Илһам Шакировка багышланган кичә
классный час (6 класс)

Мингазова Нурсия Фоатовна

Илһам Шакировка багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ilham_shakirov.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

                                

              Татарның моңлы Илһамы

                         Сыйныфтан тыш чара

                                        Автор: Саба муниципаль районы

                                                       Шәмәрдән лицееның татар теле һәм  

                                                       әдәбияты укытучысы Минһаҗева Нурсия

                                                       Фоат кызы   

                                                           

                                 

                                                 

Тема: Татарның моңлы Илһамы.

Максат: Укучыларны халкыбызның танылган җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. Җырчы репертуарындагы җырлар аша татар милләтенең моңына мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

 Җиһазлау: Илһам Шакиров турында төрле елларда чыккан китаплар, газета-журналда басылган мәкаләләр, фотоальбомнар, пластинкалар, дисклар күргәзмәсе, Илһам Шакиров турында презентация.

                                              Кичәнең барышы.

 Язмада Илһам Шакиров башкаруында татар халык җыры “Су буйлап” җыры яңгырый.

1 укучы. 

Таң атканда авыл урамыннан

Җырлап кайта егет солтаны.

Күп егетләр арасыннан халкым

Танып алды үзенең Илһамын.

“Әллүкиләр”, “Зиләйлүк” ләр кайта,

Сихәт алып синең җырлардан.

Җырлый-җырлый кайта Кол Галиләр,

Болгар калка шанлы чорлардан.

“Заманалар авыр, еллар ябык,

Дус-иш кирәк гомер итәргә...”-

Синең җырың илһам бирә, Илһам,

Утны-суны имин кичәргә.

Идел сыман иркен халкым рухы

Күчә җанга синең җырыңнан.

Күчә җанга, җанны нурга мана,

Җаным нурлы, җаным иманлы!

Таңга таба милләт урамыннан

Җырлап кайта халкым Илһамы...

              (Ш. Маннап “Халкым Илһамы”)  

 Алып баручы.  Исәнмесез, хәерле көн, укучылар. Бүгенге кичәбез Татарстанның халык артисты, Россиянең халык артисты, Г. Тукай бүләге лауреаты, “Алтын Аполлон” бүләге иясе, мәшһүр җырчы Илһам Шакировка багышлана.

Язмада Илһам Шакиров башкаруында “Сәфәр” җыры яңгырый. Уртага укучылар чыга.

1 укучы. Илһам ага Шакиров моңлы  Сарман төбәгендә, Яңа Бүләк авылында,  Гыйльметдин белән Нуриәсма гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Теләнче Тамакта урта мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка училищесына укырга керә. I курста башлангыч музыка белемен үзләштергәч, консерваториягә күчә. Студент елларында ук радио аша чыгышлар ясый, тамашачының йөрәгенә үтеп керердәй җырлары белән таныла.

2 укучы.  Илһамның әтисе Гыйльметдин авылда оста куллы  тимерче була. 1937 елның караңгы бер төнендә аны алып чыгып китәләр. Шул китүдән әти кеше, алты баласын ятим итеп, мәңгегә югала.

       Ачлык, ялангачлык гаиләнең үзәгенә үтә. Кычыткан, алабута ашап, үзләре үргән чабаталарын күрше авылга алып барып, бәрәңгегә алмаштырып, курка-курка коелган башак җыеп, очын-очка ялгап яши алар. Нуриәсма апа балаларын аякка бастыру өчен бөтен көчен, сәламәтлеген кызганмый.

3 укучы. 1960 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. Тиз арада ул татар халык җырларын оста башкаручы буларак таныла. «Кара урман», «Гөлҗамал», «Сибелә чәчәк», «Әллүки», «Тәфтиләү», «Бик еракта идек без» кебек халкыбызның күңел җәүһәрләре белән халык күңелен бик тиз яулап ала. Илһам Шакиров халык җырларын башкару белән генә чикләнми, аларны җыюга һәм популярлаштыруга да зур әһәмият бирә. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә онытылыбрак торган халык җырлары яңадан җырлана башлый.

Алып баручы. Балалар, безгә Илһам Шакиров үзе кунакка килде.

( Илһам Шакиров ролендә музыка мәктәбендә вокал классында укучы Гарипов Алмаз исемле укучыбыз). Әйдәгез, хәзер сүзне аңа бирик.

Гарипов Алмаз башкаруында “Ай, былбылым” җыры (Илһам Шакиров репертуарыннан).

Садриева Гөлназ чыга.

Гөлназ.  Хөрмәтле, Илһам абый, минем исемем Садриева Гөлназ. Мин лицеебызда чыгып килүче “Дулкын” газетасы хәбәрчесе. Сез безнең газетабыз өчен интервью  бирә алмассызмы?

Илһам Шакиров. Бик рәхәтләнеп.

Гөлназ. Илһам абый, беренче тапкыр сәхнәгә чыккан вакытыгызны хәтерлисезме?

Илһам Шакиров. Әйе, хәтеремдә. Бик авыр еллар иде ул. Сугыш вакытында чыршы бәйрәмендә җырладым. “Син җырлаганда әнкәйләр елап утырдылар”,- дигәч бик борчылдым. Ул вакытта әнкәйләр болай да хәсрәтле иделәр бит.

Гөлназ. Илһам абый, сезгә җырлау сәләте кемнән күчкән?

Илһам Шакиров. Әниемнән дип уйлыйм, ул бик моңлы кеше иде.

Гөлназ. Барыннан да элек халык җырларын оста башкаручы буларак танылдыгыз. Сез халык җырларына гашыйкмы?

Илһам Шакиров. Халыкның күңелен уятасың килсә, аны яшәтәсең килсә, аның моңын белергә кирәк. Аның милли хисләрен, милли тойгыларын уятыр өчен, аны милләт итәр өчен, чыннан да, аның эчке хисләрен, моңнарын белергә кирәк. Менә шушы моңнар милләтне милләт итеп саклый һәм үлемнән коткарып кала.

Гөлназ. Илһам ага, күптән түгел сезнең 80 еллык юбилеегыз булып үтте. 80 еллык гомернең 65 елын диярлек сез сәхнәдә.

 Илһам Шакиров. Вакыт үтә. Вакыт агышын туктатып булмый. Гомеремнең шулай тиз үтеп китүенә үкенмим. Шушы вакыт аралыгында мин күп әйбер эшләргә өлгердем дип уйлыйм. Дөньяның татарлар яшәгән һәр почмагында булып, аларга үземнең моңнарымны тараттым. Минем уйлавымча, кешенең күңелендә җыр-моң яши икән, ул беркайчан да начар адымга баса алмый.

Гөлназ. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Илһам абый.

Язмада Илһам Шакиров башкаруында “Син гомер агышларым” җыры яңгырый. Укучылар чыга.

 

2 укучы. Алтын Апполон» премиясен алганда инде Илһам Шакировка 65 яшь була. Профессиональ җырчы өчен бу шактый зур яшь. Гадәттә җырчылар иҗаты 40-45 яшьтә табигый рәвештә сүрелә башлый, күп җырчылар инде бу яшьтә сәхнәгә бик сирәк чыгалар, чыксалар да җырларын фонограмма ярдәмендә генә тыңлаучыга тәкъдим итәләр. Ә табигать Илһам Шакировка тавышны шул кадәр мул итеп биргән, ул әле бүгенге көнгә кадәр сәхнәдә фонограмма (артистлар аны «фанера» дип йөртәләр) кулланмый. Сиксән яшьлек артистның сәхнәдә һаман табигать биргән үз тавышы белән җырлавы күпләрне гаҗәпкә калдыра, чиксез сокландыра.

3 укучы. Зур талантлы җырчы үзе дә көйләр яза. Нәкый Исәнбәт сүзләренә язылган “ Син сазыңны уйнадың” , Шәүкәт Галиев сүзләренә “ Сөенечкә дисәм”, “ Безнең Идел буйларында”, Габделхак Игебаев сүзләренә “ Мәңгелеккә китеп барам”, “ Истә һаман да истә” кебек матур    җырлар – Илһам Шакировның моңлы күңелендә туган җырлар. Эстрадагы яңа ритмнар килеп кергәч тә, Илһам “ Гөлмәрьям”ны иҗат итә, концертларны башлап җибәрү өчен “ Сәлам” җыры да аның иҗат җимеше.

4 укучы. Илһам ага бик күп шәкертләргә фатыйха биргән шәхес. Хәмдүнә Тимергалиева, Венера Ганиева, Гөлзада Сафиуллина һәм башка күп атаклы җырчылар Илһам Шакировны үзенең остазы дип саный. Илһам – яшь җырчыларны сәхнәгә алып чыккан кеше.

5укучы. 

Идел буе каеннары гашыйк

Илһам Шакировка барсы да.

Алар җитәкләшеп биеп килә,

Җырлап килә аның каршына.

6 укучы.

Син җырлаган чакта тынып калам,

Кузгалырга кыймый урнымнан.

Адашам мин кереп моңнарыңа,

Әйтерсең лә алар кара урман...

7 укучы.

Татар халкын, татар итәм диеп,

Җырлагансың төрле төбәктә.

Җырларыгыз моңлы, җан азыгы

Мәңге сүнмәс безнең йөрәктә.

 

Гарипов Алмаз башкаруында “Идел буе каеннары” җыры (Илһам Шакиров репертуарыннан).

Укытучы: Милләтне якыннанрак белү өчен аның әдәбиятын, сәнгатен, тарихын белү кирәк. Татар халкы үзенең йолдызлары горурлана ала. Юкка гына безне Илһамлы халык димиләр бит.

Сез дә, кая гына барсагыз да,  үзегезнең татар кешесе булуыгыз белән горурланыгыз дигән теләктә калам.

                               Кулланылган әдәбият

1. Вәлиев Р. Җанга уелган уйлар (Күренекле шәхесләр белән әңгәмәләр)/.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

2. Вәлиев Р. Илһам (Татар халкының мәшһүр җырчысы илһам Шакировка)/.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995.

3. Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре. / ТР Милли к-ханәсе/ Казан, 2010.

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәсән Туфанга багышланган кичә

Бу әдәби-музыкаль кичә шагыйрь Хәсән Туфанга багышлап үткәрелде....

“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)

Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...

Габдулла Тукайга багышланган КВН.

Внеклассное мероприятие....

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...

КВН. Муса Җәлил иҗатына багышланган ярыш.

Муса Җәлил иҗатына багышланган  ярыш. (5-8 класслар өчен)...