Ссылка на видематериал. .Классный час " Яшәү көче үткәннәргә күз салуда"
классный час (8, 9, 10, 11 класс) на тему

Ватаныбызның, туган ягыбызның узганын белмичә һәм өйрәнмичә алга карап яшәү мөмкин түгеллекне тормыш һәрвакыт безнең исебезгә төшереп тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Тәрбия сәгате32.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбия сәгате

Тема: Яшәү көче үткәннәргә күз салуда.

 Капкадан музыка астында керәбез. “ Р.Миндияр Иске Казан гимны” яңгырый. Урамдагы корылмалар янында йөрибез. Соңгы куплетта музейга керәбез.

1 зал.  Укучылар без бүгенге тәрбия дәресебезне башка дәресләрдән аермалы буларак Иске Казан музей тоюлыгында үткәрәбез. Ватаныбызның, туган ягыбызның узганын белмичә һәм өйрәнмичә алга карап яшәү мөмкин түгеллекне тормыш һәрвакыт безнең исебезгә төшереп тора.

Сорау: Укучылар әйтегез әле, ни өчен соң без Иске Казан тарихын өйрәнергә тиеш?

Укучылар җавабы:

 Әйе укучылар сез бик дөрес әйтәсез. Менә бүгенге безнең дәресебезнең темасы да нәкъ менә шундый. “ Яшәү көче үткәннәрдә үз салуда:

Максаты: 1. Татар халкының, аның телен һәм мәдәниятен саклап калу.

2. Алга таба үсү перспективаларын билгеләү өчен, ата- бабаларыбызның бай тарихи- мәдәни мирасын өйрәнү.

3. Үзебезнең гамәли эшчәнлешебездә файдалану.

Тәрбия сәгатенең барышы:

Белгәнебезчә Биектау районы Урта Иделнең уникаль һәм бай табигатьле җирендә урнашкан. Галимнәр әйтүенә караганда, җир йөзендәге иң сихри, иң шифалы урыннарның берсе ул- Иске Казан. Биектау районында бөтен Казан арты өчен изге булган урын- урта гасырның икъдсади һәм мәдәни үзәге- Иске Казан урнашкан. Татарстан  хөкүмәтенең махсус карары белән 1992 нче елда Иске Казан Дәүләт музей- тыюлыгы оештырылды. Музей- тыюлыгы зонасына Рус Урматы, Татар Әйшәсе, Камай авылы, Иске Казан шәһәре керә.

2 зал.

Сорау: Укучылар  уйлап карагыз әле бу музей- тыюлык нимөчен нәкъ шушы Камай авылына урнашкан икән?

Җавап:

Сорау: Музей- тыюлык составына нәрсәләр керә?

Җавап:

Укучылар менә узган уку елында безнең бу изге урыннарны чистартуда һәм төзекләндерүдә катнашу ерак бабаларыбызны онытмау, аларны искә алу. Юкка гына халыкта “ Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” дип әйтмәгәннәр.

Укучылар менә бу залда беренче экспонатлар кабер ташларын күрәбез. Әйдәгез бу ташлар турында тулырак мәгълүматны ишетер өчен без музей- тыюлыкның экскурсовды Алсу Вагыйз кызына тыңлыйк.

( залдан чыгабыз, казан янына тукталабыз)

Укучылар без бу музейда беренче генә тапкыр түгел. Музейда 4000 артык экспонатлар бар. Без мондагы экспонатлар белән таныш.

Сорау: Сезнең уйлавыгызча монда иң уникаль экспонат нәрсә икән?

Җавап:

Әйе укучылар сез бик дөрес уйлыйсыз. Бу бронза казан моннан 500-600нче елларга карый. Казанны берничә еллар элек Татарстанның Сөнчә елгасы буендагы Татар Сөнчәләе авылы янында кыр эшләре вакытында табалар. Әлеге казан көндәлек савыт- саба булып саналмаган, ризык әзерләү өчен дә тотылмаган, үтка да асмаганнар. Казанның төбе аяк сыйфатында буынтыклап эшләнгән, аны утка утырту мөмкин булмас иде, чөнки астагы утын кисәкләре януга, ул авып төшәр иде. Бу казан бары тик кабилә башлыгының хакимлек билгесе булып саналган. Һәр юлбашчының шундый казаны булган һәм ул аны һәрвакыт үзе белән йөрткән.

 Икенче уникаль экспонат менә минем кулымдагы 13-15нче гасырга караган туп. Бу тупны аткан вакытта аның тишекләренә җил кереп куркыныч тавыш чыгарган. Һәм бу бик куркыныч тавыштан каршы як сугышчылары крыкканнар.

( Залга кереп утырдык. Өстәл янында)

Укучылар безнең тәрбия дәресебез ахырына якынлаша.

Укучылар без бүгенге тәрбия дәресебездә өч максат куйган идек.

1. Татар халкының, аның телен һәм мәдәниятен саклап калу.

2. Алга таба үсү перспективаларын билгеләү өчен, ата- бабаларыбызның бай тарихи- мәдәни мирасын өйрәнү.

3.Үзебезнең гамәли эшчәнлешебездә файдалану.

Сорау: Укучылар әйтегез әле татар халкын, телен, мәдәниятен, тарихын саклап калу өчен бүгенге көндә нәрсәләр эшләнә?

Җавап:

Сорау: Укучылар әйтегез әле бүгенге дәрес сезгә охшадыма?

Җавап:

Укучылар мин сезнең фикерегез һәм теләкләрегез белән килешәм. Үзебезнең рәхмәт сүзләрен музейның бәяләмәләр дәфтәренә язып калдырыйк. Бүгенге дәресебезне мин үзебезнең Красна авылында яшәп, иҗат итүче Закуанов Рөстәм абыйның шигыре белән төгәллисем килә.  ( Шигырь укыла)

Укучы Дога укый.

Дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Что нужно знать о йоде. ( классным руководителям и родителям) Ссылка: http://pedsovet.org/component/option,com_mtree/task,viewlink/link_id,13795/

Заболеваниях щитовидной железы известно  уже очень давно, тем более что сколько живет на Земле человек, столько он и страдает от этих самых заболеваний. В это сложно поверить но это на самом деле...

ПОЛЕЗНЫЕ ССЫЛКИ ДЛЯ КЛАССНОГО РУКОВОДИТЕЛЯ

ПОЛЕЗНЫЕ ССЫЛКИ ДЛЯ КЛАССНОГО РУКОВОДИТЕЛЯ...

Бала сөйләмендәге кимчелекләрне ничек төзәтергә? Аны нидән башларга?Ссылка: http://belem.ru/node/2321 Ссылка: http://pedsovet.org/component/option,com_mtree/task,viewlink/linkid,17368

Баланы  дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, үз фикерен башкаларга ачык аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга hәм язарга өйрәтү бик мөhим. Чөнки тел баланың барлык фән буенча белем алуына ю...

Ссылка на видео материал " Яшәү көче үткәннәргә күз салуда"

. Ватаныбызның, туган ягыбызның узганын белмичә һәм өйрәнмичә алга карап яшәү мөмкин түгеллекне тормыш һәрвакыт безнең исебезгә төшереп тора...

Полезные ссылки для классного руководителя

Ссылки на Интернет-ресурсы для классных руководителей...

Ссылки по профориентации для классных часов и родительских собраний

Ссылки для классных часов и родительских собраний...

Цифровая экосистема ДПО (ссылка) Тренажёр "Учусь быть классным"

Ссылка на на сайт "Цифровая экосистема ДПО"...