Семейные ценности (Гаилә кыйммәтләре)
классный час (11 класс)

Гильмутдинова Ильза Маснавиевна

10-11 сыйныфлар өчен татар телендә сыйныф сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gaile_kyymmtlre.docx27.58 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.  Гаилә кыйммәтләре

Максат:   укучыларда традицион гаилә кыйммәтләренә аңлы караш, гаиләдә үзара хөрмәт, әти-әни, әби-бабай, туганнарга карата олы ихтирам, мәхәббәт хисләре тәрбияләү, хатын-кызның гаиләдә тоткан ролен билгеләү.

 Класстан тыш чараның барышы:

  1. Оештыру өлеше.
  • Хәерле иртә, укучылар, килгән кунаклар! Чираттагы “Мөһим темага сөйләшүләр”  дәресен башлыйбыз. Ә сөйләшүебезне түбәндәге шигъри юллар белән башлыйсым килә:

Гаиләм – табынлы түрем,

Гаиләм – назлы серем.

Гаиләм – бөтен бер дөнья,

Гаиләм – туган телем.

Укучылар, шигырь юлларыннан күренгәнчә, бүгенге әңгәмәбез нинди темага багышланыр?

Әйе, гаилә темасы, ә дөресрәге, “Гаилә кыйммәтләре”  дип исемләрбез бүгенге дәресебезне.

       Бергәләп уйлап карыйк әле, укучылар,  гаилә сезнең өчен нәрсә ул? Гаилә сүзен нәрсә белән     тиңлисез?

Укучыларның җавапларын тыңлау.

Сезнең алда гаилә сүзендәге төп хәрефләр бирелгән. Әйдәгез әле, гаилә сүзенең асылын чагылдыручы төп сыйфатларны билгелик.

Гадел, гүзәл

Акыллы

Ихтирамлы, игътибарлы, игелекле

Лаеклы

Әти – әни.  Алар безне дөньяга тудыралар,  туган телебездә сөйләшергә, яшәү серләренә, тормыш ямен күрә белергә өйрәтәләр.

II.  “Тәмамланмаган җөмлә”  алымы.

- Балалар, хәзер парларда эшләп алыйк әле. Сезгә “тәмамланмаган җөмлә” уены тәкъдим ителә.  Бер уртак фикергә килеп, шул кәгазь битләренә җавапларыгызны языгыз. ( Гаилә ул - .... мәхәббәт, балалар, гаилә учагы, бер-береңә ышаныч, тугрылык, бер-береңне аңлау, ярдәмләшү, берлектә уткәргән эшләр һәм б..)

Парларның җавапларын тыңлау.

- Гаилә-бер нәселдән булган кешеләрнең кечкенә бер дәүләте ул. Һәр гаиләнең үз тәртибе, үз кагыйдәләре, үз бәйрәмнәре була һәм алар үзләре теләгәнчә үткәрелә. 

Видеоролик

Юрий Куранов “Тепло родного очага” әсәрендә семья сүзен 7-я дип характерлый. Мин үземнең балаларда 7 буын кабатланам, диелә.

Ә сезнең берәрегез үзенең 7 буынга кадәр эби-бабаларын беләме?

Бәлки төзелгән гаилә шәҗәрәгез бардыр?

7 буын ук булмаса да, ерак эби-бабаларыгызны беләсезме?

Алар ничек яшәгән, ни белән шөгыльләнгән? Алар арасында кемнәр булган?

  • балалар сөйли

-Гаилә агачын төзү ник кирәк икән?

Михаил Ломоносов әйткән: “Үзенең үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, дигән.

Үзебезнең гаилә тарихын белү безгә илебезнең тарихын белергә ярдәм итә. Буыннар арасындагы туганлык җепләрен, традицияләрне саклап калыр өчен гаиләдә бер-береңне тыңларга, ишетә белергә кирәк.

Видеоролик (Лихачёв)

Гаилә кыйммәтләре

Кешеләр борынгыдан үзләренең ата-бабаларын олылаганнар, алардан калган әйберләрне, кадерләп саклаганнар. Гаилә традицияләре дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

  1. Шәҗәрә.
  2. Гаилә династияләре.
  3. Безнең исемнәр.  Бәлки, берәрегезнең исеме кем хөрмәтенәдер кушылгандыр?
  4. Гаилә альбомы.
  5. Гаилә  ядкәрләре Гаиләдә ниндидер истәлек буыннан буынга күчә килә, мисал өчен, йөзек, чулпы, картина ...
  6. Гаилә бәйрәмнәре 

Укучылар, гаилә татулыгы нигезендә нәрсә ята?

 “Тату гаилә” кыйссасын уку.

Яшәгән ди бер гаилә.  Ул гади булмаган.  100 дән артык  кеше саналган бу гаиләдә. Алар бер авылны биләгәннәр. Менә шулай бер гаилә, бер авыл булып яшәгәннәр. Шуннан нәрсә булган? Җир йөзендә зур гаиләләр күп, - диярсез.

        Тик бу гаилә үзенчәлекле булган шул.  Әлеге гаиләдә, димәк, әлеге  авылда  тынычлык һәм татулык  хөкем сөргән.  Бернинди талашулар, ызгышулар булмаган.  Гаилә  турында бу илнең патшасы да ишетеп алган һәм әлеге сүзләрнең чынмы, ялганмы икәнен үзе тикшереп карамакчы булган.  Ул әлеге авылга килеп төшкән һәм гаҗәпкә калган: бөтен җирдә чисталык, матурлык, җитешлек һәм тынычлык икән.  Аптыраган патша. Болай яши алуның серен белер өчен гаилә башлыгы янына килгән.

       - Син гаиләңдәге татулыкка, тынычлыкка ничек ирештең? – дип сораган.

        Карт бер бит кәгазь  алган һәм бик озак язган, күрәсең, уку – язуга сәләте начар булган.   Патша кәгазьне алган,   анда язылган өч сүзне укыган.

Сез ничек уйлыйсыз?  Карт нинди сүзләр язган?

Укучыларның җавапларын тыңлау.

Өч сүз язылган булган әлеге кәгазь битендә:

ярату, кичерү һәм сабырлык.

      Патша укыган, колак артын кашып алган һәм:

      - Шул гынамы? – дип сораган.

      - Әйе, дигән карт. - Йөз тапкыр ярату, йөз тапкыр кичерү, йөз тапкыр сабырлык – яхшы,  тату гаиләнең нигезе, - дип җавап биргән.     Бераз уйлагач:

- Татулыкның да, - дип өстәгән.

  • Димәк, тату гаиләнең нигезен нәрсәләр тәшкил итә? (ярату, кичерү, сабырлык)
  • Әйе, гаиләдәге бар кеше бер – берсен яратса, хөрмәт итсә, гафу итә һәм тиеш чакта сабыр итә белсә генә гаиләнең нигезе нык була, ә анда яшәүчеләр үзләрен бәхетле хис итә ала.

Тату гаиләнең нигезе кемнәр кулында икән соң, балалар?  

Видеофрагмент “ Однажды 20 лет спустя” 1 кисәк

Сюжет ничек тәмамланыр икән? Нинди фаразлар бар?

2 кисәк

“Мин әни булып эшлим” дигәнне ничек аңлатасыз?

Нигә җәмгыять, дәүләт өчен күп балалы, дус, тату, бер-берсен яратучы гаиләләр кирәк икән?

Федераль, региональ җирлектә күп балалы, яшь гаиләләргә ярдәм итү программалары эшли. Дәүләт тарафыннан гаилә, аның кыйммәтләре , традицияләрен кайгырту аерым урын алып тора.

III. Тиздән әниләребезне котлый торган яз бәйрәме якынлаша. Алар өчен иң зур бүләк  - ул сезнең ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләре. Кадерлеләребезгә “Рәхмәт, әни” дигән открытка җибәрик әле.

Интерактив “Спасибо, мама!”

IV. Нәтиҗә ясау.

Дәресемне бер риваять белән тәмамлыйсым килә.

  • Борын-борын заманда, бер шәһәрдә яшәгән ди Акыл иясе һәм шул ук шәһәрдә яшәгән Явыз, усал кеше. Ул көнләшкән: “Нишләп Акыл иясеннән киңәш сорыйлар, барысы да аңа сорау белән баралар. Бер дә җавапсыз калмый, һәммәсенә дә булыша”, -ди Явыз кеше. Һәм ул Акыл иясенә җавап табалмаслык бер авыр сорау бирмәкче була. Матур бер көнне болынга бара һәм бер күбәләк тотып кайта. Ә бирим әле мин аңа шундый сорау ди: Әйт әле миңа, минем учымдагы күбәләк нинди? Үлеме, тереме? “Тере” дисә, учымны кысармын да үтерермен, ди, “үле” дисә, учымны ачып җибәрермен дә, очырырмын ди. Икенче көнне Акыл иясенә китә һәм сорау бирә: “Әйт, әле миңа, минем учымдагы күбәләк нинди? Үлеме,тереме?”-ди. Акыл иясе башын да күтәрмичә, ике дә уйламыйча: “Барысы да синең кулда!” - ди.
  • Ничек аңлыйсыз бу җөмләне?

Укучылар: барысы да бездән тора, дөньядагы тынычлык та безнең кулда, дус яшәү дә бездән тора. 

Әйе, укучылар, әти йорты, гаилә - бу бөек байлык. Гаилә ул – кешенең үзара мөнәсәбәтләренең чын мәктәбе. Россия президенты В.В. Путин: “Семья – это основа основ». «Благополучная, крепкая семья с детьми – это и есть будущее России», ди. Мин сезгә киләчәктә ныклы, дус, бәхетле гаиләләр коруыгызны телим.  Гаилә - бәхет ачкычы. Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Бәхет фәкать гаилә аша гына килә.

Вакыт калса, викторина үткәреп алырга була.

1) Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне кайчан билгеләп үтелә? (8 июль)

2) Ата-анасыннан начарлык күчкән балалар турында әйтелә торган “җимешле” мәкаль (Алма агачыннан ерак төшми)

3) Легенда буенча Россияне 3 бертуган кыз Вера, Надежда, Любовь һәм аларның әниләре саклап тора. Кызларның әниләренең исеме ничек? (Софья – ягъни Мудрость – зирәклек, акыллылык)

 4) 75 ел бергә гомер иткәч, парлар нинди туйны бәйрәм итәләр? (бриллиант)

5) Гаилә коруның геометрик символы нинди? (2 боҗра)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ФОРМИРОВАНИЕ СЕМЕЙНЫХ ЦЕННОСТЕЙ И СЕМЕЙНОГО БЛАГОПОЛУЧИЯ - ПРИОРИТЕТНАЯ ЗАДАЧА ЦЕНТРА «СЕМЬЯ»

Семья — это общество в миниатюре, от целостности и надёжности которого зависит  благополучие детей и взрослых населения всей России. Это маленькое сообще­ство  кровно близких люд...

Воспитание семейных ценностей как важное звено духовно-нравственного воспитания личности

Воспитание семейных ценностей как важное звено  духовно-нравственного воспитания личностиРечь идет о воспитании семейных ценностей через реализацию проекта "Православный семейный городок" В нашей...

Семейные ценности

Отзыв о семье, которая прошла отборочный тур семейного конкурса и вошла в десятку лучших из 240 претендентов....

Классный час в 7 классе «Ценность родства и семейные ценности»

Цель: воспитывать у детей чувство гордости за свою семью, фамилию, за своих родителей.Задачи: ·        подвести детей к пониманию значимости семьи для каждого челове...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

Статья по теме "Семья. Семейные ценности.Семейные реликвии" (для классного часа).

Тема семьи всегда была и будет важной для детей из неблагополучных семей....