга иң охшаганы – табигать кочагында ял итү. Табигатьтә – нинди зур үзгәреш! Җәйсылуның бөтен матурлыгын, бөтен байлыгын Алтын көзгә калдырып, саубуллашып китеп баруы бу. Хуш, Җәйсылу! Исәнме, Алтын көз! Яфраклар, алтын-сары, кызыл-чия төсләргә кереп, моңсу гына җиргә коела. Җир өсте әкияттәге кебек әллә нинди сихри палас белән капланган кебек.

Менә гимназия «Сөмбелә бәйрәме»нә әзерләнә. Һәркайда җанлылык, һәркем үз эше белән мәшгуль, һәркемнең күңелендә гүзәл мизгелләр. Бәйрәмдә без күңел ачтык, ял иттек, үзара көч сынаштык, шул арада ярминкә дә үткәрергә өлгердек. Бәйрәм барышында сыйныфлар арасында ярыш  оештырылды. Өстәл бизәү, көзге кәрзин тутыру, концерт номерлары буенча бәйге уздырылды. Сөмбелә бәйрәменә багышланган шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык, 5 нче сыйныф укучылары тарафыннан әзнрләнгән сәхнәләштерү карадык. Сөмбелә кызлары булып киенеп биедек. Бәйрәмне күңелле үткәрүдә укытучылар да, сыйныф җитәкчеләре дә, тәрбиячеләр дә бик тырыштылар. «Сөмбелә бәйрәме» һәркемнең күңелендә истәлекле хатирәләр калдырды.

«Аулак өй»ләрдә татар халкының гореф-гадәтләре күрсәтелә. Һәр күренеш тирән эчтәлекле, зур тәрбияви әһәмияткә ия. Аулак өй  бәйрәмнәре безнең ата-бабаларыбыздан калган йола, без аның бөтен  рәвешен китереп үткәрергә тырышабыз.

Һәр уздырылган бәйрәм укучыларда милли горурлык хисе, Ватанга бирелгәнлек, әхлак кануннарына тугрылык  тәрбияләү, укучыларны бердәм дус, тату коллективка туплау, актив иҗади эшкә тарту чарасы булып тора.

Аширова А.Н.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока во 2-м классе по учебнику "Милли 2" авт. С.И.Азарова и др.

Это второй урок по теме "Игрушки". Цель его: Обучение учащихся сообщению о т ом, как можно играть с разными игрушками....

милли тел турында фәнни эш

10 нчы класс укучылары белән фәнни хезмәт башкардык....

Тәрбиядә милли хәзинәләр

Бу материалда тәрбия сәгате эшкәртмәсе бирелә....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану

Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның  бурычы – белем алу эшчәнлеге  белән...

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

Гимназиядә шигърият кичәсе

Алып баручы. Гимназиядә бүген бәйрәм – шигырь яратучылар бәйрәме, шигырь язучылар бәйгесе. Залда тере шагыйрәләр, танылган шагыйрәләр, нәни шагыйрәләр утыра. Бу уку елында район күләмендә шигырь...

Милли мәгариф - милләт киләчәге

Материалда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының милли мәгариф эшчәнлеге яктыртыла...