Сәламәтлек иленә сәяхәт
классный час (7 класс) на тему

Шафигуллина Ильгамия Рамисовна

Сыйныф сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon klcag.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

Пычак урта мәктәбе

ТЕМА: “СӘЛАМӘТЛЕК

       ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ”

Шафигуллина Ильхамия Рамисовна

математика укытучысы

ТЕМА: Сәламәтлек иленә сәяхәт.

ТИБЫ: Телдән журнал.

МАКСАТ: 1. Сәламәт яшәү рәвешен балаларга аңлату; Валеология, гиподинамия төшенчәләрен бирү, балаларда табигатькә сакчыл караш формалаштыру; көндәлек режимны яктырту; гимнастика белән шөгыльләнүләренә этәргеч бирү; наркотик, тәмәке, аракының зыянын ачу;

  1. Татар халкының мәкаләләре, бөек кешеләр аша укучыларга халыкның зурлыгын бирү, аның аша тәрбияләү.
  2. Укучыларга экологик тәрбия бирү.

ҖИҺАЗЛАУ       1. Компьютер, презентация

                         2. Картина “Грачи прилетели”, авыл табигате

                       сүрәтләнгән фотографияләр.

                      3.Магнитофон.

                       4. (Чишмә агышы)

                       5.Мәкальләр язылган битләр.

  1. Спид, наркоманиягә багышланган газеталар.

МАТЕРИАЛЛАР: - Шигырьләр җыентыгы;

Исәнмесез!

Танышлар булсак та,

Бер-беребезгә баш иеп исәнләштек.

Исәнмесез!

   Без һәркөнне әнә шулай бер – беребезгә саулык, исәнлек теләп көнне башлыйбыз.

   Кешелек дөньясы өчен иң мөһим , глобаль мәсьәләләрнең берсе – кешеләр сәламәтлеге. Минем дә бүген менә шушы теманы алуым очраклы түгел. Минем кулымда да 22 бала язмышы, алар сәламәтлеге. Бүгенге дәресебезнең максаты сәламәт яшәү рәвешен аңлау, яңа терминнар белән танышу, табигатькә карата сакчыл караш булдыру, гимнастика белән шөгыльләнүләренә этәргеч бирү, зарарлы гадәтләрнең зыянын күрсәтү, татар халкының мәкальләре, бөек кешеләре аша халыкның зурлыгын аңлау булыр. Сәламәтлек турында сөйләшүне без телдән журнал формасында алыр барырбыз.

Исәнмесез, якын дусларым

Сезне күргәч миңа бик рәхәт

Ясыйк әле бүген бергәләшеп

Сәламәтлек иленә сәяхәт.

   Республика, районнан алынган мәгълүматлар бүгенге көндә укучыларыбызның сәламәтлеге, кешеләр сәламәтлеге көннән – көн начарая баруын күрсәтә. Бүгенге көндә чыгарылыш сыйныф укучыларының 10%ы гына сәламәт санала. Медосмотр узганнан соң балаларда түбәндәге төр авырулар барлыгы билгеле булды: кан әйләнеше авыруы – 835, сулыш органнары авыруы – 595, ашкайнату органы авыруы – 1033, тире авыруы – 66, сөяк авыруы – 629, бөерләр – 366, шикәр авыруы – 4, психик авырулар 124, нерв системасы авыруы – 707, ратык тазару – 47.

  Журналның беренче битен ачабыз. Ул “Сәламәтлек төшенчәсе” дип атала.

  Нәрсә соң ул сәламәтлек? Сез аны ничек аңлыйсыз?

Балалар җавабы.

  Укытучы. Кеше өчен иң кадерле әйбер – ул сәламәтлек. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе. Сәламәт булганда гына кеше үзенең теләк омтылышларына ирешә ала, тирә-юнь мохитне танып белә ала, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәт шатлыгын, уеннар, физик күнегүләр шатлыгын тоя ала. Сәламәтлекне саклау безнең барыбызның да көченнән килә. Хәтта үз сәламәтлегеңне саклау турында фән дә барлыкка килде. Ул Валеология фәне.

   Сәламәтлеккә иң оригиналь билгеләмәне Голдсмит биргән:  “Сәламәтлек – организмның шундый халәте, ул сәламәтлекне сакларга мөмкинлек тудыра”.

  Менә ни өчен һәр халыкта сәламәтлек турында канатлы сүзләр яши, аларда бик күп буын кешеләренең акыллы фикере тупланган.

  Журналның икенче битен ачабыз. Ул “Канатлы сүзләр” дип атала.

  Көнчыгышта “Сәламәтлек кул астындагы хәзинә ул” диләр.

   Укучылар! Тактада сәламәтлеккә кагылышлы мәкальлә, әйтемнәр язылган битләр тора. Сул як баганага аларның башы язылган, ә уң як баганага дәвамнары аралаштырып куелган. Тактага 3 укучы чыгып аларны дөрес итеп урыннарына урнаштыра һәм килеп чыккан җөмләне дөресләп укый. Укучылар:

  • Саулык – иң зур байлык.
  • Сәламәтлек булмаса, бәхеттә юк.
  • Гомер бирсә - саулык бирсен.
  • Сәламәтлек җәүһәр, ләкин тиз югала.

 Укытучы: Әйдәгез, шушы җәүһәрне гомер буе югалтмыйча сакларга өйрәник.

Журналның өченче бите “Кеше һәм табигать” дип атала.

Укытучы:

Мин кояшка бурычлымын

Нурларына күмгән өчен.

Җир  - анага бурычлымын

Туфрагында йөргән өчен.

 Әйе,  табигать һәм кеше – аерылгысыз. Табигатьтән башка кеше кем соң? Саф һава, кошлар сайравы, болыннар хуш исе, яфраклар кыштырдавы, саф чишмәнең челтерәп агуы. Боларның барысын да безгә табигать бирә.

  УКУЧЫ: Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматлары буенча  

1 млрд кеше каты матдәләрнең атмосферадагы югары консентрациясе шартларында яши. Ә 625 млн кеше күкерт дүрт оксидының нормадан артык булган һаваны сулап яши.

УКУЧЫ: Бер ел эчендә эре шәһәрләрдә 1,9 млн т. агулы матдәләр атмосферага чыгарыла. Бу шәһәрдә яшәүче бер кешегә 180 кг туры килә. Боларның 150 кг ы машиналардан чыга. Районда 14309 автомобиль транспорты исәпләнә. Шуларның 12719ы шәхси машиналар. Димәк, тирә-юньгә күпме зыян.

УКУЧЫ Галимнәр исәпләвенчә урманда, болында, шәһәр читендә булганда кешенең стрессы тизрәк бетә.

УКУЧЫ Баш авыртулары, күздән яшь агулар, тиз ару, йокы килү-болар бары да радиацион нурланышның тәэсире. Бүгенге көндә күп эшләр компьютер аша башкарыла. Шуңа күрә күпмедер дәрәҗәдә радионурланышларны йоту өчен компьютер алдына куктуслар кую кирәк.

УКУЧЫ Судан башка яшәү мөмкин түгел. Эчәргә яраклы суларыбыз бик аз. Районда суда йод бик аз. Районыбыз җитәкчеләре безне бушлай йодамарин таблиткалары белән тәэмин иттеләр. Аларга бик зур рәхмәт. шуның аркасында балалар арасында бер генә укучы да калкан сыман биз авыруы белән авырмыйлар. Ел сантсулыкларга 10 мең товар поездын тутырырлык агулы матдәләр, пычрак атыла. Хәтта мәңгелек боз катлавы булган Антарктида да кер юа торган порошоклар табылган.

УКУЧЫ Кукмарада пычрау суларны кудыручы өч төп насос эшли. Беренче насос – Майскида, икенче насос – милиция янында, өченче насос ПМК-90 янында. Пычрак су насослар аша кудырылып кәчимер янындагы чистарткычка килә, анда фильтрланып, чиста су Нурминкәгү агып чыга. Чистарткыч 1981 нче елда итек фабрикасы тарафыннан төзелә.

УКУЧЫ Насосларга су 60 предприятиедән килә. Шуларның 18е промышлыенность предприятиеләре. Шулар арасыннан иң пычрау су май заводыннан килә.

 Укытучы: Кеше генә табигатьнең чисталыгын төзәтә, үзенә чиста торак бүләк итә ала.

Кеше! Табигатьнең зарын ишетсәң,

Син яшисең, димәк, син исән.

  Журналның дүртенче битен ачабыз. Ул “Хәрәкәттә - бәрәкәт” дип атала.

“Кеше хәрәкәтләнеп, үзенең тормыш сәгатен үзе озынайта” – И.Аршавский.

   Тормыш көннән – көн матурлана бара, юлларыбызда нинди генә төр машиналар очрамый, йортыбызда телевизор, компьютер. Болар бар да яхшы, ләкин тормышыбызга гиподинамия термины килеп керде. Бу аз хәрәкәтләнү дигән сүз.

  Галимнәр тикшерүенчә хәрәкәт булмаса, мускуллар йомшаруы начарая, аксымнарның химик составы кими, кан тамырлары, йөрәк, нерв системасы начарая.

  Күзәтүләр шуны күрсәтә: 26% укучылар иртәнге гимнастика белән регуляр шөгыльләнә, 48% аны даими ясамый, 26% бөтенләй ясамый. Борынгы мәшһүр врач Гиппократ болай дигән: ”Гимнастика – физик күнегүләр, җәяү йөрү эшкә сәләтлелеген, тулы канлы һәм шатлыклы тормышын сакларга теләгән һәр кешенең көндәлек шөгыленә әверелергә тиеш”.

   Күп укучыларыбыз физкультура дәресләреннән читләшеп калырга телиләр. Программада каралган 2-3 сәгать булган сәламәтләнү сәгатен кирәк дип санамыйлар.  Физкультура дәресендә була торган бер кызыклы хәлне карап китик әле. Укучылар:

Физ-ра укутучысы: Равнясь, смирно! Балалар бүген без сезнең белән чаңгыда шуарга чыгабыз.

1нче укучы: Абый, мин чыкмыйм әле, башым авырта.

Физ-ра ук-сы: Врачтан справка!

2 нче укучы: Абый минем эчем авырта.

Физ-ра ук-сы: Врачтан справка!

3 нче укучы: Абый минем аягым авырта.

Физ-ра ук-сы: Врачтан справка!

4 нче укучы: абый минем чаңгым сынды.

Физ-ра ук-сы: Врачтан справка!

    Укытучы: Менә укучылар без дә сезнең белән шундыйрак хәлләрдә калабыз. Дәресләрне яратып укыйк.

    Безнең районда спортның төрле төрләре буенча мөмкинлекләр бик зур. Районыбыз үзенең көрәшчеләре, самбо, дзюдо батырлары белән дан тота. (Классның спортсменнары белән таныштыру, аларга “Чемпион” исеме бирү).

   Бөек кешеләребездә спортның төрле төрләре белән шөгыльләнгәннәр.

УКУЧЫ Бөек кешеләр М.Ломоносов беренче Олимпия уеннарын кертергә уйлаган, Суворов сугышчан гимнастика керткән, Пушкин бик сыгылмалы, нык мускуллы булган, Толстой 70 яшендә конькида йөгерүдә катнашкан, М.горький йөзгән, чаңгы шуган, конькида йөргән.

УКУЧЫ Ирина Роднина дүрт яшендә рахит белән нык авырган һәм үзендә кече яшьтән зур ихтыяр көче табып спорт белән шөгыльләнә башлаган һәм танылып фигуралы шуу буенча күп мәртәбә чемпион исемен яулый. Бу өлкәдә тренер булып эшли.

 Укытучы:  Димәк, яшәргә өметләре беткән очракта да кешеләр үзләрендә ихтыяр көче табып, сәламәтләнә алалар. Сәламәтләнеп дөньядан ямь табып яшиләр.

  Ә хәзер бераз хәрәкәтләнеп алыйк. (музыка астында )

Башны иябез алга

Ә аннары – артка

Уңга, сулга борабыз

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер – артка сузып

Күңелле ял итәбез.

  Озак яшәүнең сере – тагын хезмәт. Хезмәт кешене тудырган. Хезмәт кешене яшәтә. Хезмәтне яратыйк.

Хәрәкәттә - бәрәкәт

Тәнгә керә - көч һәм дәрт.

Тәнгә сихәт, җанга рәхәт

Хәрәкәткә мең рәхмәт!

Журналның бишенче битен ачабыз. “Саулык – рухи байлык” дип атала.

“Кешенең бар нәрсәсе дә матур булырга тиеш” – ди А.П.Чехов.

Рухи байлык – ул кешеләргә карата мәхәббәт хисе, кешенең хәленә керә белү, яшәүнең мәгънәсен тою – дигән сүз.

  Уңай кичерешләр, уңай эмоцияләр генә кеше күңелен ял иттерә. Авыруларның 80% начар уйлары булган кешеләрдә барлыкка килә.

Бразилия футболисты Пеледан безнең илгә килгәч сорагач, сездә безнең илдә иң тәэсир калдырган әйбер нәрсә дип. Ул болай дип җавап бирә: “каен, мондагы искиткеч каеннар” ди. Димәк, ул безнең юк кына каен агачындагы матурлыкны да күрә белгән. Шул ук вакытта бер гыйбрәтле хәл искә төшә. Инвалид  коляскасына утырган, ике аяксыз кеше урамнан бара. Һәм юл читендә сау-сәламәт кешенең машина астына ташланырга торганын күреп, бу кеше янына килә. “Бүгенге көн нинди матур, кояш чыккан, кошлар сайрый. Мин нинди бәхетле кеше” ди. Ә машина астына ташланырга торган кеше борылып караса, ике аяксыз кешенең үзен шушы матурлыкны тоеп бәхетле санавын күрә. Мин сау сәламәт булып та бу дөньяның матурлыгын күрә белмим икән дип начар уеннан кире кайтып, юлын дәвам итеп китеп бара.

  Матур һәм бай күңел – сәнгать яраткан кешедә. әгәр дә син сәнгать төрен яратырга, аны аңларга тырышсаң, ул үзенең серләрен сиңа ачар. Иң бай эмоциягә безнең художникларыбыз, язучылар ия.

Яхшы сүзне җаның тели синең

Начарлыктан күңел көрсенә.

Ә син үзең, андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме, башка кешегә?

Журналның алтынчы битен ачабыз. Ул “Куркыныч сукмак” дип атала.

  Тормышта шулай була бит, кемнәндер үрнәк алып, үз организмнарына кайберәүләр үзләре зыян китерә. Эшсезлек аларны тәмәке, алкоголь, наркотик матдәләр куллануга этәрә. бер папирус тарткан кеше 25 мг С витаминын югалта. Бер тәмәкедә 15 мг наркотик агулы матдә бар. Ул нерв системасына, сулыш, йөрәк-кан тамырларына зыян ясый. Гомер 8 елга кыскара. Спиртлы эчемлекләр бөтен кешене шәхес буларак юкка чыгаралар. Ә инде наркотик матдәләр шәхесе генә юкка чыгармый, ә бөтен җәмгыять өчен куркыныч. Чөнки бүгенге көндә күп кенә вәхшилекләр алар тарафыннан башкарыла.

   Бүген наркомания һәм спид чын-чынлап бәлага әйләнде. Районда 13 накоман теркәлгән. Ә теркәлмәгәннәре ... күпме.

УКУЧЫ ...Хәлсезләнгән, веналары кат-кат кадалган эзле тән. Өметсез, бернәрсә дә авңламаган күз карашы. Мәгънәсез, сорауларга килделе-киттеле җавап бирүче кеше. Ә иң куркынычы – тормышка карата кызыксынучанлыкның югалуы. Ә бит бу яшүсмерләргә нибары 14-16 яшь тирәсе. Әйе, безнең күз алдына куркыныч образ килеп басты. Ул – наркоман.

  Балалар! Мондый начар гадәтләрне үзегезгә юлдаш итмәгез. Спорт һәм физик хезмәт сезне берничек тә бу юлга алып кермәс. Көчле рухлы булыгыз!

Нурыңны коеп кал,

Гомереңне тоеп кал,

Тормыш ул –

серле бер могҗиза.

Журналның җиденче бите “Уйланыйк һәм нәтиҗә ясыйк” дип атала.

  Укучылар! Сезнең белән дәресләрдә була торган бер ситуация тәгъдим итәсе килә. Һәркем алдындагы биттән әлеге ситауцияне укып чыга һәм сорауларына җавап эзерли.

СИТУАЦИЯ:

Дәрестә алган “2” ледән, иптәшләренең дорфа сүзләреннән соң Рамил мәктәп коридорыннан алпан – тилпән китеп барды. Адымнары салмак, башы түбән иелгән, бөкресе чыккак, эче кергән. Аны бу кыяфәттә күреп, физкультура укытучысы шундый сорау бирде:” Рамил, ник болай ямьсез йөрисең”, дип. “Нәрсә булган, миңа барыбер балетта тиергә түгел бит”, дип җавап бирде Рамил.

Укучылар, сезгә шундый сорау:

  1. Гәүдәне дөрес тотмау сәламәтлеккә ничек йогынты ясый һәм ясаса кайсы органнарга:
  1. юк, йогынты ясамый;
  2. сәламәтлекне яхшырта;
  3. сәламәтлекне аз гына какшата;
  4. начар йогынты ясый:
  • умырткага, аякларга;
  • скелет-мускул системасына;
  • умырткалыкка;
  • органнар эшчәнлегенә, организмга.

  1. Рамилнең болай йөрүенә нәрсә сәбәпче булган?
  1. начар ашау;
  2. аз хәрәкәтләнү;
  3. саф һавада аз булу;
  4. начар билге алгач төшкән кәеф;
  5. буйга туры килмәгән парта;
  6. иптәшләренең дорфа сүзләре.

Дөрес җаваплар (№1 – 4; №2 – 4, 6).

Журналның сигезенче битен ачабыз. “Сәламәт кешегә киңәшләр” дип атала.

  Киңәшле эш таркалмас диләр, сәламәт кешегә киңәшләр биреп чыгыйк әле.

Укучылар чираттан басып берәр киңәш укыйлар.

  1. Көндәлек режимны төгәл үтә.
  2. Спорт белән дуслаш.
  3. Начар гадәтләрне үзеңә дус итмә.
  4. Табигатьне, кешеләрне ярат.
  5. Һәрвакыт яхшы эшләр, якты хыяллар турында гына уйла.
  6. Үзеңә ихтияр көче тәрбиялә.

БЕРГӘ: Сәламәт булыйк, дуслар!

Бүгенге сөйләшүебездән чыгып шуны әйтәсе килә, сәламәтлегебезнең 50%ы безнең үзебездән тора, 20% нәселдән килә, 20% әйләнә-тирә мохиттән һәм бары 10% гына сәламәтлек саклау оешмаларыннан тора.

  Сезгә өй эше итеп нәселегездәге озын гомерле туганнарыгызны барларга. Нилектән алар озак яшәгәннәр һәм “Әгәр озак яшисең килсә...” дигән инша язып килергә.

И укучым, син дә сәламәт бул,

Сәламәт бул, газиз илкәем!

Җир анама телим сәламәтлек,

Имин яшә, туган җиркәем.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек

"Сәламәтлек - зур байлык" тексты буенча үткәрелгән дәрес презентациясе...

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

"Ислам дине һәм сәламәтлек"

Өлкән сыйныфлар өчен класс сәгате, автор: Яхина Ләйсән...

Презетация урок-экскурсия "Сәламәтлек иленә сәяхәт" (для 2класса)

Максат. 1. Укучыларны сәламәт яшәү рәвеше белән                    таныштыру....

Разработка урока-экскурсия "Сәламәтлек иленә сәяхәт" (для 2класса)

                                               Сәламәтлек иленә сәяхәт.Ма...

Сәламәтлек иленә сәяхәт

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен сәламәт яшәү рәвешенә багышланган сыйныфтан тыш чара.Шөгыльнең максатлары:1) физик сыйфатлар - көч, чыдамлык, җитезлек, сыгылмалылык, тизлек - формалаштыру;2) дуслык,...