Мастерская профориентации "Һөнәрләр илендә"
материал (9, 10, 11 класс)

Шайдуллина Гузалия Хусаиновна

Профориентация - яшьләрне ирекле, аңлы һәм мөстәкыйль һөнәр сайлауга әзерләүнең фәнни нигезләнгән системасы. Ул һәр шәхеснең  индивидуаль үзенчәлекләрен дә, хезмәт ресурсларын җәмгыять мәнфәгатьләрендә тулысынча бүлү кирәклеген дә исәпкә алырга тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә мәгариф системасы алдына яңа проблема килеп баса - үсеп килүче буынга карарларны мөстәкыйль кабул итү һәм җаваплы гамәлләргә, һөнәри эшчәнлеккә югары мәгълүмати тирәлектә әзерләү. Һөнәр дөньясы күптөрле һәм үзгәрүчән, яңа һөнәрләр барлыкка килә. Һәр кеше тормышында кайда белем алуны дәвам итәргә яки кая эшләргә кирәклеген хәл итәргә, ягъни һөнәр сайларга, үз тормыш юлын сайларга туры килү мизгеле җитә.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл masterskaya_proforientatsii.docx656.32 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Балык-Бистәсе муниципаль районы

Биектау  урта гомуми белем мәктәбе

Конкурс исеме: “Мастерская профориентации”

Тема: “Һөнәрләр илендә”

Авторлар:

Шайдуллина Гузалия Хусаиновна һәм

Камасина Ильуса Мирзахановна

Номинация «Методическая разработка

профориентационного мероприятия

для общеобразовательной организации»

Биектау авылы, 2021 ел

Эчтәлек

  1. Кереш  ..............................................................................................................  3-4

2. Төп өлеш:

2.1. «Һөнәрләр илендә» профориентация чарасы мисалында иҗат эше методикасы................................................................................................................4-5

2.2. “Һөнәрләр илендә”............................................................................................5-11

3. Йомгаклау.............................................................................................................. 11

4. Кулланылган әдәбият.............................................................................................11

5 Кушымта..............................................................................................................12-13

  1. Кереш

2010 елның 4 февралендә «Безнең яңа мәктәп» милли белем бирү инициативасы эчтәлеген бәян итеп, Д.А.Медведев 21 гасырда «...шәхеснең иң мөһим сыйфатлары булып инициативалылык, иҗади фикер йөртү һәм стандарт булмаган чишелешләр таба белү, һөнәри юлны сайлый белү, бөтен гомер буена белем алырга әзер булу тора», дип билгеләп үтте. Барлык бу күнекмәләр балачактан формалаша.

Һөнәрне сайлау кешенең алдагы тормыш юлын билгеләүче җаваплы мизгелләрнең берсе булып тора. "Кем булырга?" һәм "Кая укырга?" сорауларын һәр яшь буын иртәме-соңмы үзенә бирә. Һөнәр сайлаганда кеше үз язмышын сайлый. Сайлаган һөнәре үзенә ошый һәм шатлык китерә торган булсын. Һөнәрне сайлау - кеше тормышында кабул ителә торган иң мөһим карарларның берсе, чөнки барысы да эшне үз мәнфәгатьләренә һәм мөмкинчелекләренә туры килүен, лаеклы түләнелүен тели.

Профориентация - яшьләрне ирекле, аңлы һәм мөстәкыйль һөнәр сайлауга әзерләүнең фәнни нигезләнгән системасы. Ул һәр шәхеснең  индивидуаль үзенчәлекләрен дә, хезмәт ресурсларын җәмгыять мәнфәгатьләрендә тулысынча бүлү кирәклеген дә исәпкә алырга тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә мәгариф системасы алдына яңа проблема килеп баса - үсеп килүче буынга карарларны мөстәкыйль кабул итү һәм җаваплы гамәлләргә, һөнәри эшчәнлеккә югары мәгълүмати тирәлектә әзерләү. Һөнәр дөньясы күптөрле һәм үзгәрүчән, яңа һөнәрләр барлыкка килә. Һәр кеше тормышында кайда белем алуны дәвам итәргә яки кая эшләргә кирәклеген хәл итәргә, ягъни һөнәр сайларга, үз тормыш юлын сайларга туры килү мизгеле җитә.

Балык Бистәсе муниципаль районы Биектау урта гомуми белем мәктәбенең  профориентация эше системасы түбәндәге чаралардан тора:

-Биектау мәктәбе буенча  абитуриентлар санын билгеләү;

-Мәктәп укучылары белән әңгәмәләр - мәктәп администрациясе вәкилләре һәм укытучылар белән очрашулар оештыру һәм үткәрү, «Хәзерге хезмәт базары һәм һөнәр рейтингы», «Тормыш юлы планын төзү», «Һөнәр дөньясының күптөрлелеге», «Психологик кыенлыклар һәм һөнәр сайлаганда хаталар», «Һөнәр алу юллары» темасына гомуми белем мәктәпләрен тәмамлаучылар белән әңгәмәләр;

-Социаль педагог мөрәҗәгать иткән саен абитуриентларны һәм аларның ата-аналарын профориентация мәсьәләләре буенча консультацияли;

Биектау урта мәктәбе  яшьләр белән түбәндәге юнәлешләр буенча эшне тәэмин итә:

-Һөнәр сайлау, һөнәри яраклылык, һөнәри үзбилгеләнеш мәсьәләләре буенча укучылар өчен консультацияләр;

-Уку йортлары тарафыннан тәкъдим ителә торган белгечлекләр һәм эшче һөнәрләр белән кызыксыну булдыру һәм үстерү;

-Укучыларның һөнәри һәм социаль адаптациясенә ярдәм итү;

-Күргәзмәләрдә, конкурсларда, олимпиадаларда катнашу;

-Мастер-класслар оештыру;

-Мәктәпне  тәмамлаучылар белән очрашу.

  1. Төп өлеш

2.1. «Һөнәрләр илендә» профориентация чарасы мисалында иҗат эше методикасы.

Яшьләрдә уеннар, интеллектуаль-иҗади уен программалары зур популярлык казанды, аларга төрле һөнәрләр турында мәгълүмат бирергә мөмкинлек бирә. Мондый программалар һәм уеннар үзбилгеләнү процессын активлаштырырга ярдәм итә һәм хезмәтнең төрле өлкәләре турында күзаллауны киңәйтә. Әлеге юнәлештәге чаралар исемлеге киң.

2020 елның 3 февралендә Биектау урта мәктәбендә профориентация айлыгы кысаларында узган «Һөнәрләр илендә»   чарасын уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашасы килә.

Чараның максаты - укучыларда үз сәләтләренә, мәнфәгатьләренә һәм психологик үзенчәлекләренә оптималь туры килә торган эшчәнлек өлкәсен сайлау сәләтен формалаштыру, эшчәнлекнең төрле төрләренә кызыксыну уятып, һөнәри киләчәге турында уйлану.

Бурычлар:

-Үз киләчәген формалаштыруда шәхсән катнашуны активлаштырырга;

-Үсеп килүче буында төрле эшчәнлек төрләре белән танышуга кызыксыну уяту;

-Яшьүсмерләрнең социаль билгеләнешкә әзерлеген арттыру өчен шартлар тудырырга.

Үткәрү урыны: Татарстан республикасы Балык Бистәсе районы Биектау урта гомуми белем мәктәбе, Сафиуллин урамы, 1 йорт.

Җиһазлау: актлар залы, ватман, фломастер, карандаш, тарату материалы, мастер-класслар үткәрү өчен материаллар, тавыш җиһазлары, ноутбук,.

Вакыт үткәрү: 2 сәгать

Көтелә торган нәтиҗә: Уен процессында уйнаучылар материалны мөстәкыйль сайлау һәм структуралаштырырга, алган мәгълүматны анализларга, мөстәкыйль укырга, карар кабул итәргә, командада эшләргә мөмкинлек алалар. Уку йорты  һөнәрләре һәм белгечлекләре турында тирән күзаллау алалар, бу укучыларга үз һөнәрен сайлавын төгәлрәк формалаштыру мөмкинлеге бирә.

Чараның планы:

1.Әзерләү этабы

2.Оештыру этабы

3.Чараның барышы

Сыйныфтан тыш чара формасы: уен.

Әлеге чараның кыйммәте шунда:

- мәктәп укучыларын сәнгати мәдәнияткә җәлеп итү;

- иҗади потенциалны иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү юлы белән үстерү;

- иҗади сәләтләрне үстерү;

- укучыларның үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, аларда иҗади фикерләүне үстерү;

- буыннарның дәвамлылыгы

- Биектау урта мәктәбендә укыту өчен профориентация эше кысаларында укучыларны җәлеп итү.

 “Һөнәрләр илендә”  чарасын үткәргәндә чараның нинди формада узачагы билгеләнә: ул Биектау мәктәбендә укучы балалар һәм чакырылган студентлар  төркемнәре арасында уен-ярышлар формасында уза; катнашырга кемне җәлеп итәргә хәл ителә.

Чараны уздыру буенча боерык мәктәп директоры тарафыннан имзалангач һәм хупланганнан соң, студентларга чарада катнашу турында чакырулар җибәрелә (1 нче кушымта). Чарада катнашучыларның тиешле санын туплап, оештыручылар төрле иҗади төркемнәр белән әңгәмә үткәрәләр. Мәктәп укучылары белән студентлар ярыша:

- команда һәм девиз тәкъдим итү,

- капитанны сайлау.

2.2. “Һөнәрләр илендә”

Кичә өч өлештән тора:

  1. Слайд-шоу  “Мәктәп  фотоальбомы”
  2. "Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә" дип аталган чын күңелдән сөйләшү (төрле тармакларда эшләүче укучыларыбыз белән сөйләшү)
  3. Студентлар белән сөйләшү.
  4. "Акыл - тезген, белем - ат" дип исемләнгән шаян интеллектуаль уен.

1        алып баручы:

Бер күрешү үзе бер гомер бит,

Очрашуга сәбәп табылсын.

Бер-берләрен сагынышкан дуслар

Күрешергә монда агылсын!

2        алып баручы:

Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар.

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,

Мәктәпкә дип килдек без тагын...

Очрашуга килүчеләрне сәламләп җырлый______________________________

 1 алып баручы: 

Хәерле кич кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар. Безнең мәктәптә бүген бәйрәм - очрашу кичәсе. Мәктәпне, укытучыларын яраткан, онытмаган укучыларыбыз килде бүген безгә кунакка. Сезнең барыгызны шушы бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.

Бәйрәмне ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры Камалиева Рамзия Усман кызына бирәбез.

1 алып баручы:

Кайда да булса, кайчан да булса,
Бер күрешү— үзе бер шифа.
10-20 ел үткәннән соң да,
Бер күрешеп, сөйләшик әле,
Елашыйк та, җырлашыйк әле.

2алып баручы:

 Бер күрешү— үзе бер шифа дип,
Эч серләрне сөйләшик әле,
Хәсрәтләрне уртаклашып
Шатлыкларны бүлешик әле,
Күңелләрне бушатыйк әле,
Классташлар, очрашыйк әле.

1 алып баручы: 

Күп кенә әйберләрнең могҗизалы үзенчәлеге бар - кешеләргә хәтерне кайтару, күңелдәге якты истәлекләрнең, кабатланмас мизгелләрнең шатлыгын бүләк итү.

2 алып баручы:

Ә инде без үткәннәребезгә кире кайтканда, үзебезгә таяныч, терәк эзләгәндә, әлбәттә мәктәп фотоальбомын ачабыз.

1 алып баручы:

 Безнең мәктәп фотоальбомы мәктәп тормышының төрле мизгелләрен саклый . Фотоальбомдагы җитешсезлекләрне күреп ачулы йөзләр ясамагыз зинһар, мәктәп елларында сез нинди булгансыз, сез шуларны күрерсез. Безнең белән елмаегыз. Игътибар - без төшерәбез!

"Мәктәп фотоальбомы"  фильм күрсәтелә

1алып баручы:

Бүгенге очрашу кичәбезгә төрле һөнәр ияләре, студентлар җыелды.

Берәүләре ВУЗ ишеген шакый,

Берәүләре солдат булып илне саклый,

Берәүләре табиб булып шифалы нур бөркә,

Берәүләр зур төзелештә эшче исемен йөртә.

Берәүләре белем бирә балаларга,

Берәүләре нигез сала калаларга,

Берәүләре газет-журнал чыгаралар

Бу тормышта үз юлларын табалар.        

2 алып баручы:

Югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим. Килгән кунакларыбыз арасында төрле уку йортларында белем алучы студентлар да,  шулай ук инде тормышта үз юлларын табып, төрле тармакларда эшли башлаган элеккеге укучыларыбыз да бар.

1 алып баручы:

  Иң беренче әле күптән түгел генә югары уку йортларын тәмамлап төрле профессия үзләштергән укучыларыбызны сәхнәбез түренә чакырабыз:.  Аларның безнең укучыларга , укытучыларга нинди  әйтер сүзләре бар икән, рәхим итегез.    Кунакларга сүз бирелә.

  1. алып баручы:

 Ә хәзер, безнең чыгарылыш укучыларыбыз үзләренең мәктәп елларын ничек истә калдырдылар икәнен белеп китик әле:
 -  Сез укырга кергән елның 1 сентябрендә нинди һава торышы иде?

  • Беренче укытучыгызның исеме ничек? Сез аны нинди итеп истә калдырдыгыз?
  • 3 класста бер парта артында кем белән утырдыгыз?
  • Сезнең яртакан фәнегез һәм яраткан укытучыгыз.
  •  Сез 11 класста вакытта классыгызда ничә укучы иде?
  • Класс җитәкчегезнең туган көне кайчан?
  • Чыгарылыш экзаменында рус теленнән нинди темага сочинение яздыгыз?
  • Мәктәп тормышыннан иң истә калган, иң кызыклы  вакыйганы  сөйләп үтсәгез иде.

 1 алып баручы:

Бүлмәдән-бүлмәгә йөриләр,

Балачак эзләрен эзлиләр.

Кем кайда ниндидер сүз язган,

Кемнәндер кайдадыр эз калган...

Барысын күзлиләр, эзлиләр,

Үзләре турында сөйлиләр.

 Соңгы елларда гына 11 сыйныфны тәмамлаган укучыларга сүз бирик әле, рәхим итегез!

 2 алып баручы:

Узган уку елында гына 11 сыйныфны тәмамлаган

2019 елгы чыгарылыш :  (кемнәр кайта ...)

2018 елгы чыгарылыш _----------, _2017, 2016___

1 алып баручы: Үзегез турында бераз сөйләп үтсәгез иде, укырга кергәндә нинди авырлыкларга очрадыгыз? Безнең укучыларга нинди киңәшләрегез бар?

2 алып баручы: Узган 2019 елда нинди истә калырлык вакыйгаларыгыз булды?  Киләчәккә планнарыгыз нинди?

1 алып баручы: Ә хәзер без сезне "Акыл - тезген, белем - ат" дип исемләнгән шаян интеллектуаль уенга чакырабыз.

 Сәхнәгә 2 команда чакырыла: 1 команда : студентлар, 2 команда – мәктәп укучылары.  Бәйге булгач жюри кирәк булачак. Жюри членнары чакырыла.


1 нче конкурс: «Традицион разминка»:

  • Биектау авылында мәктәп ачылуга ничә ел булды?
  • Иң беренче укытучың кем исемле иде?
  • Мәктәптә ничә кабинет?
  • Нәрсәне әзерләп була, ләкин ашап булмый? (дәрес)
  • Нинди әкияттә геройга өч тапкыр һөҗүм ясала, ләкин дүртенчесендә генә ул һәлак була? (колобок)
  • Кайсы фәннән беренче бишлегезне алдыгыз?
  • Ни өчен икелеләр алдыгыз?
  • Иң яраткан фәнегез?
  • Мәктәп ашханәсендә иң яратып ашаган ризыгыгыз?
  • Беренче класста сумкагызга уенчык тыгып йөри идегезме?
  • Кызларның чәченнән тарта идегезме?
  • Соңгы дәресегез нинди дәрес иде?

    2 конкурс - "Тапкырлар бәйгесе". (слайдта)
  • Бөек математика илендә 5   10   15   20   25   30
  • Җыр-кешенең юлдашы 5   10   15   20   25   30
  • Биология    5   10    15   20   25   30
  •  География 5   10   15   20   25   30

1.Бөек математиклар илендә.

5 балл. Евклидның "Башлангычлар"дип аталган хезмәте багышланган...
А.
Геометриягә.        В. Географиягә.

С. Сәяхәтләргә.        Д . Арифметикага

10 балл. Кайсы фән турыдан туры математикага кагылмый?

А. Алгебра.        В. Тригонометрия.

С. Комбинаторика.        Д. Механика.

15 балл. Пифагор тоеремасы.

А. Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенузаның квадраты катетларының квадратлары суммасына тигез.

Б. Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенузаның квадраты катетларының квадратлары аермасына тигез.

В. Турыпочмаклы өчпочмакның  катетларының суммасы гипотенузага тигез.

Г. Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенузаның квадраты катетларының суммасына тигез.

20 балл. Кайсы саннар египет өчпочмагы якларына туры килә?
А. 10, 15,20.        
В. 3,4,5.

С. 1,2,3.        Д. 7,8,11.

25 балл. "Конус" сүзе грекчадан тәрҗемә иткәндә нәрсәне аңлата?
А. Түгәрәк пирамида.        В. Чыршы күркәсе.

С. Нарат күркәсе.        Д  Колпак.

30 балл. Бу грек сәүдәгәре, египет пирамидасы шәүләсен һәм таяк шәүләсен үлчәп һәм үзенең охшашлык турында теоремаларын кулланып, пирамида биеклеген үлчәгән.

А. Евклид.        В. Архимед.

С. Фалес.        Д  Пифагор.

2. Җыр - кешенең юлдашы.

5 балл. Көйне танырга. ("Казан кичләре”)

10 балл. Көйне танырга һәм кушылып җырларга. ("Яшьлегем чишмәләре")

 15 балл. Бер куплет җыр җырларга: - гашыйк булган кеше кебек

  • 90 яшьлек бабай кебек
  • кечкенә бала кебек
  • марш кебек
  • бишек җыры кебек

20 балл. Түбәндәге шигырь юлларын көйгә салырга:

Дуслар җыр сузалар һәр якта

Дус булып яшәве күңелле!

һәм сезгә кушылып бакчалар        

Җырлыйлар, бииләр шикелле.

25 балл. Бирелгән рифмага җыр чыгарырга: мәктәп-тәмләп

30 балл. Җырның авторларын әйт. ("Ак каен " җыры. Зиннур Сафиуллин көе, Әзһәр Зәйни сүзләре)

3.Биология

5 балл. Нәрсә ул «Кызыл китап», {әз калган үсемлек, хайваннарны туплаган

китап).

10 балл. Эссе һавада ничек йөрергә:

а)        трусиктан гына

б)        ак киемнән (кояш нурларын кире кайтара)

в)        кара киемнән

г)        шләпәдән

15 балл. Нинди «тере барометрларын» беләсез? {энә карагы, күбәләк, бал кортлары, май коңгызы, кычыткан күбәләге н.б.)

20 балл. Нинди кошлар ел дәвамында төсләрен өч тапкыр алмаштыралар? (ак кыр тавыклары)

25 балл. Сәяхәтчеләр ни өчен банка белән суга бака салып үзләре белән йөрткәннәр? {нава торышын белергә)

30 балл. Борынгы заманнарда 7 металл гына бар дип уйлаганнар. Бу нинди металлар? (алтын, көмеш, бакыр, аккургаш, кургаш, тимер, терекөмеш).

4.География.

5 балл. Чиге күренеп торса да барып җитеп булмый, {офык)

10 балл. У белән язсаң тау була   (Урал)

А белән язсаң диңгез була   (Арал)

15 балл. Космостагы кешеләр җирдәге меридианнарны, параллельләрне күрәләрме? (юк, картада гына)

 20 балл. Американы кем ачкан? (Х.Колумб)

25 балл. Җирнең шар формасында икәнлеген раслаучы борынгы грек философы (Аристотель)

 30 балл. "Бабай бүреге йөз ямау" табышмагы нәрсә турында (глобус)

2 алып баручы:

 Әйдәгез үткәннәргә кайтып килик әле бер. Күз алдына китерегез, иртә, сез тәмле төшләр күреп йоклап ятасыз,  кинәт будильник шалтырый башлады. Мәктәпкә барырга вакыт җиткән. Ләкин бит әле татлы йоклый идең. Торырга кирәк дип катырак кычкыра  будильник.Тагын биш кенә минут! Нинди биш минут! Кеше тавышы белән кычкыра будильник. Ай, ходаем, мин йоклап калганмын! Гаебегезне таныгыз!  Хәзер курыкмыйча әйтергә була. Сезнең күбегезнең шулай булганы бар! Мәктәп сумкасын  өстәлдән ризык алып ашый, ашый, кабалана, кабалана тутырганыгыз бардыр, шулай бит.

1 алып баручы:

 Менә шуларны искә төшереп  без чираттагы  конкурсны тәкъдим итәбез : «Ашыга, ашыга» дип атала.

Сезгә шул алтын чорларны искә төшереп эстафетада катнашырга чакырабыз. Бу эстафета барышында йөгерергә дә, сикерергә дә туры килмәячәк. Мәсьәлә бик гади – кулдан кулга бирә бирә, мәктәп әйберләрен сумкага  әйбәтләп кенә тутырырга, шул ук вакытта берәр алма ашап өлгерергә.

(Ике өстәлгә мәктәп сумкалары, пеналлар, ручкалар, карандашлар, дәреслекләр, линейкалар, уенчыклар, алмалар һ.б.)

2 алып баручы:

Җиңделәр... Ләкин аңлашылмый  , ни өчен сумкага уенчыклар тутырдыгыз?  Дөрес, ашыкканда ниләр генә эшләмисең, шулай бит.

1 алып баручы:

Ярар, сумканы тутырдык, башка шапканы үтеп барышлый гына кия, кия очабыз гына, ләкин без бит инде хәзер сонга калдык. Укытучы сорый инде хәзер: “Ник соңга калдың?”  Ниләр генә уйлап чыгармыйбыз, сочинение язганда шулай оста булырга кирәк иде дә бит.

Конкурс “Син кайда булдың?”

  1. алып баручы:

Командадан ике катнашучы. Берсе пантомима ярдәмендә карточкадагы ситуацияне аңлата, икенчесе карый һәм телдән сөйләп карый. Аннары әзер вариант белән чагыштырабыз. Текстка якынрак булса яхшырак.   (1. Ашханәдә идем. 2. Будильник уятмаган. 3. Компьютерда утырдым)

 2 алып баручы:

Без сезне физкультура дәресенә чакырабыз. (5 урындык куела, һәр командадан 6 катнашучы, бию көе беткәч утыралар)

Жюри нәтиҗә ясый.

2 алып баручы:

Кайтыгыз сез, онытмагыз, дуслар,

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат Мәктәпкә дип килегез тагы!

    1 алып баручы:

Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр

Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр.

Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз,      

Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз!

  1. Йомгаклау өлеше

  Һөнәрләр күп: кем булсаң да

                 Игенчеме, эшчеме?

                 Тик онытма бер нәрсәне:

                 Хезмәт бизи кешене.

  Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, намуслы хезмәт кешесе булып калырга кирәк. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Ләкин шуны онытмаска кирәк: һөнәр сайлаганда кеше үз язмышын сайлый. Сайлаган һөнәре үзенә ошый һәм шатлык китерә торган булырга тиеш. Шуңа күрә киләчәк өчен һөнәр сайлаганда, һөнәрләр дөньясы, һөнәри белем бирү юллары турында файдалы мәгълүматларны белү зарури!

               

  1. Кулланылган әдәбият

Батарщев А.В. Психолого-педагогическое сопровождение выбора профессии учащейся молодежью [Текст]: практико-ориентированная монография».- Москва: Академия, 2011. 400 с. – (Библиотека школьного психолога).

Батарщев А.В. Учебно-профессиональная мотивация молодежи [Текст]: учеб. Пособие. – Москва: Академия, 2009.-129с – (Высшее образование).

Резапкина Г.В.. Секреты выбора профессии. — М.: Генезис, 2005.

  1. Кушымта

 Кушымта 1.

Балык Бистәсе муниципаль районы Биектау урта гомуми белем мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм студентларны 3 февральдә узачак “Һөнәрләр илендә” дигән  шоу-уенда катнашырга чакыра.

                                                                                             Башлана 17.00 сәг.

Адрес:

Биектау урта мәктәбе

Сафиуллина 1

Кушымта 2.

 Профориентация чарасы программасы:

Вакыты

Чараның этабы

Үткәрү урыны

16.30-

17.00

Кунакларны теркәү

Холл

17.00

Бәйрәмне ачу

Актовый зал

17.00-17.15

Слайд-шоу  “Мәктәп  фотоальбомы”

Актовый зал

17.15-17.30

"Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә" дип аталган сөйләшү

Актовый зал

17.30-17.50

Студентлар белән сөйләшү.

Актовый зал

17.50-18.30

"Акыл - тезген, белем - ат" дип исемләнгән шаян интеллектуаль уен.

Актовый зал

18.30-18.50

Конкурс “Син кайда булдың?”

Актовый зал

18.50

Конкурс нәтиҗәләре.

Актовый зал

Кушымта 3.

C:\Users\Гузалия\Desktop\IMG_20200205_135635.jpg

                        C:\Users\Гузалия\Desktop\IMG-20200205-WA0029.jpg

C:\Users\Гузалия\Desktop\IMG-20200205-WA0028.jpg   C:\Users\Гузалия\Desktop\IMG-20200205-WA0030.jpg

                        C:\Users\Гузалия\Desktop\IMG-20200205-WA0026.jpg

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Борын авазлары илендә

Борын авазлары илендә, 1 класс...

Әкиятләр илендә күңелле стартлар

Башлангыч сыйныфлар өчен уздырылган күңелле стартлар...

"Вакланмалар илендә"

Разработка урока для 6 класса...

Китаплар илендә

Уен-викторина...

Китаплар илендә

Уен-викторина...

Телдән журнал “ Математика илендә”

Телдэн журнал."Математика илендэ"...

Сценарий педагогической мастерской по профориентации старшеклассников "Будущий учитель растет в школе?!"

Данный материал поможет педагогам в подготовке и проведении профориентационных мероприятий...