Әниләргә назлы сүзләр
методическая разработка (7 класс)

Шәйхетдинова Гөлия Наил кызы

Әниләр көне уңаеннан сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_konen_stsenariy.docx28.07 КБ

Предварительный просмотр:

 Бишек җыры

Гөлназ.    Ана назы - жирдә ул мәнгелек,
        Мәнгелек жыр - бишек жырыгыз.
        Без узасы юлда маяк булып
        Гомер буе балкып торыгыз.

Самат. Исәнмесез, дибез бүген сезгә,

        Бәйрәм белән, газиз аналар!

        Юллар ерак булса, җырлар белән

        Якынаер бүген аралар.

  Гөлназ. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәбез.  Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез. Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен!

  Самат.  Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын, кадерле әниләр!

Гөлназ. Риназ һәм Айназ Яшьләр биюе

Руфина. Ана-бөек исем! 
Нәрсә җитә ана булуга! 
Шуңа күрә зур горурлык белән 
Без сөйләрбез ана турында. 

Ильдар. Ана! 
Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе, 
Күңелнең ул иң-иң түрендә. 
Ул-салкында сине җылутычың, 
Юанычың авыр көнеңдә.

Руфина.  Сценка.

        

Камилла. Әни, әнием,әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез,күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз,һәрвакыт яныбызда булган,уңышларыбыз өчен шатланып,кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк әле, Ленар.
Х.Ленар. "Әниеңне арка кочып Мәккәгә алып барсаң да,бурычыңны үтәп җиткерә алмассың. Әниең өчен уч төбеңдә тәбә куырсаң да,хакын хаклап бетерә алмассың.” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәт ле ,канатлы фразаларны җаныбызга, аңыбызга сеңдерү кирәк. 
Камилла.  Мусиа Регина башкаруында шигырь


Чулпан Ф.Балагызның берәве сез, 
Гаиләнең йөрәге сез, 
Иминлекнең терәге сез. 
Һәркемнең кирәге сез. 

Риназ.Сез чаялар,сез батырлар 
           Сез дөньяда иң матурлар. 
           Сез булганга тормыш ямьле, 
           Сез булганга яшәү гамьле. 

Чулпан Ф.

__________________________________________________________


Инзилә.  Әни... Аның күзләре шундый мөләем һәм ягымлы.Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә Әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. 
Рамазан. Әйе шул Инзилә, бик дөрес әйтәсең. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга,бөтен кайгыларың югала. Ә "балам” дип аркаңнан сыйпаса,сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы,туң йөрәкләрне эретерлек җылы. 

Инзилә.  Сезнең өчен Камалиева Эльвина башкаруында “Бикле ишекләр” җыры

Айназ. Әкрен генә карлар ява.

         Дөнья бик юмарт бүген.

         Бүген әниләр бәйрәме

         Шуңа күңелем шат минем.

Зөһрә. Иң кадерле кешеләрне

         Кадерлибез, зурлыйбыз.

         Чын күңелдән һәммәгезне

         Бәйрәм белән котлыйбыз.

Айназ.  

Ислам.Әни сүзе – иң бөек сүз,

         Юк аңа һичбер алмаш.

         Иң – иң әйбәт кешеләр дә

         Әни кебек булалмас.

 Айгуль. Әниләрнең бәйрәме ул

         Безнең дә көткән бәйрәм.

         Җырлап – биеп күңел ачыйк

         Бүген әниләр белән.

Икесе бергә: Сезнең өчен баянда Динар Хусаинов!

Әмирхан. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз,җылылык 
һәм күңел тойгысы! Әни... һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! 
Милана. Ә авырсаң... Авырсаң,төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле,шәфкатьледер ул, Әмирхан. 
Әмирхан. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә,җитмәс төсле.Әниләребез, сезгә саулык- сәламәтлек,кайгысыз- хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез. 
Милана.________________________________________________

Эльвина. Әни... Әлеге кыска гына сүз үзендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм яратуны саклый. Аны әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә!

        Ана назы - жирдэ ул мэнгелек,
        Мэнгелек жыр - бишек жырыгыз.
        Без узасы юлда маяк булып
        Гомер буе балкып торыгыз.

   Ильдар. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез.

Эльвина________________________________

Айрат.Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!

Самира.  Мәрхәмәтле безнен әниләр.
           Жиргә матурлыкны, илгә батырлыкны
           Сез бирәсез, гузәл әниләр.
           Сездә яши сурелмәслек хисләр,
           Йөзегездэ шәфкать нурлары.
           Сезнен жырлар аша кучә безгә
           Туган халкыбызнын моннары

Камалиева Эльвина башкаруында җыр “Әнкәй чәе”

Алина. Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

Риназ.  Хәзер сезнең өчен Мухаметзянова Камилла, Сибгатуллина Зөһрә башкаруында бию

С.Чулпан. Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул! Кечкенә чагыңда татлы йокыларын калдырып сине кем караган, Ильфар? 

Ильфар. Әнием! 

С.Чулпан. Елаганда кочагына алып сине кем юаткан? 

Ильфар. Әнием! 

С.Чулпан. Тәүге тапкыр тәпи атлап киткәндә сине кем җитәкләгән? 

Ильфар. Әнием! 

С.Чулпан. Беренче тапкыр сине мәктәпкә кем алып килгән? 

Ильфар.. Әнием! 
Тик син генә ,әнкәй, тик син генә 
Сабый чакта мине бакансың. 
Төн йокыңны бүлеп уянгансың 
Юрганымны килеп япкансың.

С.Чулпан. Сезнең өчен сәхнәдә сыйныф егетләре.

Г.Ленар. Аналар бөтен йөрәк жылыларын биреп устергән балалар, усеп буйга житу белэн, очар кошлар кебек, тирэ-якка таралалар. Аделя. Ә аннан сон?!

Г.Ленар.  Ә аннан соң һәрбер баланың үз тормышы башлана, ә әниләр картая...

Аделя. Картайгач та балалар әниләрен гел кайгыртып яшәргә тиеш бит, Ленар.

Г.Ленар.  Шулай... Ләкин дөньяда башкача да була икән бит... Алдагы номерыбыз Шәриф Хөсәеновнең “Әни килде” әсәреннән өзек.

Миләүшә. Шигырь. “Әниләрне ташлап китмәгезГабидә Хәйретдинова сүзләре.

1.Үсеп җиткәч, инде кеше булгач,            2.     Әниләрнең бөтен мәхәббәте,

Әниләрне ташлап китмәгез.                         Бөтен мәрхәмәте балада.

Ташлап китеп картлык көннәрендә            Аналарга дигән җан җылысы

Сез аларны ятим итмәгез.                            Адашып йөрмәсен далада.

3.Безнең өчен күргән кайгылардан,

Әниләребез яшен түкмәсен.

Әниләрнең түккән күз яшьләре

Каргыш булып безгә төшмәсен.

Шамиль. Хормэтле әниләр!
Без сезнен алда баш иябез. Мен-мен рәхмэт сезгә! Сүз бирәбез: без иң-иң әйбәт балалар булачакбыз!

М.Регина. Газиз Энкэй!
Ин сойкемле сузлэр-синеке!
Йомшак, жылы куллар-синеке!
Ин-ин татлы сузлэр-синеке!
Жан изрэткеч жырлар-синеке!


Шамиль. Синсез донья курмэс идек,
Синсез берни белмэс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!

__________________________________________________________

1 А.б. Газиз Энкэй!
Йомшактыр кулларын,
Татлыдыр сузлэрен,,
Жылыдыр карашын,
Тансыктыр табынын.


2а.б.И, Ходай, кабул ит
Безлэрдэн зур гозер
Энкэйгэ бир саулык!
Энкэйгэ бир Гомер!

__________________________________________________________

Я.Регина. Бүгенге бәйрәмдә әниләрне мактадык та, аларга карап сокландык та, шигырьләр дә сөйләдек җырлап-биедек. 
Кыскасы, Әниләргә мәдхия җырладык . 

Динар. Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

Ходай Сезгэ жан тынычлыгы, тэн сихэтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мен-мен рэхмэт Сезгэ, энкэйлэр!

Я.Регина.

Ландыш. Бәйрәмебез үтеп тә киткән. Сөйләгән сүзләребезне тормышка ашырырга язсын . Безнең өчен кайгыртучы әниләребез 
булу-нинди зур бәхет ул.

Гадель. Аларны ярату гына җитми, алрның кадерен белергә,сүзләрен тыңларга,яхшы укуыбыз белән,үзебезне үрнәк тотуыбыз белән,эшкә өйрәнеп үсүебез белән аларны шатландырып яшик. 

__________________________________________________________


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сочинение на чувашском языке "Всем смертям назло!"

Сочинение учащегося рассказывает о страшных событиях Второй мировой войны.  ...

"Назло надменному соседу..."

Урок истории и культуры Санкт-Петербурга по программе Л.К. Ермолаевой для 7 класса....

Поэма "Всем смертям назло", посвящается памяти ветерана Великой Отечественной войны Трубицына Ивана Яковлевича.

С каждым разом убеждаешься всё больше в том, что герои живут рядом с нами,  о них просто нужно узнать. Такой человек много лет жил в с. Стрелец Долгоруковского района Липецкой области.Он с боями ...

И,минем назлы телем

мероприятие, подготовленное ко Дню родного языка...

"Назло годам "- рассказ о Васильевой Зинаиде Петровне.

Это рассказ о простой сельской труженице Зинаиде Петровне Васильевой. Война унесла у нее отца и брата. Женщина рано овдовела , стала инвалидом по заболеванию, но  трудности и невзгоды не сломили ...

Мәкалә: "Туган телем – назлы гөлем".

Туган тел – һәркем өчен кадерле булган бөек хәзинә. Ул – халкыбызнең рухи көзгесе. Шушы телдә милләтнең бөтен балалары, гореф-гадәтләре генә түгел, үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә....

Урок внеклассного чтения по повести В.Титова «Всем смертям назло»

Урок внеклассного чтенияпо повести В.Титова«Всем смертям назло»...