Тау ягының танылган шәхесләре. Садыкова Зәйнәп.
творческая работа учащихся по краеведению (11 класс) на тему

Талипова Алия Гадил кызы

Тау ягының танылган шәхесләре.Садыкова Зәйнәп.Фэнни-эзләнү эше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tau_yagy.docx33.02 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЗЕЛЕНОДОЛ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ЗӨЯ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

Тау ягының танылган шәхесләре.

Садыкова Зәйнәп.

Эшне әзерләде: 11 нче сыйныф укучысы
Сатдретдинова Ә.

Җитәкче: I нче квалификацион катигорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Талипова А.Г.

Яшел Үзән, 2017

ЭЧТӘЛЕК

1. Кереш

Шырдан җиренең танылган шәхесләре

Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары

2.Төп өлеш

2.1. Хезмәте белән дан казанган

2.2.Төп өлеш буенча нәтиҗә.

2.3. Өйрәнелә торган проблемага бүгенге көн күзлегеннән караш

2.4. Өйрәнелә торган проблеманы практик яктан ныгыту

3.1. Эзләнү-тикшеренү методикасы.

Минем тикшеренүләрем

3.2.Эзләнү эшенең нәтиҗәләре

4. Йомгаклау.

Кеше язмышында-авылым тарихы

Файдаланылган әдәбият 


КЕРЕШ

1.Шырдан җиренең танылган шәхесләре.

Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылы – Тау ягының иң борынгы авылларыннан берсе. Мөслиминең “Тәварихе Болгария” китабында авылыбыз күп белемле затлар биргән төбәк дип искә алына. Курсавиның танылган шәкерте Әхмәт ибне Сәгыйть әл-Шырдани Казанның 10нчы мәхәлләсенең имам-хатибы булган. Бертуган Габделсаттар һәм Габделграфф Әл-Шырданилар Казанның 5нче мәчетендә имам-хатиб булып торганнар. 1814 ела күренекле шәригать белгече Габделсаттар –Бохара әмире Мирхәйдәрнең якын киңәшчесе булган.Авылыбыз әле тагын бик күп белемле кешеләр,дин әһелләрен биргән. Алар Бохарада, Стамбулда белем алганнар. Гомерләрен халкыбызга хезмәт итүгә багышлаганнар. Якташыбыз К.Насыйри – татар халкының олы хөрмәткә лаек күренекле улы.Ризаэтдин Фәхретдиннең нәсел җепләре дә Шырдан җиренән бәйле. Танылган Казаковлар нәселенең дәвамчылары да Олы Шырдан авылында яшәп, бабаларының эшен дәвам итәләр.

Туган авылымнан күп кенә кызыклы кешеләр чыккан.Совет хөкүмәте чорында яшәп, Шырданда гына түгел,бөтен Тау ягына танылган Садыкова Зәйнәп Садыйк кызы турында халык телендә бик күп сүзләр йөри. Шуннан чыгып без аның тормышын өйрәнүне үзебезгә максат итеп куйдык һәм эзләнү эшебезне шуңа багышладык.

2.Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары

Тикшерү эшенең темасы: “Хезмәте белән данлы”.( Социалистик Хезмәт Герое, ике тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнгән авылдашыбыз Зәйнәп Садыйк кызы Сайдыкованың тормыш юлын өйрәнү)

Теманың актуальлеге: Туган авылымнан чыккан кызыклы шәхесләрнең тормышын өйрәнеп авыл тарихын торгызуда, тарихи материалларны баетуда файдалану.

Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша Социалистик Хезмәт Герое, ике тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнгән авылдашыбыз Зәйнәп Садыйк кызы Сайдыкованың тормыш юлын өйрәнү, материаллар җыю, нәтиҗә чыгару.

Тикшерү объекты: Садыйкова Зәйнәп Садыйк кызының тормыш юлы.

Тикшерү методлары: эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.

Алымнар: газета мәкаләләре, әдәбият белән танышу, китапханәдә эшләргә өйрәнү; районыбыз, авылыбызның өлкән кешеләреннән,туганнарыннан Зәйнәп Садыйкова турында истәлекләрен сөйләтү, язмаларны редакцияләү; истәлек материалларны фотога төшерү. 


ТӨП ӨЛЕШ

1.1. Хезмәте белән дан казанган

Борынгы Рим Тарихчысы Тацит болай дигән: «Абруйлы ата-бабаларыбызны, җитәкчеләребезне һич онытырга ярамый, аларны гел искә алып торырга кирәк, акыллы эшләре үрнәген алдагы кешеләренә җиткерергә кирәк». Бу акыллы сүзләр миңа да нык тәэсир итте. Дөрестән дә, халкыбызның сугыш кырларында чиксез батырлыклар күрсәткән, фидәкарь хезмәтләре белән дан казанган уллыры-кызлыры бик күп. Андыйларны һәрвакыт мактаганнар, алар белән горурланганнар, алар хөкүмәтебезнең олы бүләкләренә лаек булганнар. Мин бүгенге чыгышымда сезне шундый кешеләнең берсе белән таныштырырга телим. Ул – Социалистик Хезмәт Герое, ике тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнгән авылдашыбыз Зәйнәп Садыйк кызы Сайдыкова.

Юл башы.

Зәйнәп Садыйк кызы Сайдыкова 1921 елны Олы Шырдан авылында дөньяга килә. Унбер яшьтән колхоз эшендә ныгай. Уналты яшеннән авыл Советы сәркатибе булып эшләгән кызда җаваплылык, төгәллек кебек сыйфатлар иртә тәрбияләнә. Шуңа да сугышның беренче көннәрендә авылдашлары аны колхоз рәисе итеп сайлап куялар. Бик авыр елларга туры 20 яшьлек рәснең чыныгуы. Кемнеңдер мәкерле әләк буенча төрмәдә дә утырып чыгарга туры килә аңа. Сугыш чорының кырыс законнары буенча, Зәйнәп апаны 10 елга хөкем итәләр. Хаксызга рәнҗетәләр кыз баланы.

"Языз дошман, кара, гел хаксызга

Илтеп тыктың мине зиндан кочагына!" - дигəн юлларны укарга була аның туганнарына язган хатында.

Төрмәгә утыртылган Зәйнәп – үзе милиционер!

Шулай да ул югалып калмый, төрле инстанциялəргə яза-яза үзенең гаепсез булуын тануларына ирешə. Төрмəдəн чыгуга, ул туган йортына да сугылмый, туры Алабугага китə. Һəм туган авылана милиция курсанты формасы кигəч кенə кайтып, Шырданлыларны таң калдыра.

Укуын тамамлагач Садыйкова Зәйнәпне Норлат районына оперуполномоченный итеп билгелиләр. Халык арасында абруйлы кешегә әйләнеп бик тиз таныла ул. Гаделсезлеккә каршы чын-чынлап көрәшүен беренче көннәреннән үк чамалыйлар Норлатлылар. Кыю һәм белеп эш итә Зәйнәп кануннар сагында. Норлат идарәсендә хезмәт итеп, «Кыюлык өчен» медаленә лаек була, капитан дәрәҗәсенә күтәрелә. Дәүләт бүләкләре дә тынгысыз тәртип саклаучыны батырлыкларга дәртләндергәндер, мөгаен.

Зəйнəп Садыйкованың даны киң тарала. Ирлəрчə чалбар киеп, атка атланып йөргəн бу яшь хатынны Норлат белəн чиктəш районнарда да таный башлыйлар.

Батыр йөрəкле рәис.

Атаклы милиционер Садыкованы "30 меңчелəр хəрəкəте" дигəн кузгалыш 1955 елда "Вахитов" исемендəге колхозга китерə. Айдар, Əрə, Күгеш авылларын берлəштергəн əлеге козозга рəис итеп куялар Зəйнəпне. Дөрес сайлана рəис. Батыр йөрəкле хатын бу эштə дə, бик күп гайрəтле ирлəрне артта калдырып, бөтен Татарстанга таныла.

«Вахитов» республикада алдынгылар рәтенә күтәрклә. Яшелчә басуларында гектарыннан 212 центнер помидор, 284 центнер кишер, 268 центнер чөгендер, 719 центнер кәбестә, 8,3 центнер яшел борчак җыеп, клохоз рекорд куя. Кара энең үзәгенә җигелеп, булсын дип чапкан Зәйнәп социолистик ярышта кабат-кабат җиңүләр яулый.

1960 елда аңа Ленин ордены, 1966 елда икенче Ленин ордены һəм Социолистик Хезмет Герое исеме бирелə.

Хезмәт Батыры-ул еллардагы гаять киң илнең иң мактаулы, иң мактаулы, иң дәрәҗәле исемле. Шулай итеп, Олы Шырданның Садыйк кызы 45 яшендә дан-шөһрәтнең иң югарысын яулый. Зәйнәп исеме бөтен илгә тарала. Газетан-журнал битләрендә- аның фоторәсеме, радиода- аның тавышы…

1.2.Төп өлеш буенча нәтиҗәләр:

Татар халкының гади бер кызы!

  • Мин-татар халкының гади бер кызы! - дип башлый торган була ул үзенең чыгышларын.

Һəм дөрестəн дə, гап-гади бер авыл кызы үзенең бар гомерен гап-гади итеп иленə, халкына хезмəт итүгə багышлый. Сугыш кырында да түгел, космоска да очмый ул, ниндидер зур ачыш та ясамый. Тырыш, фидакарь хезмəте белəн горурланам мин. Аның тырышлыгы замандашларыма үрнəк булырлык. Бүген без телевизор экраннарыннан күбрəк көн дə булган төрле күңелсез вакыйгаларны, бик күп явызлыклар кылган (ж с звостиком)жинəятьчелəрне күрəбез. Тик, минемчə, шул кыйммəтле эфир вакытында күбрəк халкыбызның тырыш уллары һəм кызлары турында сөйлəнсә, аларның тырыш хезмəте пропагандаланса тормышыбыз язшы якка үзгəрер иде.

1.3. Өйрәнелә торган проблемага бүгенге көн күзлегеннән караш.

Халкыбызда элек-электән гаделлек,тырышлык макталган. Якташым Зәйнәп Садыйкова бу сыйфалар ярдәмендә заманында нинди мактаулы исемнәргә лаек булган. Ләкин шул заманга хас кырыслык, кайвакытта, хәтта явызлыкны бөтен кеше дә кичерә алмаган. Әйе, якташыбыз, кызыклы, ләкин икеле мөнәсәбәт тудырган шәхес. Шулай да,безнеңчә, туган ягыбызның совет чоры тарихында телгә алынырга тиешле шәхес ул.

Бүгенге көдә эшсезлектән тилмереп,үз-үзен таба алмыйча, начар төркемнәргә эләгүче яшьләр күп. Күбебез тормыштагы беренче кыенлыктан ук сыгылып төшә,упкынга тәгәри. Ә Олы Шырдан кызы Зәйнәп сыгылмый, теләсә нинди авырлыкны “егетләрчә” җиңеп чыга. Аның тормышы, көчле рухлы булуы бүгенге яшьләргә үрнәк.

1.4.Өйрәнелә торган теманы практик яктан ныгыту.

Бүгенге көндә Олы Шырдан авылында һәм Яшел Үзән шәһәрендә Садыкова Зәйнәп апаның варислары яши. Алар анын туганан туган оныклары Әхмәтов Гомәр һәм Әхмәтов Җәүдәт абыйлар. Зәйнәп апның архивы Ңәүдәт абыларда саклана. Алар апаларын зур ихтирам белән искә алалар. Авылдашыбыз Хасанова Роза апа әбисеннән,әнисеннән авылыбыз тарихына караган күп кенә истәлекләрне язып калган. Анда Садыйкова Зәйнәп апа турында да истәлекләр бар. Милиционер Зәйнәп бик кырыс, кайчакта явыз да булган дип искә ала Роза апа.”Күрәсен ул авылдашларына үпкә саклагандыр,шуның үчен алгандыр”,- дип аңлатма бирә Роза апа. Ничек кенә булмасын, Олы Шырдан авылында Зәйнәп апаны хәтерлиләр.Кемдер хөрмәтләп,кемдер үпкәләп тә искә ала.

2.1. Эзләнү-тикшеренү методикасы.

Эзләнү-тикшеренү эшем барышында мин сораштыру үткәрдем, Зәйнәп апаның варислары Әхмәтов Җәүдәт абыйның гаилә архивындагы материаллар белән таныштым, газета –җурналлардагы магълүмат белән, китапханәдә эшләргә өйрәндем; авылыбызның өлкән кешеләреннән истәлекләр сөйләттем, язмаларны редакцияләдем; истәлекләрне фотога төшердем. Укучылар, яшьләр, урта яшьтәгеләр һәм өлкәннәр белән сөйләштем.

2.2. Эзләнү эшенең нәтиҗәләре

Туган авылым Олы Шырданнан шулкадәр кызыклы шәхесләрнең чыгуын күпләр белмәгәндер дә. Шушы эзләнү эшем белән мин авылым тарихын өйрәнүгә үз өлешемне кертергә тырыштым. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, аерым кешеләр тормышы авыллар тарихына,авыллар,шәһәрләр тарихы туган ил тарихына барып тоташа. Авылым тарихы бүген аксакаллар,әби-бабайлар күңелендә,гаилә архивындагы материалларда саклана.Әби-бабайларны тынлый, кадерле ядкарьләрне саклый белергә кирәк.

4. Йомгак

Безнең өйрәнүләрдән, тикшеренүләрдән күренгәнчә, җирлегебездән бик күп кызыклы шәхесләр чыккан. Садыйкова Зәйнәп Садыйк кызы ихтибарга лаек шәхес. Алга таба да үз авылымның тарихын өйрәнүне дәвам итәрмен дип уйлыйм, чөнки бу - бик кызык, мавыктыргыч һәм шул ук вакытта файдалы шөгыль. Ә туган якның танылган кешеләре белән танышып, без үзебезнең тамырларыбызны беләбез.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ;

1. «Совет Татарстаны» газетасы, 159 ел, май, №112
2. «Яшел Үзән» газетасы, 1997 ел, июль, №81, «Герой якташыбыз»
3. И.Салахҗан «Җир төтрәвенә тиң дәһшәт», Школа, Казан, 2007 ел.
4.
http://ru.wikipedia.org/wiki
5.
 Җәүдәт Әхмәтовның гаилә архивындагы истәлекләрдән


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Фоат Садриев - танылган каләм иясе" исемле презентация

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу өчен өстәмә чыганак буларак кулланыл ала....

Тау ягының танылган шәхесләре.

Атаклы Казаковлар нәселе. Фәнни эш....

Р.Фәхретдинов-танылган мәгърифәтче,галим,тарихчы,җәмәгать эшлеклесе

9 нчы сыйныф татар төркемендә куллану өчен дәрес эшкәртмәсе...

Р.Фәхретдинов-танылган мәгърифәтче,галим,тарихчы,җәмәгать эшлеклесе

Р.Фәхретдинов-танылган мәгърифәтче,галим,тарихчы,җәмәгать эшлеклесе (дәрескә презентация)...