Ата-аналар өчен доклад "Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр"
материал

Ата-  аналар җыелыш

    Тема : Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы  мөнәсәбәтләр

     Максат :1. Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы  мөнәсәбәтләрнең төрләрен ачыклау.

                     2.Гаиләдә барлыкка килүче низаглы хәлләрне билгеләү һәм аларны хәл итү юлларын ачыклау.

                     3.Ата-аналар белән анкетирование үткәрү.

     Җыелышның үткәрү рәвеше: өйрәтү характерында.

     Җиһазлау:  презентация , анкета.

 

                                              Җыелышның барышы

  Хәерле көн , хөрмәтле әти –әниләр ! Безнең бүгенге җыелышыбызның темасы: “Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы  мөнәсәбәтләр” .

                                                          Көн тәртибе:

1.                     Класс җитәкчесенең чыгышы.

2.                     Әти-әниләргә киңәшләр.

3.                     Анкетирование.

4.                     Әти-әниләр түгәрәк өстәл оештыру.

5.                     Йомгаклау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad_k_rod.sobraniyu_karimova.doc73.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ата-  аналар җыелыш

    Тема : Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы  мөнәсәбәтләр

     Максат :1. Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы  мөнәсәбәтләрнең төрләрен ачыклау.

                     2.Гаиләдә барлыкка килүче низаглы хәлләрне билгеләү һәм аларны хәл итү юлларын ачыклау.

                     3.Ата-аналар белән анкетирование үткәрү.

     Җыелышның үткәрү рәвеше: өйрәтү характерында.

     Җиһазлау:  презентация , анкета.

                                              Җыелышның барышы 

  Хәерле көн , хөрмәтле әти –әниләр ! Безнең бүгенге җыелышыбызның темасы: “Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы  мөнәсәбәтләр” .

                                                          Көн тәртибе:

  1. Класс җитәкчесенең чыгышы.
  2. Әти-әниләргә киңәшләр.
  3. Анкетирование.
  4. Әти-әниләр түгәрәк өстәл оештыру.
  5. Йомгаклау.

Доклад.

Гомер-гомергә гаилә  тормышның учагы һәм нигезе булды. Гаилә әгъзасы булган ата-аналар, балалар, әби-бабайлар шул учагны сүндермичә, нигезне корытмыйча яшәргә тырышалар. Кешенең бәхете үзеннән тора диләр борынгылар. Әмма балаларның бәхете ата-аналардан да тора.  Ата-аналы балалар  - иң бәхетле балалар.

Гаилә нык, тату, бәхетле булса дәүләт тә нык була. Һәр кеше  бәхетле   гаилә корырга омтыла. Әмма илдәге катлаулы социаль-икътисадый хәл кешеләрнең рухи халәтендә киеренкелек, тормыш  ыгы-зыгысы  тудыра.  Бу узара мөнәсәбәтләрдә дә чагыла. Бүгенге көндә ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөләшүләр бик күп.

 Ата-аналарны  балаларына карата мөнәсәбәтләре буенча 5 төргә бүлергә мөмкин:

1.Тиран ата-аналар. Ата-ана баланы тулысынча үз контроле астында тота, баланың  фикере бу гаиләдә исәпкә алынмый. Ата-ана моны ярату һәм бала турында кайгырту дип уйлый, әммә ярату - ул контрольдә тоту һәм мәҗбүр итү түгел. Яраткан ата-ана баласына ышана һәм һәрвакыт аңа ярдәм итеп яши. Мондый гаиләләрдә үскән балалар нишли соң? Алар үзләре теләгән тормышны кору өчен  өйдән чыгып качалар яки ата-ананың контроле астында яшәп “үсемлеккә” әвереләләр. Беренче типтагы балаларда ата-анага карата нәфрәт кала һәм алдагы тормышларында да алар үзләре дә тиран ата-ана булачаклар.

2.Йомшак характерлы ата-аналар. Алар үз тормышларында бернәрсәгә дә ирешә алмаган һәм балаларына  бернәрсә дә бирә алалмаучы ата-аналар. Мондый ата-ана баласы өчен үрнәк булып тормый, аларның балалары тиран-балага әверелә. Киресенчә бала ата-ананы контрольдә тота башлый. Бу гаиләдә үсүче балалар олы тормышка социаль яктан яраклашмыйча аяк атлыйлар.

3.Дус булган ата-ана. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр өчен яхшы вариант. Бу ата-аналар үзләренең балаларына ышаналар, аларга үз тормышлары белән яшәргә рөхсәт итәләр, шәхес буларак үсәргә комачауламыйлар, тормышларына кысылмыйлыр һәм яшьләрнең тормышлары белән кызыксыналар.

4.Каты  күңелле ата-аналар. Бу бәхетсез, ярата белмәүче ата-аналар. Алар өчен бала – иксез-чиксез проблема. Мондый ата-ана баласын үпми, кочакламый, баласына матур сүзләр әйтми, киресенчә “Нигә без сине тудырдык икән, син безнең бөтен тормышыбызны җимердең,”- диләр. Бу гаиләдә тәрбияләнүче бала үз алдында булган ике тормыш юлының берсен сайлый. Беренчесе: алар үзләре дә ата-анасы төсле баласына карата рәхимсез булалар. Икенчесе: бала үз алдына “Мин мондый булмаячакмын” – дигән максатны куеп, баласын яратучы, аңлаучы ата-ана була.

5. Киңәшче ата-аналар.  Алар үз балалары белән чыннан да шөгыльләнәләр, сөйләшәләр, баласының фикерен кабул итәләр яки дөрес фикергә килергә ярдәм итәләр һәм алар белән киңәшләшәләр. Мондый ата-ана кечкенәдән үк баласының сәләтен ачыклап, балага алдагы тормышындагы урынын табарга ярдәм итә. Бу гаиләдә балага тулы ирек бирелгән, ата-ана бары тик үз киңәшләрен генә бирәләр. Кызганычка каршы мондый ата-аналар бик сирәк. Без баланың укуы белән генә кызыксынып, чыннан да бәхетле бала тәрбияләү турында онытабыз.

Ата-анага карата булган мондый характеристика  чыннан да уйланырга мәҗбүр итә. “Безнең гаилә нинди төргә керә соң?” – дигән сорауга җавап бирәсе килә. Димәк, бала өчен без киңәшче, дус, яратучы ата-ана булган очракта гына тормыш итәргә әзер булган шәхесне тәрбияли алабыз. Баланы аңлый белү – ул бик четерекле мәсьәлә, чөнки күпчелек очракта без аларны аңламыйбыз яки аңларга теләмибез.

Ата-ана һәм бала арасындагы аңлашылмаучанлыклар еш кына низаглар китереп чыгара. Ата-аналар исә һәрчак акча эшләү белән мәшгуль, өйгә соң гына кайтканлыктан, аларның балалар белән аралашырга вакытлары калмый. Нәтиҗәдә  үзара аңлашылмаучылык барлыкка килә, ягъни конфликт туа.

Нәрсә соң ул конфликт?   Конфликт- ике кешенең яки социаль төркемнең бер үк дәрәҗәдә югары бәяләнгән әйбергә ия булу өчен бәхәсләшүе, бәрелеше . Конфликт ул-бәхәс, ызгыш, бер-береңә үпкә , бер-береңне күрәалмаучанлык . Шулай ук ул - кешеләрнең бер-беренә булган мөнәсәбәтләрен тикшерү мөмкинлеге, үз дәрәҗәңне яклау алымы да .

 Иң киң таралган  конфликтлар - ул гаилә конфликтлары. Бу конфликтлар кинәттән, буш урында килеп чыгалар һәм кинәттән сүнәләр. Ә конфликттан соңгы киеренкелек – тискәре эмоцияләр, авыр кичерешләр тудыра. Ата – аналар һәм балалар арасында була торган низагларның сәбәпләре ниндиләр соң?  

  1. Бер – береңне  аңламау.
  2. Канәгатьсезлек.
  3. Фикер каршылыклары.
  4. Бер-береңне кимсетү.
  5. Артык зур таләпчәнлек.
  6. Мөнәсәбәтләрне өзү.                                                                                                                                                                                                                                                                          

     Психологлар бик әһәмиятле закончалыкны ачканнар.   Күп кенә ата –аналар балачакта үзләре дә әти - әниләре белән низагта булганнар икән. Ата-ананың  балачакта әти – әнисе белән булган низаглары үзеннән – үзе аның баш миенә языла бара. Ә инде олыгайгач,  ата-  ананың бала белән аралашу алымы  үзеннән –үзе шулай кабатлана. Шулай буыннан –буынга дәвам итә: күп кенә әти – әниләр  үзен ничек тәрбияләгән булсалар, балаларын да шулай тәрбиялиләр. Димәк, бала   -  ата - аналарда  булган сыйфатларның чагылышы. Ата –ана әхлаклы булса, бала да бәхетле була, диелә татар халык әйтемендә.

Көндәлек тормыш мәшакатьләренә күмелеп, без  балаларыбыз  белән киңәшеп алырга өлгерми калабыз. Ә баланың үзе белән исәпләшү, аңа мөрәҗәгать итү, аны үсендереп җибәрә. Ул һәрнәрсәне  төптәнрәк уйлый башлый. Балага ярату, мактау сүзләре бик  кирәк. Урынлы мактау балага көч бирә, аны яңа уңышларга  дәртләндерә. Әгәр балагызны    игътибарсыз калдырып, битарафлык күрсәтәсез икән, аңа дөньяның матур төсләре тоныклана башлар.  Менә шулай итеп, балагыз “кыен тәрбияләнүчеләр “ рәтенә килеп эләгергә мөмкин.  Бөтенесе дә ата – аналардан тора.   Шулардан чыгып, конфликтларны чишү юлларына карап үтик.

      1.Ягымлылык, мөлаемлылык.

      2.Юмор, мәзәккә борып җибәрү.

      3.Компромисс – юл куеп килешү.

      4.Арадашлык  -  проблеманы читтән торып чишүдә өченче якның катнашуы.

      5.Үз гамәлләреңә бәя бирү.

      6.Бер – береңне аңларга тырышу

      7.Фикер бердәмлеге.

      8.Мөнәсәбәтләрне вакытлыча өзү.

Исәпләүләр нәтиҗәсендә, әти – әниләре белән конфликтка кергән укучылар - 79%. Бөтен конфликтларның 30 % ы уку - дәрес хәзерләү , 18 %  дуслары сәбәпче, уйнарга чыгу өчен – 14%, кич чыгуга – 14% ,кием – салым алганда – 21%, юк – бар өчен – 9%  ызгышлар булган. Менә шулардан чыгып әти-әниләргә берничә киңәшем бар:

  • Балага елмаюлы караш белән карагыз: ул табак – савыты юамы , дәрес хәзерлиме, үзенең уенчыклары белән уйныймы, барыбер;
  • Аны мактагыз, аркасыннан сөегез, башыгызны җилкәсенә куегыз ... ;
  • Аның тәртибендә кечкенә генә яхшылык  күренсә дә телдән мактагыз;
  • Балагызның теләкләренә, кызыксынуларына, уй – фикерләренә игътибарлы  булыгыз .

Сез  үз балагыз өчен үрнәк. Сездә ул яхшы сыйфатларны күрергә тели . Гаиләдәге ызгышлар, үзара мөнәсәбәтләр ачыклау, баланың күз алдында эчкечелек белән шөгыльләнү, хезмәткә җиңелчә карау – болар барысы да аның күңеленә тирән яра сала, аны оялта,  нәфрәтләндерә . Шуңа күрә бала тәрбияләү белән бергә, үзегезне дә тәрбияләргә, начар сыйфатларыгызны бетерергә омтылыгыз.

Гаиләдә уңай гадәтләрне  даими камилләштерә барыгыз. Балагызны эшкә өйрәтегез, сәләтләрен ачыклагыз. Бары тик өйдә хезмәт күнекмәләре алган бала гына үзенең эш сөючән, кешеләргә шәфкатьле, ярдәмчел булуын күрсәтә ала  һәм башкалар хезмәтен дә ихтирам итә

Хөрмәтле әти – әниләр! Кулыгызда – уч төбегездә чын бәллүрдәй нәфис бала йөрәге икәнен онытмагыз! Балагызның йөрәге куансын, шатлансын,  сөйсен, горурлансын өчен сез барысын да эшләргә тырышыгыз.  

Алга таба, хөрмәтле ата-аналарыбыз, сезгә анкетирование үтәргә тәкъдим итәбез. Сезгә анкеталар өләшәбез, шул сорауларга җавап бирүегезне сорыйбыз.

АНКЕТА.

Сез һәм сезнең балагыз.

1.Сезнең гаиләгездә гаилә әгъзаларына  карата һәрвакыт бердәм тәлапләр куеламы ?

  • Һәрвакыт.
  • Кайбер вакытта.
  • Бик сирәк.
  • Юк.

2. Балага карата ярату һәм кырыс булуның  чиген аера беләсезме?

  • Әйе.
  • Юк.
  • Кайбер вакытта.

3.Тормышыгызда нинди тәрбия методларын киң кулланасыз?

  • Балага үз фикеремне йөклим.
  • Үземне үрнәк итеп куям.
  • Балага эш кушам һәм аның эшләнүен тәлап итәм.
  • Бергәләшеп эшләргә чакырам.
  • Төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын,  үзен ничек тотарга икәнлеген өйрәтәм.
  • Мактау.
  • Җаза бирү.

4. Балагызны тәрбияләүдә нинди кыенлыклар кичерәсез?

  • Бала сезне аңламый.
  • Бала сезнең таләпләрне үтәми.
  • Сезнең бала белән аралашырга вакытыгыз юк.
  • Бала белән сезнең арада туган киеренкелекләрне ничек чишәргә белмисез.
  • Укытучының киңәшләрен тормышка ничек итеп ашырырга белмисез.

5. Сезнең балагыз мәктәптә җәмгыятькә файдалы булган нинди эшләр башкара? _______________

6. Мәктәп тормышында сез ничек катнашасыз? _________________

7. Сезнең гаиләдә баланы тәрбияләүдә әтинең роле нинди?

  • Әти кеше – гаилә башлыгы һәм авторитет.
  • Бала өчен үрнәк булып тора.
  • Тәрбияләүдә катнашмый дисәң дә була.
  • Кайбер вакытта тәрбияләүдә катнаша һәм баланың уй-фикерләре белән кызыксына.
  • Бала белән бик кырыс һәм аңа тискәре йогынты ясый.
  • Аның төп эше –гаиләгә акча алып кайту, тәрбия эше – әни һәм мәктәп эше дип саный.
  • Хезмәткә, гаиләгә, туганнарга, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли.

8. Сезнең гаиләдә баланы тәрбияләүдә әнинең роле нинди?  

  • Бала өчен гаиләдә әни генә җавап бирә.
  • Бала өчен үрнәк һәм бала әнине генә ярата.
  • Әти кешенең авторитетын күтәрү өстендә эшли һәм әти киңәше белән тәрбияли.
  • Әнинең эше – ашату, киендерү, сәламәтлек турында кайгырту, ә баланы тәрбияләү – әти эше дип уйлый.
  • Буш вакытларында баланы эшләргә өйрәтә.
  • Бала белән шөгыльләнергә буш вакыты юк.
  • Баланы тәрбияләүне әби-бабайга йөкли.
  • Бала белән гел шөгыльләнми.
  • Балага карата бик кырыс һәм тискәре йогынты ясый.
  • Хезмәткә, гаиләгә, туганнарга, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли.

Анкета сорауларына җавап биргәнегез өчен рәхмәт. Хөрмәтле әти-әниләр, хәзер үзегезнең уй-фикерләрегезне, сорауларыгызны бирә аласыз (ата-аналар белән түгәрәк өстәл оештырыла).  

Бала тәрбияләүдә сезгә уңышлар телибез. Барыгыз да исән –сау, бәхетле булыгыз. Ата-аналар җыелышына килгәнегез өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”

8 нче сыйныфта ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”...

ГАИЛӘ ПЕДАГОГИКАСЫ ТӘРБИЯЛИ.(Ата - аналар өчен)

 Мәктәп  тәрбиянең бары тик назари нигезләрен төшендерә, аңалата ала, бер яки берничә тапкыр сөйләп  аңлату, искә төшереп китү белән генә балада шул өйрәтелгәннәрне гадәти өзлекс...

Ата-аналар җыелышына доклад

Социальләшү процессының бер өлеше — тәрбия. Ул кешене мәдәни нормаларга гадәтләндерә. Тәрбия җәмгыять тарафыннан билгеләнә һәм ул түбәндәге формаларда чагыла:1.мәдәни нормалар, 2. үз-үзеңне көндәлек т...

Доклад "Гаилә-сыйфатлы белем нигезе"

Укытучыларның август киңәшмәсендә ясаган чыгыш....

Ата-аналар, әби-бабайлар катнашында үткәрелгән "Гаилә бәйрәме"

5 нче сыйныф укучылары, ата-аналар, әби-бабайлар белән берлектә Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән "Гаилә бәйрәме" эшкәртмәсе....

Доклад " Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә ирешү"

quot; Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә ирешү" дигән темага  гомуми ата-аналар җыелышында  чыгыш ясадым...