Школьный музей
занимательные факты по краеведению на тему

Абдуллин Васил Минемуллович

Работа нашего школьного музея

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon alsu_muz_.soylm_.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

Безнең  Байлангар төбәгендә мәгариф-белем бирү эше тарих төпкелләреннән   башлана.19  йөзнең  атаклы мәгърифәтчесе  Шиһабетдин  Мәрҗани үзенең “Мөстәфәуел әнбар фил әхвәли Казан вә Болгар “ хезмәтендә  түбәндәге сүзләрне китерә. Ул: ”Шәкертләрнең  иң  түбәне  Сәйфелмөлек  бине   Мозаффар кулы белән Казан өлкәсе Арча юлы Бай Оланнары авылында остазыбыз Габдерәшид  бине Мөхәммәт мәдрәсәсендә язылды”- дип гарәпчә язып, числосын күрсәткән.

1992 елда  нәшер ителгән “Мәдрәсәләрдә китап киштәсе” җыентыгында хәзерге Кукмара районы  Байлангар авылында мәдрәсә булуы, аның 18 гасырда салынуы әйтелә.

Алда  әйтелгән мәдрәсә бинасында 1916 елда мәктәп ачыла. 1936-37елларда директор Сабирҗанов  Ваккас җитәкчелегендә яңа бина төзелә, мәктәп 7 еллык итеп үзгәртелә. Иң беренче рәсемгә игътибар итегез.Биредә безнең мәктәпнең 1924, 1936-37 нче елларда төзелгән агач мәктәп биналары сурәтләнгән. Рәсемне 2009 нчы елның 1 сентябрендә  якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы,Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге иясе Тәлгат Самат улы Нәҗмиев бүләк итте.

1965-66 уку елында мәктәбебезнең хәзерге бинасы төзелеп бетә, 1 елдан соң ул урта белем бирә башлый. Биредә мәктәпнең шул еллардагы укытучылар коллективы фотолары, мәктәпнең төрле еллардагы күренешләре, уку алдынгыларының фотолары урын алган.

Беренче стеллажда мәктәпнең 1949 нчы елгы паспорты, 1940-1950 нче еллардагы сыйныф журналлары, 1966 нчы елда ТАССР  Министрлар Советының яңа мәктәп салу өчен җир бирү турындагы карарының күчермәсе, Мәктәп уставы, газетада басылган кайбер мәгълүматлар урын алган.

1985 нче елдан башлап мәктәбебез белән РСФСР Халык мәгарифе отличнигы, Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы, югары категорияле укытучы Вакказов Хатмулла Гәрәй улы җитәкчелек итә.

“Эш агачы һәрвакыт китерер җимеш”дип исемләнгән стенд мәктәптә соңгы 25 ел эчендә барган төзелеш эшләре турында сөйли.

Менә 1997-1999 елларда  мәктәп укытучылары көче белән төзелгән ашханәнең фотосурәте. Капиталь ремонт башланганда уку бүлмәләре менә шундый иделәр. Алдагы фотода «Промкомбинат» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Расих Нәфикъ улы Шакиров. Ул мәктәпне ремонтлауда, киенү бүлмәләрен һәм башлангыч сыйныфлар өчен янкорма төзүдә зур көч куйган шәхес.Алдагы рәсемнәрдә спорт залы төзелә башлау, янкорма өчен фундамент, төзелеш күренешләре сурәтләнгән.

Алдагы стендта Байлангар мәктәбе белән төрле елларда җитәкчелек иткән

 директорларның фоторәсемнәре урын алган. Ания апа Зарипова Бөек Ватан сугышы елларында, , Башаев Павел Николаевич 1949-1951 елларда хезмәт куйганнар.1963-1967 елларда җитәкчелек иткән Гайфи ага Хәкимов мәктәпнең  кирпеч бинасын төзеткән шәхес. Әлеге рәсемдә безнең мәктәпне җитәкләгән өч директор: Хәмит ага Габделхәев, Павел Николаевич Башаев, Хатмулла Гәрәй улы Вакказовны күрәсез.

Стендта шулай ук  мәктәптә укыткан укытучыларның төрле елларда төшкән фотолары урын алган.

Мәктәбебез 2007 елның 28 сентябреннән Социалистик Хезмәт Герое Рим  Ибраһим улы Зарипов исемен йөртә.

Рим Ибраһим улы Зарипов 1937 елның 26 сентябрендә  Татарстанның Балтач районы  Балтач авылында туган.Урта мәктәпне һәм югары уку йортын тәмамлагач, Балтач районында төрле җитәкче урыннарда эшли.1980 елның ноябрендә КПССның Кукмара райкомы беренче секретаре итеп билгеләнә.1983 елдан башлап безнең мәктәптә аның тәкъдиме һәм ул елларда колхоз рәисе булган Кәримуллин Фаиз Вагыйз улы инициативасы белән чыгарылыш класс укучыларын колхозда  калдыру  эшен башлап җибәрәләр.Безнең мәктәп базасында республика семинарлары уздырыла. 1986 елда Рим Ибраһим улына СССР ның иң югары бүләге- Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Без мәктәбебезнең шушы күренекле шәхес исемен йөртүе белән горурланабыз.

Биредә мәктәпкә исем бирү тантанасыннан күренешләр.Ә бу кубокны Рим Ибраһимович 2008 елда “Ел сыйныфы” бәйгесендә җиңгән сыйныфка үзе тапшырды. Экспонатлар арасында Рим Ибраһимовичның китабы, истәлекле материаллар урын алган.

“Хезмәтле кеше - хөрмәтле кеше” исемле стендта төрле елларда район тормышы белән җитәкчелек иткән район администрациясе башлыклары, районыбызның мәгариф бүлеге җитәкчеләрен күрәсез. Кукмара муниципаль районы башлыгы Р.Ш. Рәхмәтуллинның зур ярдәмен тоеп яшибез. Шуның  нәтиҗәсендә без якты, матур, хәзерге заман мәктәбендә укыйбыз.

“Гаделлек җырчысы” стенды якташыбыз Мәгъсүм ага Насыйбуллинга багышланган. Биредә әдипнең тормыш юлы, басылган китаплары турында белешмә бирелә, әдипнең 75 еллык юбилей кичәсеннән күренешләр тасвирлана.Кызганычка каршы, Мәгъсүм ага 2009 елның 21 октябрендә безнең арабыздан китеп барды.

Безнең төбәк- мәгърифәтле төбәк. Биредә без данлыклы Яхиннар нәселе шәҗәрәсен күрәбез. Атаклы мәгърифәтче, галим Таип Гыйльман улы Яхин безнең авылда муллалык итүче, мәдрәсәдә белем бирүче Гыйльман мулла гаиләсендә туа. Композитор, Республиканың Дәүләт гимны авторы Рөстәм Яхинның һәм Мәгъсүм ага Насыйбуллинның да нәсел җебе шушы атаклы гаиләгә барып тоташа.

Бай тарихлы мәктәбебез бүген инде төрле һөнәр ияләре булып өлгергән, илебезнең зур бүләкләренә ия булган алдынгы укучылары белән горурланып яши.

Сезнең алда – авылдашыбыз, Советлар Союзы Герое Фәхретдин Гыйльметдин улы Заһидуллин фоторәсеме.  Ул Байлангар авылында туып- үскән. Фронтка Кемерово шәһәреннән киткән.Сугыштан соң гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яшәгән. Кемерово шәһәрендә бер мәктәп һәм урам аның исемен йөртә. Байконурда сынаучы- инженер булып эшләгән Альберт Шагабский, сугышта Ленин орденына лаек булган Вагыйз абый Гарифуллин, полковник Фоат Шакиров, колхоз һәм авыл советы рәисләре, техник һәм медицина фәннәре кандидатлары, орденлы колхозчылар, спорт мастерлары укып чыккан безнең мәктәптә.

Безнең каршыда - төрле елларда мәктәпнең укыту-тәрбия эшен әйдәп баручы мөхтәрәм завучларыбыз. Алар арасында озак еллар завуч булып эшләгән Нурбанат апа Гыйниятуллина, Шәрип Садриевич Садретдинов, Багавиева   Рафилә Исхаковнаны  күрәбез. Соңгы елларда мәктәптә үткән семинарлардан күренешләр дә бу стендта урын алган. Ә бу укучылар – республика предмет бәйгеләрендә җиңүчеләр. Бу уку елында инде тагын бер укучыбыз физика фәненнән республика бәйгесендә катнашты. Тагын бер укучыбыз рус һәм татар теленнән бәйгегә барырга әзерләнә.

Биредә безнең мәктәпне тәмамлап бүгенге көндә Сабада яшәп иҗат итүче авылдашыбыз, күренекле журналист, “Саба таңнары” газетасы мөхәррире Тәлгат Самат  улы Нәҗмиевны күрәбез . Тәлгат ага мәктәптә укыганда тимурчылык хәрәкәтенең башында тора. Ул иптәшләре белән Олег Кошевой исемендәге пионер хәрәкәте зонасы оештыра. Бүгенге көндә ул-Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре, журналистларның Хөсәен Ямашев исемендәге премия лауреаты,”Бәллүр каләм” премиясе иясе. Мәктәбебездә еш була. Биредә сез аның үзе язган һәм мәктәп музеена бүләк иткән китапларын күрәсез .

 “Белем нигезен саклаучылар” -газиз әниләребез кебек якын, кадерле булган беренче укытучыларыбыз. Безнең каршыда 1943-1982 елларда башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән легендар укытучы - Абдуллина Сәрбиназ апа, Харисова Ләүхия апа, Фәләхова Дания апалар. Алар янәшәсендә бүгенге көндә мәктәбебездә башлангыч белем бирүче мөгаллимнәребез: Ризәлә апа Рәхимова, Рима апа Әминова, Гөлфия апа Абдуллина, Алсу апа Рәхмәтуллина. Рәсемнәрдә мавыктыргыч сыйныфтан тыш эшләр, дәрес вакытлары, сәяхәтләр сурәтләнгән.

Безнең мәктәп данлыклы спортчылары, оста көрәшчеләре, курку белмәс каратистлары белән дан тота.

Гыймадетдинов Илсур милли көрәш бәйгеләрендә күп тапкырлар республика чемпионы исеменә лаек булды. 2009 елның ноябрендә Илсур тагын бер тапкыр көрәш буенча республика чемпионы исемен яулады.

Безнең мәктәп укучылары республика данын яклап чаңгы буенча Россия чемпионатларында катнашканнар. Рамил Сабирҗанов һәм Равил Галиевлар Россия буенча өченче урынны алган егетләр.

Кәримуллин Фәрхәд- Киокусинкай каратэ турнирлары призеры, каратэ буенча Россия чемпионатында катнашып, призлы урын яулады.

Әлеге рәсемнәрдә Милли көрәш буенча күп тапкырлар чемпион булган укучыларыбызны күрәсез.

Мәктәпнең хоккей командасы район ярышларында призлы урыннар яулый. 9 сыйныф укучысы Гәрәев Әнис район командасы составында республика хоккей турнирларында катнаша. Спорт яратуның нигезе булып традицион бәйрәм- Мәктәп Сабантуе тора. Әлеге рәсемнәрдә шушы бәйрәмнән күренешләр.

Безнең каршыда - төрле елларда мәктәптә химия-биология, тарих, география фәннәреннән белем биргән укытучыларыбыз. Дания апа Саттарова, Равил абый Рәхмәтуллин, хәзер милиция подполковнигы Халит Нәҗипов, аларның эшен дәвам итүче Фәридә апа Гарифуллина – химия- биология укытучылары. Рафига апа Габделхәева, Раушания апа Батталова, Ләйсән апа Назипова- география укытучылары. Тарих укытучысы Васил абый Абдуллин.  Бу фотоларда мәктәптә төрле елларда уздырылган кичәләр, вакыйгалардан күренешләр.

“Бәхеткә юл хезмәт аша”... Әлбәттә, белем һәм тәрбия бирү процессын хезмәттән, сәламәт яшәү рәвешеннән башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел.

Безнең алда тормыш иминлеге нигезләре, физкультура, хезмәт дәресләреннән белем биргән укытучыларыбыз.Мәктәптә 10 нан артык республика чемпионы тәрбияләнгән икән, монда физкультура укытучыларының роле бик зур. Бүгенге көндә дә мәктәптә көрәш, каратэ, баскетбол, хоккей һәм башка түгәрәкләр эшли. “Аҗаган” хәрби-спорт уеннарында мәктәбебез ел саен призлы уеннар ала. Айдар Әминов җитәкчелегендәге команда “Хәвефсез тәгәрмәч” республика бәйгесендә катнашып, 2 урынны алып кайтты. Технология  фәненән дә укучыларыбыз елсаен олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар.

Мәктәбебез укучыларда милли рух, милли үзаң тәрбияләү өстендә актив эшчәнлек алып бара. Биредә татар теле, рус теле, чит тел укытучыларын күрәбез. Укучылары күп тапкырлар татар теле һәм әдәбияты буенча район һәм республика олимпиадаларында  җиңгән Бәрия апа Вакказова чын мәгънәсендә бездә татар рухы тәрбияләүче мөгаллимәбез. Рус теленнән белем биргән ветеран укытучыларыбыз Рашидә апа Сиразиева, Флера апа Насибуллина,  Сания апа Чираева. Рус теле һәм әдәбиятыннан республика бәйгеләрендә җиңүчеләр хәзерләгән Зөләйха апа Хафизуллина үз эшенең остасы. Чит тел укытучыларыбыз Фирдәүсә апа Әминова, Фәния апа Саттарова  да безне немец һәм инглиз телләрен яхшы белергә,  үз фәннәрен яратырга өйрәтәләр.

Төгәл фәннәрдән башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Безнең каршыда мәктәбебездә озак еллардан бирле математика, физика, информатика  серләренә төшендерүче  укытучыларыбыз: Дания апа Назипова, Әлфия апа Абдуллина, Альфред абый Хисамиев. Дәрес һәм класстан тыш чаралардан күренешләр.

“Еллар, чорлар аша” исемендәге стендка мәктәпнең пионер оешмасы тарихы, беренче пионерлар, аларны әйдәп баручы пионервожатыйлар, китапханәчеләрнең фоторәсемнәре тупланды. Саймә Исмагиловна 36 ел дәвамында пионервожатый,  китапхәнәче булып эшләде. Саимә апа  мәктәптә тимурчылык эшенең башында торган кеше . Безнең мәктәптә 60 нчы еллар уртасында тимурчылык эше буенча республика семинары узган.  Соңгы елларда драма түгәрәге  район бәйгеләрендә зур уңышларга иреште. Бу эштә безнең Гандәлифә апа Рахматуллинаның  өлеше бик зур.

Мәктәбебез төрле конкурсларда катнашып урыннар яулый.

Хөрмәтле кунаклар! Инде игътибарыбызны күргәзмәгә куелган экспонатларга юнәлтик. Бу тарихи ядкарьләр, төрле кешеләрнең кулы аша үтеп, иң кадерле мирас булып, музейда үз урынын таптылар.

Туган якны өйрәнү музее кунакларны кабул итәргә һәрвакыт әзер. Килегез, көтеп калабыз!  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Школьный музей А.С.Пушкина.

Материал содержит некоторые аспекты педагогической пушкинистики и методические разработки Пушкинского праздника. Школьный музей представлен экскурсиями: "Пушкин в Захарове", "Няня Пушкина", "История с...

Школьный музей.

Созданный в школе музей 5 дивизии народного ополчения помогает при изучении истории и проведении внеклассных мероприятий....

Презентация деятельности школьного музея в рамках районного проекта "Школьный музей"

Презентация деятельности школьного музея "Боевой путь 12 Приморской и 9 Ленинградской партизанских бригад" в рамках районной программы воспитания, проекта "Школьный музей"....

« Проект « Школьный виртуальный школьный музей»"

Метод проектов широко используется в школьной практике и как нельзя лучше подходит для разработки веб – сайта. Работа над проектом сайта краеведческой  тематики дает уникальное сочетание научных ...

Выступление на семинаре руководителей школьных музеев "Школьный музей - центр воспитательной работы школы"

Выступление на семинаре руководителей школьных музеев "Школьный музей - центр воспитательной работы школы"...

Урок в музее. Урок "Производство ткани". Конспект занятия в школьном музее "Русь народная".

В музее «Русь народная» были проведены учебные занятия по технологии для учащихся 5-х классов. Тема интерактивных занятий: «Получение пряжи и ткани. Ткачество». Данный конспект...