Мәкалә: "Туган телем – назлы гөлем".
статья на тему

Фазлыева Альбина Радусовна

Туган тел – һәркем өчен кадерле булган бөек хәзинә. Ул – халкыбызнең рухи көзгесе. Шушы телдә милләтнең бөтен балалары, гореф-гадәтләре генә түгел, үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_telem.docx16.55 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телем – назлы гөлем.  

                                            Фазлыева Альбина Рәдүс кызы 

Дүртөйле шәһәренең 3 санлы гимназиясе

                                                        татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                   

                                      И туган тел, и матур тел,

                                әткәм-әнкәмнең теле!

                                         Дөньяда күп нәрсә белдем

                                   син туган тел аркылы.

     Үзенең туган телгә булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп язган. Чынлап та, туган телне ярату – Туган илне, әткәй-әнкәңне ярату белән бер.Юкка гына туган телне ана теле дип йортмиләр шул!

    Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул – Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз. Туган телне тугач та ишетә һәм өйрәнә башлыйсың, шуңа күрә аны туган тел дип атыйлар да.  Әйе, туган тел - иң  татлы тел, “Ана теле бер булыр” бу мәкаләдә дә шуны күрәбез. Баласы карынында чагында ук анасы аңа төрле әкиятләр сөйли, җырлар җырлый, аның белән сөйләшә. Дөньяга тугач, бала үзенчә ниндидер авазлар чыгарып ята, аннары җайлап үзенең туган телендә сөйләшә башлый.  Ул телгә баланы, башлап аның иң газиз кешесе – анасы өйрәтә,  иркәли,юата. Туган телне сөяргә, хөрмәт итәргә, горурланып яшәргә дә ана өйрәтә.

   Туган тел! Нинди гүзәл, матур, йомшак, бөек сүз! Һәр милләтнең үз туган теле була: марыйларныкы – марый, чуашларныкы – чуаш, башкортларныкы – башкорт. Ә безнең туган телебез – татар теле! Әйе, татар теле: җырдай моҗлы, кызлар кебек шат чырайлы, ачык йөзле татар теле. Ул бик борынгы һәм бай телләрнең берсе, шуңа күрә без аның белән горрланып яшәргә тиешбез. Туган тел турында берсеннән-берсе матур шигырьләр, җырлар, мәкальләр бар. Шагыйрь Наҗар Нәҗми “Туган тел” шигырендә шундый матур юллар яза:

                                         Туган җирең – Идел буе

                                          Һәр телнең бар Туган иле.

                                          Туган җирең кебек назлы,

                                          Җырдай моңлы татар теле.

яисә:

                                          Туган тел – иң татлы тел,

                                          Туган тел – иң тәмле тел,

                                          Тәмле дип: телең йотма!

                                          Туган телне онытма!

    Нинди сихри юллар бу! Дөньяда һәр кеше үз телен яхшы белеп, аңа хезмәт итәргә тиеш, бозмаска, телне  саф, чиста итеп куллана белергә тиеш. Тел – кешенең юлдашы гомерлеккә! Кеше беренче чиратта үз телен әйбәт белергә тиеш, ә аннан инде бүтәннәрен. Хәзерге вакытта туган телне онытучылар, бозучылар да күп. Мондый кешеләр безнең телебезне ямьсезлиләр, чит тел сүзләре кушып сөйләшәләр. Бу бик начар хәл. “Инсафлының теле саф”, - диләр бит.

     Акыллы, тәртипле кеше, минемчә, беркайчан да үз телен бозмаячак та, онытмаячак та. Рәхәтләнеп үз туган телеңдә сөйләшү – үзе бер бәхет түгелме соң?

    Туган тел – һәркем өчен кадерле булган бөек хәзинә. Ул – халкыбызнең рухи көзгесе. Шушы телдә милләтнең бөтен балалары, гореф-гадәтләре генә түгел, үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә. Шуңа күрә туган телне буыннар арасында югалтмыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....