Цикл внеклассных занятий по татарскому языку “Татарстан – мой край родной ” для учащихся старших классов школ для детей с ограниченными возможностями здоровья”. Ванюшева З. И., Казанцева Р. Р.
материал по краеведению (5, 6, 7, 8, 9 класс) на тему

Данный материал представлен    из опыта  использования его на внеклассных мероприятиях для детей  с ограниченными возможностями здоровья.

Разработанный методический материал является актуальным, так как  на  мероприятиях идёт знакомство  и изучение  родного края, формируется   активная гражданская  позиция  у детей с ограниченными возможностями здоровья, углубление их знаний, расширение кругозора, патриотизм и толерантность.  Используются инновационные  коррекционно-развивающих технологи, призванные повышать эффективность воспитания учащихся данной категории, что соответствует требованиям федерального государственного образовательного стандарта для детей с ОВЗ.

 Цикл  представляет собой 5 мероприятий, объединённых общей темой «Туган ягым – Татарстан», который проводится  в течении года с учащимися  8 класса,  направлен на реализацию патриотического, нравственного и эстетического воспитания подрастающего поколения.

 Все мероприятия сопровождаются презентациями, видеороликами, используются здоровьесберегающие технологии. Цикл характеризуется чёткой логичностью и взаимосвязанностью построения содержания.

Достоинством работы  является активное использование ИТК, интерактивной доски. Данный цикл стимулирует учащихся с ограниченными возможностями здоровья активизировать  познавательный интерес, проявить индивидуальные способности каждого воспитанника.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ГБОУ “Елабужская школа №7 для детей с ограниченными возможностями здоровья”

Международный конкурс-выставка «Вектор успеха – 2016 »: Лучшие разработки методических пособий и коррекционных занятий по специальной психологии и коррекционной педагогике  Номинация «Цикл занятий\уроков в структуре ФГОС» 24 мая 2016 г. Сертификат

Тема: “Цикл внеклассных занятий по татарскому языку  “Татарстан –  мой край родной ” для учащихся старших классов школ для детей с ограниченными возможностями здоровья”.

                                                                                                                      Учитель-дефектолог

Ванюшева З. И.

                                                                                                              Учитель-дефектолог

                                                                                                      Казанцева Р. Р.

                                                                       Елабуга, 2016 год.

Ванюшева З.И., Казанцева Р.Р. Цикл внеклассных занятий по татарскому языку  “Татарстан –  мой край родной” для учащихся старших классов школ для детей с ограниченными возможностями здоровья.

                                                                    Аннотация

          Авторы данной разработки представляют материал из опыта работы школы №7  для детей с ограниченными возможностями здоровья г. Елабуги РТ.

          Актуальность  заключается в том, что  мероприятия нацелены на  знакомство  и изучение  родного края, формированию   активной гражданской  позиции  учащихся, на углубление знаний, расширение кругозора, патриотизм и толерантность. Используются инновационные коррекционно-развивающие технологии, что соответствует требованиям ФГОС для детей с ОВЗ.

         Цикл  разработок представляет собой 5 мероприятий, объединённых общей темой «Татарстан – мой край родной», построен с учетом индивидуальных, возрастных, психологических особенностей обучающихся.

Коррекционно– развивающие  технологии, применяемые  в   методической разработке  содержат в себе сочетание инновационных  технологий   с  традиционными методами и формами обучения, что даёт новый эффект в совершенствовании учебного и воспитательного процесса, а следовательно, сама учебная деятельность учащихся, их знания приобретают новые качества.

          В современных условиях учащимся необходимо овладевать основами компьютерной грамотности, учиться работать в компьютерных программах, организовывать поиск нужной информации, необходимой для решения поставленной задачи из множества источников, работать с отобранной информацией, выделять главное, систематизировать и обобщать.  

Задания для самостоятельной работы подобраны творческие, проблемные.Обучающиеся, решая проблемные ситуации, раскрывали свои возможности и способности. При обработке информации  педагог  организовывает работу так, чтобы у учащихся развивался  механизм самостоятельного поиска, выбора и принятия решения.

Достоинством данной разработки является активное применение компьютерных технологий, индивидуализация  учебного процесса, активизация самостоятельной работы учащихся, развитие навыков самоконтроля и познавательной деятельности, особенно процессов  мышления.

Разработанные и апробированные нами мероприятия соответствуют возрастным познавательным особенностям учащихся, содержат оптимальный объём заданий, соответствуют программным требованиям, доступны большинству учащихся старшего   звена.  

            Данная методическая разработка  предназначена для  учителей татарского языка школ для детей с ограниченными возможностями здоровья.

ДБГБУ “Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен 7 нче Алабуга мәктәбе“

Тема: “Сәламәтлеге чикләнгәнбалалар мәктәпләренөлкән сыйныф укучылары өчен  татар теленнән “Татарстан – туган ягым”  темасына   сыйныфтан тыш чаралар циклы”.

                                                                                                                       Укытучы-дефектолог

 Ванюшева З. И.

                                                                                                                 Укытучы-дефектолог    

                                                                                                       Казанцева Р. Р.

                                                                      Алабуга, 2016 ел.

1 нче чара.Тема. Татарстан Республикасы символикалары.

Максат.

1. Татарстан Республикасы символикалары белән таныштыру: герб, флаг, гимн.

2. Сөйләм телен үстерү; Татарстан гимнын җырлау күнекмәләре булдыру.

3. Үз илеңә  һәм аның  символикасына  хөрмәт  тәрбияләү.

4. Символикалар турында белемнәрне ныгыту, хәтер һәм уйлау сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау.

Презентация, интерактив такта, РФ һәм  РТ гимнарының аудиоязмлары, интерактив тактада викторина сораулары.

Чараның уздырылу вакыты: дәресләрдән соң 30-40 минут.

План.

  1. Татарстан Республикасы символикасы.
  2. Гимның язылу тарихы.
  3. Гимны җырлау.
  4. Ял минуты.
  5. Викторина «Знаешь ли ты символику Татарстана?»
  6. Нәтиҗә.

Чара барышы.

Укытучы.  Укучылар, басыгыз. (РФ һәм  РТ гимнарының аудиоязмасын тыңлау).Утырыгыз.

            2-3 нче   слайдлар

Укытучы. Исәнмесез. Туган илебезнең  символикасын искә төшереп үтик.

Без  яшәгән ил ничек дип атала? (Россия).

Укытучы. Һәр  дәүләтнең символикасы бар. Аңа нәрсәләр керә? (Герб, флаг, гимн).

            4 нче  слайд

Укытучы.  Без яшәгән  республика  ничек  атала? (Татарстан).

5 нче  слайд

Укытучы. Барлык дәүләтләр кебек, республикабыз Татарстанның да үз символикалары бар .

        6 нчы  слайд

1 укучы.Татарстан Республикасының Дәүләт гербында  кызыл  кояш җирлегендәканатлыак барс төшерелгән. Барс байлыкны һәм халыкның көчен белдерә. Ул һәркемне  саклый ала. Барсның ян-ягында калкан. Аңа кашкарый рәсеме төшерелгән. Калкан иминлекне белдерә, ә чәчәк – озын гомер билгесе.

    Яшел боҗра эчендә алтын белән татар орнаменты чигелгән. Ул җиребезнең уңдырышлыгын  раслый.

                                                                       7 нче    слайд

     2 укучы. Татарстанның флагы өч өлештән тор. Һәр  төснең үз мәгънәсе бар. Яшел төс –  табигатебез матурлыгы  һәм яшьлек билгесе. Ак төс – намус,  тынычлык символы. Кызыл төс – көч, тормыш билгесе.

                                                                       8 нче   слайд

Укытучы.

    -Нәрсә ул гимн? (Тантаналы җыр).

    -Гимн кайчан уйнала? (Дәүләт флагын күтәргәндә, тантаналы бәйрәмнәрдә,бөтендөнья ярышларында безнең спортсменнар җиңгәндә).

Укытучы.Гимн уйнаганда кешеләр басалар. Шулай алар үзләренең илләренә хөрмәт белдерәләр.

Татарстан  гимнының язылу тарихын искә төшерик.

                       9  нчы  слайд

          3 укучы. Татарстанның дәүләт гимнының көе   1993 нче елның 14 нче июлендә  кабул ителә. Гимн татар композиторы Рөстәм Яхин  Рамазан Байтимеровның “Туган ягым” шигыре нигезендә языла.

10 нчы  слайд

4 укучы. Гимн өчен сүзләр җиңел генә язылмады. Күпмедер вакыт Татарстан гимны хәтта сүзләрсез дә яңгырады.

                                                                       11 нче   слайд

Укытучы. 2013 нче елның 21 февралендә Татарстан парламенты  депутатлары республиканың ике телдә язылган сүзле гимнын кабул итә. Татарстан гимнының сүзләрен татар шагыйре Гәрәй Рәхим Рамазан Байтимеров шигырен нигезгә алып татарча яза һәм бу текст Филипп Пираев тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителә.

                                                                      12-13 нче слайдлар

Укытучы. Басыгыз. (Татарстан республикасы гимнының аудиоязмасы яңгырый. Укучылар кушылып җырлыйлар.)

                                                Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,

                                                Халкым тели изге теләкләр!

Гомерлеккә якын туган булып

Яши бездә төрле милләтләр.

Күп гасырлар кичкән чал тарихлы

Данлы илем, үзең бер дастан!

Синдә генә безнең язмышыбыз,

Республикам минем, Татарстан!

Цвети, священная земля моя,

Да будет мирный твой небосвод!

Единый дом у нас, одна семья,

Живёт в согласии наш народ.

Богатый мудростью седых веков,

Надеждой, верою ты нам стал,

И пусть хранит тебя моя любовь,

Моя Республика, мой Татарстан!

Укытучы. Утырыгыз. Татарстан Республикасының символикасы белән таныштык. Әйдәгез, ял итеп алыйк.

Кояш елмая күктә (ишкәк ишү хәрәкәтләре ясау),

Иделләргә җитмәкче (ике кулны да алга сузу, сузылу),

Агымсуга каршы барып (аякларны аерып басып, як−якка чайкалу хәрәкәтләрк ясау),

Дулкыннарны җиңмәкче (аякларны тездән бөгеп, бер турайтып, дулкынга охшаш хәрәкәтләр ясау),

Кояш елмая күктә (кулларны югарыга күтәрү),

Су өсте җем−җем итә (кулларны алга сузган хәлдә, кул чукларын дүрт тапкыр әле аска, әле өскә әйләндерү),

Ишкәк ишү, суда йөзү (ишкәк ишү, йөзү хәрәкәтләре ясау),

Беләкне көчле итә (кулларны як−якка сузып, иҗек санынча терсәктән бөгү һәм кире сузу).

Укытучы. Кичәбезнең икенче өлеше. Тема буенча викторина “Знаешь  ли ты символику Татарстана?” (Интерактив тактада эш).

Вопросы викторины.

  1. Что относится к символике Татарстана? (Флаг, герб, гимн)
  2. Кто является автором Государственного флага Республики Татарстан? (Автором Государственного флага Республики Татарстан является народный художник  Республики Татарстан Тавиль Ганиатович Хазиахметов).
  3. Что обозначают  три цвета нашего флага?(Зелёный – зелень весны, возрождение,белый – цвет чистоты,красный – зрелость, энергия, сила, жизнь).
  4. Кто является автором государственного герба Республики Татарстан? (Автором Государственного герба Республики Татарстан является член Союза художников Татарстана Риф Загареевич Фахрутдинов).
  5.  Что за животное изображено на нашем гербе и что оно обозночает?(Животное на гербе Республики Татарстан – белый барс, который обозначает символ силы, величия, богатства и счастья, благородства и безопасности).
  6. Что ещё нарисовано на гербе Татарстана и что они обозначают?( На  боку  у  барса  круглый  щит,  на  котором  изображена  астра.  Щит  означает  защиту,  а  цветок – долгую  жизнь.  Внутри  зелёного  кольца  вышит  татарский  орнамент, символизирующий    красоту  и  плодородие  нашей  земли).
  7. Кто написал старый гимн Татарстана? (Рамазан Байтимеров).
  8. Когда был написан новый гимн Татарстана? (21 февраля 2013 года).
  9. Кто автор гимна?(Гәрәй Рәхим на основе стихотворения Рамазана Байтимерова написал новый текст гимна. На  русский язык текст перевёл  поэт Филипп  Пираев).

Укытучы. Укучылар, бүгенге чарабыз республикабызның символикасына багышланган иде. Сезнең чарада актив катнашып, викторина сорауларына дөрес җавап бирүегез белемнәрегезнең төпле һәм ныклы булуын күрсәтте.  

Россия һәм Татарстан гимнарының аудиоязмасының 1 куплеты яңгырый.

2 нче чара. Тема. Табигатьтә кунакта

Максат.

1. “Табигатьне саклау –  ул Ватанны саклау” төшенчәсен ачыклау.

2. Укучыларның сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру.

3. Табигатъкә карата сакчыл караш, соклану тәрбияләү, аның белән хозурланырга өйрәтү.

4. Табигатъ күренешләре турында сөйләү күнекмәләрен ныгыту.

Җиһазлау. Проектор, компьютер, интерактив такта, презентация.

Чараның уздырылу вакыты: дәресләрдән соң 30-40 минут.

План.

1. Табигать турында шигырьләр.

2. Сорауларга җавап.

3. Кроссврод.

4. Ял минуты.

5. Кышлаучы һәм күчмә кошлар.

6. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

7. “Табигатьне саклау” темасы буенча шигырьләр.

8. Нәтиҗә.

Чараның барышы.

1 нче слайд

  1. Кулга-кул тотынып  речёвка  әйтәләр:
  • Исәнме, кояш!(Кулларын өскә күтәрәләр.)
  • Исәнме, дөнья!(Кулларын як-якка сузалар.)
  • Исәнме, дустым! (Бер-берсенә карыйлар.)
  1. Шигырьләр сөйләү.

2 нче слайд

1 укучы.

Давайте будем беречь планету!

Во всей Вселенной красивей нету.

Во всей Вселенной совсем одна!

Что будет делать без нас она?

3 нче слайд

2 укучы.

Табигатьнең гүзәллеген
Саклый белергә кирәк!

4-5 нче слайдлар

3 укучы.Табигать ул– агачлар, үләннәр, кояш, су, кошлар, күк йөзе, болытлар, яңгыр, кеше.

6 нчы слайд

Укучылар бер-бер артлы укыйлар.

Лес -  это дом для зверей и птиц.

Лес дает нам грибы.

Там, где лес, всегда чистый воздух.

                                                           7  нче слайд

4 укучы.

Урманда бар да бар,

Бар анда агачлар, куаклар, үләннәр

Җәнлекләр һәм кошлар

Урманда да бар.

  1. Сорауларга җавап бир.

                                                                 8-12  нче слайдлар

  • Урманда нәрсәләр үсә?
  • Урманда нинди агачлар үсә?
  • Урманда нәрсәләр яши?
  • Нинди кошлар яши?
  • Нинди җәнлекләр яши?

                13  нче слайд

  1. Кроссворд чишү.

Алдагы минутларда кроссворд чишеп, безнең якларда кышлаучы кошларны  ачыкларбыз.

Ахырда вертикаль баганада бер кош исеме килеп чыгар. Ул нинди кош булыр икән?

ч

ы

п

ч

ы

к

к

ө

р

т

л

е

к

с

а

е

с

к

а

н

т

у

к

р

а

н

к

ү

г

ә

р

ч

е

н

я

б

а

л

а

к

Вертикаль шакмакларда бер кош исеме килеп чыкты. Шуны табып укыгыз әле.

                14  нче слайд

  1. Ял минуты.

Кыш көнендә урамга

Без чыгабыз уйнарга.

(Балалар йөри, туктыйлар.)

Суык булгач бияләйне

Тиз киябез кулларга.

(Кулларны сыпыралар.)

Сикерәбез, йөгерәбез,

Таудан выжылдап шуабыз.

(Сикерү, йөгерү, чаңгыда шуу.)

Карыйбыз өскә-аска,

Аннан уңга-сулга,

Карыйбыз аннан кулга.

(Күзләр өскә-аска, уңга-сулга карый.)

Суыктан туңган кулларны

Яңакларга куябыз.

Ә иртәгә укып чыккач,

(Китап укыган шикелле кулны куялар.)

Тагын шулай уйнарбыз.

  1. нче слайд
  1. Кышлаучы һәм күчмә кошлар турында сөйләшү.

Укытучы. Хәзер нинди ел фасылы? (Кыш)

Сүзлек өстендә эш.  Зимующие  птицы – кышлаучы кошлар.

Тукран – дятел, саескан – сорока,чыпчык – воробей, песнәк – синица, кара карга – ворона, күгәрчен – голубь, ябалак – сова, карабүрек – снегирь,урман чыпчыгы– завирушка лесная, чукыр – клёст.

16-18  нче слайдлар

Сүзлек өстендә эш. Күчмә кошлар – перелётные птицы.

Сандугач – соловей, күке – кукушка, сыерчык – скворец, тургай  - жаворонок, карлыгач – ласточка,кара карга – грач, торна  – журавль, каз – гусь, үрдәк – утка, аккош – лебедь.

Интерактив тактада   эш.Кышлаучы һәм күчмә кошларны җимлек һәм агачка  дөрес урнаштыр.

                19  нчы слайд

Укытучы. Табигатьтә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерик.

“Табигатьтә нишләргә ярамый?” сорвына җавап бир. (Сорауга җавапны укучылар презентация рәсемәрендә күрсәтеп сөйлиләр.)

  1. Чәчәкләрне өзәргә ярамый.
  2. Агачларны, куакларны сындырырга ярамый.
  3. Кош ояларын  туздырырга ярамый.

Укытучы. Әйдәгез, укучылар, табигатьтә  нәрсәләр эшләргә ярамаганлыгын  русча да әйтеп күрсәтик.

20  нче слайд

Укытучы. Татарстанның Кызыл китабы 1995 нче елда чыга.

5укучы.

«Красная книга» - Красная!

Значит, природа в опасности!

Значит, нельзя терять даже мига,

Всё живое хранить зовёт.

  1. нче слайд

6 укучы.

Дерево, трава, цветок и птица

Не всегда умеют защититься.

Если будут уничтожены они,

На планете мы останемся одни.

22  нче слайд

7 укучы.Табигатьне саклагыз!Ирина Рәҗәповашигыре.

 Агачларны сындырмагыз,

                            Кош оясын ватмагыз.

                            Суларны да пычратмагыз,

                            Пыяла, чүп атмагыз.

23  нче слайд

 8 укучы.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать – уртак йортыбыз,

Аны берүк саклагыз!

Укытучы.Укучылар, бүген уздырылган чарадан соң сез нинди фикергә килдегез, үзебезне табигатьә ничек тотарга кирәк? (Укучылар  җөмләләрне презентациядә укыйлар һәм  тәрҗемә итәләр.)

24  нче слайд

  • Табигатьне сакларга.
  • Чишмәләрне карарга.
  • Агачлар утыртырга .

Укытучы. Балалар, чарабыз тәмам. Бүгенге алган белемнәрегезне тормышта кулланып, табигатькә миһербанлы булып матур яшәгез.

3 нче чара. Тема. “Туган ягым – Татарстан” темасына шаяннар һәм тапкырлар клубы  уены.

Максат.

1.Укучыларның “Туган ягым – Татарстан ” бүлеге буенча алган белемнәрен тикшерү, кабатлау.

2. Татарстан гимнын җырлау, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, диалогик сөйләм өстендә эшләү, кроссворд чишү.

3. Татар теленә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

4. Җиһазлау чараларына таянып белемнәрен үстерү, дөрес һәм киң куллану.

Җиһазлау. “Ак барс”, “Ак күәрчен” эмблемалары, Татарстанның  гимны аудиоязмасы, кроссворд, “Казан егетләре”  ансамбленың  “Татарстан” җырына  видеоролигы,  компьютер, интерактив такта, КВНга  презентация.

Чараның уздырылу вакыты: дәресләрдән соң 30-40 минут.

План.

1. Оештыру.

2. Командалар белән танышу.

3. Сәламләү.

4. Шигырь конкурсы.

5. Капитаннар ярышы.

6. “Дөрес җавап” бәйгесе.

7. “Кем күбрәк?” уены.

8. Ял минуты.

9. “Кышлаучы һәм күчмә кошларны  танып әйт” бәйгесе.

10. “Кроссворд чишү” бәйгесе.

11. Йомгаклау.

                      Шаяннар һәм тапкырлар клубы  уенының барышы.

I.Оештыру өлеше.

2  нче слайд

Укытучы.Укучылар,басыгыз. (Татарстанның гимны яңгырый, бергә  кушылып җырлау.)

Укучы.        

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты туган илем,

Бәхет биргән җирем – Татарстан!

Укытучы. Исәнмесез, укучылар, укытучылар. “Туган ягым – Татарстан” шаяннар һәм тапкырлар  клубы уенын  ачып җибәрәбез.

Ярышны башлыйбыз, уңышлар сезгә!

3 нче слайд

II. Командалар белән танышу.Сәламләү.

Укытучы. Командалар белән танышабыз.( 2 команда да такта янына чыга).

1 нче команда.Безнең командабыз: “Ак Барс”! Девизыбыз: “Уйларыбыз, эшләребез сиңа багышлана,Татарстаным!”

“Ак Барс” командасыннан “Ак күгәрчен” командасына: Сәлам!

2 нче команда.Безнең командабыз: “Ак күгәрчен”! Девизыбыз: “Без – илебезнең чәчәкләре,илебезнең киләчәкләре!”.

 “Ак күгәрчен” командасыннан “Ак барс” командасына:Сәлам!

Укытучы. Ярышларны башлыйбыз.

4 нче слайд

III. Шигырь конкурсы.

1 нче команда.  

“ Синнән башка миңа, туган ягым,

Бу дөньяда тормыш юк сыман...”

 “Җирем, суым – Ватаным.

Минем Татарстаным!”

2 нче команда.    

Матур синең җәйге таңнарың,

 Рәхәт синең язгы җилләрең,

Шундый ямьле синең урманнарың

Шундый иркен синең җирләрең.

IV. Капитаннар ярышы. Татарстан һәм Россия флагларын интерактив тактада тиешле төсләргә   буяу.

5 нче слайд

Укытучы. Төсләрнең нәрсә аңлатулары турында сөйләгез.

Флаг Российской Федерации.

Белый цвет – чистота помыслов, благодарность.

Синий цвет  – величие, верность.

Красный цвет  – отвага, мужество, смелость.

Флаг Республики Татарстан.

Зелёный цвет – зелень весны, возрождение.

Белый – цвет чистоты.

Красный цвет – зрелость, энергия, сила.

6 нчы слайд

V. “Дөрес җавап”бәйгесе.

Укытучы. Өстәлдәге билетларда сораулар язылган. Капитаннар аларны алалар һәм җавапны бергәләп язалар һәм интерактив тактадагы Татарстан картасында күрсәтәләр.

Билетлардагы сораулар:

1. Татарстанның башкаласы. (Казан).

2. Татарстанның иң зур елгасы. (Идел).

3. Идел  ярларында нинди 4 шәһәр урнашкан? (Казан, Яшел Үзән, Болгар, Тәтеш).

4. Татарстанда нинди дәүләт телләре бар? (Татар һәм рус телләре).

5. Татарстанның гимнын язган композитор. (Рөстәм Яхин).

6.Татарстанның дәүләт гербында төшерелгән җәнлек. (Ак барс).

7.Татарстан флагының төсләре.( Яшел, ак, кызыл).

8.Татарстан территориясе буйлап нинди 4 елга ага? (Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел).

7  нче  слайд

Татарстаннын физик картасы.

ТРның картасында бу елгаларны курсэту.

8 нче слайд

V. “Кем күбрәк?” уены.

Укытучы. “Татарстан” сүзенә кергән хәрефләрне кулланып,  яңа сүзләр  язарга һәм русчага  тәрҗемә итеп  жюрига бирергә.

 (Татар,тар, тара,сат,сан, сана, ат, Сара, саран, ара, ана, ата, тана,нарат, һ.б.)

VI. Ял минуты   Казан егетләре ансамбле башкаруында “Татарстан” җырын тыңлыйк.

VII.     “ Кышлаучы  һәм күчмә кошларны  танып әйт” бәйгесе.

9 нчы слайд

Укытучы.  1 нче команда, интерактив тактада  күчмә кошларның  рәсемнәрен  өйләренә урнаштырып,  кош исемнәрен татарча әйтегез.

Укытучы. 2 нче команда, интерактив тактада  кышлаучы  кошларның  рәсемнәрен  өйләренә урнаштырып,  кош исемнәрен татарча әйтегез.

10 нчы слайд

VIII .  “Кроссворд чишү” бәйгесе.

1

Т

2

А

Т

4

А

5

Р

С

 7

Т

8

А

9

Н

Кроссворд сораулары.

1) Татарстандагы шәһәр исеме.(Әлмәт).

2) “КамАЗ” машиналары кайда чыга? (Яр Чаллы).

3) Атаклы татар шагыйре. (Тукай).

4) Татарстанның дәүләт гербындагы хайван исеме. (Барс).

5) Вятка елгасының татарча исеме. (Нократ).

6) Казандагы тарихи манара. (Сөембикә).

7) Татарстанда сәгать заводы кайсы шәһәрдә? (Чистай).

 8) Татарстанның башкаласы. (Казан).

 9) Татарстанның Дәүләт гимны авторы.(Яхин).

IX. Жюрига сүз бирелә.

11 нче слайд

X. Йомгаклау.

Укытучы. Кадерле укучылар! Сезгә уенда катнашуыгыз өчен бик зур pәхмәт! Бу уен сезнең белемле, зирәк, тапкыр булуыгызны күpсәттe. Киләчәктә дә сезгә уңышлар телибез. Тагын да яхшырак укып, дәресләрдә, уеннарда актив катнашып безне сөендерегез! Сау булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр.

Тема.”Татарстан – туган илем” чарасы.

Максат.

1. Республикабыз турында белемнәрне  ныгыту һәм арттыру.

2. Диалогик  һәм монологик сөйләм күнекмәләрен булдыру өстендә эшләү.

3. Яшь буында туган илгә мәхәббәт, милли горурлык,  патриотик хисләр тәрбияләү.

4. Үзеңнең тирә-якка булган карашларыңа  дөрес бәя  бирә белү һәм нәтиҗә ясау.

Җиһазлау. Проектор, компьютер, интерактив такта, презентация.

Чараның уздырылу вакыты: дәресләрдән соң 30-40 минут.

План.

1.“Мин яратам сине, Татарстан” җыры.

2.Татарстанның символикасы.

3. Урманнар.

4. Кошлар.

5. Дару үләннәре.

6. Ял минуты.

7. Елгалар.

8. Милләтләр.

9. Промышленность.

10. Нәтиҗә.

Чараның барышы.

Укытучы. Исәнмесез, укытучылар, укучылар. “Татарстан – туган илем” дигән чараны башлыйбыз.

Хәзер “Мин яратам сине, Татарстан” дигән  җырны тыңлап китик.

Мин яратам сине, Татарстан,

Ал таңнарың өчен яратам,

Күк күкерәп, яшен яшьнәп яуган

Яңгырларың өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,

Горур халкың өчен яратам,

Җан эреткән әнкәм телең өчен –

Татар телең өчен яратам.

Адаштырган урманнарың өчен

Тугайларың өчен яратам,

Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,

Җәлилләрең өчен яратам.

Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,

Ал таңнарың өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,

Ал таңнарың өчен яратам,

Күк күкерәп, яшен яшьнәп яуган

Яңгырларың өчен яратам.

2 нче слайд

1 укучы.

Татарстан – туган җирем,

Уртасында – Иделем,

Фонтаннары – кара   алтын,

Сары алтын – игенем.

2 укучы.Минем туган илем – Татарстан Республикасы. Аның  флагы, гербы  һәм гимны бар.

                        3 нче слайд

3 укучы. Татарстанның флагы өч өлештән тора. Һәр төснең үз мәгънәсе бар. Яшел төс –  табигатебез матурлыгы  һәм яшьлек билгесе. Ак төс – намус,  тынычлык символы. Кызыл төс – көч, тормыш билгесе.

                        4 нче слайд

4 укучы.  Татарстан Республикасының Дәүләт гербында  кызыл  кояш җирлегендә канатлы ак барс төшерелгән. Барс байлыкны , көчне белдерә. Ул һәркемне  саклый ала. Барсның ян-ягында калкан. Аңа кашкарый рәсеме төшерелгән. Калкан иминлекне белдерә, ә чәчәк – озын гомер билгесе.

5 укучы .  Яшел боҗра эчендә алтын белән татар орнаменты чигелгән. Ул җиребезнең уңдырышлыгын  раслый.

                        5 нче слайд

Укытучы.  Татарстанның Дәүләт гимнын күренекле композитор Рөстәм Яхин язган. 2013 елның 21 февралендә Татарстан парламенты депутатлары республиканың сүзле гимнын кабул итте. Татарстан гимны рус һәм татар  телләрендә  язылган. Гәрәй Рәхим Рамазан Байтимеров шигыре нигезендә гимның сүзләрен  язган.Рус теленә Филипп Пираев тәрҗемә иткән.

6 нчы слайд

Татарстан республикасы гимны.

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,

Халкым тели изге теләкләр!

Гомерлеккә якын туган булып

Яши бездә төрле милләтләр.

Күп гасырлар кичкән чал тарихлы

Данлы илем, үзең бер дастан!

Синдә генә безнең язмышыбыз,

Республикам минем, Татарстан!

Цвети, священная земля моя,

Да будет мирный твой небосвод!

Единый дом у нас, одна семья,

Живёт в согласии наш народ.

Богатый мудростью седых веков,

Надеждой, верою ты нам стал,

И пусть хранит тебя моя любовь,

Моя Республика, мой Татарстан!

7  нче  слайд

6 укучы. Татарстанның беренче Президенты – Шәймиев Минтимер Шәрип улы.  

7 укучы. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының президенты – Миңнеханов Рөстәм Нургали  улы.

Укытучы. Интерактив тактада язылган сүзләрне кулланып дөрес җөмләләр төзегез, тәрҗемә итегез.

1. ак, кызыл, яшел , Флагта, төсләр, бар.

2. ак барс , сурәтләнгән, Гербта.

3. флагы, гербы, гимны , Татарстанның, бар.

                        8 нче слайд

1 укучы.  Татарстан –  иң бай,  зур республикаларның берсе. Аның табигате төрле. Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда.

2 укучы. Татарстан басуларында арыш, бодай, кукуруз, тары, карабодай, борчак, чөгендер, киндер һәм башка культуралар үстерелә.

                9 нчы слайд

3 укучы. Урманнар – республикабызның зур байлыгы. Урманнарда юкә, өрәңге, усак, нарат, чыршы, каен,имән, миләш  һәм башка агачлар үсә.

                        10 нчы слайд

4 укучы.Урманнарда төрле җәнлекләр: куян, тиен, бүре, поши, бурсык, аю, төлкеләр һәм башка җәнлекләр яши.

(Укучы  кыргый хайваннарның атамаларын  татарча әйтә, слайдта күрсәтә).

                11 нче слайд

5 укучы. Урманга килеп керсәң, төрле-төрле кошлар сайравын ишетеп таң каласың.

( “Кошлар тавышы” язмасы яңгырый).

Безнең   якларда ала каргалар, кара каргалар, песнәкләр, чыпчыклар, урман тавыклары, күгәрченнәр, сыерчыклар, тукраннар һәм башка кошлар яши.

 (Укучы безнең якта яшәүче кошларны татарча әйтә, күрсәтә).

6 укучы. Безнең   якларда  ала каргалар, кара каргалар, песнәкләр, чыпчыклар, урман тавыклары, күгәрченнәр, сыерчыклар, тукраннар яши.

Интерактив тактада эш.

Укытучы. Ә хәзер интерактив тактада күчмә кошлар һәм кышлаучы кошларның рәсемнәрен күчереп ике  урында туплагыз.

Күчмә кошлар: сыерчык, сандугач, күке, кара карга.

Кышлаучы кошлар: песнәк, чыпчык, урман тавыгы, күгәрчен.

                12 нче слайд

7 укучы.Болыннарда үги ана яфрагы, мәтрүшкә, бөтнек, ландыш, кычыткан һәм башка  дару үләннәре  үсә.

Укытучы. Дару үләннәренең исемнәрен әйтегез. (Укытучы яңа сүзләрне өйрәтә, укучылар 3 тапкыр хор белән укытучы артыннан кабатлый.1 укучыдан татарча әйттерә).

Күзләрне ял иттерәбез. (Электрон физпауза).

                13 нче слайд

1 укучы.Татарстанда Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел елгалары ага. Бездә кечкенә елгалар һәм салкын сулы чишмәләр дә күп.

14 нче слайд

        Презентация книгиАхтямовой А.Я. “Родники нашего края”.

Укытучы.  Алабуга чишмәләре турында Ахтямова Асия Якуповна чыгарган

“Туган як чишмәләре”(“Родники нашего края”) дигән китаптан укып белергә була.  Бу китап  мәктәп китапханәсендә бар.

15 нче слайд

2 укучы. Татарстанның Казан, Яшел Үзән, Болгар һәм Тәтеш шәһәрләре Идел буена урнашкан .

16 нчы  слайд

3 укучы . Республикабызда татарлар, руслар, чувашлар, мордвалар, марилар, удмуртлар, башкортлар, украиннар һәм башка милләт халыклары үзара дус һәм тату яшиләр.

4 укучы.  

Туган телемдә сөйләшеп

 Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә                  

Әйтәм мин туган телдә.

17 нче  слайд

5  укучы.Татарстанның дәүләт телләре – рус һәм татар телләре. Шуңа күрә без тырышып татар телен дә өйрәнәбез.

18 нче слайд

6 укучы. Татарстан  промышленносте алга киткән республика. 20 гә якын завод һәм фабрика шәһәрләрдә  урнашкан. Анда машиналар, самолётлар, станоклар, киемнәр, ашамлыклар, сәгатьләр һәм башка күп товарлар эшләнә.Төп байлыгы – нефть һәм газ.

19 нчы слайд

Укытучы.Без бүген сезнең белән туган җиребез турында күп кенә белемнәр алдык. Әйдәгез, аларны тагын бер тапкыр искә төшереп узыйк.

 (Интерактив тактада язылган, укучылар  укыйлар).

Татарстан – туган илем

Символлар:

флаг,

   герб ,

   гимн.

   Президентлар:

Шәймиев

Минтимер Шәрип улы,

Миңнеханов

Р  Рөстәм Нургали

улы .

Табигать:

басулар,

урманнар,

болыннар,

елгалар.

Идел буена урнашкан шәһәрләр :

Казан, Яшел Үзән, Болгар һәм Тәтеш.

Дәүләт телләре: рус һәм татар телләре.

20 нче слайд

7 укучы.Туган  як  һәр  кешегә  газиз,  кадерле.  Без  Татарстанда  яшибез, аның   белән  горурланабыз. Аның  киң басуларын,  урманнарын, болыннарын  көмеш  сулы  елгаларын  яратабыз.

 Хәерле көн телим таңнар саен,

                                             Аяз күкләр телим җиремә!

                                             Кояшлы көн телим барыгызга.

                                             Һәм иминлек телим илемә.

Укытучы. “Моя Россия и мой Татарстан” җырын тыңлыйк.

  1. Я рисую белым мелом облака

Я мечтаю, будет день наверняка.

Это счастье улыбнётся с неба мне

И моей стране.

Припев:

Моя Россия и мой Татарстан

Всегда мы вместе, открыты сердца друзьям!

Моя Россия, отчизна моя

Дай Бог нам силы

Мы вместе одна семья.

  1. На рассвете мы с тобой гулять пойдём

Будем вместе наслаждаться этим днём.

Ярким солнцем или утренним дождём

К счастью мы живём:

Припев:

Моя Россия и мой Татарстан

Всегда мы вместе, открыты сердца друзьям!

Моя Россия, отчизна моя

Дай Бог нам силы

Мы вместе одна семья!

Укытучы.“Татарстан – туган илем” дигән чарабыз тәмам. Үз илегезне яратыгыз. Яңа очрашуларга кадәр.

                     5 нче чара. Тема. Бөек Ватан сугышында катнашкан  Татарстан язучылары.

(Бөек  Җиңүнең  71  еллыгына  багышланган  кичә).

Максат.

  1. Укучыларны сугышта катнашкан татар язучылары белән таныштыру.
  2. Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
  3. Үз илең белән горурлану, сугышта катнашкан солдатларга хөрмәтләү хисе тәрбияләү.
  4. Тарихи фактларны күрә һәм таный белеп, аларга бәя бирә белү сәләтен үстерү.

Җиһазлау. Зал  бәйрәмчә  бизәлә. Бөек  Ватан  сугышында  катнашкан   язучыларның  китапларыннан  күргәзмә  оештырыла, презентация “Писатели Татарстана – участники Великой Отечественной войны”, “Тынычлык җыры” тасмасы.

Кичәнең  уздырылу вакыты: дәресләрдән соң 30-40 минут.

План.

  1. Сугышта катнашкан Татарстан язучылары.

  2. Әхмәт Ерикәйнең “Мин – илемнең азат сугышчысы” шигыре.

  3. Фатих Кәримнең “Ватаным өчен”  шигыре.

4. Абдулла Алишның “Туган илгә” шигыре.

5. Фронтовик язучыларның совет чорында иҗаты.

6.Нәтиҗә.

7. “Тынычлык җыры”.

 Кичәнең барышы.

Укытучы. Җиңү бәйрәме якынлаша. Бу көннәрдә  илебездә  Ватан сугышында катнашкан сугышчыларны искә алу инде  матур традициягә кереп калды.

Ә без бүген  сезнең белән  сугышта катнашкан татар язучыларын искә алабыз.

2 нче слайд

1 укучы.  

Июнь    таңы  тыныч¸ нурлы  иде,

Күкне  кара  болыт  каплады;

Фашизмга  каршы ил  кузгалды,

Шагыйрьләр  дә  утка  атлады.

2 укучы.  

Шагыйрь  солдат  керде  ялкынга,

Алып  керде  йөрәк  җырларын.

Батырлыкка  әйдәп,  җыр  үтте

Халык узган  җиңү  юлларын.

                3-4  нче слайдлар

Укытучы. Сугышның  беренче  көненнән  үк 40 тан артык  Татарстан язучылары сугышка китәләр,  өсләренә  солдат  шинеле  кияләр,  кулларына  корал  алалар  һәм  солдат  юлларыннан   намус  белән  үтәләр.

                5  нче слайд

3 укучы  Әхмәт   Ерикәйнең  “Мин –  илемнең  азат  сугышчысы”  шигырен укый.

                6  нчы слайд

4 укучы. Гимнастёрка  кесәсендә  йөргән  блокнотларда шигырьләр, хикәяләр туа. Алар  татар  телендә  чыккан  фронт  газеталарында бастырыла,  аерым  китаплар  булып чыга.  

                7  нче слайд

Укытучы.  Муса  Җәлилнең  “Тупчы  анты”,  Фатих  Кәримнең  “Разведчик  язмалары”, Әхмәт  Ерикәйнең  “Казан  сөйли”,  Кави  Нәҗминең  “Атакага”,   Әхмәт  Исхакның  “Ант”  һәм  тагын  башка  күп  кенә  китаплар  бастырылып  чыгарыла.

                8  нче слайд

 5 укучы.  Ватан  өчен  изге  көрәшкә  күтәрелгән  Совет  кешеләре  арасында   рядовой  солдат  - шагыйрь   Фатих  Кәрим  дә  бар  иде.   1941 нче  елның  декабреннән  алып  1945   нче  елның  февраленә  кадәр  ул  сугыш  кырларында  дошманга  каршы  көрәшә,  Мәскәүдән  Көнчыгыш  Пруссиягә  кадәр  араны  батыр  солдат,  җиңүче  булып  үтә.

Укытучы. Фатих  Кәримнең “Ант”,  “Ватаным  өчен” ,  “Кереш  җыр” һәм башка шигырьләре дә фронтта языла. “Ватаным  өчен” шигырен укучылар башкаруында тыңлагыз.

  (Видеоролик яңгырый, укучылар хәрби формаларда шигырь сөйлиләр.)

1 укучы.

Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,

Иң  дәһшәтле утка керәмен.

Шулай була калса, кояшны да

Бүген соңгы тапкыр күрәмен.

Үләм икән, үкенчле түгел

Бу үлемнең миңа килүе.

2 укучы.  

Мин сугышка керсәм, дошманымның

Йөрәгенә төзәп атамын.

Үзем үлсәм, балаларым кала,

Минем гомрем булып Ватаным.

3 укучы.

Кала дөнья, кала бар матурлык,

Ал чәчәкләр кала болында.

Чәчәкләргә төренеп, эзем кала,

Җырым кала үткән юлымда.

Бергә:

Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

 Сугыш кырларында үлүе.

9  нчы слайд

Укытучы. Сугыш  дәвамында  Фатих    Кәрим  зур  батырлыклар  күрсәтә,  рядовой    солдаттан   взвод  командиры  дәрәҗәсенә  күтәрелә,   “Кызыл  йолдыз”,    һәм  “Беренче  дәрәҗә  Ватан  сугышы”    орденнары   белән  бүләкләнә.

10  нчы слайд

6 укучы.

Чикләнсә  дә  гомер,  яшьлек  бенең

Эзсез   сүнә,  диеп   уйлама!

Әйтсен яшьләр, менә шулай яшәп,

Шулай  үлсәң  иде  дөньяда!

7 укучы. Бу  шигъри   юлларны  Муса  Җәлил   Абдулла  Алишка  багышлый.    

11  нче слайд

Укытучы. Бөек  Ватан  сугышы  башлангач,   Абдулла  Алиш  1941  нче  елның  июль   аенда  фронтка  китә.  Сугыш  кырында  радист  булып  хезмәт  итә.   Брянск  шәһәре  янында  чолганышта  калып,  фашистлар  кулына  әсирлеккә  төшә.  Лагерьдан  лагерьга   йөри  торгач,   Абдулла  Алиш   Вустрау  лагерена  килеп  эләгә.   Биредә   ул  Муса  Җәлил  һәм  аның  көрәштәшләре   белән   бергә,  антифашистик  оешмага  берләшеп,  дошманга  каршы  көрәшә   башлый.  Алиш   анда  чыгарыла  торган  татарча  газетаның  тәрҗемәчесе  була.

Укучы А.Алишның  “Туган  илгә” шигырен  сөйли.

Булгач давыл ничек шауламасын,

Чайкалмасын камышы,

       Ярсый йөрәк, дулкынлана,

Авыр-авыр сагышы!

Беренче кат күзем кояш күргән

Җирләр ерак калды.

Тирә-ягым көзге болыт кебек

Кайгы чорнап алды.

Туган илем, барлык рухым сиңа,

Барсын синең өчен!...

 Якынлыгың синең белмәдем мин

 Ерак китми торып

Ничек яшьлек тәмен без белмибез,

    Картлык килми торып.

12  нче слайд

8 укучы. Гадел  Кутуй   1942 нче  елның   җәендә  үзе  теләп   фронтка  китә.  Ул  батыр  сугышчы  булу  белән  бергә,  үзе  хезмәт  иткән  бригада  тормышында  һәм  аның  җәмәгать  эшендә  дә  актив  катнаша.

13  нче слайд

Укытучы.Сугышта  Гадел  Кутуй  тупчы  солдаттан  кече  лейтенант  дәрәҗәсенә  күтәрелә.  Күрсәткән  батырлыклары  өчен   ул  Кызыл  Йолдыз,  1 нче  һәм  2 нче  дәрәҗә  Ватан  сугышы  орденнары  һәм  медальләр  белән  бүләкләнә.

                14-18   нче слайдлар

9 укучы. Бөек  Ватан  сугышында  катнашкан  фронтовик  язучылар   сугыштан  соңгы  елларда  да  татар  әдәбиятын  яңа  әсәрләр  белән  баеталар. Алар арасында Абдулла Әхмәт, Әмирхан Еники,Мирсәй Әмир, Ибраһим Гази, Сибгат  Хәким һәм  тагын   күп  кенә  язучыларыбыз бар. Аларның сугышта һәм тыныч тормышта язылган әсәрләре халык тарафыннан  киләчәктә дә онытылмыйча укылыр.

                                                                           19-26   нчы слайдлар

10 укучы.

Алар  исемен  ничә  миллион  тапкыр

Мактап  телгә  алыр  гасырлар.

Алар  даны  йолдыз  булып  балкыр,

Мәңгелек  җыр  булып  яңгырар.

Укытучы. Без фронттан әйләнеп кайтмаган татар язучыларының якты истәлеге алдында баш иябез.  Минутлык   тынлык.

Утырыгыз. Кичәбезнең ахырында әйдәгез бергәләп “Тынычлыкҗыры” җырын тыңлыйк .

1.Без яшибез бергә бу матур дөньяда,

Без җырлыйбыз бергә туган телебездә,

Безнең бар хыяллар, бәхетле киләчәк

Бир, Ходай,син безгә тынычлык дөняда

Тынычлык  дөньяда.

Кушымта:

Балалар көлсеннәр, олылар белсеннәр,

Без бит иң  кирәкле дөняда кешеләр.

Без яңа гасырда  юк  диик сугышка

Бәхетле киләчәк без телибез җиргә.

2.Мы мечтаем о том, чтобы дети земли

Улыбаться могли и смеяться могли.

Мы мечтаем о том, чтобы во все времена,

Нам узнать не пришлось, что такое война,

Что такое война.

Припев:

Мы в России  живём в нашем доме родном

Здесь друзей хоровод песни мира поем

В этих песнях слова на родных языках

Это наш общий дом , это наш общий край.

        3. Мы в России  живём в нашем доме родном

В этих песнях слова на родных языках

Это наш общий дом , это наш общий край.

Мы в России  живём в нашем доме родном

Здесь друзей хоровод песни мира поём

В этих песнях слова на родных языках

Это наш общий дом , это наш общий край.

  4. Балалар көлсеннәр, олылар белсеннәр,

Без бит кирәкле дөняда кешеләр.

Без яңа гасырда  юк диеп сугышка

Бәхетле киләчәк без телибез җиргә.

Бәхетле киләчәк без телибез җиргә.

Бәхетле киләчәк без телибез җиргә.

Кулланылган әдәбият исемлеге.

  1. Ренат Харис Татарстан символлары. – Казан :Мәгариф , 2005. – 62 б.
  2. Хәйдәрова Р. З., Баһавиев И. И., Басыйрова Г. Мәктәптә бәйрәмнәр, кичәләр. Рус теле балалар өчен дәрестән тыш чаралар җыентыгы. – Казан, 1999. – 95 б.
  3. Күңел ачыйк бергәләп: Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен ярдәмлек.– Казан: Мәгариф, 2003. – 303 б. [“Татарстан – туган җирем” З. М. Зарипова – 200 – 206 б.]
  4. Л. А. Харисова Ватаным Татарстан Родина Моя Татарстан. Для младшего школьного возраста (на татарском и русском языках). –  Казан: Мәгариф”, 2005. –  77 б.
  5. Интернет ресурслар.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторская программа курса «Психологический практикум» для обучающихся 7 - 9 классов ГБОУ для детей с ограниченными возможностями здоровья.

Радикальные изменения, происходящие в последние годы в общей системе школьного образования, их демократичность и гуманистическая направленность в полной мере затрагивает и школу для детей с ОВЗ. На эт...

Рабочая программа по истории Отечества в школе для детей с ограниченными возможностями здоровья(9кл.)

Данный материал содержит рабочую программу по обществознанию для 9 класса в школе для детей с ограниченными возможностями здоровья. Рабочая программа соствлена на основе программы В.В.Вороноковой....

Методические рекомендации " Физкультминутки в школе для детей с ограниченными возможностями здоровья"

quot;Дайте ребенку немного подвигаться, и он одарит вас опять десятью минутами внимания, а десять минут живого внимания, если вы сумели им воспользоваться, дадут вам в результате больше целой недели ...

Особенности профориентационной работы в школе для детей с ограниченными возможностями здоровья (задержка психического развития) в рамках межведомственного взаимодействия

Особенности профориентационной работы в школе для детей с ограниченными возможностями здоровья (задержка психического развития) в рамках межведомственного взаимодействия...