Сборник стихов
проект по краеведению (7 класс) на тему

Мавлекиева Айслу Зульфаизовна

В сборнике собраны стихи, написанные поэтами деревни "Тат-Китня

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sbornik_stihov.docx852.56 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

 «Тат-Китнинская основная общеобразовательная школа»

Сборник стихов

местных «поэтов»

Тат-Китня

2015 год

C:\Users\admin\Desktop\н2.jpg

Садыкова Нурзия Накиповна

Хәмбәрия

Кышның матур көннәреңдә,

Үзәкләрне өздереп,

Китеп бардың яныбыздан

Мәнгелеккә калдырып.

Үзен киттен, эзен калды

Калды көләч йөзләрен.

Онытыплар булмый бик тиз

Әйткән һэрбер сүзлэрен.

Туганыңны актык юлга

Озатулар бик авыр.

Бик яшь киттең арабыздан

Язмыш шулай кушкандыр.

Тормышың авыр булса да,

Беркайчан уфтанмадың,

Йөрәген синен саф иде

Зур иде хыялларын.

Туганым, туган белә идең,

Хәлләрне белә иден.

Авыр чакта сүзлэремне

Тыңлый дә белә идең.

Кайда син, әни?

Әни дигән сузне ишетәм дә

Минем куӊелләрем моӊлана.

Нигә ташлап киттең мине, әни,

Йөрәгем бит гаять сызлана.

Кушымта:

Кайда син, әнием, кайда син?

Ничекләр итеп син яшисен?

Төшләреңдә кереп уятмыйм ма мин,

Ничек төннәреңне үткәрәсең?

«Әни»,-  дигән суздән  мәхрум иттен,

Бала чагымны ятим иттен.

Исләреңә төшер мине, әни,

Синнән башка миңа яшәү бик читен.

«Әни»,- диеп яшисем гел килә,

Битләреңнән дә үбәсем килә.

«Балам»,- дигән сүзне ишетүгә,

Җылы куенында эрәсем килә.

Эзләп кара мине, әни, зинһар,

Бәлки эзләп таба алырсын.

«Әни»,- дигән сузләрне ишетүгә,

Калдырыплар китә алмассын.

           Юксыну

Нигә шулай иртә кайгы жиле

Ишекләрне безнеӊ шакыды,

Сине бездән, безне синнән

Язмыш нигә шулай аерды?

Эгәр исәң булсан!

Жил-давылдан саклап,

Нахаклардан яклап

Яшәр идеӊ син дә, әнием!

Ашауларныӊ тәме, яшәуләрнеӊ яме,

Юк бит синнән башка, әнием!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Кайтарып булса әгәр сине!

Авыр чакларымда карыйм сүрәтеӊә,

Бергә чаклар төшә исләремә!

Ходаемнан сорыйм: « Әниемне,

Керт син аны,- диеп,- төшләремә.

        Кайтыйк без әниләргә

Һәрбер ана үз баласы өчен

Яхшы теләкләрен телидер.

Шуңа күрә дә әниләрне

Рәнжетергә кирәк тугелдер.

Ешрак кайтыйк әниләр янына,

Алар безне көткән чагында.

Зур рәхмэтләребезне әйтик без

Әле алар исән чагында.

Рәнҗетмик без әйдә энилэрне

Авыр сузләр әйтмик аларга.

Алар белән бергә куанышып

Язсын безгә бергә яшәргә.

Авыр сүзлэр бик нык яралыйдыр

Һәр ананың типкән йөрэген.

Шул йөрәкләр озак типсен өчен

Кайтып күрик алар күңелен.

Ташламагыз сабыйларны

Әни булу бу тормышта

Һәркемгә дә бирелмәгән.

Кайгылар да, шатлыклар да

Тигез итеп бүлеңмәгән.

Ташламагыз сабыйларны,

Яратыгыз сез аларны.

Ана назын кызганмагыз,

Чит кулларга калдырмагыз.

Заманалар авыр диеп,

Сабыйлардан баш тартмагыз.

Авырлыклар куп булса да

Аларны ялгыз итмәгез.

Гомер бик тиз узып китә,

Сабый үсеп буйга җитә.

Әти-әнием килер, диеп,

Көн дә өзелеп сезне көтә.

              Əни телэге

Үсеп буйга життен инде, балам,

Нинди уйлар, беләм, башында.

Мин ышанам сиӊа чын йѳрәктән

Ходай бирер сиңа барын да.

Алда сине зур сынаулар кѳтэ,

Әзер булырга ѳйрән барсына.

Кеше сузләре дә бик куп булыр

Таянып яшә үз йѳрәгеңә.

Мәхәббәт тә  килеп керер беркөн

Ямьләндереп бөтен дөньясын.

Сабыр итә белсәӊ, бар да булла,

Тынычлансын синең йөрәген.

Кайтып шушы уз авылыңа

Тарат үзендәге моӊыңны.

Көнләшкәннәр күреп хайран калсын

Синең сузган һәрбер жырыңны.

Кара әле

Уфтанабыз, ай-һай дибез,

Һаман дөнья куабыз.

Гомерләрнеӊ узганын без

Сизмичә дә калабыз.

Кара әле, кара эле,

Як-ягыӊа каран әле.

Дөнья бит ул бигрәк матур,

Кадереӊ белеп кал әле.

Юк-барларга борчылмыйча,

Яшик, дуслар, бу жирдә.

Туганлыкныӊ кадереӊ белеп,

Яшик әйдә без бергә.

Гомерләр безнеӊ узса да

Йөрәк бит унсигездә.

Шатлык-бәхетләрдән торсын

Алдагы гомеребез дә.

Уфтанабыз, ай-һай дибез,

Һаман дөнья куабыз.

Гомерләрнеӊ узганын без

Курмичә дә калабыз.

Безнең гомер

Гомерләребезнең  әйдә

Сәгатьләрен  санамыйк.

Алга карап яшик әйдә

Артка борылып карамыйк.

Безгә бирелгән гомерләрнең

Яшик кадерен белеп.

Һәр минуты, һәр сәгате

Калсын йөрәккә сеңеп.

Сөенечләр белән тулсын

Безнең торган йортыбыз,

Бәхет белән тулып торсын

Безнең көләч йөзебез.

Сөенеп һэм сөелеп

Яшәүләргэә ни җитә.

Ходай биргән  гомернең

Кирәк кадерен белергә.

        Сукыр кеше (о слепых)                

Сукыр булып тудым

Якты дөньяларга,

Кирәгем калмады

Газиз анама да.

Кушымта:

Күрсен икән кеше

Жирдә яктылыкны,

Бирсең аңа ходай

Берүк сабырлыкны.

Язмыш кемне сыный

Әнине, мине мә?

Әллэ тормышыма

Шулай язылганмы?

Язлар килә, китә

Күңел аны сизә.

Матурлыкны күрми генә

Гомерләрем уза

Бирмәсең икән

Артык матурлыкны,

Бирсең икән ходай

Тазалык, саулыкны.

Минем абыем

Абый белән икәү бергә уйнап,

Тату булып үсеп җиттек без.

Бала-чакларны ерак калдырып

Үсеп буйга да җиттек без.

Абыем, дип, исләремә алам

Абыем,дип, көтеп алам

Абыем, дип, озатып калам.

Абыем мине бик купкә өйрәтә,

«Акыллы бул»,- диеп тә кисәтә.

«Авыр чакларын булганда,

Ярдәм сорарсын»,- дип әйтә.

Хәзер инде икебез ике якта,

Кайчан гына инде очрашырбыз.

Сагындыра икән туган яклар

Бергә уйнап үскән йортыбыз.

Абыем минем туган җанлы.

«Сенелем,- диеп,  исе китеп тора.-

Бар яктан бәхетле бул,- дип,

Теләкләрен теләп тора.

F:\ГУЛЬЗАДА фото\2015_03_03\IMG_0003.jpg

Габдулхакова Гульзада Гарифулловна

       

Әткәем

Эткәм киткән чакта ил сакларга,

Мин калганмын анам карнында.

Ата йѳзен курми, ата назын белми

Үскәнмен мин әнкәм янында.

Ил сакларга киткән күп әткәйләр,

Кайта алмады кабат илләргә.

Илне саклап корбан булды алар,

Калды алар сагынып сѳйләргә.

Калды алар сагнып искә алырга,

Онытылмаслар  алар мәнгегә.

Кѳтте аларны хәләл җефетләре

Кайтырлар дип туган илләргә.

Кайтмадылар күпме кѳтсәләрдә,

Кайтырлар дип ѳмет итсәдә.

Куз яшьләрен күпме түксәләрдә,

Яшьлекләрен ялгыз үтсәләрдә.

Әткәм, сине һаман искә алам,

Искә  ала сине йѳрәгем.

Күз алдыма килә синең нурлы йѳзен,

Мин бит, әткәм, синең яшьлек теләген.

Әткәм, сине һаман искә алам,

Дога кылам сиңа багышлап.

Вафат булдың илеңне саклап.

«Озату» («Проводы»)

Зәңгәр күктәй күңел мелдерәмә,

Ил сакларга озатам улымны.

Күзләренә тутрып карыйм аның,

Иңнәремә куям кулымны.

Нәни кошчыккаем зәңгәр киңлекләргә

Очарга дип канат кагына.

Күңелем минем бүген аның

Сабый чагын ѳзелеп сагына.

Мин бит әле аны кайчан гына

Алып кайттым ѳем түренә,

Тордым басып, кысып күкрәгемә,

Хәтеремдә әле бүген дә.

Тордым басып, бәхет кошы тоткан сыман,

Кая куяр урын таба алмый,

Йодрык кадәр генә сабыемны

Күкрәгемнән аерып алалмый.

Бѳтен ѳметем, бѳтен яшьлек бәхетем

Сыйган иде шушы күкрәккә,

Ул йоклады тыныч, рәхәт йокы

Шатлык биреп минем йѳрәккә.

Сулышы аның татлы, назлы иде,

 Елмаюы аяз тан иде.

Чынлап кѳлүләре бу дѳньяда

Бәхет вәгдә иткән чын иде.

Мин үзем дә кѳлдем, аның белән тәпи атладым,

Аның белән кабат сѳенә-сѳенә

Китап укып шигырь ятладым.

Инде хәзер озатам ил сакларга,

Ни арада үсеп буй җиткән.

Сѳлек кебек сылу егет булган,

Үткән гомер аккак су икән.

Күзләренә тутрып карыйм аның.

«Хат язарга берүк онытма,

Беренче кат тәпи атлап киткән

Җирләренгә күлен суытма.

Исән-имин йѳреп сау кайт, улым,

Олы сынау сиңа бу юлын.

Мин ир дигән егет сер сынатмас,

Ѳметемне акла, күз нурым.

Зәнгәр күлдәй күңелем мелдерәмә,

Бер сѳенѳм бүген, бер янам,

Ватаныма солдат булса ул,

Йѳрәгемә сабый шул һаман.

Онытмабыз сезне

Туган илне саклап,

Халкыбызны яклап,

Кырылдыгыз сугыш кырында.

Онытмыйбез сугыш корбаннарын,

Шигырь языйк, җырлар языйк

Алар турында.

Онытылмассыз сугыш корбаннары,

Без яшәсәк, сез дә яшәрсез,

Чеметтереп йѳрәк яраларын

Чәчәк аткан гѳлдәй яшьнәрсез.

Сакланырсыз мәңге йѳрәкләрдә,

Сакланырсыз мәңге күнелдә.

Сезне искә алып моңлы итеп

Кошлар сайрый илем күгендә.

Кабат бирмә сугыш газапларын,

Тынычлык бир зәнгәр күгемә,

Мәңге онытылмассыз, сугыш корбаннары,

Мәңге сакланырсыз күңел түрендә.

Ачы суык кошта окоп казыдыгыз,

Казыдыгыз биреп бар кѳчен,

Кабат торып алга йѳгердегез

Җиңү ѳчен, туган җир ѳчен.

Егылдыгыз, кабат торып йѳгердегез

Җиңү ѳчен, туган ил ѳчен.

Онытмабыз сезнең күргән газапларны.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт сезгә барысы ѳчен.

Мечта

Бүген кар яуган, коймага сарган.

Күңел сѳенә карны күрүгә.

Карны күрүгә күнелгә рәхәт,

Карлар куп яуса, илгә бәрәкәт.

Җәй  җитүгә яңгырлар яусын,

Җирне  чылатсын, уңышлар уңсын.

Чылатылган җирдә балалар йѳрсен,

Аларга карап күңел сѳенсен.

Яңгырлар яусын, уңышлар уңсын,

Как бәбкәсенә чирәмнәр булсын.

Алар сѳенеп чирәм чүпләсен,

Чирәм булмыйча газап чикмәсен.

Балалар уйный карап казларга,

Күнелләр сѳенә карап аларга.

C:\Users\admin\Desktop\рамля.jpg

Сулейманова Рамля Габдульфатовна

Марий Эл – туган ягым

Нинди иркен, нинди киң

Марий Эл – туган ягым.

Искиткеч гүзәл чәчәк

Россиянең җирендә.

Ышанычлы уйларым

Марий Эл – туган ягым.

Яши күңел куанып

Үскән җир тѳбәгендә.

Әнкәемдәй яратам

Марий Эл – туган ягым.

Беркайчан да яратып

Туймамын туган илдән!

Беркайчан да яратып

Туймамын Марий Элдан!

Мари татарлары

Мари урманнары безне саклап

Узенэ алды. Мари татарлары-

Бирешмэдек, чукынмадык егылып

Марий Элнын без моселманнары.

Мари татарлары игътибарлы

Телгэ, дингэ, гореф-гадэтлэргэ.

Жир йозеннэн югалмаган миллэт

Татар, кутэрел дэрэжэлэргэ.

Гайнан Курмаш, Хэмбэл хэм Гаптелхак

Гибадуллин хэм Гизатуллиннар,

Горур тота безнен жиребезне

Герой – шагыйрь, галимнар, артислар.

Зур таянычыбыз Татарстан

Маяк булып балкый Рэсэйлэрдэ.

Хэрбарчабыз горур татар исемен

Дуслык белэн йортсен йорэклэрдэ.

Татар милли мэдэни узэге

Берлэштерэ безне Йошкао-Ола.

Теле булган халык рухлы, кочле.

Сынатмабыз, дуслар, Мари  Элда.

Балыкчы

Ташлы чишмэ саф сулык

Чулт та итми шултынлык.

Яз кырында тал –тирэк

Безгэ балыклар кирэк.

Балыкчы, балыкчы,

Безгэ балык капсачы!

Алтын балык, алтын балык,

Дулкыннардан кайтсачы!

Су буенда утыра

Кармак салып балыкчы.

Мангаеннан тир ага,

Балык  кына капсачы.

Балыкчы туземлеге

Хэрбер кешегэ кучсен!

Сабырлык-сары алтын,

Хыяллар донья курсен!

Саубуллашу

Кугэрченнэр оча кинлеклэргэ,

Хатирэлэр уйный йорэклэрдэ.

Могаллимэ! «Аерылабыз»-димэ

Шэфкатьлелэр безнен хэммэбездэ.

Дурт ел бергэ булу-мэнгелеккэ,

Яраттык без Сезне –гомерлеккэ.

Могаллимэ! «Сагынмабыз» димэ,

Яраттык  без Сезне–гомерлеккэю

Атлыйбыз без буген олкэннэргэ

Башланганчы утеп хушлашабыз.

Могаллимэ! «Сынатмабыз» бердэ

Бишенчелэр белэн дуслашабыз.

Бурычлы без Сезгэ-рэхмэтлеккэ,

Тырышырбыз тогэл, гел Сезненчэ.

Могаллимэ! Рэхмэт яусын Сезгэ,

Яшэгез Сез рэхэт, нэкъ чэчкэчэ.

Нэнилэр килерлэр-бердэмлеккэ,

Утеп керер сузлэр кунеллэргэ.

Могаллимэ! «Сагынмабыз» димэ,

Калдыгыз Сез безнен йорэклэрдэ.

Тан йолдызы

Кон белэн тоннен балкышы

Ай-кояшнын балкышы.

Дорлэп яна улы-кызы

Оешмам-«Тан йолдызы».

Ян, ян, яктырак ян!

Балкы бэхет, тан нуры!

Ян, ян, яктырак ян!

Балачакнын йолдызы.

Кошлар кебек иртэ таннан

Ашкына кайнар хислэр.

Чакыра якты йолдызлар.

Галэмдэге кинлеклэр.

Кошлар булып очкан чакта

Канатлар ныгып калсын.

Тан нуры шатлык китерсен,

Хыяллар чэчэк атсын.

Гномиклар жыры

Без кечкенэ гномиклар,

Гномиклар, гномиклар,

Ин нэни беренчелэр,

Мэктэпкэ керучелэр.

Гно-гно-гномик, гномиклар,

Гномиклар, гномиклар.

Кунелле, яратучы

Тавышлы уеннар.

Атта да чабышабыз,

Жырлый-жырлый биибез.

Ялганны яратмыйбыз

Гномиклар, гномиклар,

Ярышып узышабыз,

Уйныйбыз да колэбез.

Барысын да эшлэрбез

бэлэкэй гномиклар.

Котегез, дус булырбыз,

 Усэргэ  булышыгыз.

Исем

Тошсэ дэ суга батмыйлар,

Ут кабынса да янмыйдыр,

Кумсэлэр жиргэ чермидер,

Белэсезме  ул сон нидер?

Исем, исем, исем,

Кешенен исеме.

Милли бер атама

Гомерлек юлдаш.

Янга кеше, янга туган

Котэ олкэн туганнарын,

Котэ кардэш-ыруларын,

Исем сайлап куюларын.

Исем кушу-изге ният,

Якты маяк тормышында.

Сабый туган гаилэдэ

Ин борынгы гореф-гадэт.

Кыю хезмэт итэрмен

Армиядэн курыкмыйм мин,

Армиягэ китэрмен,

Армиянен сафларында

Кыю хезмэт итэрмен.

Чит иллэргэ китэсе юк,

Россиядэ каласы.

Чечня диеп кайгырмагыз

Илнен кайнар ноктасы.

Куркунын нэрсэ икэнен

Белергэ дэ телэмим.

Куркуын да жингэн батыр ул-

Буласым килэ минем.

Армиядэн курыкмыйм мин,

Армиягэ китэрмен,

Армиянен сафларында

Кыю хезмэт итэрмен.

Минем бабам

Эй, иркэли бабакаем

Кызым, ди, оныкаем-

Мэшэкатьлэрем онтыла

Акыллы, ди, кадерлем.

Бабам, сине яратам,

Белеп тор хаман.

Ярдэм кулын сузып тора,

Кайда йорсэм дэ якын.

Аерылсак бик тиз юксына

Шатлыгым, ди, алтыным.

Рэхмэт, сойгэн бабакаем,

Авырсам-син былбылым,

Авырсам-жылы кояшым,

Юлдашым син, йолдызым.

Чемпион була алам

Чыныгамын, коч жыям,

Кондэ субелэн коенам.

Салкын димим, кар димим,

 Чемпион була алам, эх!

Спорт, спорт, спорт, спорт! Бер, ике, оч, дурт!

Баскетбол, футбол, волейбол, бейсбол!

Кыю, сабыр хэм житез бул син, спортсмен!

Чыныгамын, коч жыям,

Башкакмый зарядкадан.

Шуна мин тизрэк усэм,

Чемпион була алам, эх!

Чыныгамын, коч жыям,

Кырдан йогереп узам.

Гер кутэрэм, туп куам,

Чемпион була алам, эх!

Чыныгамын, коч жыям,

Туган илне саклармын.

Туган телне яклармын,

Чемпион була алам, эх!

Спорт, спорт, спорт, спорт! Бер, ике, оч, дурт!

Баскетбол, футбол, волейбол, бейсбол!

Кыю, сабыр хэм житез бул син, спортсмен!

Туган илне сакларлык бул син, спортсмен!

Туган телне якларлык бул син, спортсмен!

Шэфкать туташы

Шытып чыктын шинмэс голлэр кебек

Котмэгэндэ, назлы яз коннен…

Батырлыгын саф чэчкэлэр кебек

Сокландыра изге кунелен.

Дан сина, дан, шэфкать туташы,

Кетне кызы Фэузия!

Горурланып авылдашлар

Сина башларын ия.

Алгы сызык иде йоргэн жирен

Яралылар, утлы яу кыры.

Фашистлардан куп газаплар курден

Сынатмадын куркэм ил кызы.

Поляк кызы сина сэлам юллый

Туганнарча Польша аркылы.

Рэхмэтлэрен эйтеп бетерэ алмый

Ватаныбыз, татар, ил,  халкы.

Ак сакаллар

Ямь-яшел печэн эчендэ

Ап-ак сакаллар йори.

Якын килсэм, янэшэмдэ

Бэтилэре дэ могри.

Шундый да чибэр узлэре,

Ясап куйган кузлэре,

Тыныч ла карый йозлэре

Мэхэббэт могезлэре.

Сокланып карап туялмыйм

Аксакаллы дусларга

Акыллы да сон узлэре

Тэртипле холыклары.

Эни, эни, энкэем

Эни, эни, энкэем,

Бэгеркэем, куз нурым,

Синсез донья кадерсез,

Югалмый тор яныннан.

Эни, эни, энкэем,

Гыйлемдэшем, былбылым,

Синсез китап кадерсез,

Адашмый тор юлыннан.

Эни, эни, энкэем,

Фикердэшем, шатлыгым.

Синсез белем кадерсез,

Чигенми тор бу аннан.

Эни, эни, энкэем,

Син кояшым, кадерлем,

Рэхмэт яусын барсына,

Гомерле бул, авырма.

Кетне моннары

Кемнэр белми, кил курегез Кетне-авылым

Таныр очен тауларында бар матурлыгын.

Ергамаклар хэм болыннар, елга буйлары

Жир-анамнын сулышы ул, тормыш дулкыны.

Кангылдашап казлар кайта, узган юллары,

Тавышлары хэм тарафта ачы моннары.

Хэйкэлебез башын игэн истэ якташлар

Дэхшэтле сугыш кырында калган иптэшлэр.

Жырлар жырлап юлдан бара авылдашларым

Мавыктыргыч минутларда юк газаплары!

Белемебез хэм нурыбыз сэнгать йортында

Котеп алган артистларда, узешчэннэрдэ.

Кемнэр килер, кем кайгыртыр мон-зарлыхалкым

Анлар очен бурычларда зур кайгыларын…

Миллэтебез хэм халкыбыз дуслык юлында

Туганар хэммэсе бергэ сабантуйларда.

Ат тупырдавын хэтерли минем уйларым

Кызганмыйча жырлыйк эле Кетне моннарын.

Сонгы звонок

Сонгы звонок, сонгы коннэр,

Жыйналыштык сабыйлар.

Сонгы звонок, сонгы сузлэр,

Очырыйк кугэрченнэр.

Сонгы тапкыр горли-горли

Кугэрченнэр сойлэште.

Алар бездэн китэлэр дип

Сузсез генэ серлэште.

Соенешеп эйлэнешик

Сонгы звонок коенэ.

Сагынып сойлэрлек итик,

Сезгэ ерак китэргэ.

Булэк итеп нэрсэ бирик?

Саубуллашабыз инде.

Сонгы тапкыр чынлый-чынлый

Кынгырау булэк итик.

Бэйрэмегез котлы булсын,

Бэхеттэн торсын шатлык.

Тазалык-саулык, унышлар

Хэрвакыт ташып торсын.

Яна ел килэ безгэ

Яна ел килэ безгэ,

Тэгэри кин нольлэре,

Яна ел килэ безгэ.

Алда зур ометлэре.

Ике мен! Ике мен!

Егерме гасырдан сон-

Егерме беренчесе,

Сутелер йозенчесе!

Яна ел килэ безгэ,

Чэнчи кук энэлэре

Яна ел килэ безгэ

Карчэчэк булэклэре.

Яна ел килэ безгэ,

Нур сибэ кунеллэргэ.

Яна ел килэ безгэ,

Бэхет бир кешелэргэ.

Ике мен! Ике мен!

Егерме гасырдан сон-

Егерме беренчесе,

Яна ел белэн сезне!

Юбилей унаеннан

Тан йолдызы чын йолдыз ул безнен Кетне жирендэ

Кетнене Кетне итуче Гибадуллин турында.

Габделхакка купме жырлар жырласан да лаеклы,

Чонки безнен авылыбыз шунын белэн данлыклы.

Ломоносов зур галимнен 300 еллыгын иттек

Охшап карагансыз диеп, сезнен юллардан киттек.

Безнен клоун-дрессировщик хайваннар телен белэ,

Йорт хайваннарын йорэткэн доньясында бер генэ

Ничек инде баш имсен, ул бит безнен аксакал

Карандаш белэн Никулин укучысы ул, балам.

Гибадуллин циркта кэжэне дэ биеткэн.

«Давай, коза, попрыгаем!» - сайтына килеп житкэн.

Ачып керсэн шаккатасын, кемгэдер шул да житкэн,

Кэжэнен кем икэнлеген егетлэр генэ белгэн.

Рэхмэт яусын сезгэ, абый, безне ойрэткэн очен,

Сезнен ялкын безгэ кучсен Мэскэуне яулар очен.

Юбилеен котлы булсын туган авыл жирендэ

Озак яшэ, бэхетле бул театр узэгендэ.

Габдулхакка купме жырлар жырласан да лаеклы,

Чонки безнен авылыбыз шунын белэн данлыклы.

Гомерле бул, энием!

Эни диеп купме генэ

Жырлар да жырланмаган,

Э шулай да уз энием

Турында жырланмаган.

Энкэй, энкэй, багучым,

Янэшэмдэ баручым.

Тынлыйм, тынлыйм, адэм булам,

Тынламасам - эрэм булам.

Кыса-кыса кочаклыймын

Энием берэу генэ.

Бик куплэрнен арасыннан

Яратам узен генэ.

Эллэ нинди узенэ хас

Хушбуйлар сипкэлэгэн,

Алларында шундый рэхэт

Назланып иркэлэнэм.

Эллэ ничэ яшьтэ булсын,

Нинди генэ булмасын,

Тик ул бер минем энием,

Мэнге гомерле булсын.

Зоопарк

Бэлки инде бу жэнлеклэр

Сезгэ таныштыр куптэн,

Урманга барып йормимен,

Дусларым тэган кундэм.

Зоопарк, зоопарк –

Жэнлеклэрне зур йорты.

Залында зурлар, балалар

Безелди кук бал корты.

Монда бар минем маймылым,

Куян, толке, тычканым.

Курчакларымны ташырга

Йори бер зур машинам.

Жэнлеклэрне бик яратам,

Шул яратканга килэм.

Уенчыкларны калдырмыйм

Узсыннар эле турдэн.

Жэнлеклэремне каратам,

Кил эле син, ташбакам,

Эйлэнгэлэн, орангутанг,

Кондора хэм зур пандам.

Каршылау

Бик куп коттэм. Килеп житте

Буген бездэ Сабантуй.

Нихэл итим, бер ел утте,

Туземсезлегем бетте.

Сэлэм, туган, исэнмесез!

Хэерле коннэр, кичлэр!

Бэйрэм белэн тэбрик итэм,

Куллар чабыгыз, дуслар.

Сагындым мин, туганнарым,

Бэйрэм буген – Сабантуй!

Каршы алам, кунак итэм,

Сыйлый туган авылым.

Кур син халык нинди матур,

Буген бездэ – Сабантуй!

Кызык утсен, горлэп утсен,

Рэхэтлэнеп ял итик!

Универсиада

Ерак ара – дингез, таулар дулкынландыра,

Колач чэеп каршы ала Универсиада.

Казаным, алга! Рэссэем, алга!

Арадан – чая ул, я кыз бала.

Спортта жину титулын яула1

Донья гаме, яшьлэр туе – Универсиада!

Кинэш – ярдэм суза волонтёрлары.

Лазер-шоу, кунел ачу – горур тантана.

Кемдэ тасма, кемдэ яулык, туштамгалары.

Торле-торле байрак болгап спорт сараенда

Сорэн салып дэррэу куба ил халыклары.

Кунак йорты сый-хормэте Казаныбызда,

Дуслар таптык берук килми саубуллашасы.

F:\Дания Мухарлямова\2015_03_05\IMG.jpg

Мухарлямова Дания Ракиповна

Посвящается детям Беслана

По приказам тиранов

Воюют народы и страны.

По кровавой воле тирана

Стали жертвами дети Беслана.

В человеческом облике звери.

Нет у них ни жалости, ни веры.

Плачет по детят Осетия…

Ждёт ли тирана возмездие?..

Народы все разные в мире,

Обычаи разные, разные веры.

Но мы все равны, мы одна семья-

Дети прекрасной планеты Земля!

Яркая звезда

Беззаботное детство, как ты прекрасно!

Сколько счастья светится на детских лицах.

Ваша юность негаснущей звездою

Навсегда останется в наших сердцах.

Ваша юность совпала с войною,

Вы видели горе и кровь сполна.

Сколько солдат не вернулись с поля боя,

Их до сих пор оплакивает страна.

Лето сорок первого, солнечное утро,

Сколько прекрасного - просто не счесть.

Над страною чёрной птицей горя

Облетела страшная весть.

Попрощавшись с родною землёю,

Уходили друзья на войну,

Вместе  с ними сестра милосердия

Встала грудью защищать страну.

Дойдя до Берлина с боями,

С победой вернулась домой.

По ночам к тебе в снах приходили

Поле брани, и смерть, и страшный вой.

Тебя уж нет, ты осталась звездою,

Звездой непогасшей в памяти всегда.

Для нас живых и для потомков

Свети навечно, яркая звезда.

Нигматуллина Дания Габдрахмановна

Лаеклы ялдагы ветеран укытучыларга рәхмәт сүзләре

Үтте еллар, акты сулар,

Сез дә  олыгайдыгыз.

Баш  өстегездә  кояш көлсен,

Үзегез елмаегыз.

Сәламлибез Сезне, ветераннар,

Сәламнәр барыбыздан.

Йөзәрләгән уллар, кызлар

Үттеләр кулыгыздан.

Мәктәп кыңгыравы hаман чыңлый,

Чакыра кебек Сезне.

Үткәндә керми калмагыз,

Онытмагыз Сез безне.

Хезмәт билгеләре сезнең чәчләрдә.

Күӊелегез саф, йөрәгегез керсез-

Җитегез Сез шулай йөзәр яшьләргә.

Телик Сезгә якты теләк,

Ул булсын Сезгә терәк:

«Таза, бәхетле, гомерле булыгыз!»

Шуннан башка инде ни кирәк?

Тырыштыгыз, өйрәттегез безне

Кулыгыздан килгән барлык эшләргә.

Хәзер инде Сезгә калды

Яшәргә дә яшәргә.

1992 ел

Чакыра hәйкәл шәфкатьлеккә (Җиӊүнеӊ 50 еллыгына багышлана)

Сугыш еллары…

Күпме ятим, коллык китерде,

Күпме гүзәл ирнеӊ газиз башын

Тирән туфракларга иӊдерде.

Авыл уртасында hәйкәл тора,

Нигезенә металл куелган.

Һәлак булганнарныӊ исемнәре

Шул металлда тирән уелган.

Язлар җиткәч, сулар киткәч,

Яӊара сагышларым.

Үземнеӊ шигырь юлларын

Мин сезгә багышлармын.

Ветераннар,

Сезнеӊ чәчләрдәге чаллар,

 Маӊгайдагы тирән сырлар

Хәтерләтә фронт юлларын-

Нинди авыр булганнар алар!

Вакыт үтә, еллар алга китә,

Олыгая барасыз hаман.

Сезнеӊ рәтләр сирәгәя бара,

Калдыгыз Сез 24 ветеран.

Авыл уртасында hәйкәл тора,

Гүя әйтә ул безгә:

Күз яше коелмасын,

Гомерегез кыска булмасын.

Тынычлыкны саклагыз,

Ятимнәрне яклагыз,

Коткыга бирелмәгез,

Начарлыкка үрелмәгез!»

Чакыра hәйкәл шәфкатьлеккә

Юллар чатында,

Хәдичә апа чәчәкләре

Үсә hәйкәл  янында.

Сезнеӊ яшьлек туры килде

Авыр, кырыс елларга.

Алар Сезне какшатса да,

Сүз бирдегез чыдарга.

Хөрмәтле ветераннар!

Каршылыйсыз бүген

Җиӊүебезнеӊ 50 еллыгын.

Тыныч үтсен гомерегез,

Яшәгез күп еллар тагын.

Өстәгез ямь өстенә ямьне,

Нурлап дөньяны.

Игътибарлы булыйк, онытмыйк

Каhарманнарны!

1995 ел

Илем солдатына дан!

Сабый балалар укысын өчен,

Гөрләшеп-уйнап йөрсеннәр өчен,

Безне саклыйсыӊ, безне яклыйсыӊ

Дан сиӊа, дан, илем солдаты.

Дошманнар илгә кермәсен диеп,

Тынычлыгыбызны бозмасын диеп,

Син hаман сакта,

Син hаман сафта, илем солдаты.

Киӊ кырларда башаклар пешсен,

Акыллы булып балалар үссен.

Илем солдаты, исән-сау килеш

Кайт син илеӊә, туган җиреӊә

Дан сиӊа, дан, илем солдаты!

Зәӊгәр күгемне, туган илемне,

Әти, әнине, сеӊлем hәм мине

Саклаган өчен, яклаган өчен.

Дан сиӊа, дан, илем солдаты!

2007 ел

Теләкләр (1999 нчы елгы чыгарылыш 9 класс сыйныф укучыларына багышлана)

Кызлар, малайлар,

Сез – әти-әни күрке.

Алдагы көнегездә булыгыз өлге,

Булмагыз көлке.

Тормыш барышында эш итегез уйлап!

Әдәплелек, намуслылык

Әйдәп барсын сезне

Гомерегез буйлап.

Яусын бүген яӊгыр,

Яшен яшьнәсен.

Алда сезне кайгы-хәсрәт,

Авырлыклар бер дә көтмәсен.

Тыӊлыйсыз бу сүзләрне

Кызыгыз, улыгыз.

Тәүфыйкълы булыгыз,

Гомерле булыгыз,

Бәхетле булыгыз!

Онытмагыз әти-әниегезне,

Әби, бабай hәм укыган мәктәпне,

Чөки алар тели сезгә

Киләчәккә ак бәхетне.

1999 ел

Котлау сүзләре

Язлар җитте, 95 неӊ язы,

Нинди матур көн тышта.

Барыбыз өчен бүген бәйрәм,

Рәкыйп абый алтмышта.

Сезнеӊ куллар - оста куллар

Ниләр генә эшләмәде тормыш юлында!

Китап битләре дә җитмәс иде

Санап чыксаӊ аныӊ барын да.

Сезнеӊ куллар тракторлар йөртте

Совхоз кырлары буйлап.

Игеннәр күкрәп уӊдылар

Сезнеӊ хезмәтне зурлап.

Рәкыйп абый, Сезгә алтмыш,

Котлы булсын туган көнегез,

Мул булсын табыныгыз,

Озын булсын гомерегез,

Кадерен генә белегез!

Кәүсәрия апа белән

Гөрләшеп тигез яшәгез,

Күп булсын оныкларыгыз

Бәхетле булыгыз hәммәгез!

Котлы булсын туган көнегез!

Кәүсәрия апа,  Сезгә бүген 55 яшь,

Котлы булсын туган көнегез!

Кайгы-хәсрәтҺ, хәвеф- хәтәр күрми

Тормыш юлыгызны үтегез.

Сезгә бүген түгәрәк 55

Өстәлегез тулы сый-хөрмәт.

Җыелганнар туганнарыӊ бергә,

Моныӊ өчен меӊнән –меӊ рәхмәт!

Тормышта төрле чак була,

Булгандыр авыр көннәр.

Чыдагансыз, түзгәнсез барына ,

Моны белмәгән кемнәр?!

Калган алар инде бик еракта

Төштәге кебек булып.

Рәкыйп абый белән үстердегез

Кызын, улын.

Тормышлар китте тулып.

Шушы уӊай белән яшьләр колагына

Әйтер сүзем бар шушы кичәдә.

Әти-әни – изге кеше, сезгә җан биргәннәр,

Олылагыз, онытмагыз,.

Булышыгыз көчтән килгәндә.

Сезгә бүген 55 яшь,

Керсез йөрәк, саф күӊелегез белән

Аны җилдәй, җитез үттегез.

Нык тазалык, озын гомер телик Сезгә,

Котлы булсын туган көнегез!

Кәүсәрия апа Сезгә 55 яшь,

Яшәгез Сез тагын  күп еллар.

Яшәү дәрте Сездә сүрелмәсен-

Тәбриклибез Сезне туганнар!

1 май 1994 ел

  Пионер

О тебе есть много песен,

Наш советский пионер.

Ты в труде, в учебе честен,

Малышам ты всем пример.

Люди верят: и героям

Ты на смену подрастешь

Знатоком, специалистом,

Заменять отцов придешь.

И всегда в любой работе

Всем ребятам ты пример.

Полетишь, все верят, в космос,

Наш любимый пионер

Они будут жить вечно

Вы жили на земле, и жить вам вечно,

Вас не забудут в мире никогда.

И вашу гордость сохраним, конечно,

И книга славы вас запишет навсегда.

Вас звёздный путь-дивились люди мира,

Как в буднях вы творили чудеса.

И вы ушли в бессмертье с Байконура.

Видна всем ваша роспись в небесах.

Пусть вы погибли, начатое дело

Продолжит ваша смена- молодежь.

Она пойдет на подвиг также смело.

Дорогу ей! Вселенная! Даешь!

Отцу

Ты счастьем большим озарил моё детство,

Ласкал ты меня: «Мальчик мой дорогой!»

Домой возвращался с тяжелой работы,

Беседовал, словно со взрослым со мной.

И больше всего ты любил меня, знаю

И помню слова я: «Сынок мой,учись

Пока ещё молод и силы хватает.

Мой сын, за великое дело берись».

Не стало тебя, но я верил завету.

Висит на стене дорогой мне портрет.

Ты в сердце моём, ты мне светишь звездою,

С тобою встречаю я каждый рассвет.

Три точки

Пришло поздравление-цветная открытка

Из ласковых рук прилетела, как птица.

Желает мне счастья, любить и учиться

С безмерною силою бойко трудиться.

Но кто дал ей крылья? Признаться-не знаю.

Лишь точки стоят, чьё-то имя скрывая.

А в сердце костры голубые пылают.

Три точки стоят и мне точки желают.

Родная деревня

(Посвящаю родной деревне Токари)

Ах, Токари, родимая сторона!

Пьянящий лес с малинником, луга.

И детства ноты с переливом звонким

Свежи в моём сознании всегда.

Я  помню лета запах сенокосный,

Дожди грибные с солнцем в перепляс,

И петушиный хор многоголосый

С зарей в рассветный час переплетясь.

Мне всё, что есть там, дорого и мило:

И ледяное стёклышко реки,

Хрусталь небес, природа, что на диво,

Хоть прямо в ней всю душу окуни.

И вдруг тебя сведет туда тропинка,

Издалека всё замечай, смотри,

Ведь это же прекрасная сторонка,

Ведь это же родные Токари.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сборник стихов "Ветер перемен"

Какое ёмкое понятие вмещает в себя слово – Родина. Это и окружающая нас природа, и ласковые руки матери, и первая любовь, и добрая улыбка близких, подаренная при встрече. Это то чувство красоты ...

Сборник стихов А.Фета

Презентация ученицы 10 класса Половниковой Анастасии. В данной работе собраны стихотворения о природе....

Сборник стихов с звукоподражаниями

Данное пособие является незаменимым помощником при изучении темы "Как говорят животные". Стихи, входящие в сборник, представлены на двух языках в сравнении: на русском и английском. Яркие картинки соо...

Сборник стихов. LieberNorden. Dear North.

Сборник стихов. LieberNorden. Dear North. Перевод стихотворений на английский и немецкий языки.В сборнике представлены в переводе на английский и немецкий языки, переложенные на музыку стихи известных...

Сборник стихов "Железный батальон" (материалы музея о Подвиге А.А. Бельгина)

В сборник включены стихи о Подвиге А.А. Бельгина (несколько из них публикуются впервые)...

Сборник стихов и песен на английском языке для 1 класса

Сборник стихов и песен на английском языке для 1 класса является Приложением к программа "Английский, на старт!" и "Английская грамматика в стихах" для первого года изучения английского языка.Данная п...

Сборник стихов и песен на английском языке для 2 класса

Данный сборник стихов и песен на английском языке для 2 класса является Приложением к Программам "Блестящий английский для детей" и "Занимательная грамматика" для второго года обучения английскому язы...