Мәктәп музееның роле
материал по краеведению на тему

Бачкова Эльвира Васильевна

Мәктәп музееның роле турында мәгълүмат.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Мәктәп музееның роле15.03 КБ

Предварительный просмотр:

Укыту – тәрбия эшендә мәктәп музееның роле

Татар халкының гасырлар буена тупланып килгән мирасын, куцел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерү, аларның күңелендә милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү изге эш ул. Халкыбызның сәнгатен, көнкүрешен, тарихын өйрәнгәндә балаларда туган җиргә мәхәббәт, үткәннәргә хөрмәт хисләре уяна, буыннар арасында элемтә, бәйләнеш туа.

Безнең мәктәптә "Туган якны өйрәнү" музее эшли. Аңа 1992 уку елында нигез салынды.

Музейның төп максаты: татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына, тормыш-көнкүреш әйберләренә, аның мәдәниятенә караган документлар җыю;

музей предметлары аша укучыларны белемле, тәрбияле, әхлаклы шәхесләр итеп үстерү.

 Безнең музейда барлыгы 92 экспонат бар. Бу әйберләр бик озын юллар, күп куллар аша үтеп, музейда үзләренең урыннарын алдылар.

"Туган якны өйрәнү" музеенда һәрбер әйбер бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки нәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана. Безнең музей балаларда гына түгел, өлкән яшьтәге кешеләрдә дә зур кызыксыну уята. Балалар өчен мондагы экспонатлар яңа әйбер булса, олылар өчен якты хатирәләр... Алар тәэсирләнеп, балачакларына, яшьлекләренә кире кайткан кебек хис итүләрен сөйлиләр.

Элек-электән оста куллы хатын-кызларыбыз мавыктыргыч кул эшләренә бөтен тырышлыкларын куеп зәвык белән милли киемнәр теккәннәр. Кышкы озын төннәрдә кызлар, яшь киленнәр аулак өйләрдә кич утырып йон эрләгәннәр, оекбаш-бияләй бәйләгәннәр. Өрсәң очып китәрдәй мамык шәлләр бәйләргә дә оста булганнар. Өйне бизәү өчен төрле бизәкләр төшереп ефәк җепләр белән ашъяулыклар, сөлге-тастымаллар, намазлык, аяк чолгаулары чиккәннәр.

Безнең музейда да борынгы татар хатын-кызларының һәм ир-егетләренең киемнәре бар. Шулар белән беррәттән чигелгән калфак, кәләпүш, милли бизәкләр төшерелгән читек, чүәкләр урын алган. Чигелгән, тукылган сөлге-тастымаллар, ашъяулыклар күз явын алып торалар. Сабантуйлары, никах туйлары һәм башка милли бәйрәмнәр хатын-кызларыбызның күңел җылысын, күз нурын сеңдергән сөлгеләрдән башка узмаган. Буыннан-буынга күчә килгән бизәкләрнең мәгънәләре югалса да, аларның матурлыгы саклана. Бу сөлгеләр үзләренең күңелгә ятышлы матур төсләре белән безнең көнкүрешебезне бизәп торалар.

Музейда: самовар, ипи көрәге, кисәү агачы, күмер савыты, күмер кыскычы, комганнар, чуен, чүлмәк һәм башка табак-савытлар, үтүкләр кебек көнкүреш әйберләре урын алган.

Туку станогы элементлары, эш кораллары да кешеләрдә зур кызыксыну уята. Бигрәк тә башлангыч сыйныф балаларында сораулар күп, музей экспонатларын тотып карыйсылары килә. Үткәннәребез турында сөйләгәндә аларның күзләрендә очкыннар кабына. Димәк, безнең ата-бабаларыбыздан калган мирас буыннан буынга күчәр, югалмас.

"Туган якны өйрәнү" музеенда түбәндәге экспозицияләр эшли:

 татар халкының көнкүреш әйберләре;

 эш кораллары;

 милли киемнәр;

 сәнгатьле чигү, тегү Һ.б.

          Мәктәп укучылары, укытучылар, ата-аналар һәм башкалар безнең хөрмәтле кунакларыбыз. Музей үзенең эшен мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән тыгыз бәйләнештә алып бара.

Мәктәп музейлары тәрбия эшендә зур әһәмияткә ия. Анда тупланган экспонатлар, материаллар ярдәмендә укучыларны актив эшчәнлеккә юнәлтеп, аларның күңелендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисе уятырлык күп төрле чара үткәрергә була. Музейда лекция-әңгәмәләр, викториналар һәм фәнни - гамәли конференцияләр уздырыла. Халкыбызның бәйрәмнәрендә ("Сөмбелә", "Нәүрүз", "Сабантуй", "Каз өмәсе", "Аулак өй") үткәрелгән төрле-төрле уеннары тәрбия чарасы буларак зур әһәмияткә ия.

Укучыларыбыз район күләмендә оештырылган бәйгеләрдә бик теләп катнашалар. Моның дәлиле булып, 11т сыйныфы укучысы Хәлилов Хафизның район күләмендә узган "Татар егете-ил бөркете-2013" бәйгесендә катнашып, югары урын яулавы тора. Шулай ук 11 нче сыйныфы укучысы Хәкимова Альбина Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференциядә "Юмор - Фаил Шәфигуллин иҗатында иң югары нокта" дигән темага үзенең эзләнү эшен яклады. Ә Сәгыева Айгөл мәшһүр галим - мәгърифәтче   Ризаэтдин    Фәхретдин    иҗаты    буенча "Гаилә җәмгыятьнең тоткасы" дигән иншалар бәйгесендә 2 урын яулады.

 Музей предметлары җансыз әйбер генә булып калмый, татар халкының милли бәйрәмнәрендә экспонатлар балаларга гына түгел, авып халкына да күрсәтелә. Киләчәктә ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйча, музей эшен тагын да киңәйтергә, аның фондын баетырга уйлыйбыз. Халык тормышын, көнкүрешен тирәнрәк өйрәнү максатыннан түбәндәге темалар буенча эзләнү-тикшерү эшләре алып барыла:

- Әби-бабаларыбызның тамырлары, үткәннәре.

- Борынгы кешеләр ничек дәваланганнар?

- Крестьян өе, җир эшкәртү, мал-туар асрау һ.б. һөнәрләр.  

- Идел буе халыкларының кием – салымнары.

Музейның матди – техник базасын булдыру өстендә эшлибез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роль музеев в системе гражданско-патриотического воспитания

Статья посвящена работе в музее имени Героя Российской Федерации Г.П.Лячина, капитана погибшего в 2000 году атомного крейсера "Курск". В центре внимания автора вопросы музейной педагогики, позволяющей...

Роль школьных музеев в системе гражданско-патриотического воспитания

Статья посвящена работе в музее имени Героя Российской Федерации Г.П.Лячина, капитана погибшего в 2000 году атомного крейсера "Курск". В центре внимания автора вопросы музейной педагогики, позволяющей...

Выступление учителя истории Фролочкиной Р.Л. на Межрегиональной конференции,посвященной 110-ой годовщине со дня рождения дважды Героя Советского Союза,маршала Советского Союза В.И.Чуйкова "Роль поискового отряда в пополнении школьного музея экспонатами"

Выступление на Межрегиональной конференции, посвященной 110 годовщине со дня рождения дважды Героя Советского Союза, маршала Советского Союза В.И.Чуйкова " Роль поискового отряда в пополнении школьног...

РОЛЬ ШКОЛЬНОГО КРАЕВЕДЧЕСКОГО МУЗЕЯ В ОБРАЗОВАТЕЛЬНОМ ПРОСТРАНСТВЕ ОУ

В статье представлен опыт работы по гражданско-патриотическому воспитанию ОУ средствами музейной педагогики....

«Роль школьного музея в развитии интереса школьников к изучению творческого наследия»

Информация о значении и направлениях деятельности школьного художественного музея по развитию интереса школьников к изучении творческого наследия....

Роль школьных музеев в изучении истории родного края

В данном материале дается краткое описание работы школьного музея....

Роль и место школьного Музея Боевой славы и Музея истории школы в патриотическом воспитании учащихся.

laquo;Защита Родины -есть защита и своегодостоинства»Н.РерихЭти слова значатся на одном из стендов школьного музея Боевой славы, в создание которого вложен труд педагогов, учеников и выпускнико...