Аулак өй баттл
проект (9 класс)

Аулак өй баттл укучыларны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халык иҗаты белән таныштырырга ярдәм итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Аулак өй баттл45.78 КБ

Предварительный просмотр:

“Аулак өй баттл”

Максат: укучы балаларны татар халкының гореф – гадәтләре, милли йолалары, татар халык уеннары белән таныштыру, актив иҗат иткән төрле буын шагыйрәләр хакында мәгълүмат бирү, иҗади балаларны барлау, яшь буынны әдәби әсәрләр укуга тарту.

“Аулак өй” күренеше

Әби йон эрләп утыра, кыз бала бер читтә ноутбуктан нәрсәдер карап утыра. Шулчак ишек шакыган тавыш ишетелә. Алып баручы, әбиләр, кызлар малайлар милли киемнәрдән.

Әби: Кызым, кем бар икән, кара әле.

Ләйлә: Ярар, әби.

Күрше әби ( керә) Исәнмесез күршеләр, хәлләрегез ничек?

Әби. Исәнме, күршекәем. Бик вакытлы кердең әле, балалар кунакка китте, менә оныгым белән боегып утырабыз әле.

Күрше әби. Эх ахирәткәем, без яшь чакта бик күңелле итеп аулак өйләр уздыра идек. Кызлар -егетләр бергә җыелып җырлар җырлый идек, уеннар уйный идек.

Әби. Хәзер яшьләр ял итә дә белмиләр, телевизор, ноутбукка, телефонга карап тик утыралар, дөньяларын онытып.

Ләйлә: Әби, нәрсә була ул аулак өй? Сөйләп бир әле.

Әби. Бер кыз яки егетнең әти-әнисе кунакка китсә, бу өйдә аулак өй була иде. Кызлар янына егетләр киләләр иде. Шул чагында яшьләр уен-көлке, җыр-бию оештыралар иде.

Ләйлә: әби, әйдә без дә аулак өй үткәрәбез.

Әби: Бик рәхәтләнеп, син кызларыңны чакыр.

Кыз (ноутбук аша кызларны чакыра.) Мин кызларга хат җибәрдем хәзер килеп җитәрләр.

Күрше әби: Менә кызлар килеп тә җитте.

Әби:

Хуш киләсез, кунаклар,

Рәхим итегез түргә!

Сезне көттек бик сагынып,

“Аулак өй” үткәрергә!

Күрше әби:

Халкыбыз йолаларын

Искә төшерик әле

Күңелле итеп бүген

“Аулак өй” үткәрик әле.

Милли көй астында кызлар кул эшләре эшлиләр. Чигү чигәләр, бәйлиләр. Һәрбер кыз нәрсә булса да эшләргә тиеш. Кемдер чигә, кемдер тегә.

Күрше әби. Кызлар, берәр җыр җырласак, күңеллерәк булып китәр.

“Шәл бәйләдем” җыры. Җыр җырлаганда,  кызлар әбиләреннән карап, бию хәрәкәтләре дә ясыйлар.

Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем, (2)

Шәлем түгәрәк түгел лә.(2)

Очып барып сөйләшергә (2)

Җаным күбәләк түгел лә (2)


Әннә гидер, генә гидер генәем лә.

Әннә гидер, генә гидер генәем. (2 тапкыр)

Егетләр аулак өйгә барырга әзерләнәләр.

1 егет . Егетләр, бүген  Ләйләләрдә аулак өй. Әйдә, барыйк, кызлар карыйк.

“Их, сез, матур кызлар” көе уйнатыла, гармун тотып малайлар керә.

Их сез, матур кызлар, ник шаяртасыз,

Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

2 егет:  Кызлар-йолдызлар, былбыл кошлар, аулак өйгә кертегез әле.

Кызлар: Юк, юк, кертмибез.

Егетләр: Кызлар кертегез инде, без сезгә бүләк алып килдек.

Кызлар : .Әллә кертәбезме? Әйдә, керсеннәр.

Егетләр керә. Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезелеп басалар.

1 егет: Сәлам сезгә, кара күзләргә, нурлы йөзләргә.

Алсу: Сәламегезне алдык, кесәгә салдык.

Әби: Бигрәк оста сөйлисез икән! Әйдәгез, җырлап алабыз! “Ефәк элдем читәнгә” җырын беләсезме соң?

Малайлар, кызлар: Беләбез, беләбез!

Кулга-кул тотынышып кара-каршы басалар. Егетләр кызлар каршына җырлап баралар.

Ал алъяпкыч челтәрле

Илдә матур бетәрме?

Илдә  матурлар бетәрме?

җан сөйгәнгә җитәрме?

Челтәр элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.

Без килмәдек буш китәргә,

Килдек алып китәргә.

Кызлар үз урыннарында  җырлыйлар.

Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз икән?

.

Бергә җырлыйлар 

Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

Әби. Рәхмәт, балалар, бик әйбәт ял иттердегез, яшьлекне искә төшердегез.

Күрше әби: Бигрәк тә күңелле ял булды. Болай булгач гореф- гадәтләребез югалмый икән. Рәхмәт сезгә, балалар!

2. Сәламләү.

1) Хәерле көн, дуслар, исәнмесез!

Һәр очрашу шулай башлана!

Һәр күрешү шатлык алып килә,

Бәхет алып килә тантана!

3) Хәерле көн,  кадерле кунаклар!

Хәерле көн, хәерле галәм!

Эшләрегез һәрчак күркәм булсын

Барчагызга бездән күп сәлам!

2) Хәерле көн, газиз ватандашлар!

Килдегезме исән-сау гына;

Без  кабаттан  бергә – очрашмый бит,

Тау белән тик җирдә тау гына!

4)  Бабайлардан килгән йола бит ул,

Кунак йөреш, сабан туйлары.

Бүген без дә  бәйрәм итик әле,

Элеккеге  аулак өйләрне!

5) Бүген без дә күңел ачыйк әле,

Яңгыратыйк татар көйләрен!

Бергә булып, җырлар җырлап, биеп,

Искә алыйк татар моңнарын!

6) Сезне Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге гимназия укучылары сәламли. Быел гимназия үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә.  Ул бик күп укучыларны олы тормыш юлына озаткан. Бүгенге көндә драматург Шәриф Хөсәенов, шагыйрьләр Әхмәт Рәшит, Равил Рахмани, галимнәр Ленар Җамалетдинов һәм башка күренекле шәхесләр белән горурланып яши.

Безнең команда “Гимназия шәкертләре” дип атала. Командабызда  - туган телебезне яраткан, гореф-гадәтләребезне хөрмәт иткән, зирәк һәм тапкыр   егетләр һәм кызлар.

(Командада катнашучылар үз исемнәрен әйтәләр.)

Гимназиям – белем учагым

Әй мәктәбем, минем уку йортым,

Синдә үтте яшьлек елларым.

Хәтеремдә белемгә илтүче

Һәр сукмагың, синең һәр юлың.

          Әй мәктәбем, гимназиям минем,

          Син бит минем белем учагым.

          Әй мәктәбем, гимназиям минем,

          Еллар үткәч, кайтырбыз тагын

Җыелышкан сабакташлар бүген,

Хәтирәләр якты һәм татлы.

Гел дә шулай аяз булсын күгең,

Булсын һәрчак исемең затлы.

Кушымта

Рәхмәт сиңа, туры юл күрсәттең,

Өйрәттең син гадел булырга.

Нинди генә авырлык килсә дә,

Нык торырга, горур калырга.

Кушымта

                             

Гимназиям – белем учагым

Әй мәктәбем, минем уку йортым,

Синдә үтте яшьлек елларым.

Хәтеремдә белемгә илтүче

Һәр сукмагың, синең һәр юлың.

          Әй мәктәбем, гимназиям минем,

          Син бит минем белем учагым.

          Әй мәктәбем, гимназиям минем,

          Еллар үткәч, кайтырбыз тагын

Җыелышкан сабакташлар бүген,

Хәтирәләр якты һәм татлы.

Гел дә шулай аяз булсын күгең,

Булсын һәрчак исемең затлы.

Кушымта

Рәхмәт сиңа, туры юл күрсәттең,

Өйрәттең син гадел булырга.

Нинди генә авырлык килсә дә,

Нык торырга, горур калырга.

Кушымта

3.  Шигырь җыю.

Уен тәртибе аңлатыла. Классик әдипләрнең шигырен турап бирелә. Укучылар  шигырьне дөрес итеп җыярга, шигырьнең исемен,авторын әйтергә тиеш була.

4.  “Миллионер булырга телисеңме?” уены

 Проекторда сораулар бирелә. Укучылар  дөрес дип санаган җавабын үзенә бирелгән кәгазьгә теркәп бара.

5. “Йөзек салыш” уены.

Йөзектә шигырьдән өзек бирелә, укучы шуны кычкырып укырга, авторын танырга. Йөзектә уенчының сәләтенә карап, биремнәр биреләчәк. Ул биремне үтәргә. Һәр командага шундый 3 бирем “эләгәчәк”.

6. Йомгак ясала. Жюри нәтиҗә чыгара. Уен араларында татар халык җырлары башкарыла. и


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий литературного баттла

Материал для предметной недели филологии...

Баттл силомеров

В поисках научно обоснованных ответов на вопросы «Почему Земля не падает на нас?» и «Какова масса тела при его нулевом весе?», «Какой массой и каким весом обладают космон...

Литературный баттл по творчеству Сергея Есенина

Урок-турнир «Литературный баттл»,  с использованием прогрессивных подходов к обучению,  активных и интерактивных методов обучения, современных педагогических технологий способств...

Сценарий развлечения ко Дню Матери "Танцевальный баттл"

В ноябре 2018 года в подготовительной группе "Солнышко" прошло развлечение ко Дню Матери "Танцевальный баттл"...

Баттл "Энергичные"

Для интеллектуального развития полезны ни только квесты, но и тематические баттлы!...

Психологический баттл «Мы выбираем жизнь»

Цель: содействие социальной адаптации подростков через осознание ответственного отношения к жизни.Задачи:- Развитие позитивного мышления- Формирование положительной самооценки и принятие себя как...

Презентация "Поэтический баттл. Говори. Читай. Рассказывай".

Презентация "Поэтический баттл. Говори. Читай. Рассказывай"....