Компьютерның уңай һәм тискәре яклары. Сыйныф сәгате.
классный час (6 класс) по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Максат: компьютерның кеше сәламәтлегенә тәэсирләре белән таныштыру

үз  сәламәтлегең турында кайгыртучанлык, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәсе тәрбияләү;

 

Шәхес буларак: Дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану,үз фикереңне әйтә белү,

Танып-белү: Логик фикерләү чылбырын төзү,җитмәгән компонентларны тулыландыру,

Коммуникатив:  күршең белән фикерләшү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kompyuternyn_unay_tiskre_yaklary.doc108 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Компьютерның уңай һәм тискәре яклары

Максат: компьютерның кеше сәламәтлегенә тәэсирләре белән таныштыру

үз  сәламәтлегең турында кайгыртучанлык, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәсе тәрбияләү;

Шәхес буларак: Дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану,үз фикереңне әйтә белү,

Танып-белү: Логик фикерләү чылбырын төзү,җитмәгән компонентларны тулыландыру,

Коммуникатив:  күршең белән фикерләшү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү

Регулятив, көйләгеч: укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

 Җиһазлау: Компьютер, проектор.

                               Дәрес барышы

 I. Оештыру өлеше

Укучылар тәрбия сәгатебезне психологик гимнастикадан башлап җибәрик.Бик үзенчәлекле серле утрауда яшәүчеләр бер-берләренә һәрчак яхшылык кына бүләк иткәннәр. Ә ничек дисезме? Бик гади. Алар кул бирешкәндә, уч төпләре очрашуга, аннан нәни генә очкын – кечкенә кояш кабынган.Ул кояш бик нәни булганлыктан кулларын пешермәгән, ә уч төпләрен җылытып кына торган.Сез янәшәгездә утырган дусларыгызга җылылык бүләк итешегез әле.Бер-беребезгә карадык, кулларны кулга алдык, елмайдык.Җылылык тоясызмы? Кәефләрегез ничек? Шушы җылылык, дуслык мөнәсәбәте дәрес буе дәвам итсен.

Укучылар сезнең арада бер-берегезгә ярдәм итүче укучылар бармы?

 ( ярдәмчел)

-Сезнең арада кыю , батыр укучылар бармы?  (батыр)

-Сезнең арада чаңгы, чананы яратып шуучы укучылар бармы? ( сәламәт )

-Сезнең арада күп белергә омытылучылар бармы?  (белемле, тырыш )

Димәк, минем белүемчә сезнең арада ярдәмчел, батыр, сәламәт, белемле укучылар укый икән .Мин сезнең белән танышуыма бик шат.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

Әтнә районы Күәм укучылары биреме (видео)

                финк –райт-раунд робин структурасы

Подумай - запиши-обсуди в команде (информацион техник чаралар)

Әйе, укучылар без бүген сезнең белән информацион техник чаралар турында сөйләшеп китәрбез.Күбрәк сәламәтлегебезгә басым ясарбыз.

.-Укучылар ни өчен иртән торгач без башта тәрәзәгә карыйбыз?

-Һава торышын белер өчен.

-Балалар әйтегез әле, Америка Кушма Штатларында нинди һава торышы икән?

-Казан шәһәрендә , кайсы театрда нинди әсәрләр куела икән? Болар турында, өйдән чыкмыйча гына каян белеп була?

-Интернет аша беләбез.

-Укучылар, бүген без интернетның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләшербез.Интернет ресурслардан күпме кеше файдалана дип уйлыйсыз?

-Бик күп, 1 млрд тан да күбрәк кеше файдалана.

- Ә нәрсә соң ул интернет?(Укучыларның җаваплары тыңлана)

-Димәк  интернет ул-информация саклау һәм башкаларга тапшыру өчен кулланыла торган компьютер челтәре.

Мин көн саен ниндидер мәгълумат белән танышам.Миңа күңелле булса мин нишлим? (көләм) күңелсез булса , борчылам. Кино, мультфильм караганда, компьютер уеннары уйнаганда көләм, борчылам. Әйе, бүгенге балалар компьютер уеннары белән бик күп мавыга

-Укучылар сез нинди компьютер уеннары уйнарга яратасыз?

-Ул уеннар бик кирәкме, файдалымы соң? Укучылар фикере тыңланыла.

         Мәзәк тыңлау

 Әнисе  Маратны ашарга чакыра:

-Улым,суына бит инде, тизрәк, чык әйдә.Ике кабатламыйм.

Марат йөгереп чыга, өстәл артына утыра. Ә әнисе тиз генә компютер каршына күчә

-Ә хәзер минем чират!

Сездә дә шулай булганы бармы? Бар дыр укучылар, чөнки хәзер тормышыбызны компьютердан башка күз алдына китерү дә кыен.

Аның ярдәмчебезгә яки дошманыбызга әверелүе дә бары тик үзебезгә генә бәйле. Чөнки төрле һөнәр ияләре булып эшләгән әти-әниләргә, апа-абыйларга да компьютер бик кирәк.

  Яңа төшенчәләр формалаштыру.

Дәрестә информацион техник чараларның уңай һәм тискәре якларыначыклау. Компьютерны, төрле информацион чараларны Әмир бик бик файдалы ди.

Ә Әминә зыяны да бар ди. Кем Әмир белән килешә кулларыгызны күтәрегез әле, кем Әминә белән килешә аякларын тыпырдатсыннар.

Укучылар сез бүгенге көндә нинди яңа сүзләр беләсез?

Планшет, электрон китап........ Гаджет нәрсә ул?

 Гаджет инглиз теленнән прибор җайланма дигән сүз.Компьютерга яки смартфонга тоташтырыла торган теләсә кайсы цифрлы җайланманы атыйлар. планшет, смартфон,ноутбук, ipad

Ә хәзер уңай якларын ачыклап китик.Тупны бер-берсенә бирәләр һәм уңай якларын әйтәләр.

Хәтер һәм ихтибар арта, күп әйбер белеп була, дуслар белән аралашып була, текст җыеп була, проект эшләре, чит телләрне өйрәнеп, музыка тыңлап. электрон китаплар укып була.

-Молодцы! Әфәрин бик күп яңа  сүзләр  беләсез икән.

    Безнең сәламәтлегебез безнең үзебезгә бәйле: безнең үзебезне ничек тотуыбызга, нинди гадәтләргә ия булуыбызга, сәламәтлегебезне ныгыту буенча нинди эшләр алып баруыбызга. Безнең һәрберебезнең диярлек өйләрендә хәзер компьютер бар, аның каршында без шактый вакытыбызны үткәрәбез.Хәтеребезне тикшереп алыйк әле.

Сез ничә мәче күрдегез? (5)

 Уеннар уйнаганда арыйсызмы?

Менә әлеге физминутны сез көндә кабатлый аласыз. Музыка астында хәрәкәтләр.   Микс пэа шэа  (парланалар тайм-пэа-шэа структурасы )

Сәламәтлеккә нинди зыян салырга мөмкин?

-Күзгә зыян килә, иммунитет какшый, йокысызлыктан интегә,  арка авырта,

 баш авырта, озак утыргач куллар ,аяклар сызлый башлый.

- Бик яхшы укучылар, молодцы!.

 Иң мөһиме укучылар – дөрес мебель сайлау.  Өстәлләр, урындыклар һәм башка кирәк яраклар укучылар өчен җайлаштырылган булырга тиеш. Урындыклар тәгәрмәчле, аркасы көйләнә  һәм урындык әйләнә торган булырга тиеш. Бу очракта укучы үзенең позасын үзгәртә ала, укучылар бик теләп мондый урындыкларда әйләнгәләп утыралар, димәк күкрәк читлеге дә, умыртка баганасы да ял итеп ала дияргә була. Мондый урындыкларда  биелекне  һәр укучыга туры килерлек итеп көйләп була, ә бу үз чиратында талчыгуны киметә. Өстәл клавиатурага яраклаштырырган такталы булырга тиеш. Ул тактаны кирәк чакта тартып чыгарып, ә эш беткәч кире этеп кертеп куярга була. Ә эш шунда ки, рәсем ясаганда, тычкан белән эшләгәндә яки уйнаганда укучының өстәле биек булырга тиеш. Бу такта әйтелгән кагыйдәләрне үтәргә булыша, чөнки укучы куп вакыт үзенең позасын үзгәртергә бәҗбүр була. Ә клавиатура стандарт биеклектән 7-10см түбәнрәк урнашырга тиеш.

Компьютерчылар»да еш очрый торган тагын бер авыру - кул чукларының зарарлануы (кистевой туннельный синдром). Монысына клавиатура «гаепле». Текст җыйганда кул озак вакыт асылынган хәлдә торганлыктан, бармакларны хәрәкәтләндергәндә, сеңерләр сөяккә һәм кимерчәккә ышкыла. Нәтиҗәдә, берничә сәгать эшләгәннән сон, бармаклар ойый яки аларның очына энә белән чәнчегән кебек тоелырга мөмкин. Куллар авырайган сыман була һәм еш сызлый башлый. Ни кызганыч, кайберәүләр әлеге күренешне һичничек компьютерда эшләү нәтиҗәсе дип уйламый һәм авыруны «азындыра». Табибка мөрәҗәгать иткәндә инде хирург ярдәме кирәк булуы бар.

Электрон «тычкан» (идарә итү пульты) да «тешли». Аны озак файдаланганда, бигрәк тә компьютер графикасы белән шөгыльләнгәндә, башта кулны көзән җыерган кебек тоелырга, аннан соң ул ойый башларга мөмкин.

Физкультура белән дәвалау ысулларын аңлату.

Күзләргә гимнастик күнегүләр, кул чукларына, гәүдә торышына.

Күзләрне каты итеп кысып йомарга, 1 дән 4 кә кадәр санарга һәм, күзләрне ачып, 1 дән 6 га кадәр санаганчы еракка карап торырга. Күнегүне 4-5 тапкыр башкарырга.

  • Димәк, компьютер каршында тоташтан (баланың яшенә карап) 15-40 минуттан артык утырырга ярамый. Без үзебезнең сәламәтлегебезне үзебез кайгыртырга тиеш.

-Информацион техник чаралар  дусмы, дошманмы?

Нәтиҗә :    Дөрес куллана белсәң – дус

                   Дөрес кулланмасаң –дошман.

Бала шәхесенең индивидуаль физик һәм рухи яктан үсеше өчен уңай шартлар тудыру. Һәр баланың үсеш үзенчәлекләрен өйрәнү Балаларның интересларын, кызыксынып эшләгән эшләрен өйрәнү. Класста уңай атмосфера һәм мораль-психологик климат тудыру. Балаларның яшь үзечәлекләрен исәпкә алып, коллективның эшен оештыру. Сыйныф үзидарәсе эшен оештыру. Тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар, әти-әниләр белән килеп чыккан проблемаларны хәл итү. Укучыларга психологик якын килеп эшләү, гражданин буларак хокуклары һәм бурычлары белән таныштыру. Уку процессында тәрбияләнүчеләргә ярдәм итә. Педагогик консилиумнар оештыра һәм катнаша. Үз сыйныфындагы укучыларның укуга кагылышлы проблемаларын хәл итә, дәресләренә керә ала. Укучыларның түгәрәкләргә, секцияләргә йөрүен контрольдә тота. Һөнәр сайлаганда ярдәм итә. Укучыларның хокукларын һәм иреген саклый, сәламәтлеге, тормышы һәм иминлеге өчен җавап бирә. Авыл хуҗалыгы эшләрен оештыра, түләү турында администр

Тискәре яклары                Зыянлы

күзгә зыян килә

иммунитет какшый

йокысызлыктан интегә

озак утыру умыртка баганасына зыян сала.

компьютер уеннарына бәйлелек

баш авырта, начар йокы

куллар сызлый

чынбарлык аралашу әзәя

 чынбарлыктан, реальлектән китү

Уңай яклары              файдалы

бик күп мәгълумат табып булла

проект эшләре эшләп була

ерактагы дуслар белән тиз аралашырга була

хәтер һәм игътибарны яхшырта

презентацияләр эшләп була

информацияне саклап була

ашыгыч ярдәм чакырып була


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате: "Төбәгебезнең хөрмәтле кешеләре"

Тема: Максат:              Туган ил, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларны     ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате. 8 сыйныф

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате...