"Үзеңне наркотикларга бәйләмә" сыйныф сәгате
план-конспект занятия (6 класс) на тему
Предварительный просмотр:
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
БАЛТАЧ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
МББУ “Пыжмара төп белем бирү мәктәбе”
Класс сәгате
Тема:
Үзеңне наркотикларга бәйләмә!
6 нчы сыйныфның класс җитәкчесе
Каримова Рәзилә Әгъләмҗан кызы
2014
Дәреснең максаты: укучыларда сәламәт яшәү рәвеше , наркотикларга
каршы анык тискәре караш тәрбияләү эшенә мәктәп
белән берлектә ата – аналарны да тарту
Укытучының кереш сүзе.
Кадерле укучылар!
Бүгенге сөйләшүебезне башлар алдыннан мин сезгә бер кызның көндәлегеннән алынган юлларны укып китәр идем.
«Мин –наркоман. Берьялгызым әлеге чирдән берничек тә котыла алмаячакмын,миңа ярдәм кирәк.
Әти, әни, мин сезне һәрчак алдыйм һәм уңайсыз хәлгә куям.Ләкин сез һәрчак гафу итә киләсез,кайчак күрмәмешкә салышасыз.Ә мин моннан бик оста файдаланам.Көн дә кабатлый торган буш вәгъдәләремә ышанмагыз.
Кәефләнгән чагымда.зинһар өчен,нотык укымагыз,матур сүзләр сөйләмәгез,бәхәсләшмәгез,барыбер акылга утырта алмассыз. Соң инде.
Минем аркада сез күпме газап күрәсез,тик сыгылып төшмәгез,ничек тә булса, бу тәмуган коткарыгыз мине.
Мин авыру, авыруым көннән көн көчәя бара,наркотикларсыз бер генә көн дә яши алмыйм. Аннан котылу өчен мине табибка күрсәтегез,психолог белән киңәшегез,нәрсә дә булса эшләгез инде. Йә ,Ходай, коткар мине, ялварып сорыйм.
Үземне –үзем күралмыйм,ләкин яшисем килә.Әгәр сез ярдәм итмәсәгез, мин үләчәкмен. Зинһар, ярдәм итегез! Светлана.
Әрнеп, җан авазы белән әйтелгән бу сүзләр кемне генә битараф калдырыр икән! Ярдәм сорап әти-әнисенә ,ходайга ялварган кыз баланың фаҗигасе «мин-наркоман” дигән ике сүзгә сыеп беткән.
Нишләп ул бала шушы хәлгә төшкән? Кайда ялгышкан ул? Гомумән, ни өчен аның кебек йөз меңнәр бүген шушы афәт «ак үлем» корбанына әйләнә баралар? Ни өчен кайберәүләр үзендә ихтыяр көче табып, бу чир белән араны өзәләр, ә кайберәүләр гомерләрен чиклиләр?
Ни өчен, ни өчен? Сорауларның очы-кырые юк. Менә шушы сорауларга бергәләп җавап бирер өчен мин сезне бүгенге сөйләшүгә чакырдым да.
Димәк,бүгенге класс сәгатенең темасы:»Үзеңне наркотикларга бәйләмә!»
Берәү дә наркоман булып тумый бит. Нәрсә мәҗбүр итә яшь кешене кулына шприц алырга, таблетка йотырга,урларга,үтерергә? Нәрсә ул наркотик,һәм без аның турында ниләр беләбез?
З.Гүзәл. Ул аңның халәтен үзгәртүче, мигә тәэсир итүче, һәм үзенә ияләштерүче төрле төрдәге матдәләр.
Аларга түбәндәгеләр керә:наркотик матдәләр(шул исәптән киндер дә)
Аларны куллану закон тарафыннан тыелган:
-агулы матдәләр (клей,бензин,һ.б.)
-кайбер дарулар.
-исеркеч эчемлекләр(шул исәптән сыра да)
-тәмәке (иң киң таралган наркотик)
Укытучы. Ә нәрсәдән барсы да башлана? Кайчан фаҗигагә,үлемгә таба беренче адым ясала?
Минемчә, күп проблемалар гаиләңдә әти-әниең,якыннарың сине аңламасалар килеп чыгадыр,шулай ук болар янына синең мәктәптә, укуда уңышсызлыкларың да өстәлсә,мондый кеше проблемаларны хәл итүнең шушы юлын сайлый торгандыр.
- Ә кемдер наркотикны беренче тапкыр кызык өчен дә татып карарга мөмкин.
- Шулай ук җавапсыз мәхәббәт хисе дә моңа сәбәп булырга мљмкиндер
М.Гөлинә. Наркотикларны беренче тапкыр нинди дә булса компаниядә дусларың тәкъдим итергә мөмкиннәр(хәер,дус дип атап була микән аларны)
«Әйдә, бер тапкырдан гына бер ни дә булмас,проблемаларны хәл итүнең менә дигән юлы бу!-диячәкләр алар.Ләкин бит тормышта шундый әйтем бар.»Бөтенесе өчен дә түләгә кирәк!» Димәк наркотиклар биргән вакытлыча ләззәт өчен дә. Ә нәрсә белән? Беренчедән син наркотикка бәйле булачаксың.
Ә инде дозаны арттырып җибәрсәң, беренче тапкырдан ук тормышың белән хушлашырга да мөмкинсең.
Шулай ук беренче тапкырдан да гепатит һәм ВИЧ инфекция йоктырырга мөмкин.
Укытучы Әйе,проблемалардан качу өчен наркотикларга тотынган кеше,киресенчә үзен шул проблемаларга батыра гына.Наркотиклар биргән ләззәт ул вакытлыча гына, билгеле бер вакыт үткәч,наркотик тәэсиреннән айныгач,ул җавапсыз калган мәсьәләләр яңадан алдыңа килеп басарлар. Ә ул проблемалар күбәү:
А.Рушат. Беренчедән үзең белән.Чираттагы доза хакына тормышыңда иң кадерле булган ирегеңне һәм бәйсезлегеңне югалтачаксың. Ми томалана.хәтер югала. Эш ,уку,бизнеска юл ябык,сиңа машина йөртү хокукын беркайчан да бирмәсләр.Нинди дә булса эш табу мөмкин булмаячак. Син чыгу юлы булмаган тупикка килеп терәлерсең.
Г.Самат. Сәламәтлегең белән проблемалар.
Наркотик кешене эчке әгъзалары черек, утырган моторлы яшь бабайга әйләндерә. Синең таушалган тәнеңдә теләсә нинди авыру чәчәк атар. Ләкин син хастаханәгә бармыйсың-табиблардан куркасың:алар барысын да күрерләр, белерләр.Сине учетка куярлар.Син абцесс,сепсис белән танышырсың,ә гепатит һәм СПИД якын дусларыңа әйләнерләр.
З.Әнәс. Закон белән.
Наркотиклар җинаятьчел даирәгә тартып кертә - аны кулыңа алсаң,син инде тәртип бозучы. Наркотик-кызганмый торган башкисәр. Бик тиздән ул :”Урла, үтер, ләкин чираттагы дозаны тап!», дип боерачак һәм син каршы тора алмаячаксың. Син куылып, хәлдән тайган җәнлеккә әверелерсең-махсус киемле теләсә кайсы кеше синдә тир бәреп чыгарлык курку хисе тудырыр.
Укытучы.
Наркотиклар куллану туганнарың, дусларың, сөйгәнең белән мөнәсәбәтләрдә дә проблемалар китереп чыгарачак. Наркотик бар игътибарны үзенә юнәлтә. Син барлык якыннарың белән контактны югалтасың - алар сиңа каршы булачак.Тавыш-гауга, җәнҗал, өйдә мәңге бетмәс сугыш һәм синең очсыз-кырыйсыз ялганың. Дусларың сине аңламый башлар-аларның башка шөгыльләре, алар үсә, ә син аска упкынга тәгәрисең. Сөйгән ярлар китәр, ихтыярсыз һәм авыру гарипне, ышанычны югалткан алдакчыны яратырга мөмкинме соң? Һәм син ялгызлыктан улар дәрәҗәгә җитәрсең.
Укытучы. Наркотикларның организмга нинди зыян китерүен белү өчен, аларны үзең татып карау мәҗбүри түгел. Менә бу рәсемдә наркотикларның организмга тәэсире сурәтләнгән(наркотикларның кайсы органнарга нинди тәэсир ясавы сурәтләнгән плакат буенча сөйли)
Аеруча куркынычлы авырулар турында кайбер мәгүлуматларны тыңлап китик әле.
Димәк, СПИДны нинди очракларда йоктырырга мөмкин:
- Наркотикны венага кабул иткәндә
2. Тәнгә татуировка яки пирсинг ясатканда, стериль булмаган инструмент кулланганда.
3. Тәртипсез җенси мөнәсәбәтләр вакытында
Укытучы. Бик күп гомерләрне алып киткән,шулай ук дәвалап булмый торган диярлек тагын бер куркыныч авыру- гепатит.
Укытучы. Укучылар! Сезгә тормышта төрле ситуацияләрдә калырга туры килер, сез белмәгән кешеләр белән бер компанияда булырга, танышырга кирәк булуы мөмкин. Менә шундый вакытларда кемнең кем булуын, үзегезнең нинди кеше белән эш йөртүегезне сез белеп торырга тиешсез. Чөнки кеше турында кайвакыт аның тышкы кыяфәтенә карап кына да күп нәрсәләр белергә була. Наркотиклар куллану да кешенең холык-фигыленә дә, тышкы кыяфәтенә дә үзенең “эзләрен” сала.
Укытучы. Без бик көчле информацион чорда яшибез. Бүгенге заман кешесенә нәрсә турында булмасын информация алу проблема түгел. Шул исәптән наркомания турында да. Бу турыда күп языла, күп укыйбыз, радио тыңлыйбыз, телевидение тапшырулары карыйбыз. Инде без “наркомания - афәт, наркомания-үлем “ сүзләренә ияләшеп беттек бугай.
Ләкин кайвакытта шушы фаҗигане үз башыннан кичергән кешеләрнең язмаларын укыганда тетрәнеп куясың. Шундый вакыйгаларның берсе турында безгә С. Алия сөйләп китәр.
Укытучы. Укучылар, киләчәктә тормышта ялгышмас өчен, зарарлы гадәтләргә бирелмәс өчен, сез үзегезне ничек тотарга, нинди яшәү рәвеше алып барырга тиешсез?
(укучыларныћ фикерләре тыңлана: актив тормыш рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә, зарарлы гадәтләргә бирелмәскә, дуслар сайлаганда игътибарлы булырга, төрле ситуацияләрдә “юк” дип әйтә белергә)
Укучылар, бүгенге сөйләшүдә әйтелгән сүзләр, фикерләр сезнең йөрәкләрдә урын алгандыр, үзегездә дә бу проблемага карата ныклы фикер урнашкандыр дип уйлыйм. Мәктәпне тәмамлап,олы тормыш юлына аяк баскач та, аларны онытмагыз, исегездә тотыгыз! Әти-әниләрнең сезне кеше итү өчен түккән көчләрен, аларның изге теләкләрен аклагыз! Киләчәктә үзегезне зарарлы гадәтләр колына әйләндермәгез, тормышыгызның хуҗасы булып, чын кешеләр булып яшәгез!
Бүгенге очрашуда катнашкан барлык әти-әниләргә, укучыларга рәхмәт белдерәм һәм бу сөйләшү күңелләрдә калыр, эзсез югалмас, дип ышанам
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сыйныф сәгате: "Төбәгебезнең хөрмәтле кешеләре"
Тема: Максат: Туган ил, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларны ...

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)
8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)
Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)
Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)
Презентация 8 нче сыйныфта сыйныф сәгатен үткәрү өчен кулланылды. Сыйныф сәгатендә наркотик матдәләр, аларның зыяны турында белешмә би...


