Белем бәйрәме "Яңа Сыйныф туган көн"
методическая разработка (5 класс)

Вагизова Фарида Гибадулловна

5нче сыйныф укучылары белән беренче тапкыр танышу, аралашу, очрашуга багышланган сыйныф сәгате эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5kl_stsenarii.docx1018.69 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа Чишмә муниципаль районы

Зирекле лицее

https://3.bp.blogspot.com/-torHxfFkuLE/W4q4A9OEnwI/AAAAAAAAAtk/yMU0FkFd6sMjDKkJIwJ1IouFh0eRlsFMgCLcBGAs/s1600/5.png

        

Сыйныф җитәкчесе – Вәгыйзова Ф.Г.

  • Хәерле көн укчылар, хәерле бәйрәм көне белән сезне. Менә тагын озын-озак каникуллар узып та китте. Мәктәпләрдә белем алу өчен кабат бергә җыйналу көне дә килеп җитте.

Быелгы сентябр көне сезнең өчен аеруча үзенчәлекле, чөнки сез бу уку елында башлангыч сыйныфка түгел, ә урта звено укучылары булып, зур, җаваплы кешеләр булып килдегез. 4 ел дәвамында үз, якын булып беткән Гөлшат апагыздан аерылып, яңа укытучылар коллективы, яңа сыйныф җитәкчесе янына, ягъни минем яныма  килдегез. Сезне мин, мине сез яхшылап белеп бетермиибез. Шуңа күрә  “Әйдәгез танышыйк!”уенын уйнарга тәгъдим итәм.

(Һәрбер укучының каршысында кәгазьдән киселгән кеше силуэты. Күкрәгенә - үз исемен, уң кулына - нәрсә эшләргә яратуын, сул кулына - нәрсә эшләргә яратмавын, уң аягына – яраткан фәннәрен, сул аягына – яраткан шөгылләрен башына - үзенең хыялын язалар. Һәм һәрберсе үзе турында сөйләп, бу силуэтларны тактага магнит ярдәмендә беркетәләр. Иң беренче силуэтны  үзем сөйләп куям.

Балалар язган арада ата-аналарны сәламлыйм, анкета сорауларына җаап язуларын сорыйм)

  • Менә без нинди зур коллектив.... Булачак 5нче сыйныф коллективы.....
  • Ә сез ничек уйлыйсыз, 5нче сыйныф укучылары нинди булырга тиеш соң? Әйдә, сыйфатлагыз әле аларны?(тактада хәрефләр)
  • Б елемле, бердәм...
  • И ихлас, итәгатьле, иманлы...
  • Ш әп, шаян, шук,
  • Е елгыр, елдам...
  • Н амуслы, нык...
  • Ч ын, честный...
  • Е эшчән, эзләнүчән
  • Л аеклы...
  • Ә йбәт
  • Р иясыз...

Молодецлар, булдырдыгыз. Ә менә сез чынлап та шундыйлармы икән соң? Моны белер өчен сезгә кечкенә генә имтихан-экзамен тапшырырга кирәк булачак. Сез бу сынауга әзерме?

ЭКЗАМЕН – ИМТИХАН.

Сез молодецлар! Сынауны уңышлы уздыгыз. Һәм инде менә соңгы сынау (тактада цифралар – танырга, аңлатырга) 2012, 1.09., 7, 2019, 2026.

Булдырдыгыз! Бүгенге имтиханны уңышлы тапшыруыгыз турыда дәлилләүче документ - сертификатлар тапшырам. СЕРТИФИКАТлар тапшыру.

  • Укучылар киләсе 7 елда безгә бергә, бердәм коллектив булып яшәргә, эшләргә кирәк булачак. Һәм һәр коллективтагв кебек үк безнең үз законнарыбыз, кагыйдәләребез дә булыр. Әйдәгез шулар белән танышып китик әле... Килешсәгез,  кулларыгызны куябыз.

КАГЫЙДӘЛӘР:

  1. Үзем дә актив булам, башкаларга да эшләргә комачауламыйм! – Буду активным и не буду мешать другим!
  2. Үземдә булган барлык яхшы сыйфатларны гына күрсәтергә тырышырмын.- Постараюсь показать себя только с хорошей стороны.
  3. Сыйныф законнарын, мәктәп кагыйдәләрен төгәл үтәрмен. – Буду точно выполнять законы класса и правила школы.
  4. Һәрвакыт дөреслекне яклаучы булырмын. – Всегда буду на стороне справедливости.
  5. Сыйныфыбызда дуслык, татулык, бердәмлек булсын өчен тырышырмын. – Буду стараться чтобы наш класс стал самыйм дружным классом.
  • Менә, безнең өр-яңа коллективыбызның өр-яңа беренче документы әзер.Уку еллары дәвамында без бу кагыйдәләргә тугры калырбыз дип ышанам.
  • Ә хәзер уку елебыз уңышлы башланып уңышлы тәмамлансын өчен без сезнең белән традицион булган ритуалланы башкарып алыйк.
  • I   ритуал:  «Баш миен тиле-миле уйлардан аралау". Башыгызны ике кулыгыз белән дә кашыгыз, сыпырыгыз, һәм кулыгызга нәрсә эләккән булса шуны җиргә сыпырып төшерегез – 3 тапкыр кабатла.
  • I I ритуал:  Һәрвакыт гел «5» билгесе генә алыр өчен менә шул сүзләрне 3 тапкыр кабатла :

            "Икретяп ан ясьтичу учох!".

  • Аннан соң бармакларыгызны тырпайтып (5 бармак) өскә таба селкеп җибәрегез. Кем аңлады, нәрсә турында сүз бара?
  • Молдодцы!! (Бу акытта сиздерми генә шаку тавышы чыгарырга) Бу нинди шаку???Сез ишеттегезме? Менә моннан ишетелә бит ул... (такта артын ачам, ә анда 2-ле силуэты һәм “ха-ха-ха” дип куелган.) Дуслар, кара әле кара... бездән икеле билгесе көлеп тора. Әйдәгез аны бергәләшеп  сыйныф бүлмәсеннән куып чыгарыйк әле....Эзләгез, эзләгез... Качып кала күрмәсеннәр тагын... (14 штук, барын да табып бетергәч) Ни эшләтик инде боларны? (Бергәләшеп, ертып чүп чиләгенә салабыз).
  •  Менә безнен коллективыбыз беренче, бердәм  зур эшне тә башкарып чыкты. Бүгеннән без бер гаилә. Бүген 5нче сыйныфның туган көне. Ә туган көн көнне ни эшлиләр (теләкләр телиләр...) Һәрберсе теләкләрен әйтеп чыгалар.
  • Ә дуслыгыбыз тагын да ныграк булсын, без бер-беребезне тагын да яхшырак аңлап, дус-тату яшәр өчен мин сезгә тагын бер ритуал тәгъдим итәм... “Очкын”ритуалы (бергәләшеп кулга-кул тотышып түгәрәккә басабыз, укытучы уң ягындагы укучының кулын кысып”очкын” җибәрә, “очкын” кире укытучыга кайтып җитәргә тиеш.)
  • Туган көн уңаеннан җыр да җырлана бит әле...  5нче класс туган көненә пешердек без ак калач.... Ә хәзер бәйрәм чәе, бәйрәм табыны...
  • Чәйләрегез тәмле булсын.

Өй эше.

  1. Әти-әниләребездән анкета сорауларына җаваплар яздырып килергә.
  2. Альбом битенә үзңнен бер матур фотоңны ябыштыр, үзең һәм гаиләң хакында, үзеңнең мавыгуларың, кызыксынуларың турында кечкенә генә хикәя язып, матур итеп оформить итеп кил.

        

D:\Документы не трогать\Desktop\классым 2019\IMG_20190903_084802.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

5-9 нчы сыйныфларның туган телдә белем алучы ( татар) төркемнәре өчен туган телдән эш программасы

Состалена рабочая программа для 5-9 классов. Для каждого класса конкретно  дается рабочая программа. Программа на татарском языке для татарсой группы в русскоязычной школе....

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...