Тау ягының танылган шәхесләре.
творческая работа учащихся по краеведению (11 класс) на тему

Талипова Алия Гадил кызы

Атаклы Казаковлар нәселе. Фәнни эш.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kazakovlar.docx23.16 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЗЕЛЕНОДОЛ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ЗӨЯ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

Тау ягының танылган шәхесләре.

Атаклы Казаковлар нәселе.

Эшне әзерләде: 11 нче сыйныф укучысы
Садретдинова Ә.

Җитәкче: I нче квалификацион катигорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Талипова А.Г.

Яшел Үзән, 2016

Эчтәлек

1.  Кереш

Шырдан җиренең танылган шәхесләре…………………………………………

Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары.......................................      

2.Төп өлеш.

2.1. Ни өчен Казаков?……………………………………………

2.2. 1.2.Олы Шырданда Казаковлар нәселенең дәвамчылары.

2.3.Төп өлеш буенча нәтиҗә. ……………………………………………………..

2.4. Өйрәнелә торган проблемага бүгенге көн күзлегеннән караш........................................................................ …………………………

2.5.   Өйрәнелә торган проблеманы практик яктан ныгыту………..

3. Эзләнү-тикшеренү методикасы .

3.1.Минем тикшеренүләрем ................................................................................

3.2.Эзләнү эшенең нәтиҗәләре…………………………………………………..

     4. Йомгаклау.

Кешеләр язмышында-авылым тарихы......................................................................

 Файдаланылган әдәбият.......................................................................................  

Кереш өлеш.

1.Шырдан җиренең танылган шәхесләре.

  Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылы-Тау ягының иң борынгы авылларыннан берсе. Мөслиминең “Тәварихе Болгария” китабында авылыбыз күп белемле затлар биргән төбәк дип искә алына. Курсавиның танылган шәкерте Әхмәт ибне Сәгыйть  әл-Шырдани Казанның 10нчы мәхәлләсенең имам-хатибы булган. Бертуган Габделсаттар һәм Габделграфф Әл-Шырданилар Казанның 5нче мәчетендә имам-хатиб булып торганнар. 1814 ела күренекле шәригать белгече Габделсаттар –Бохара әмире Мирхәйдәрнең якын киңәшчесе булган.Авылыбыз әле тагын бик күп белемле кешеләр,дин әһелләрен биргән. Алар Бохарада , Ыстамбулда белем алганнар . Гомерләрен халкыбызга хезмәт итүгә багышлаганнар. Якташыбыз К.Насыйри-татар халкының  олы хөрмәткә лаек күренекле улы.Ризаэтдин Фәхретдиннең нәсел җепләре дә Шырдан җиренән бәйле. Танылган Казаковлар нәселенең дәвамчылары да Олы Шырдан авылында яшәп, бабаларының эшен дәвам итәләр.

Туган авылымнан күп кенә кызыклы кешеләр чыккан. Шырданга бәйле танылган шәхесләрнең берсе, данлыклы морза нәселеннән чыккан – Мөхәммәтҗан Казаков. Без Казаковлар нәселенең тарихын өйрәнүне үзебезгә максат итеп куйдык һәм эзләнү эшебезне шуңа багышладык.

Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары  

Тикшерү эшенең  темасы:  Шырдан җиренең танылган шәхесләре. МӨХӘММӘТҖАН ҺӘМ МӨХӘММӘТШАКИР  КАЗАКОВЛАР.

 Теманың актуальлеге: Туган авылымнан чыккан кызыклы шәхесләрнең тормышын  өйрәнеп  авыл тарихын торгызуда, тарихи   материалларны баетуда файдалану.

 Эшнең максаты: Шырданга бәйле танылган шәхесләрнең берсе, данлыклы морза нәселеннән чыккан – Мөхәммәтҗан Казаковлар  нәселенең тарихын өйрәнү,  материаллар  җыю,  нәтиҗә чыгару.

Тикшерү объекты:  МӨХӘММӘТҖАН ҺӘМ МӨХӘММӘТШАКИР  КАЗАКОВЛАР.

 Тикшерү методлары: эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.

 Алымнар: газета мәкаләләре, әдәбият белән танышу,  китапханәдә эшләргә өйрәнү;  районыбыз, авылыбызның  өлкән кешеләреннән,нәсел дәвамчыларыннан Казаковлар турында белгәннәрен сөйләтү,  язмаларны редакцияләү; истәлек материалларны фотога төшерү. 

2. Төп өлеш.

2.1. Шырданга бәйле танылган шәхесләрнең тагын берсенә  тукталып китәргә телибез . Ул-Тау ягының данлыклы морза нәселеннән чыккан – Мөхәммәтҗан Казаков.

Ни өчен Казаков?

    Ни өчен Мөхәммәтҗан , ни өчен Казаков , диярсез. Авылдашыбыз , Назир морза нәселенең дәвамчысы , Казаковлар нәселенең тарихын тирәнтен өйрәнгән кеше Илгиз ага Касыймов моңа түбәндәге аңлатма бирә. 19 гасырның икенче яртысында , Кавказ сугышында рус армиясе сугыш атларына котлык кичерә. Һәм менә нәкъ Мөхәммәтҗан , Әстерхан казакларыннан сатып алынган, 100 баш нәселле атны патша гаскәренә тапшыра. Патша , рәхмәт йөзеннән , Мөхәммәтҗанны рус фамилиясе белән бүләкли. Мөхәммәтҗан үз нәселендә беренчеләрдән Казаков фамилиясен йөртә башлый. Мөхәммәтшакирның (Мөхәммәтҗан улы) оныгы Сәлмән Гобәйдуллин фикеренчә, Казаков фамилияе “качак” сүзеннән киткән. Чөнки Мөхәммәтҗан Казанга , сәүдә эшләре белән шөгелләнү өчен, туган авылыннан , атасы Нәзирдән качып киткән була.

Ничек кенә булмасын, Мөхәммәтҗан Казаков Казанда 1нче гильдияле сәүдәгәр булып җитешә. Казанда , Әстерханда зур кибетләр тота.Сәүдә эшләре белән Кытайга кадәр барып чыга. Бай сәүдәгәр мал-мөлкәтен изге эшләргә дә файдалана белә. 19 гасыр ахырында Казанда үз акчасына мәчет төзетергә уйлый.Шиһабеддин Мәрҗәни киңәше белән мәчетнең урыны да билгеләнә. Үзенең “Мөстафадел-әхбар фи әхвәли Казан вә Болгария”әсәрендә Шиһабеддин Мәрҗәни бу мәчетне “12нче” мәчет, ә тәзүчесен “Түбән Шырдан авылыннан чыккан бай сәүдәгәр  “ дип атап китә. 1875елда төзелгән Казаков мәчете 100елдан соң җимереә.Әтисенең хезмәтен улы Мөхәммәтшакир дәвам итә.

         Мөхәммәтшакир Казаков туган авылы Түбән Шырданда да мәчет төзетә. Мәчет янындагы мәдрәсәдә балаларга дини белем бирүне оештыра. Шул вакытта ул авылдагы туганнарының ятим калган кызлары Фатыйманы асрамага ала. Фатыйма әбинеңкызы Сафина Иркә апа сөйләве буенча,14-15 яшьлек Фатыйма Казаковларда 5 ел яши. Йорт эшләрендә булыша.Агасы аны “Русско-татарская школа”га укырга бирә. Кыз анда тырышып төрле һөнәрләргә өйрәнә, рус телен үзләштерә.

2.2.Олы Шырданда Казаковлар нәселенең дәвамчылары.

Алда әйтелгәнчә, Олы Шырдан авылында Октябрь революциясенә кадәр үк белем бирү оештырылган була, ләкин ул дини укуга нигезләнгән. 1918 елда авылда җәдитчә (гарәп графикасы нигезендә) уку кертелә. Җәдитчә укуны Галиулла Нигматулла улы Касыймов һәм аның хатыны Фатыйма башлап җибәрәләр. Шулай итеп, ятимә кыз Фатыйма , агасы Мөхәммәтшакир Казаков ярдәме белән ,  мөгаллим була. Һәм 20гасыр буе Олы Шырданда Фатыйма апаның балалары әти-әниләренең изге хезмәтләрен дәвам итәләр. Кызлары Сафина Иркә апа , Касыймова Роза апа озак еллар балаларга  хәреф таныта, башлангыч сыйныф укытучылары булып эшлиләр. Уллары , Бөек Ватан сугышы ветераннары, Нигматуллин Зәки ага мәктәптә физика , математика фәннәрен укыта. 1963 елда Олы Шырданда яңа мәктәп ачу өчен янып-көеп йөри. Әлеге мәктәпнең беренче директоры да була. Кече улы Булат та укытучы һәнәрен сайлый.Тагын бер уллары (шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны) Касыймов Илгиз абый гомерен табиблык эшенә багышлый.Татарстанның атказанган табибы дигән мактаулы исемгә лаек була. Һәм гомере буена туган төбәгенең , авылының ,Казаковлар белән тыгыз бәйләнгән нәселенең тирән тарихы белән кызыксына.

Тагын бер кызыклы факт , тарих шаяруы дисәң дә була. 1924 елда Олы Шырданда Казаков төзеткән мәчетенең манарасы төшерелә, эчендә кибет ясыйлар . Ә 70 ел үткәч , 1991 елда , Фатыйма апаның кияве (Сафина Иркә апаның ире)Сафин Мәгүсүм абый тырышлыгы белән авылыбызда яңа мәчет торгызыла.

2.3.Төп өлеш  буенча нәтиҗәләр:

        Шулай итеп Казаковлар нәселенең эзләре Түбән Шырданда бүгенге көндә дә саклана . Без әлеге танылган авылдашларыбыз белән чиксез горурланабыз. Казаковлар нәселе тарихы татар халкының бик күп танылган шәхесләре тарихына бәйле булуын дә беләбез. Моңа мисал итеп, Мөхәммәтҗан Казаковның хатыны Бәдыйгиҗамал аркылы атаклы Юсуповлар нәселе белән бәйләнешен әйтергә була.Оныклары Зөләйханың –Абдулла Апанаев белән , Бибирабиганың – профессор Газиз Гобәйдуллин бедән никахлашуын беләбез .Атакы революционер Мулланур Вахитовның әнисе-Өммегөлсем Казакова.Мостафа Казаковның оныгы Мәрьям гражданнар сугышы герое генерал-лейтинант Якуб Чанышевның хатыны. Казаковлар нәсел агачының тамырлары тирән булган кебек, ботаклары да бик югары сузылган. Киләчәктә без эзләнүләребезне шул юнәлештә дәвам итәргә уйлыйбыз.

  2.4. Өйрәнелә торган проблемага бүгенге көн күзлегеннән караш.. 

Тарих күпмедер мәгънәсендә халыкның изге китабы:  ата-бабаларның мирасы һәм киләчәккә сабак. Үзеңнең туган төбәгеңне, үзеңә кагылышлы тарихны белү бик мөһим. Халкыбызны белемле итү юлында күп тырышлыклар куйган якташларыбызны барлау, аларны яшь буынга үрнәк-өлге итеп кую безнең-якташларының изге бурычы.

   

2.5.Өйрәнелә торган теманы практик яктан ныгыту.

    Бүгенге көндә Олы Шырдан авылында Казаковларның варислары яши. Алар  Сафина Иркә апа, гомерен балалар укытуга багышлаган, хөрмәтле мөгаллим.Аның улы  Ирек абый  Сафин 1979  елда КДУның тарих-филология  факультетын тәмамлый.  Бүгенге көндә ул Яшел Үзән машина  төзү заводы  кадрлар бүлегенең  әйдәп баручы  инженеры вазифасын башкара.  Ә иң мөһиме,ул безгә үзенең “Сукбай” повесте, “Солдат кителе”, “Мәңгелек йорт”  хикәяләре, “Туган авылым”, “Мулла Иле – газиз почмагым”, “Хыял диңгезендә  ялгыз  көймә”  поэмалары һәм күп шигырьләр авторы буларак таныш.  Мөхәммәтҗан Казаковның нәселен һәм эшен дәвам итүче. Ул  бүгенге көндә Тау ягы авыллары, Олы Шырдан тарихын кызыксынып  өйрәнүчеләрнең берсе.

      Авылдашыбыз Хасанова Роза апа әбисеннән,әнисеннән авылыбыз тарихына караган күп кенә истәлекләрне язып калган.Авыл халкы атаклы якташларыбыз турында истәлекләрне туплый, кадерләп җыеп, киләчәк буыннарга тапшыра бара.

3. Эзләнү-тикшеренү методикасы .

3.1.Минем тикшеренүләрем.

   Эзләнү-тикшеренү эшем барышында мин сораштыру үткәрдем, Сафина Иркә апаның гаилә архивындагы материаллар белән таныштым, газета –җурналлардагы магълүмат белән, китапханәдә эшләргә өйрәндем; авылыбызның  өлкән кешеләреннән истәлекләр сөйләттем,  язмаларны редакцияләдем; истәлекләрне   фотога төшердем. Авыл картлары, абый-апалар,дәү әнием  белән сөйләштем.

3.2. Эзләнү эшенең нәтиҗәләре

Туган авылым Олы Шырданнан шулкадәр кызыклы шәхесләрнең чыгуын күпләр белмәгәндер дә . Шушы эзләнү эшем белән мин авылым тарихын өйрәнүгә үз өлешемне кертергә тырыштым. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, аерым кешеләр тормышы авыллар тарихына,авыллар,шәһәрләр тарихы туган ил тарихына барып тоташа.  Авылым тарихы бүген аксакаллар,әби-бабайлар күңелендә,гаилә архивындагы материалларда саклана.Әби-бабайларны тынлый , кадерле ядкарьләрне саклый белергә кирәк.

4. Йомгаклау.

   Безнең өйрәнүләрдән, тикшеренүләрдән күренгәнчә, җирлегебездән бик күп кызыклы шәхесләр чыккан. Тау ягының данлыклы морза нәселеннән чыккан  якташым Мөхәммәтҗан Казаков ихтибарга лаек шәхес. Алга таба да үз авылымның тарихын өйрәнүне дәвам итәрмен дип уйлыйм, чөнки бу - бик кызык, мавыктыргыч  һәм шул ук вакытта файдалы  шөгыль. Ә туган якның танылган кешеләре белән танышып, без үзебезнең тамырларыбызны  беләбез.

Кулланылган әдәбият исемлеге


1. Смирнов А.П. Волжские булгары.- М.,1951.

2.  Асадуллин А. Каюм Насыйри. ( Тууына 140 ел тулу  уңае белән). «Совет мәктәбе», 1965, № 2, 15-16 бит.

3. Гайнуллин М. Атаклы галим  һәм язучы  Каюм Насыйри. «Совет әдәбияты», 1944, № 1 70-78 бит, № 2/3, 87-93 бит.

4.  Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр (2 басмасы). Таткнигоиздат. Матур әдәбият редакциясе, 1956 ел.

5.  Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр (икенче том). Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1975 ел.
6. Шиһабетдин Мәрҗани. Мөстәфадель- әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. - Казан, 1989.

7. “Казан утлары” журналы 1987 ел,№4

8. «Р.Фәхреддиннең иҗаты һәм тормыш юлы» дип аталган электрон басма.

9.  Фәхретдинов Р. Татар тарихы.-Казан,1999.

10. Шиһабетдин Мәрҗани. Мөстәфадель- әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. - Казан, 1989.
11.  Алишев С.Х. "Казан ханлыгы чорындагы татарча чыганаклар" ки, Казан,  2002

12. Татарстан Республикасы электрон газетасы

13.Ф.С.Сәлимҗанова.Татарстан республикасының Тау ягы: региональ антропонимика 2009 ел.

14. http://www.yashel-uzan.ru


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күренекле шәхесләребез белән очрашу

Дилә Булгакова, Вәкил Мурзин, Радик Динәхмәтов белән очрашу кичәсе өчен әзерләнгән сценарий һәм презентация....

"Фоат Садриев - танылган каләм иясе" исемле презентация

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу өчен өстәмә чыганак буларак кулланыл ала....

Горурланырлык шәхесләребез бар!

Туган як, туган туфрак... Һәркемгә дә кадерле алар. Туган як гомер-гомергә кешеләр өчен яшәү көче һәм дәрт бирүче чыганак булып торган....

Туган ягым шәхесләренең эзләре буйлап

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

Тау ягының танылган шәхесләре. Садыкова Зәйнәп.

Тау ягының танылган шәхесләре.Садыкова Зәйнәп.Фэнни-эзләнү эше....

Р.Фәхретдинов-танылган мәгърифәтче,галим,тарихчы,җәмәгать эшлеклесе

9 нчы сыйныф татар төркемендә куллану өчен дәрес эшкәртмәсе...

Р.Фәхретдинов-танылган мәгърифәтче,галим,тарихчы,җәмәгать эшлеклесе

Р.Фәхретдинов-танылган мәгърифәтче,галим,тарихчы,җәмәгать эшлеклесе (дәрескә презентация)...