ОТКРЫТЫЙ КЛАССНЫЙ ЧАС
классный час на тему

Тимербаева Флера Рахимзяновна

"Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар" тәрбия сәгате 5 сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл korruptsiya_minem_dres.docx45.04 КБ

Предварительный просмотр:

АЧЫК ТӘРБИЯ СӘГАТЕ , 5 сыйныф

ТЕМА: Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?

Максат:  “Ришвәт”, “коррупция” сүзләренең мәгънәсен ачу; тискәре нәтиҗәләрен күрсәтү; укучыларда коррупциягә кире мөнәсәбәт тәрбияләү.

Бурыч:

  1.  Коррупиянең тамырлары, сәбәпләре, аның белән көрәшүнең төп юлларын ачып күрсәтү.
  2. Әлеге күренешкә карата негатив караш тәрбияләү.

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты

-        Шигырь “Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар?” В. Маяковский.

Нәни улы әтисенә

Шундый бер сорау бирде:

-Әти, нәрсә ул яхшы,

Нәрсә ул начар?- диде.

-Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, нәрсә соң ул “яхшы” һәм нәрсә ул “начар”?  Җәмгыятьтәге нинди эшләрне без начар дип әйтә алабыз?  Бирелгән сүзләрне ике төркемгә бүлегез әле.

                       “ЯХШЫ”                                                                       “НАЧАР”

Карточкалар

Биремне үтәгән вакытта сез нинди яңа төшенчә белән таныштыгыз?

Укучылар, бүген без сезнең белән КОРРУПЦИЯ  турында сөйләшербез. Ни өчен өлкәннәр “Коррупция- ул начар” дип әйтүләрен аңларга тырышырбыз. Коррупция ничек барлыкка килгән, аңа каршы ничек көрәшергә кирәклеген уйлап карарбыз.

Ә хәзер бер больницага күзәтү ясыйк  әле. “Табиб янында”(2 укучы- берсе табиб,икенчесе-пациент)

Табиб өстәл артында утыра һәм пациентлар кабул итә. Пациент керә :

  • Исәнмесез, доктор!
  • Хәерле иртә!  Керегез , утырыгыз. Нәрсәдән зарланасыз?
  • Доктор бик каты йөткерәм, тамагым авырта.
  • Кая карыйк әле . Тәк тамак төбегез чиста. Тыңлап та карыйм әле. Сулышыгыз әйбәт . Сез бит сау-сәламәт.
  • Доктор, аңлыйсызмы миңа авыртырга кирәк иде шул.
  • Аңламыйм
  • Бәлки сөйләшеп карарбыз.

Кесәсеннән акча чыгара һәм өстәлгә куя.  Доктор торып баса һәм ачу белән  эндәшә:

-Нәрсә бу? Алыгыз хәзер үк! Мин хәзер полиция чакыртам.                                                                                                                                                                                                                                            

Пациент акчаны алып чыгып китә.

-Укучылар, бу күренешкә карата фикерләрегез нинди?  Доктор хаклымы?

Ә пациент ни өчен гаепле? Әгәр доктор акчаны алган булса , аның бу эше ничек аталыр иде. Әйе, бу “РИШВӘТ” дип атала. Ришвәт ул –КОРРУПЦИЯНЕҢ бер тармагы.    

9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.

Нәрсә соң ул коррупция:

Коррупция- дәүләт вазыйфаларын биләүче, шулай ук дәүләт граждан хезмәте яисә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларның, үз вазыйфаи вәкаләтләреннән һәм шул вәкаләтләргә бәйле мөмкинлекләрдән файдаланып, үз мәнфәгатьләрендә файдалануы

. *​ Коррупциянең билгеләрен ачыклау.

*​ Коррупция алуда катнашучы кеше - җитәкче кеше.

*​ Ул үзенең тоткан урыны белән законсыз файдалана.

*​  Бу башка кешеләргә, дәүләткә зур зыян сала.

Ә хәзер әйдәгез, видеоролик карап китик әле.( видеоролик күрсәтелә)

Җитәкче урындагы бу кешенең ничә мөмкинлеге бар иде? Ә акчаны алган булса нәрсә булыр иде? Ә  ул дөрес эшләдеме? Ришвәт бирүче кызны нәрсә көтә?

  • Коррупциянең тамырлары  кайдан килеп чыкты икән соң?  Әйдәгез җавап биреп карыйк әле.

Коррупциянең тарихи тамырлары бик ерактан килә:  югарырак дәрәҗәгә ирешү өчен  бүләк бирү гадәтеннән башланган. Борынгы кабиләләрдә кабилә башлыгына түләү гадәти әйбер булган.   Чиновниклар барлыкка килгән. Һәм алар үзләренең яшерен байлыкларын арттыру өчен ,  вазыйфаларыннан файдаланганнар.

  • Ничек уйлыйсыз , коррупциянең сәбәпләре нинди?

Җаваплар

  • саранлык;
  • законнарны белмәү;
  • түбән хезмәт хакы.
  • Ә  коррупция белән ничек көрәшергә?

Җаваплар

  • чиновниклар санын киметергә;
  • хезмәт хакын арттырырга;
  • коррупция очраклары турында газеталарга күбрәк язарга.

Әйдәгез нәтиҗә ясыйк әле:

Коррупция – начар күренеш ! Бу законга каршы килү! Кеше һәрвакыт намуслы булырга тиеш. Сез килешәсезме??

- Әйе, акча алу рәхәт.  Акчаң күп булса, нәрсә телисең шуны сатып алып була. Ләкин акчалар намуслы хезмәт белән табылган булырга тиеш. Шул вакытта гына аларны кәнәгатлек хисе белән тотып була.  Ә менә ришвәт алу, акча сорау законга каршы бару. Моның өчен хөкем итәләр. Зур штрафлар салырга яки төрмәгә утыртырга да мөмкиннәр.

Бүгенге тема буенча тест эшләп алый әле.

  1.  Коррупция сүзен ничек аңлыйсың

а) Бер-береңә булышу

б) Эш урыныңнан файдалану

в) Үзеңнең  яхшы хезмәтең өчен  түләү алу

  1. Син ничек уйлыйсың,  коррупция …

а) законга каршы бару

б) Законлы эш

  1. Коррупция нинди хөкемгә китерә?

а) Үлем җәзасы

б) Иректән мәхрүм итү

в) машинаны тартып алу

 Укучылар,  тест эшләрегез буенча мин нәтиҗә ясыйм . Сез теманы аңлагансыз. Молодцы! Һәрвакыт намуслы яшәргә кирәк, закон бозмаска, коррупция дигән авыруга каршы торырга кирәк. Барыгызга да уңышлар телим. Катнашуыгыз өчен рәхмәт!

Исегездә тотыгыз!  Бу авыруга каршы тору, аны җиңү безнең үзебездән тора!

Табиб өстәл артында утыра һәм паиентлар кабул итә. Пациент керә :

  • Исәнмесез, доктор!
  • Хәерле иртә!  Керегез , утырыгыз. Нәрсәдән зарланасыз?
  • Доктор бик каты йөткерәм, тамагым авырта.
  • Кая карыйк әле . Тәк тамак төбегез чиста. Тыңлап та карыйм әле. Сулышыгыз әйбәт . Сез бит сау-сәламәт.
  • Доктор, аңлыйсызмы миңа авыртырга кирәк иде шул.
  • Аңламыйм
  • Бәлки сөйләшеп карарбыз.

Кесәсеннән акча чыгара һәм өстәлгә куя.  Доктор торып баса һәм ачу белән  эндәшә:

-Нәрсә бу? Алыгыз хәзер үк! Мин хәзер полиция чакыртам.                                                                                                                                                                                                                                            

Пациент акчаны алып чыгып китә.

Табиб өстәл артында утыра һәм паиентлар кабул итә. Пациент керә :

  • Исәнмесез, доктор!
  • Хәерле иртә!  Керегез , утырыгыз. Нәрсәдән зарланасыз?
  • Доктор бик каты йөткерәм, тамагым авырта.
  • Кая карыйк әле . Тәк тамак төбегез чиста. Тыңлап та карыйм әле. Сулышыгыз әйбәт . Сез бит сау-сәламәт.
  • Доктор, аңлыйсызмы миңа авыртырга кирәк иде шул.
  • Аңламыйм
  • Бәлки сөйләшеп карарбыз.

Кесәсеннән акча чыгара һәм өстәлгә куя.  Доктор торып баса һәм ачу белән  эндәшә:

-Нәрсә бу? Алыгыз хәзер үк! Мин хәзер полиция чакыртам.                                                                                                                                                                                                                                            

Пациент акчаны алып чыгып китә.

ТЕСТ

  1. Коррупция сүзен ничек аңлыйсың

а) Бер-береңә булышу

б) Эш урыныңнан файдалану

в) Үзеңнең  яхшы хезмәтең өчен  түләү алу

  1. Син ничек уйлыйсың,  коррупция …

а) законга каршы бару

б) Законлы эш

  1. Коррупция нинди хөкемгә китерә?

а) Үлем җәзасы

б) Иректән мәхрүм итү

      в) машинаны тартып алу

 

ТЕСТ

 

         1.  Коррупция сүзен ничек аңлыйсың

а) Бер-береңә булышу

б) Эш урыныңнан файдалану

в) Үзеңнең  яхшы хезмәтең өчен  түләү алу

  1. Син ничек уйлыйсың,  коррупция …

а) законга каршы бару

б) Законлы эш

  1. Коррупция нинди хөкемгә китерә?

а) Үлем җәзасы

б) Иректән мәхрүм итү

      в) машинаны тартып алу

 ТЕСТ

  1. Коррупция сүзен ничек аңлыйсың

а) Бер-береңә булышу

б) Эш урыныңнан файдалану

в) Үзеңнең  яхшы хезмәтең өчен  түләү алу

  1. Син ничек уйлыйсың,  коррупция …

а) законга каршы бару

б) Законлы эш

  1. Коррупция нинди хөкемгә китерә?

а) Үлем җәзасы

б) Иректән мәхрүм итү

       в) машинаны тартып алу

ТЕСТ

  1. Коррупция сүзен ничек аңлыйсың

а) Бер-береңә булышу

б) Эш урыныңнан файдалану

в) Үзеңнең  яхшы хезмәтең өчен  түләү алу

  1. Син ничек уйлыйсың,  коррупция …

а) законга каршы бару

б) Законлы эш

  1. Коррупция нинди хөкемгә китерә?

а) Үлем җәзасы

б) Иректән мәхрүм итү

      в) машинаны тартып алу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый классный час по теме "Подольск - мой родной город" (навстречу 230-летию города)

В этом году нашему городу исполняется 230 лет, поэтому многие классные часы провожу под знаком юбилея города. На них знакомлю детей с историей города, его геральдикой, вместе сравниваем современные зд...

Открытый классный час для начальной школы "Защита прав детей в школе и семье"

Этот классный час проводится с учащимися начальных классов совместно с родителями. Его проведение  целесообразно в рамках Недели права.  С помощью такого мероприятия мы можем повысить правов...

Открытый классный час на тему: «Я лиру посвятил народу своему…» (к 185 – летию со дня рождения Н.А.Некрасова)

Разработка открытого мероприятия (классного часа), посвященного 185-летию со Дня рождения Н.А.Некрасова ...

Открытый классный час "Конфликты в нашей жизни"

Классный час рассматривает ситуации, позволяющие найти компромис....

Открытый классный час в 6 классе

Тема, предложенного мной классного часа "Жизненные ценности"....

Открытый классный час "Моя Родина"

Данный классный час в помощь классному руководителю (5-7 класс). Можно его проводить как очередной запланированный в учебном году, так и отдельно на 9 мая так и вдень Согласия и примирения!...

Сценарий открытого классного часа, посвященного 25- летию вывода советских войск из Афганистана в 6 "а" классе. ( Классный руководитель Кусей Л.А.)

Прошло уже много лет со времен той страшной войны в Афганистане. До сих пор нет единой точки зрения политиков и историков о значимости той войны, о роли русских солдат и войск. Тем не менее, не зависи...